Яшибез: кемдер типтерә, кемдер тилмерә…

Яшибез: кемдер типтерә, кемдер тилмерә…

1нче майдан минималь хезмәт хакы күләме арта (6нчы битне укы). Хәзер хөкүмәт минималь куллану кәрҗинен ничек үзгәртергә белми аптырый. Бүгенге көндә әлеге кәрҗиндә билгеләнгән акчаның 50 проценты азык-төлеккә, 25 проценты кием-салымга, тагын 25 проценты хезмәт күрсәтү өлкәсенә сарыф ителергә тиеш, дип хөкүмәт 1956нчы елда ук халык өчен хәл итеп куйган.

Совет хөкүмәте халык турында әнә шулай 1956нчы елда кайгырта башлаган. Аннан соң бу кәрҗин аз-маз гына үзгәрешләр кичергән. Шунысы гаҗәп, бу кәрҗиндә халык сатып алырга тиешле азык-төлек, кием салым балаларга гына түгел, эшләүчеләр белән пенсионерларныкы да аерыла. Балаларны телгә алмыйм, пенсионерлар азрак ашарга, хәерчерәк киенергә тиеш булып чыга. Мәсәлән, бүген эш яшендәге кеше елга бары тик 100,4 кило бәрәңге ашарга тиеш. Балага 88,1 кг, ә пенсионерга 80 кило гына бәрәңге тәгаенләнгән. Ипигә килгәндә, эшләүче 126,5 кг ашаса, пенсионерга 98,2, ә балаларга 77,6 кило ипи җитә. Димәк, пенсия яшендәге өлкән кеше көнгә 219 гр бәрәңге, 269 грамм ипи ашый ала. Моннан тыш көнгә 300 г яшелчә, 160 г җиләк-җимеш, 60 г татлы ризык, 800 г сөт һәм сөт продуктлары, 40 г үсемлек мае да рөхсәт ителә. Шулай ук ике көнгә 1 йомырка, көнгә 160 г ит, атнага 350 г балыкны туйганчы ашый аласың. Чөнки хакимияттә Русиядә кешегә җан асрау өчен шушы ризыклар җитә дип исәплиләр.

Дөрес, КӘРҖИНДӘ БАШКА ТӨР АЗЫК-ТӨЛЕК ТӘ БАР, Русия кәрҗинендә барлыгы 156 төр продукт. Минималь кәрҗин башка илләрдә дә хисапланган. Ләкин Русиянеке иң ярлылар арасында. Әйтик, Америка кәрҗинендә 300 төр, Бөекбританиянекендә – 350, Германиянекендә – 475 төр азык-төлек кертелгән.

Изображение удалено.Әлеге таблицада күрсәтелгән ризыкларны ашый алучы, бездә хөкүмәт тарафыннан, нормаль яшәүче дип санала. Инде табының шушы кәрҗингә туры килми икән, син хәерчеләр төркемен тулыландырасың. Дмитрий Медведев Русиядә 20 миллион хәерче булуын таныды бит.

Минималь туклану кәрҗине хөкүмәт тарафыннан 5 елга бер тапкыр дөресләнә. Соңгы ревизия аңа 2012нче елда үткәрелгән. Һәм ул 2020нче елга кадәр гамәлдә. Ләкин бүген хакимият бу кәрҗиннән баш тартып, аның бәясен минималь яшәү минимумына тәңгәлләштерү турында да уйлый. Ә 1нче майдан яшәү минимумы минималь хезмәт хакына тигезләштереләсе. Киләсе айдан минималь хезмәт хакы 11163 сум тәшкил итәчәк.

Дөньяның артына тибеп яшиселәребез бар, димәк. Тик фатир өчен коммуналь түләүләр кәгазьләрен, кибетләрдәге бәяләрне карагач, бер дә шатланасы килми. Әле аена 11 мең сум да ала алмаганнар никадәр… Бүгенге кәрҗиннең бәясенә килсәк, эшләүче кешеләр өчен айга 6300 сум, балаларга 6400, ә пенсионер өлкәннәргә 5400 сум җитә.

КЕМ БАЙЫЙ, Ә КЕМ…

Аның каравы Русиядә миллионерлар, миллиардерлар арта бара. Төп халык хәерчеләнгәндә, байлар капиталларын арттыра. Татарстанлылар да махы бирми. Forbes журналы төзегән Русиядәге иң бай 100 эшмәкәр исемлегенә ТАИФның дүрт хуҗасын кергән. 19нчы апрельдә дөнья күргән бу исемлектә Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов бар.

Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев улларының байлыгы 2018нче елга 100әр млн долларга артып, һәрберсенеке 1,2 млрд доллар тәшкил иткән. Алар рейтингта бер баскычка күтәрелеп, 87нче һәм 88нче урында тора.

Рөстәм Сүлтиев 95нче урыннан 96га төшкән. Аның байлыгы 1,1 млрд доллар дип исәпләнә. Шиһабетдинов 98нче урында, аның да байлыгы 1,1 мрд доллар.

Беренче урында – Новолипецк металлургия комбинаты хуҗасы Владимир Лисин (19,1 млрд доллар), икенчедә – «Северсталь» хуҗасы Алексей Мордашев (18,7 млрд доллар). Былтыр рейтинг башында торган «Новатэк» хосусый газ чыгару ширкәте хуҗаларының берсе Леонид Михельсон өченче урында (18 млрд доллар).

Русиянең иң бай 200 эшмәкәренең гомум байлыгы бер ел эчендә 25 млрд долларга артып, 485 млрд тәшкил иткән. Долларлы миллиардерлар саны 96дан 106га җиткән. Март башында гына Forbes дөньядагы барлык доллар миллиардерлары турындагы хисабында Русиядәге андый байларның санын 102 дип күрсәткән иде.

Инде бу байлар олигархлармы, көн-төн эшләү нәтиҗәсендә череп байган затлармы, дигән сорауга җавап кына эзлисе калды. Президент Путин сүзчесе Песков Русиядә олигархлар юк, дип белдерде. Шуның белән кеше көлдерде. Аның фикеренчә, бездә дәүләт эшенә тыкшынучы байлар, ягъни олигархлар узган тарихка гына кереп калган. Тик олигархларның судларны да санламавы, судка чакырылып та утырышта катнашырга вакыт тапмаулары, никтер бар миллиардерларның да байлыклары табигый байлыклар чыгару тармагы белән бәйле булуы гына аңлашылмый.

Бүген КӨНБАТЫШ САНКЦИЯЛӘРЕ тагын да киңәйтелеп, Кремльгә якын булган олигархларга да кагыла башлады. Әлбәттә, рәсми Мәскәү дә җавапсыз кала алмый. Хәзер шул олигархларны яклап Америкадан дарулар сатып алуны чикләмәкчеләр. Хәтерләсәгез төрмәдә үлгән юрист Магнитскийны яклап кертелгән санкция өчен Мәскәү ятимнәрне чит илләргә балалыкка бирүне тыйды, ул чагында ятимнәрне корбан итте. Инде менә халык хисабына үч алмакчылар. Чөнки Русиядә олигархлар кадерлерәк, ә халык… ул берни түгел. Шул ук олигархлар депутат бит, канунны да алар чыгара. Чит илләрдән дарулар кертү чикләнсә, бик күп авырулар гаять нык авыр хәлдә калачак, дип борчыла башлады инде табиблар. Безнең олигархлар, депутатларыбыз чын патриотлар бит. Үзләре чит илләрдә дәвалана – безнең медицинабызны мактый, чит илләрдә ял итә, күчемсез милекне дә шунда сатып ала – Русияне шулай читтән торып яратырга күнеккәннәр. Әнә бит 1 ай элек кенә коточкыч фаҗига булган Кемеровоның элекке губернаторы Аман Тулеев та Германиядә берничә ай дәваланып гомерен озайтмакчы. Зур шау-шу купкач кына эштән китәргә нияте барлыгын белдерде. Протест акцияләренә чыгучыларны кеше кайгысында пиар ясаучылар дип атаган, фаҗига өчен халыктан түгел Путиннан гафу үтенгән чиновник алай гына эштән китә алыр микән?! Бүгенге түрәләр үзләрен мәңгелек дип хис итә бит.

«Зимняя вишня» фаҗигасендә янып үлгән корбаннар саны 64тән 60ка калу да, бу кайгының тирәнлеген йомшартмый. Шомлы чорда яшибез. Әнә мәктәпләрдә балалар бер-берсен суя. Ут күршебез Башкортстанда да булды андый коточкыч хәл: Стәрлетамак мәктәбе бар дөньяга шулай танылды. Балалар кулларына корал ала, яшьтәшләренә, өлкәннәргә ташлана. Ниндидер секталарга берләшә. Күңел ачу комплекслары, базарлар яна. Болай да иминлек җитенкерәмәгән тормышыбызга террорчылар һөҗүм итә. Шундый куркыныч чор өчен, гаделсезлек, хәерчелекнең тирәнәя баруы, тормышларның авыраюы сәбәпче түгел микән?! Балаларын тәрбияләргә ата-ананың вакыты юк, кем эштә, кем айнымый… Укытучыларның бар максаты – БДИ күрсәткечләре. Ә бала кая барсын, ул интернетта, яшьтәшләре арасында. Ул да бит күрә гаделсезлекне һәм протест йөзеннән ниндидер секталарга бикләнә.

ДӨНЬЯ АРТЫНА ТИБЕП ЯШӘҮ ДӘВАМ ИТӘ

«Московский Комсомолец» газетасы бик кызыклы мәкалә бастырды. Элеккеге саклану министры Анатолий Сердюков һәм аның хезмәткәре Евгения Васильева турында ул. Исегезгә төшерәм, саклану министрлыгының милек мөнәсәбәтләре департаменты экс-начальнигы миллиардлаган сумнардагы урлашулары өчен җиңел хөкем белән генә котылган иде. Ул өй сагында искиткеч яхшы фатирында утырды. Хәзер дә шунда яши. Төрмәгә дә барып тормады, бик тиз азат ителде. 2 ел элек аның элеккеге шефы, экс-министр Анатлоий Сердюков шушы йортта торак милекчеләре ширкәте директоры булды. Хәзер әлеге элиталы йортта күршеләр белән судлаша. Фатирда яшәүчеләр коммуналь түләүләрнең артык кыйммәтләнүенә, шикле адәмнәрнең затлы фатирларны сатарга мәҗбүр итүләренә зарлана. Мәскәү уртасында элеккеге түрәләр, угрылар катнашында тормыш кайный. Сердюков һәм Васильева әле һаман исән имин бай тормышта, кайгы хәсрәтсез көн күрә. Әле күршеләренә дә комачау итә. Моның өчен байлыклары җитәрлек, димәк. Урлый белеп урласаң, яшәп була бит ул. Кыскасы, Русиядәге тормышны аңлау өчен аек баш кирәк түгел бугай.

Барыбызга да сәләмәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии