«Аптыратыйммы – аптырат…»

«Аптыратыйммы – аптырат…»

Балачакта «Аптыратыйммы – аптырат»ны уйный идек. Берәрсен аптыратып чыгырыннан чыгарганчы теңкәсенә тиясе иде. Бу уен хәзер Русиядә бик «популяр» бугай. Чыгырыбыздан чыкканчы аптыраталар. Әлегә халык чыдый үзе, чыкмый чыгырыннан, Аллага шөкер…

Русия Федерациясендә хакимият вертикале урнаштырылса да, мин моңарчы да бу вертикальнең кайберәүләргә генә кагылганын күреп тора идем. Ә кайберәүләр өчен тулы суверенлык. Менә Чечняда халыкның газ өчен түләүгә җыелган 9 млрд сум бурычын кичерделәр. Грозный шәһәр суды шундый карар чыгарды. Чечня җитәкчелеге моны сугыш белән бәйли. Бу бурычлар сугыш аркасында җыелган, имеш. Әле бурычны да киметеп күрсәтәләр. Баксаң ул 9 миллиард 300 миллион сум. Әй, Чечня өчен 300 миллионның бары югы…

Менә «Аптыратыйммы – аптырат…» Сугыш булды анысы, хәтта ике тапкыр. Русия үз халкына каршы гаскәр белән һөҗүм итте. Анда безнең егетләребез һәлак булды, гарипләнде… Соң сугышларның үткәненә инде әллә кайчан бит. Ә бу бурыч 2009нчы елдан соң җыелган. Аннан соң федераль казнадан, Грозный шәһәре дөньяда иң кәттә шәһәр итеп корылды. Русиядә донор төбәкләр күп түгел хәзер. Бу безнең салымнар акчасына төзелгән шәһәр, без корган без ашаткан Чечня. Ә җыелган бурычның зурлыгын чамалый алсаң, Грозныйның якынча һәр өченче кешесе бурычлы булып чыга түгелме? «Аптыратыйммы – аптырат…» – шундый кәттә корылышлар, Рамзан Кадыровның мактануларына, үз-үзен тотышына караганда, Чечняда барысы да дөньяның артына тибеп яшәргә тиеш бит. Купшы туйлар үткәрәләр, полициянең бабай начальниклары балигъ булмаган кызларга өйләнә… Ә анда, шул күккә ашкан биек манаралар, хан сарайлары арасында яшәүчеләр газга да түли алмый икән. Хакимият халык чуалышларыннан куркып аларның бурычын гафу итәргә булган. Димәк, Чечня халкы бурычын тагын без түлисеме, без җыеп тапшырган салымнар хисабыннан каплыйсымы? «Аптыратыйммы – аптырат…» дигәндәй каян алып түлисе? Казнада акча җитми бит. Әнә шуңа күрә немедленно баетасы: инде алыр урын да юк кебек, тик табылды – быелдан үз-үзләрен эш белән тәэмин итеп тамак туйдыручыларны чүпли башладылар. Пилмән бөгәсеңме, күршеңә сатасыңмы аны, торт пешерәсеңме… керемнәреңнән 4–6 процент салым түлисе. Шулай тамак туйдыручылар шуннан ифрат яхшы шартларда яши башлыйсы икән… Салымчылар, сәясәтчеләргә ияреп шулай дип аңлата. Үзара мәшгуль кешеләрне дә берничә төбәктә генә аулыйлар, шул исәптән Татарстанда. Чечняда түгел, мәсәлән. Анда аулап кара, әнә бит газ да аларга бушлай, юкса бунт күтәрмәгәйләре…

Газетабызга газ проблемалары белән интегүчеләр күп мөрәҗәгать итә. Түләп торып та, өзеп китәргә мөмкиннәр бездә. Хаклыгыңны һич исбатлый алмыйсың. Очы әллә кайда. Шундый бер очны табарга теләп килгән газетабызның журналисты белән Зәйдә газ оешмасы җитәкчесе Айрат Азатович Йосыпов әнә ничек кәттә сөйләште. Видео язмасы интернет сәхифәбездә бар. Бүлмәсеннән төрткәләп үк куып чыгарды, чуттан гына кысылмый калды ишеккә. Без Зәй районы Аксар авылы кешесе Сания Садыйкованың 2 ел инде ни өчен салкын өйдә яшәгәнен генә белергә теләгән идек, юкса, яман ният белән түгел идек («БГ» 31 октябрь 2018). Дөрес эшләми дип, газын өздереп, үзе югында счетчигын алып киткәннәр аның. Ул йорт хуҗасының милке дә бит әле. Һәм үзләреннән чутлап зур сумма кушып куйганнар апага. Сания ханымга Чечняга күчеп китәргә кирәк булыр ахыры, анда яхшы түрәләр эшли, Айрат Йосыповлар шикеллеләр юктыр.

Әнә Буа карчыклары да газчылар үзләрен ач калдырырга җыена дип зарлана: аларга мәҗбүриләп котчыккыч бәягә мич куймакчылар (БГ 19 декабрь.2018). Нурлат районында бөтенләй газсыз авыллар бар (БГ 5 декабрь, 2018), бу районның да газга хуҗа булган түрәсе Рәшид Хәсәнович Хәсәнов газетабызның журналистын бик дорфа төстә куып чыгарган. Нишлисең, зур вәкаләтле хуҗалар белән журналист, җитмәсә, кыз бала сугышып йөри алмый бит инде. Гомумән, журналистларыбызга дөреслекне табу өчен бик еш утны-суны кичәргә туры килә. Берәрсен судка биреп карыйсымы, эшебезгә аяк чалган өчен?! Түрәләр «Безнең гәҗит»тән, диюгә калтырана башлыйлар. Мин, Чечня түрәләре молодец, дим, алар үз халкын кайгырта. «Просто, за державу обидны», безгә дә шулай кайгыртучы түрәләр кирәк… Талаучы түгел. «Аптыратыйммы – аптырат…»ка калмас өчен…

Илебез тезләнгән җиреннән торып басу процессында инде бик күп дистә еллар. Федераль телеканалларны карагач, шул торып ятканыбыздан көнләшүче дошманнар кругом әйләндереп алганын белеп пошаманга калабыз. Тик кемдер газ турында хыялланып яши, түләп тә, дөреслекнең очына чыга алмый, ә кемдер аны бушлай яга. Тагын берничә елдан Чечня халкының тагын ниндидер бурычларын гафу итәрбез. Чиратта электр өчен һәм коммуналь түләүләр. Шаулый гына күрмәсеннәр берүк. Ә Мәскәү Грозныйга миллиардлап акча озата торыр. Рамзан Кадыров, Путинны әтисе урынына күрәм, дип белдерде бит, хәтерләсәгез. Ә әтиләр улларын карарга, тәрбияләргә тиеш. Шул любовь хисабына президент атамасыннан баш тартып, башлык кына булып калды Чечня хуҗасы. Акча килеп торгач, әйбәт ич.

Тик Чечнядагы килеп чыгарга мөмкин булган бунт башка урында булмас дип кем әйтә?! Әнә Смоленск, Чуашстан, Башкортстан, Ростов өлкәләре депутатлары да, Чечнядан үрнәк алып, җирле прокуратураларга хат юллаган. Красноярск краеның закон чыгару җыены депутаты Денис Притуляк газга гына түгел, барлык коммуналь түләүләр өчен җыелган бурычларны да, хәтта кредит һәм штрафларны да кичерергә тәкъдим иткән.

Димәк, «Аптыратыйммы – аптырат…» белән кызып китеп, аптырарлык хәлләр булырга мөмкин әле. Куркып торам. Пенсия реформасы, салымнар сәясәте, бәяләр… Көзен бензин бәяләре язга кадәр кыйммәтләнми дигәннәр иде, күтәрелә… бар да әйбәт. Менә газетабыз да нәшрияттан бәяләрнең күтәрелүе хакында кисәтү алды. Почта да кыйммәтләнгән иде, НДС шулай «сипли» бәяләрне. Түзик җәмәгать, аптырамый гына түзик. Бәлкем, безнең дә бурычларыбызны гафу итәрләр, бәлкем салымнарыбызны да киметерләр. Акча бит ул күп тә бетә, аз да җитә… көнгә (айга түгел) 2–3 миллион сум хезмәт хакы алган Сечиннар да яши, без дә яшибез – 7–8 мең сум алган пенсионер да. Җитә… Очын очка ялгый белсәң. Тик аптырама гына… Элек бөтен союзда ташламаларның бертөрле булуын белә идек. Хәзер ул кемгә бар, кемгә юк. Менә инде Татарстанда да «проездной» таләп итеп студентларыбыз шауламасын, сугыш чоры балалары да сабыр итсен. Күрше төбәкләрдә бирелгән ташламаларга кызыгып яшәсен.

«Аптыратыйммы – аптырат…» Балачакта аптыратканнары булгандыр, хәзер инде аптырамыйм мин…

Аптырамый торган Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

«Аптыратыйммы – аптырат...», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии