- 28.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №17 (29 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның бүгенге саны үзенчәлекле. Ул график буенча чәршәмбе көнне – 1нче майда почта аша таралырга, укучыларына, гадәттәгечә, шул чәршәмбе көнендә барып ирешергә тиеш иде. Ләкин алда озын бәйрәмнәр башлану сәбәпле, болай да бик начар эшләүче почтаның газетабызны бу бәйрәм көннәрендә абунәчеләребезгә тапшырмаячагын фаразлап, аны якшәмбе көнне үк, 28нче апрельдә нәшриятка тапшырып, дүшәмбе көнне укучыларыбызга җиткерергә уйладык. Инде бик күп еллар безнең белән үзара аңлашып хезмәттәшлек итүче «Полипресс» нәшрият ширкәте гозеребезне аңлап, якшәмбе көнне эшкә чыкты һәм газетабызны бастырып, төнлә почта хезмәтенә тапшырырга вәгъдә итте.
Кызганычка каршы, бу саныбызга телевидение программалары өлгермәде. Әгәр аларны көтсәк, укучыларыбыз бәйрәмнәргә «Безнең гәҗит»сез калыр иде. Бүгенге газетабызны кулыгызга алганнан соң, сездән киңәш тә сорамакчы булдык: гадәттә, телеканаллар хәзер даими билгеләнгән тапшырулар челтәре буенча эшли, шуңа күрә телепрограмманың кирәге дә юктыр, бәлкем. Ә без телепрограмма урынына газетабызны тагын да эчтәлеклерәк язмалар белән баетыр идек. Шуңа күрә, бүгенге саныбыз бер тәҗрибә дә булсын иде. Телепрограмма кирәкме, юкмы? Аның урынына укучыларыбызның язмаларына, журналистларыбызның мәкаләләренә урын бирергәдер?! Сездән фикер-киңәшләр көтәбез. Һәм Сезнең белән берлектә төпле фикергә килеп, газетабызны тагын да файдалырак, кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә вәгъдә итәбез. Бәлкем, татарча эшләүче телеканаллар гына кирәктер, нинди телеканалларга ихтыяҗ бар? Шулар хакында безгә шалтыратып, хатлар аша фикерләрегезне җиткерсәгез иде.
Ә чираттагы саныбыз укучыларыбызга 8нче майда барып ирешергә тиеш булачак. Анда 9нчы майдан соңгы программаны да урнаштырырбыз. Димәк, телепрограммасыз калдык, дип борчылучылар, атнаның 3 көнен генә ансыз уздырыр.
Берочтан газеталарыбызга ташламалы язылу вакыты җитеп килгәнен дә искәртәбез. 16 – 26нчы майда абунәче ункөнлегендә газеталарыбызга язылу хакы шактый төшә. Тулы мәгълүмат 1нче биттә.
Исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии