Акча кирәк… Һәм авырулар

Акча кирәк… Һәм авырулар

Мин ул хәбәрне ишеткәч, гаҗәпләндем дә, бигрәк сәер илдә яшибез инде, дип куйдым. Шул сәер илдә, сәер халык яшәгәнгә дә телевидение, дәүләт мәгълүмат чаралары «колакка токмач элә». Шулай итеп халыкны миңгерәүләтеп, дошманны читтән эзли. Мәскәүнең бер йортындагылар күршеләрендә яман шеш белән авыручылар яшәвенә ризасызлык белдереп, аларны йорттан чыгаруны таләп итеп имзалар җыйганын ишеткәч, моңа тагын бер кат инандым. Чөнки яман шеш авыруының йогышлы түгеллеген белмәскә, шул кадәр ахмак булырга кирәк бит.

АНДЫЙЛАР БЕЗДӘ ДӘ БАР

Мин бу хәбәрне бүген телгә алмаган да булыр идем, әгәр бер танышым аны үз мисалында яңартмаса…

Якын туганын җирләгәннәр икән. Аның авырганын белә идем инде, тик шулай бик тиз китеп барыр дип кенә уйламадым. Менә инде җирләп тә куйганнар. Берсеннән берсе сабый балалары калган. Табиблар гаебе. Берничә ел элек рентген тикшерүе узган, анда ук кара тап күренә, ләкин, бар да әйбәт, дип язып биргәннәр. Шулай бала тапкан. Йөткерә-йөткерә яши торгач, эшнең узганлыгы ачыкланган. Үземнең дә апам шул табиблар хатасы белән китте. 52 яшьлек бертуган абыем да шулай. Артык мәшәкатьләнеп тормыйча гына, үз эшләренә бармак аша караучы табиблар, айлар буе диагноз куя алмый типкәләп йөртә торгач, ул соңга калган иде инде. Аннан соң да шул рәвешле яман шеш, һәм ачыкланмаган, дөресрәге ачыкларга теләмәгән авырулар сәбәпле киткән туганнарым шактый әле…

Бу хәбәргә шаккатасы юк. Бүгенге медицинаны ышанычлы медицина дип әйтә торганмыни?! Икенче нәрсә мине аптыратты. Кичә шалтыраткан танышымның да туганы, фатирыннан күчәргә, фатир яллап яшәргә мәҗбүр булган. Бу мәрхүмәнең дә иренең туганнары, ул химия ала башлагач, андый кеше белән бергә яши алмыйбыз, дип зур фатирларыннан китәргә кушканнар икән.

Моны ничек аңлатасың?! Табибларның сансызлыгын да, тормышларның асты өскә килүен дә, түрәләрнең башбаштаклыгын да, коррупция чәчәк атуын да аңлап була, ә менә авыруга ярдәм итәсе урында, яман шеш – йогышлы дип, авыруны кыерсыту – монысы инде миңгерәүлек. Мондый ахмаклар белән ил җитәкчеләренә, сәясәтчеләргә идарә итәргә ипледер, анысы. Тик ничек яшәргә?! Шушындый ахмаклык аркасында безнең урамнарыбыз чүп базын хәтерләтә, яшәгән фатирларыбызның подъездларына керә торган түгел, шушындый ахмаклык мохитында тәрбияләнгән кешеләр лифтларын җимерә, юлында очраган һәрнәрсәне вата, пычрата, «Здесь был Вова» ише тамгасын калдыра…

КОТКАРСА, МӘСКӘҮ ГЕНӘ…

Мәскәүдә яман шеш авыруларыннан җирәнүчеләр командасын туплаган, йорт өчен җаваплы өлкән ханым, һава-төкерек аша йогучы 157 төр яман шеш барлыгын кайдандыр ачыклаган һәм имза җыйган. Имзаларын куйганнар бит, башкалар да. Ул ханымны каядыр олактырмаганнар…

Әлеге йортта Мәскәүгә килеп дәваланучы яман шеш авырулары өчен иганәчелек фонды фатир яллаган булган. Төрле төбәкләрдән килгәннәр шунда яшәгән. Юкса, үз чиратларын көтеп ала алмаслар иде, ә больницаларда урын юк. Шулай клиникаларга барып дәваланып, шул фатирда яшәгәннәр. Ни өчен Мәскәүгә? Өстә аңлаттым: үз вакытында Мәскәүгә эләгә алмаганнары аркасында, вакытсыз арабыздан китеп баручыларны санадым. Минем кебек якыннарын югалтучыларның исәбе бармы? Азмы алар?!

ШУШЫНДЫЙ МЕДИЦИНА ДӘРӘҖӘСЕ…

Анысы, кайдандыр вакытлыча килеп торган яман шеш авырулары белән янәшә яшәргә теләмәүче мәскәүлеләрне дә аңларга була, ә менә ни өчен кеше шулай алар йортында яшәп, урамда торып дәваланырга тиеш? Ни өчен бездә үз вакытында диагностикалау системасы эшләнеп, ни өчен тиешле дәрәҗәдә дәвалану мөмкинлеге юк? Ни өчен аерым категория кешеләр, түрәләр, депутатлар аерым медицина күзәтүендә, ни өчен алар өчен махсус клиникалар эшли? Андый патриотлар чит илгә дә йөреп дәвалана.

Акча җитмиме? Җитми шул, бар халыкка җитәрлек түгел ул. Хәрби чыгымнар бик күп. Аңа табарга кирәк. Алайса, без дошманнар әйләнәсендә яшәвебезгә ышанып беттек. Сугыш кына булмасын, дигән дәрәҗәдәге аң белән барына да түзеп көн күрәбез. Спортчыларыбызга бик зур акчалар кирәк. Миллиардлар әйләнә бит стадионнарда. Спортчылары кемнәр, үзебезнекеме? Юк ла, җиңәр өчен чит илләрдән сатып алырга кирәк аларны. Чыгымнар тагын да бихисап әле: депутатларыбызның авыр хезмәтен зур хезмәт хаклары белән җиңеләйтәсе мәсәлән…

Ә авыручыларны нишләтергә? Белдерүләр биреп, мәсәлән, «Безнең гәҗит» аша халыктан теләнеп акча җыя алсаң – чит илгә бару мөмкинлеген тапсаң, син савыгырга да мөмкинсең. Алай барып чыкмаса, Мәскәүгә өметләнергә була, тик анда да бушлай түгел. Әле сине теге йорттагы кебек куарга да мөмкиннәр.

Без гәҗитебездә бәлагә тарганнарны һәрчак кабул итәбез, белдерүләрен, халыкка үтенечләрен, мөрәҗәгатьләрен дә бирәбез. Килеп рәхмәтләр җиткергәннәр дә бар. Акчаны кемнәр күчерә, дигән сорауга, әбиләр, гади кешеләр, диләр. Унар сумнан, йөзәр сумнан күчерәләр. Ә байларның акчалары юк.

АКЧА ҖИТМИ…

Әйе, акча җитми, медицинага, мәгарифкә, пенсиягә… Әнә шуңа күрә дә мин 6 ай эчендә 52 һәм 55 яшьлек бертуган ике абыемны, 24 яшьлек сеңлемне югалттым. Узган атнада 52 яшьлек дустымны җирләп килдем… Исемлек озын. Акча җитми, алар шуңа үлде, медицина бездә шул хәлдә, шуңа гомер кыска. Ә пенсия реформасын яклаучы бай депутатлар, ил җитәкчелеге алай уйламый.

Әле Казан үзәгендә галәмәт дәү мәчет салдырасы дип куанабыз. Мәчетле булу әйбәт. Аның Казанны матурлаучы мәшһүр бина булачагы да сөендерә, ләкин аның урынына бар дөньядан бирегә килеп дәваланырга хыялланган данлыклы бер клиника төзеп куйсалар, тагын да ныграк сөенер идем. Мәчетләр булсын… тик минем уемча, алар чат саен булырга тиеш. Кеше үтеп барышлый да кереп намаз укып чыга алырлык. Ул зур мәчеткә барып җиткәнче синең намаз вакытың чыга бит…

Әйе, акча җитми. Әнә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров та акча җитмәүгә зарлана. Федераль казнадан күбрәк бирсәләр, Чечня әйбәтрәк яшәр иде, ди. Сүз дә юк, акчалылар әйбәт яши, анысы. Тик моңарчы биргәннәре кайда, ник соң «давай» диюдән башканы белмисең?! Иң күп ашатылган төбәк шул Чечня бит. Рәсми Мәскәү шул рәвешле монда тынычлыкны сатып алды, диярсез, кеше хокуклары бозылуга да күз йомып. Килешәм: башта җимерде, аннан үз акчасына яңадан төзеде. Һаман да ашатып яши. Ә кайда үз җитештерүең? Кайчан үзеңне туйдыру турында уйлый башлыйсың соң, Рамзан агай?!

Хәер, Русиядә донор төбәкләр саны да кимеп бара. Әлегә бер Татарстан гына позицияләрен бирми. Тик безгә дә акча җитми. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, алдан түләгән очракта, ташлама бирү хокукын бетерергә тәкъдим итә. Баксаң, шул 50 процентлы ташлама аркасында федераль бюджет 3 миллиард сум югалткан икән… Тик беләсе иде, ул штрафлар хисабына җыелган акчаның хисабын, ничек сарыф ителүен бәйнә-бәйнә. Юкса, юлларга эленгән камералар буенча Татарстан Русиядә алдынгы, җыелган штрафлар күләме дә бездә иң күпләр арасында. Ә без юл хәрәкәте иминлеге буенча алдынгы түгел.

Акча бик кирәк. Хөрмәтле укучым, кирәк түгел, диючене миңа төртеп күрсәтегез әле.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии