Хәерчеләрне бетерергә, ә патриотизмнан сугыш исе килә (видео)

Хәерчеләрне бетерергә, ә патриотизмнан сугыш исе килә (видео)

Әлбәттә, мин бүген Русия Президенты Путинның Федераль җыенга юлламасы турында дәшмәсәм, бик үк дөрес булмас. Ул мөһим вакыйга, ләкин социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәзер халыкның президент юлламаларына игътибары елдан ел сүлпәнләнә бара икән. Менә монысы турында да кызу бәхәсләр, фикер белдерүләр, алкышлар яисә ызгыш-талаш әллә ни күп күренмәде. Хакимияткә оппозициядә торган сәясәтчеләр аның элекке елдагыларыннан аерылмавын әйтсә, шул ук сүзләр, шул ук якты киләчәккә өметләр, вәгъдәләр белән сугарылган дип бәяләсә, ә хакимият тирәсендәге сәясәтчеләр бу юлламаның да киләчәккә зур план-программа булуын билгеләп үтә.

Президент юлламасының татарча атамасы гаять мәгънәле, ә менә урысчасы миндә беренче карашка сәер фикер барлыкка китерә. Ягъни, «Послание» послать дигәннән алынган, дип нәтиҗә чыгарып куясы килә башлый. Һәм эчтәлек белән караганда минем кинаям туры да килә бугай.

СЕЛКЕНЕП ТОРЫРГА ВАКЫТ ЮК

Путинның матбугат конференцияләрен, турыдан туры элемтәләрен, шул ук юлламаларын тыңлап бүген зур ачышларга өметләнү, яңалык көтү беркатлырак булыр иде. Әйтик, Путин «Времени на раскачку нет» ди. Дөрестән дә юк. Тик Путин аны гел кабатлый, инде ничә еллар дәвамында. Шулай ук эшмәкәрлекне дә «кошмарить» итүдән туктарга, хәерчелеккә каршы көрәшергә дигән шигарьләрне дә мин ел саен гына түгел, елга берничә тапкыр ишетәм, һәм ышанасым килә. Тик менә шушы ел саен кабатлана торган шигарьләр арасында минем завод-фабрикаларны эшләтеп җибәрергә, җитештерүне аякка бастырырга, нефть-газ, табигый чимал «энә»сеннән төшәргә, коррупцияне җиңәргә, дигән кебек шигарьләрне дә, һәм аларны гамәлгә кую буенча тәгаен план-программаларны да ишетәсем килә.

Авылларыбыз таралды, бүген ул карт-корылар гына яши торган торак пунктларга әйләнеп бара. Эш юк, медицина ярдәме юк дәрәҗәсендә. Чәчелмәгән, урылмаган кырларда чүп үләннәре үсә. Әнә ут күршебез Мари Иле басуларын бүген кыргый урманнар биләп алган. Аның каравы халык рәхәтләнеп җиләк, гөмбә җыя. Ә элек анда печән игелә, иген үстерелә иде. Узган җәй Оренбург, Тольятти шәһәрләренә барырга туры килде. Әле Татарстан Аллага шөкер. Ә менә республикабыздан чыгуга юллар бетә, кырыйда каралып, җимерелеп ятучы фермалар, ташландык басулар озатып кала. Эш тә, җимеш тә юк. Әнә шуңа да донорлар азая бара, әнә шуңа да Татарстан донор буларак бар тапканын диярлек үзәккә җибәрергә, шулай итеп әнә шул эшсез, ашсыз төбәкләрне ашатырга мәҗбүр. Донорларны арттыру өчен, бар да эшле, ашлы булсын өчен ни эшләргә, кызганыч, Русиядә бүген бу нисбәттән дә анык гамәл юк.

КАЙЧАН СӨРЛЕКТЕК?

Федераль телеканалларда инде ничә еллардан бирле Русия аякка баса, дип, һәм безнең тезләнергә теләмәвебез башкаларга ошамый, дошманнар әйләндереп алган, дип шау итәбез. Тик кайчан тезләндек соң? Бу сорауга җавап юк. Совет чорындамы? Юк, ул чакта завод-фабрикалар гөрләп эшли иде, эшсезлек юк иде. Бушлай медицина ярдәме гарантияләнгән, гомумән, социаль гарантияләр бар иде. Бушлай белем алдык. Гади колхозчы, ишле гаиләдә үсеп, ятим килеш кеше була алдык. Әнә шуңа күрә дә Путинның бу юлламасында да СССР ялгышларын искә алуын аңлап бетермәдем. «Узган дистә еллардагыча, эшләмичә, коммунизм килгәнне көтеп ятарга ярамый», – диде ул.

Миңа ул чорны күрергә насыйп булды, инде 60 яшь тула. Тик ул вакытта көтеп ятучы юк иде, эшләмәүчеләр закон нигезендә эзәрлекләнә, әрәмтамакка саналып җавапка тартыла иде. Ә бүген менә эшләмәүчеләр җитәрлек. Кем эш таба алмый, ә кем әрәмтамаклыкның тәмен тоеп яши бирә, пенсионер әнисе, әбисе җилкәсендә. Совет чорында да вәгъдәләр мулдан өләшенә иде, анысы. Әйтик, 80нче елларга бар да фатирлы, аерым йортлы буласы иде. Тик ул чагында эшкә урнашкач, тулай торагы бар иде, аннан соң чиратың җиткәч, фатиры да бушлай. Бүген калын кесәң кирәк. Ә ипотекалар проценты гомер буе батрак хәленә төшерә торган. Чөнки инфляция күрсәткече югары. Ә чыгымнар инфляциягә турыдан-туры каты чылбыр белән бәйләп куелган.

БЕЗ СӘЛАМӘТ…

Пенсия реформасын кабул иткәннән соң озак яши башладык бит әле. Тик табибка язылу бүген мөмкинме?! Хәтта участок табибына язылу өчен дә чират. Белгечләргә бөтенләй язылу мөмкин түгел. Чат саен түләүле клиникалар бар анысы. Теге бушлай дәваланырга тиешле поликлиникада кабул итмәгән табиб, юл аша сине түләүледә көтеп тора. Росстат рәсми мәгълүматыннан алдым: 1990нчы елларда Русиядә 12800 больница булган, хәзер ул 5800 генә калган. Поликлиника да кимегән: 20 ел эчендә 5 меңе ябылган. Башлыча, авыллар дәвасыз калды. Бу без авырмыйбыз дигән сүз түгел бит. Оптимизация, экономия кирәк…

Путин горурланып, кризисны җиңү өчен гаять зур күләмдә финанс мөмкинлекләре табылды, дип сөйләде. Тик аның каян табылганын гына әйтмәде. Аны үзебезгә дә чамалау кыен түгел, бу пенсия реформасы, НДСның күтәрелүе, бензинга акциз арту, үзмәшгульлек салымы. Пенсиягә 5 елга соңрак чыгасы кеше ким дигәндә дәүләткә 1 миллион сум акчасын бүләк итә. Авылда 65 яшьлек механизаторны, 60 яшьлек сыер савучыны мин бүген күз алдына китерә алмыйм. Булыр берән-сәрән исән калганнар…

Путин юлламасы нигезендә социаль максатларга 130 миллиард сум билгеләнгән диде финанс министры Силуанов. Ә менә пенсия реформасы 1 триллионга якын акча китерәчәк (дөрес ул 2020нче елдан соң гына чын мәгънәсендә сизелә башлаячак), салымнар, акцизлар күтәрелү аркасында тагын 633 миллиард сум өстәләчәк. Димәк, Русия бүген конструктив җитештерү, новаторлык программалар нигезендә кризистан чыгу юлын эзләми, иң ансат юл – халык кесәсе ярдәмендә хәл итмәкче бар проблемаларны.

ВСЕ МОГУ ЗА ТРИ РУБЛЯ!

Русия хәрби максатларга зур чыгымнар тота. Дөрес, без АКШ, Кытай кебек державаларны уздыра алмыйбыз, хәлебездән килми. Ләкин ракеталарны ипигә май итеп ягып ашап булмый бит. Ул безнең болай да кискен проблемаларыбызны тагын да тирәнәйтә. Әлбәттә, хәрби программаларны югары куәтле дәрәҗәдә тоту өчен тагын да шул салым реформалары, пенсиягә чыгу вакытын арттыру булыша.

Путин супер заманча ракеталарыбыз барлыгы турында белдерә. Ләкин бу хәбәрнең дөреслеген тикшереп булмый. Коррупция хәрби тармакта да бар бит, чын микән… Хәер, Алла сакласын, тикшерергә, кулланырга язмасын.

Ни кызганыч, халык арасында да милитаризм рухы, кемгәдер ракета төбәү теләге кәефе юк түгел. Әнә бит Санкт-Петербургның Исаакиев соборында 23нче февраль хөрмәтенә Питерның Концерт хоры концерты булды. Интернетта аларның җырын тыңлап түнеп китә яздым. Сез дә ябышып утырыгыз: җырда сүз безнең солдатларның АКШка һәм Вашингтонга атом бомбасы ташлавы турында. Җырның текстын да урыс телендә китерәм (газетабызның интернет сәхифәсендә җырын да тыңларга була).

На подводной лодочке с атомным моторчиком
Да с десятком бомбочек под сотню мегатонн
Пересек Атлантику и зову наводчика:
«Наводи, говорю, – Петров, на город Вашингтон!»
КУШЫМТА:

Тру-ля-ля, тру-ля-ля,
Все могу за три рубля!
Здравствуй, новая земля
Неприятеля!
И на самолетике сверху друг мой Вовочка
Не с пустыми люками в гости прилетел,
На подводной лодочке да с атомным моторчиком
Экипаж веселую песенку запел.
КУШЫМТА:
Сладко дремлют в Норфолке огоньки по берегу,
Спят усталые игрушки, негры тихо спят,
Ты прости, Америка, хорошая Америка,
Но пять сотен лет назад тебя открыли зря.
КУШЫМТА:

Җыр күптәнге, Совет чорында ук 1980нче елда бард Андрей Козловский тарафыннан язылган. Ләкин ул чакта ул сатира, шаяру итеп кабул ителгән. Ә бүген Кремль трибуналарыннан ниндидер оча торган могҗизалы ракеталарыбыз белән масайганда, бу җыр шаяру итеп кабул ителә алмый торгандыр.

Менә шундый патриотизм. Кая барып чыгарбыз. Ә барып чыгабыз көрчеккә. Җыр текстына игътибар иттегезме, 3 сумга барын да эшлибез, диләр бит. Кеше бездә арзан.

ХӘЕРЧЕЛӘР ЙӨРИ ТӨРКЕМ-ТӨРКЕМ…

Узган елның соңгы кварталында гына да хәерчелек чигенә төшүчеләр саны 200 мең кешегә арткан. Хәзер ул 20 миллионга җиткән. Бу һәр унынчы кеше хәерче, очын-очка ялгап яши дигән сүз. Русиядә кеше хәерче статусына кереме минималь яшәү дәрәҗәсе кәрҗине хакыннан азрак акча алса ия була. Бүген ул илдә уртача 10400 сум белән исәпләнә (пенсионерлар 8600, балалар 10300, ә эшләүчеләр – 11300 сумга яши ала дип исәплиләр Русиядә). Сез шушы акчадан кимрәк акча аласыз икән, димәк сезне хәерчеләр төркеменә кертәләр. Хәлләр 2014нче елдан соң, дөнья безгә арты белән борылып, санкцияләр керткәч кискенләшә башлады. Киләчәк тә өметләндерми. 2019нчы ел бик авыр булачак.

Минималь кәрҗин дидек, әле бүген 10 мең сум да алмаган хезмәткәрләр никадәр, бигрәк тә авыл җирендә. Бәйсез экспертлар бу Росстат саннарының дөреслеккә бик үк туры килмәвен искәртә. Әйтик НАФИ оешмасы сораштыруларында 2018нче елның гыйнварында русиялеләрнең 5 проценты хәтта азык-төлек алырга да акчалары җитмәүгә зарланган. 20 процент – ризыкка акча җиткезә алалар, әмма кием алырга мөмкинлекләре юк, дип белдергән. Калган сораштырылучылар да байлыклары белән масая алмаган. Әйтик гражданнарның 50 проценты азык-төлек һәм кием-салым сатып ала алсалар да, озак вакытка кирәкле товар алу буенча мөмкинлекләре чикле икәнлекләрен әйткән. Үзләренә кирәкле товарларын сатып ала алучылар 19 процент, ә дача, фатир алырга мөмкинлекләре булганнар нибары 2 процент булган.

Левада-үзәк үткәргән сораштыруда катнашучыларның 61 проценты бай, бөек илдә яшәүгә карамастан, үзләренең мәңгелек хәерчелеккә дучар ителүләренә, тормышта үз урынын табуның кыенлыгына зарланган.

ӨМЕТ?

2018нче елда Путин илдә хәерчелекне алдагы 6 елда 2 тапкырга киметергә чакырган иде. Әмма әлегә бу планның гамәлгә куеласына ышаныч күренми.

Русия бүген кораллану юлына басты. Әлбәттә, дөньяда басымның артуына җавап бирергә тырышуыбыз дип аңларга була моны. Әмма без Украина, чит мәмләкәтләр эшенә тыкшынмасак, безгә карата санкцияләр кертелмәсә, милитаризмга ихтыяҗ артмас иде. Путинның узган елгы һәм быелгы юлламасында бу рух, кораллануга юнәлеш аеруча калкуырак, беренчел максат итеп күрсәтелде. Ә бу мине куркыта. Димәк, алдагы 6 елда хәерчеләр саны 2 тапкырга кимер дип әйтә алмыйм. Артмаса… Әлегә вәзгыять шуны күрсәтә.

Ихтирам белән иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

?t=8

Комментарии