- 25.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русиядә журналистика иң куркыныч профессияләрнең берсе. Моңа тагын бер кат инанырга туры килде: «Эхо Москвы» радиосы журналисты Татьяна Фельгенгауэр авыр яраланды. Җинаятьче Борис Гриц ишек төбендәге сакчының күзенә газ сиптереп бинага үтеп керә һәм журналистка пычак белән ташлана. Җинаятьче 23нче декабрьгә кадәр сак астына алынды.
АРТТАН АЛДЫНГЫ
Журналистларны яклау комитеты хәбәренә караганда, Русия журналистлар өчен куркыныч илләр арасында беренче бишлеккә керә. Иң куркыныч ил Филипин, икенче урында Гыйрак, аннан Колумбия, Бангладеш бара һәм Русия. Советлар берлеге таркалып, цензура рәсми төстә бетерелгәннән соң илебездә 214 журналист үтерелгән. Ә җинаятьчеләрнең күпчелеге хөкем ителмәгән, эзләмиләр дә… Чикләүләрсез репортерлар төзегән исемлектә сүз иреге буенча да Русия ахыргы урыннарда: соңгы тапкыр планетада сүз иреге торышын анализлап, алар Русияне 160 ил арасында 140нчы урынга куйган.
Илебездә «Масса-күләм мәгълүмат чаралары турында» канун кабул ителеп, цензура рәсми төстә бетерелгәч тә, сүз иреген чикләү ягъни цензура үз рәвешен үзгәртте. Журналистларга дөрес сүз җиткерү торган саен кыенлаша, хәтта куркыныч була бара. Җиткерелгән мәгълүматның судларда дөреслеген исбатлау торган саен катлаулана. Судлар мәгълүмат чарасын бөлгенлеккә төшерә ала. Журналист җаваплылыгы кырыслана. Күпчелек очракта журналист дәшми калуны кулайрак күрә торган шартлар тудырылды. Һәм иң куркынычы – турыдан туры янаулар да арта. Бәйсез мәгълүмат чаралары бүген бик аз. Бәйсез эшләгән НТВ, ТВ-6, РенТВ йөзен үзгәртеп, дәүләт кулына күчкәч, журналистлар куркып калды. Күпләр чит илләргә китте, берәүләр шым булды. Бар телеканаллар да берүк җыр җырлаучыга әверелде. Кайсы гына телеканалны ачма, Русияне дошманнар чорнап алганын белеп куркып каласың. Эчке проблемалар, хокуксызлык, медицинаның гаять түбән дәрәҗәдә булуы, кризис, пенсияләрнең азлыгы, халыкның керемнәре кимү, хәерчелек, коммуналь түләүләрнең, бәяләрнең артуы – әйтерсең юк, бар да ал да гөл… Ә коррупция чәчәк ата. Бүген хакимияттә олигархлар утыра. Эреле-ваклы түрәләрнең хатыннары бай эшмәкәр. Бу хакта яза алучылар бик аз. Журналист бүген бәйсез эшли алмый. Ул заказ белән язучыга әверелде. Юкса, эшсез калачаксың… Бүгенге көндә «Безнең гәҗит» тулысынча бәйсез тарафлы эшли ала әле. Әмма ел саен 1–2 суд процессын үтәргә туры килә. Турыдан туры булмаса да, янау, кисәтү очраклары арта бара.
ПРОПАГАНДА ПСИХОЗГА СӘБӘПЧЕ БУЛА АЛА
Сәясәт белән генә бәйле булмаган проблемалар да бар: журналист күз уңындагы кеше. Аны укучылар, тыңлаучылар арасында акылга таманнары да җитәрлек. Минем үземә андыйлар белән бик еш очрашырга туры килә. Ким дигәндә атна саен берәү шалтыратып «сабагымны» укыта. Әле узган атнада гына бер абзыйдан бик нык эләкте. Узган ел бер төгәлсезлек җибәрелгән иде, инде ул хатаны җибәрүче журналист бездә эшләми дә. Аннан кат-кат дөресләп, аңлатып яздык, гафу үтендек. Без дә адәм баласы бит, кеше ялгыша ала. Иң мөһиме – аны тану һәм төзәтү, гафу үтенү. Ә без гафу үтенергә оялмыйбыз. Ә бу абзый шул иске гәҗитне тотып, 1 ел үткәч мине тагын «яңаклады»: без алдакчы газета, башка язылмый, акчасы гына әрәм булган…
Язылмыйм, укымыйм, дип редакциягә шалтыратып үзегезнең дә безнең дә кыйммәтле вакытыбызны әрәм итәсе юктыр инде ул. 1 кеше язылмаганнан без дә егылып үлмибез. Кыерсытылганнарны яклап, дөреслек даулап судлар каршына басабыз һәм менә шундый нәгаләтләр ишетәбез. Моннан тыш та янаулар булгалап тора. Кайберләрен тикшереп фаш та иткәләдек. Бу хакта язгалап та торабыз. Әле менә Арча районы Яңа Кенәр авылыннан Фердинад Ибраһимов атлы элеккеге хәрби мине бетереп аткан, калын бандероль хатында минем нинди генә гаебем юк. Мин җитлекмәгән журналист та икәнмен. Сүгү сүзләрен аңладым, тик гаебемнең нидә икәнен, мондый хатны иренмичә редакциягә үк юлларга кирәк булган сәбәбен төшенмәдем. Тикшерәсе булыр, чөнки судка мөрәҗәгать итәрлек кимсетүләргә лаек түгелмен. Мин дә бик күпләр кебек «кеше кайгысы кештәктә» дип, үз җаемны гына кайгыртып, балда-майда йөзә торган тормыш булдырырлык итеп оештыра алам эшемне. Моның өчен хаксызлыкны күрмәскә генә кирәк. Тик ни кызганыч, мин алай тәрбияләнмәгән, кыерсытылганнар, хаксызлык яныннан битараф үтеп китә алмыйм. Һәм, әлбәттә, шул сәбәпле дошманнарым да арта гына бара.
ДӨРЕСЛЕКНЕ ҖИТКЕРҮЧЕЛӘР – САТЛЫКҖАН?
Бүгенге журналистиканың куркыныч һөнәрләр исемлегенә кереп, вәзгыятьнең начараюына, пропаганда машинасы тарафыннан үзгә фикерле бәйсез журналистларның сатлыкҗан итеп күрсәтелүе дә сәбәп булып тора ала. Әле берничә көн генә элек Россия 24 телеканалы «Эхо Москвы» радиосын «фаш» итте. Баксаң, телеканал фикеренчә, ул Америка акчасына яши, Русияне эчтән җимерү максатын алга куеп эшли икән. Хәер, үземнең дә Америка акчасына яшәвемне күп тапкырлар инде ишеткәнем бар. Хәтта бер оешмада мине «чит ил агенты» дип исбатларга теләп тикшергәннәрен дә белгән идем. Янәсе, «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек иткәч, Америка акчасына яшим… Тик моның абсурд гаеп икәнен белә торып, тикшерү булган.
Кыскасы, журналистларга янауларны, һөҗүмнәрне психик тайпылышлы аерым кешеләргә генә сылтау дөрес түгел. Бу җәмгыятьтә сырхау климат тудыру турында сөйли. Ә моңа яшәешнең бик үк мактанырлык булмавы һәм либерал фикер йөртүчеләрнең дошман, сатлыкҗан итеп тасвирлануы сәбәпче. Көч структураларының бу янауларны тикшерергә, фаҗигагә җиткермичә ачыкларга теләге юк. Татьяна Фельгенгауэрга һөҗүм иткән җинаятьченең интернет көндәлеге дә янаулар белән тулы, дип хәбәр ителә. Мондый янаулар, һөҗүмнәр журналистиканы авызлыклауга, күндәм итәргә булыша. Шуңа да журналистлар якланмаган. Ул сүз ирегенә каршы көчләр алдында бер ялгызы кала. Ярый ла редакторы якласа, киресенчә, «өстән» мәҗбүр ителеп, эштән куу чарасын эзләмәсә.
ВИРТУАЛ ЯНАУ ЯНАУ ТҮГЕЛ, ДИЛӘР
Журналистка янаулар башлыча интернетта күренә. Ләкин көч структуралары чарасын күрми.
Znak.com порталы корреспонденты Екатерина Винокурова августта полициягә мөрәҗәгать итә. Ул соңгы вакытта православ фанатлары тарафыннан террорчылык актларын оештыруга ук сәбәпче булган Матильда фильмы турында бәхәсле язмалар әзерләгән була. Һәм интернет форумда «Әгәр фильм чыкса, Измайлов районында караңгы төндә касыгыңа отвертка көт» дигән хәбәр ала. Винокурова Төньяк Измайлова районында яши. Һәм менә участок инспекторы җинаять эшен кузгалтудан баш тарта. Дмитриев атлы полиция хезмәткәре бу янаулар бары тик «виртуал» характерда дип тапкан. Һәм аның кем икәнен дә ачыклап булмый, дип белдерә.
Көлке карар. Әгәр янаучы журналистны чынлап та һәлак итсә, ул чагында эш кузгатырлар иде, анда да аны көнкүреш җинаяте, дип шәрехләргә тырышачаклар.
Кайберәүләрне форумнарда хәбәрләргә бәя биргәннәре өчен генә дә табып хөкемгә тарталар, милләт-ара низаг тудыруда, яисә террорчыкта гаеплиләр. Ә менә янау журналистка булганда, күрәләтә абсурд карар белән томалана.
Журналист бүген түрәләр тарафыннан аларга эшләргә комачау итүче эшлексез һөнәр вәкиле итеп кабул ителә. Түрәләргә җайсыз сораулар бирергә ярамый, үзең эшләп күрсәт, дигән җавап алырга мөмкинсең. Юкса, журналист эшләп күрсәтергә түгел, шул эшләргә тиешле түрәнең эшенә бәя бирергә тиешле һөнәр кешесе. Ул 4нче хакимият, дип атала. Ягъни закон чыгаручы, башкаручы, хөкем итүче органнар өстеннән күзәтчелек итәргә тиешле. Заманында хөррият булган икән: Минтимер Шәймиев чорында нинди генә сораулар бирми идем, беркайчан да сорауларымны алдан килештермәдем.
ТАРКАУЛЫК ЗУР
Журналистлар бүген бердәм дә түгел. Аларда да тамак кайгысы, сакланып калу инстинкты көчле. Узган ел «Бизнес онлайн» газетасына көч структуралары тарафыннан басым башлангач («Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», яки Татарстанда сүз иреге кем кулында? «БГ» №49, 7 декабрь, 2016), кем генә яклап чыкты?! Әле киресенчә, батыру эшенә кереште кайберәүләр. Чөнки аларга андый куркыныч басым янамый, алар дөрес җырлар гына җырлыйлар һәм дөреслек турында сөйләүчеләрнең популяр булуы эчләрен пошыра.
ТЕЛЕ КИСЕЛГӘН ХАЛЫК САЙЛАУЛАРДА НИШЛӘР?
Бүген көч структураларының вакыты юк, ул татар телен укытучыларны барлый. Илдә төп проблема – урыс булмаган халыкларның ана теле, башлыча татар теле, аны мәктәпләрдә өйрәтү җинаятькә тиңләнә. Владимир Путин авызыннан сүз чыгуга илдә мәхшәр купты. Гәрчә, бүген прокуратура чыгарган карарлар, Путинның татар телен мәҗбүри укыту дөрес түгел, диюе дә төп канун – Конституциябезгә каршы килсә дә.
Инде судларга мөрәҗәгатьләр башланды. Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко улының сигез ел буена татар теле укырга мәҗбүр булуы өчен бер миллион сум күләмендә компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. Менә бит – бу ханымның баласы татар телен укып зыян күргән – нинди сафсата?!
Татар телен яклап судларга шикаятьләр әзерләнүе турында да хәбәрләр бар.
Мин бу гамәл Путинның уйламыйчарак әйтелгән сүзеннән башланды, дип саныйм. Совет чорында татар телен Чаллыдагы урыс мәктәбендә укыттым. Әмма мондый һөҗүм ул чорда да булмады.
Алда сайлаулар, һәм мин – баламны татар телендә тиешле дәрәҗәдә укыта алмаган татар милләте вәкиле, бу сайлауларга нинди уйлар белән барырга тиеш булам. Бүген татар телен өйрәнүне җинаять дәрәҗәсенә төшергән хакимияткә рәхмәт әйтергә киләчәкменме сайлау участогына. Моңарчы төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яшәгән республикабыз тормышына таяк тыгып болгату кемгә кирәк иде?! Татар белән урысны чәкәләштерү ник кирәк?! Белмим, мин киләчәктән курка башладым әле. Алга таба газеталарыбызны да урысча да чыгарыгыз, дип таләпләр куя башламасалар ярый. Газетабызның ахыргы битендә аның чыгу мәгълүматлары, урысча да язылырга тиеш, дип «Безнең гәҗит» газетасына, шәхсән миңа битараф булмаган Роскомнадзорның бер түрәсеннән кисәтү алган идек инде. Әлегә телдән генә, һәм андый канун юк, дип тыңламадык. Алга таба ничек булыр? Почта эшләми, мәктәпләр ябыла, урыслаша, медицина сөендерми.
Бүгенге вәзгыятьтә Туфан абыебыз җитми, дип бик еш кабатлыйм мин. Сүземнең ахырында, Хәтер көненә кеше ник аз чыга, дигән сорауга мәрхүм шәхесебез Туфан МИҢНУЛЛИННЫҢ бәяләмәсен искә төшерәсем килә: Кешене киләчәккә өмет һәм үткәннәрне хәтерләү яшәтә. Әгәр киләчәккә өмете юк икән, кеше хәтере белән генә яши алмый. Хәтер булмаса, киләчәк юк. Әлеге ике әйбер – кешене яшәтүче стимул! Хәтер бер көнлек белән генә бәйләнмәгән. Өметләнмәсеннәр оныталар дип! Барысы да хәтердә: яхшысы да, начары да. Мин үзем оптимист кеше. Татарның ун кешесе монда килә икән, заманасы килеп җиткәч, аларга ун миллион иярер. Кәмит карарга, кызык эзләп килүчегә караганда, җаны-тәне белән изге урынга, изге эшкә тартылган 10 кеше кадерлерәк. Һәрбер Габдрахман милләт була алмый. Милләтне лидерлары, зыялылары яшәтә. Сан бар, сыйфат бар. Монда сыйфат. Милләт 455 ел хәтерендә саклаган икән, аның гомере күпме ел белән чикләнгәнен беркем дә әйтә алмый. Кычкырып йөрү генә милләт өчен хезмәт итү түгел. Мин татар, мин яшәргә тиеш, ирегем һәм үз дәүләтем булырга тиеш, дигән фикер җаныңа салына икән, шул очракта буыннан-буынга күчеп барыр.
Туфан абыйның бу сүзләре журналистикага да кагыла. Йокыдан уянырга вакыт.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии