- 19.06.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның бу санын әзерләп, халык хөкеменә тапшыру минем өчен бик авыр. Инде ике суд үттем. Кисәтүләр алдым. Штрафлар салынды. Миңа «Экстремист» ярлыгы такмакчылар. Соңгы, әле 26нчы майда гына булган Югары суд утырышында: «Мин беркайчан да экстремист булмадым. Булмаячакмын да. Экстремистларны җинаятьчеләр дип саныйм», – дип белдердем.
Халкым, мине туры сүзле, мохтаҗларга ярдәмгә ташланучы журналист, дип санаячак. Урамда таныйлар, мин белмәгән кешеләр туктатып хәлемне сорашалар.
Журналистикада 43 ел мин. Журналист булам, дип үсмәдем, хыялланмадым. Хыялларым башка иде. Бәлкем, язмышым ялгыштыргандыр, шул хыялларым артыннан китәргә кирәк булгандыр... Ә язмышым мине, үзем дә аңламастан, журналистикага бөтереп алып кереп китте дә, бар яшәешем белән кабып йотты. Минем өчен башкача яшәеш юк сыман тоелды. Бүген бик үкенәм, гаиләмә дә җитәрлек вакытым калмады бит минем. Кемгәдер ярдәм кирәк, кемдер авыр хәлдә... Яндым, көйдем, эш дип яшәдем. Бүген дә вакытым бик үлчәүле, менә шул чикләнгән вакытымны да акланып үткәрергә мәҗбүрмен. Мин демократик казанышларга ирешкән дәүләт-ватаныбызда яшәргә хыялландым. Шул максатта эшләдем. Ләкин демократия үрнәген бары тик телевидениедә Иҗтимагый-сәяси программалар баш редакторы, мәгълүмати тапшырулар директоры булганда һәм «Безнең гәҗит» редакцияләре эчендә генә күрсәтә алдым. Минем кул астындагы журналистларга җил яңгыр тимәде. Алар иркенләп, чикләүләрсез иҗат белән шөгыльләнде. Тыелган темалар булмады. Язмалар бары тик профессиональ яктан тел-теш тидерерлек булмаска тиеш иде. Иминлегемә янаулар белән дә ничә тапкырлар очрашырга туры килде. Интернетта бу хакта язмалар әле дә саклана. Эзәрлекләүләрне бер генә тапкыр күрмәдем.
Инде менә бүгенгесе – чик. Мин журналистикадан китәм. Бу журналист буларак Илфат Фәйзрахманов чыгарган соңгы сан. Журналист буларак язылган соңгы мөхәррир сүзем. Мин бүгеннән журналист түгел. Әдәби әсәрләрем бихисап җыелды. Әгәр укучылар кабул итә икән, әдәбият өлкәсендә тел чарлармын, язармын. Планнарым, яза башлаган әсәрләрем бихисап. Алдагы ярты еллыкта алар белән укучыларыбыз да танышыр, Аллаһы боерса.
Тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, начар журналист булмадым. Намусымны акчага алыштырмадым. Дан-шөһрәт артыннан чапмадым. Шуңа бүген атказанган исемнәрем дә, орден медальләрем дә юк. Кирәк тә түгел. 65 яшемә җитеп, күпне аңладым: дәүләт бүләкләренә ирешү өчен түрәләргә хезмәт итәргә кирәк икән. Ә мин халыкка хезмәт иттем, халыкны якладым. Кыскасы, дөньяны мин үзгәртә алмадым, аның миңа көче җитмәде – яраклаша белмим шул... Менә шулай икебез ике ярда калдык.
Намус дигәннән, редакциягә килгән һәр яңа журналистка үткәргән инструктажым шушы сүзләрдән башлана иде: әгәр ришвәт алганыгызны, ялган язганыгызны, сатылганыгызны белсәм, нәҗесле себерке белән куам... Иң, иң журналистлар «Безнең гәҗит»тә эшләде. Айгөл Закирова, Фәнзилә Мостафина, Искәндәр Сираҗи, Эльмира Фатыйхова, Райдә Мөхәммәтҗанова... Кемнәр генә чын демократик принципларны бездә татып, өйрәнеп китмәде икән. Кызганыч, аларның күбесе журналистикадан миңа караганда да иртәрәк китте инде. Менә миңа да вакыт җитте.
Телевидениедәге 22 еллык эшчәнлегем дәверендә тулы бер мәктәп булдырдым. Татар журналистикасында шушы мин үстергән, юл күрсәткән талантлы егетләр, кызлар кала, минем язмаларым кала. Мин журналистикага тартып керткән журналистларның каләмнәре тузмасын, гайрәтләре чикмәсен иде, минеке кебек.
Миңа еш кына баш мәкаләләремне туплап, китап итеп чыгарырга тәкъдим итәләр иде. Бу мөмкин түгел инде. Газетабызның элеккеге төпләнмәләрен алып укыйм да, булган икән сүз иреге, дип тел шартлатам. Ә без шул чакта зарлана идек бит. Белмәгәнбез. Ул язмаларны язарга түгел, укырга да ярамаган заман җитә бугай. Элек мин сүз иреге сүздән соң да булырга тиеш, дияргә ярата идем, ә бүген башкачарак: сүздән соң иректә кала алу өчен тырышырга, дияргә кирәк.
Ярар, газеталарыбызның нөсхәләре архивларда саклана. Бүген мине хөкем итсәләр дә, килер буын аклар, дип уйлыйм. Инде үзгә фикер белдерергә җөрьәт иткән журналистлар кайсы төрмәдә, кайсы чит илгә качарга мәҗбүр булды. Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Чөнки читтә яши алмыйм. Туган ягымны, нинди булса да, шушы ватанымны ватаным дип саныйм, шушында яшәячәкмен. Ләкин экстремист түгелмен.
Әле эшлисе эшләрем күп калды. Миннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Гафу үтенәм, өлгермәдем, башкача мөмкин түгел шул.
Миңа «Татарча сөйләшик» дип тә язмаска киңәш итәргә тырышып карадылар. Гафу, мин татарча сөйләшәчәкмен, һәм сөйләшергә өндәячәкмен. Башка милләтләрне кимсеткәнем юк. Дуслык, татулык – минем төп девизым. Хәтта армия хезмәтендә дә үзем бүлек командиры булган взводта «дедовщина»ны бетердем. Егетләр мин кайтып киткәч тә, хатлар язып яттылар. Казахлар, урыслар, хохоллар... иде алар. Димәк, иминлек безнең кулларда.
Ә журналистика канун буенча дүртенче хакимият булырга тиеш. Закон чыгаручылар, ягъни парламент, идарә (хөкүмәт, президентлар), суд-хокук органнарыннан соң, барысын да контрольдә тотарга тиешле ул журналистика. Ул җәмгыятьнең теле, каләме, күзе, колагы... Ә мин калдырып китә торган журналистика андый түгел инде. Ул диктант язучы гына.
Ләкин, әйткәнемчә, мин әле бәхилләшмим. Укучыларым белән язучы буларак аралашуны дәвам итәчәкмен. Әмма редакция инде журналистик язмаларны кабул итми. Почтабызда хатлар, саллы, фикерле язмалар шактый. Мин аларны «Сираҗи сүзе» газетасына тапшырам. Әлегә чын журналистика үрнәгенә бердәндер басма булып шул кала. Яклаучы журналист кирәк булса, шул редакциягә генә мөрәҗәгать итәсе. Инде ул исән калсын өчен аңа ярдәм дә кирәк. Искәндәр Сираҗи турында мәгълүмат 5нче биттә.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Газеталарыбызга 2026нчы елның икенче яртысы өчен язылу 15нче июньдә тәмамлана. 1нче июньнән 11енә кадәр абунәче ункөнлеге була. Шушы аралыкта гына «Безнең гәҗит»кә язылу хакы 882,6 сум. Башка вакытта ул 993 сум. Ташлама 110 сум 40 тиен.
Татарстаннан читтә Русия төбәкләрендә таралучы «Безнең гәҗит Россия» газетасына шушы аралыкта гына 6 айга язылу хакы 898 сум 80 тиен. Ә башка вакытта 999 сум. Ташлама 100,2 сум.
«Шифалы гәҗит» абунәче атналыгында 349,50 тиен була. Башка вакытта икенче ярты еллыкта 6 айга язылу хакы 396 сум. Ташлама 46,50 сум.
Искәртәбез: «Безнең гәҗит» 2026нчы елның икенче яртысында әдәби журнал буларак нәшер ителәчәк. Анда әдәби әсәрләр, гыйбрәтле язмышлар, көнкүреш киңәшләре урын алачак. Сездән гыйбрәтле язмышлар хакында хикәятләр, әдәби әсәрләр көтәбез.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии