Парадлы патриотизм һәм «акыллы» депутатлар

Парадлы патриотизм һәм «акыллы» депутатлар

Санкт-Петербургта Ленинград блокадасын өзүгә багышланган хәрби парад үтте. Сарай мәйданы 2 мең ярым хәрби, 80 махсус техника, аерым алганда танклар, ракета системалары, артиллерия, башка сугыш кораллары белән тулды. Мәйдан өстендә самолетлар бөтерелде.

БӘЙРӘММЕ, ӘЛЛӘ…

1941нче елның 8нче сентябрендә фашистлар боҗрасында калган Ленинград бары тик 1944нче елның 27нче гыйнварында гына тулысынча азат ителә. 872 көнлек камалыш. Бу вакыт эчендә бомбалар астында, дошман снарядлары шартлап, ачлыктан, өшеп 1,5 миллион кеше һәлак була. Халык шәһәрне саклады, үзе ачлыктан, салкыннан кырылды.

Һәм узган якшәмбедә шул хөрмәткә хәрби парад… Мин һәр бәйрәмнең күпмегә төшәсен белергә тырышам. Менә бу парадның да бәясен белергә теләп, интернетта шактый эзләндем, таба алмадым. Мөгаен, ул сугыш чоры серләрен ачуны 2040нчы елга кадәр кичектерү кебек, озак елларга сер булып кала алмас. Аннан соң бу бәйрәмме? Алайса, нигә хәрби самолетларыбыз, танкларыбыз белән мактанырга?! Гомумән, хәрби парадларны 9нчы майда да үткәрүгә каршы мин. Безгә милитаризмнан качарга, коралларыбыз белән масаюдан туктарга вакыт җиткәндер.

Менә Питердагы парад акчасын да бүгенгә кадәр кадер-хөрмәт күрмәгән, блокаданы үз күзләре белән кичерүчеләргә, ачлыктан, ялангачлыктан әти-әниләрен югалткан сугыш ятимнәренә өләшер идем. «Безнең гәҗит»кә дә заманага, бүгенге хакимияткә үпкәләп дистәләп хат килә. Сугыш ятимнәре, сугыш чоры балалары яза. Бүген алар кадер хөрмәттәме? Алай әйтә алмыйм. Бүген 8 – 10 мең сум пенсия алып яшәүче сугыш чоры баласының күзенә карарга оялам мин. Анысы, бүгенге тормыштан канәгать булмаучылар сирәктер. Ачлыкны, ялангачлыкны күргәннәр өчен бүгенге тормыш җәннәт. Аллага шөкер, өстәлләребез туй табынын хәтерләтә. Ни ашасак – шул бар. Эштән курыкмасаң, хөрәсән булмасаң, тамагың тук, анысы. Тик гаделсезлек, ачлык кебек үк булмаса да, җанны телгәли торган нәрсә шул ул.

Дөрес, Питерда яшәүче блокада кичерүчеләргә, сугыш чоры балаларына 7 мең сумга кадәр акча бүләк итәсе, диделәр. 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр туып, Ленинградта теркәлгәннәргә исә 3әр мең сум вәгъдә итәләр. Минемчә, әгәр бу компенсациягә парад өчен тотыласы акчаны да өстәсәләр, яхшырак буласы иде.

ПАРАДКА КАРШЫЛАР КҮП

Питербургның үзендә дә парадка каршы протестлар булды. Интернет, социаль челтәрләр шау итте. Хәтта Петербург губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Бегловка ачык хат та тапшырылды. «Билгеләнгән чаралар 27нче гыйнвар белән бәйле хәтергә тәңгәл килә алмый» диелгән анда. Аны йөзләрчә кеше имзалады. Алар арасында блокаданы кичерүчеләр, аларның балалары, күренекле шәхесләр дә бар. Хат авторлары билгеләп үткәнчә, блокада корбаннары саны әлегәчә бары тик якынча гына мәгълүм. «Блокада» хәтер китабына һаман да яңа исемнәр өстәлә тора. Анда инде 630 меңнән артык язу теркәлгән. «Дәүләт шәһәр алдында иң төп максатын үтәмәгәндә, ягъни корбаннарының төгәл санын атамаганда, һәлак булган һәр ленинградлының исемен барламаганда, нинди тантаналы марш турында сүз алып барырга мөмкин?!» – диелә әлеге хатта.

Мәйдан тутырып танклар үткәннән, самолетлар гөрелтесеннән, туплар, арттехникаларның тигез сафларга тезелеп узуыннан, ыспай егетләрнең тигез атлап үтүеннән ветераннар бәхетлерәк була микән?! Әлбәттә, сүз дә юк, карап торырга матур, ләкин тормыш башка шул. Әле яшисе бар. Ә хәрби техника ул үтерү өчен җитештерелә. Бөек Ватан сугышының коточкыч авазы әле дә яши. Сугыш җилләре әле һаман да исә. Тыныч, имин яшисе килә. Һәм беләсе килә: Ленинград блокадасы ни өчен 900 көн дәвам иткән? Азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаганмы? Корбаннар саны күпме? Гомумән, сугыш кырларында һәлак булучыларның, тылда ачлыктан җан бирүчеләрнең, Сталин лагерьларында нахакка җәзаланучыларның төгәл санын, төгәл исемлеген кайчан белербез? Менә тагын сугыш турындагы серләр 2040нчы елга кадәр ябык булачагын әйттеләр. Аны, димәк, бүген белергә ярамый. Бүген иртәрәк, әле бит шул чорның бар михнәтләрен хәтерләүче буын үлеп бетмәгән…

ЯСАЛМА ПАТРИОТИЗМ

Мин хәрби парадларга карап сокланучылардан, ләззәт алучылардан түгел. Кайсы гына мәйдан булмасын, Кызыл мәйданмы ул, Казанның Ирек мәйданымы… аңа танклар кертәсем килми. Безнең редакциябез янәшәсендә генә Җиңү паркы бар, анда сугыш техникасы урын алган. Белмим, миңа каршы килүчеләр күп булыр, бу парк та миңа ошамый. Анда ял итәргә чыгалар. Ә мин анда бармаска тырышам, юлым төшсә дә, кызыксынмыйм ул техника белән. Ә менә илебез тыныч тормыш өчен нинди техника җитештергән, ниләр майтарган… Шул паркта кырларыбызны сөргән тракторлар, әниләребезнең җиде кат тирен салдырган лобогрейкалар урнашса, рәхәтләнеп карап йөрер идем. Ә парад, демонстрацияләргә карашым минем студент, Арчада Райкомда, район редакциясендә эшләгәндә үк формалашкан: ул формальлек, мәҗбүрилек. Ә бу патриотлык дигән сүз түгел. Без студентлар авылларыбызга ялга ашкынабыз, тик демонстрациядән китсәң, стипендиясез каласың. Колонналар тезелә, кырыйдагылар транспарантлар, аләмнәр күтәрә, ә эчтәгеләр кырыйдагыларның – чемоданнарын. Мәйданны үтүгә транспарант-лозунгларны тиз генә тапшырып (якынрак яшәүчеләр алып кала) автовокзалга йөгерәбез. Менә шундый «патриот»лар булдык.

Патриотлык дигәннән, «Бердәм Русия»дән ДәүДума депутаты Илдар Бикбаев бер көн ипи һәм су белән генә тукланып блокада корбаннарын искә алырга чакырды. Депутат үзе бу эшкә алынгандырмы, юкмы, хәбәр юк. Хәер, аңа бер көн коры ипи һәм суда гына утырырга статусы мөмкинлек бирмәскә мөмкин. Гәрчә, ябыгу, сәламәтлек өчен зыян итмәсә дә.

Блокада темасы әле ачылмаган, ачыкланмаган кара урман. Аны шоуга әйләндерәсе түгел иде. Әле күпме көндәлек укылмаган. Күпме исемнәр билгесез. Күпме җинаять ачылмаган. Берәүләр ачтан үлгәндә, кемнәрдер балда – майда йөзгән, бу хакта да хәбәрләр бар. Икенчеләре кеше ашаган… Коточкыч вакыйгалар, коточкыч чор… Без корбаннарны искә алырга, тын калырга, исәннәрнең кадерен белергә тиеш. 125 грамм ипи ашап, су эчеп, мәйданнан танклар белән үтеп, бу хәтерне яңартып та, корбаннарга баш иеп тә булмый.

ДЕПУТАТЛАР ЙӨРИ ТӨРКЕМ – ТӨРКЕМ

Блокада паегын татып карарга тәкъдим иткән депутат кебекләр шактый. Гомумән, соңгы вакытта түрәләрне, депутатларны махсус сайлап алалар ахры. Берсеннән – берсе тинтәк тәкъдимнәр белән чыгалар. Әйтерсең, кем ахмаграк, дигән ярышка чыкканнар. Сезне тудырырга әти-әниләрегездән дәүләт сорамады, сезнең өчен алар җаваплы, ди берсе үсмерләргә. Икенчесе 3 мең 500 сумга рәхәтләнеп яшәп була, әле сәламәтлек өчен бу файдалы да, тик үзе министр булганлыктан, аңа бу диета статусына туры килми, дип белдерә.

Әле менә тагын бер матур хатын пәйда булды. Мөгаен акыллы фикерләр уйлап чыгара алмагач, ахмагы белән танылыйм, дигәндер. Хәер, мин психология белән кызыксынучы кеше буларак әйтә алам: ахмак, надан кеше белән акыллы ни белән аерыла дигән сорауга җавабым бер – акыллы дәшми калып үзенең белемсез икәнен яшерә белә, ә ахмак үзенең наданлыгын белми, «авызын ачса үпкәсе күренә», барын да узып сөйли. Менә Новгород өлкә Думасында әниләргә беренче баласы туганда өстәмә түләүләр турында закон кабул ителде. Әлеге документ нигезендә бу акча 30 яше тулмаган яшь әниләргә генә түләнә. Дума рәисе Елена Писарева трибунадан белдергәнчә, 30 яшьтән әниләргә акча кирәк түгел, аңа бәби кирәк, һәм ул аны яратачак, икән.

Менә бит нинди акыллы түрәләр бар. Алар бик яхшы белә, кемгә ни кирәген. 29 яшьлек әнигә акча кирәк, ә тагын бер елдан инде ул аңа кирәк түгел.

Хәзер мондый үтә акыллы түрәләр халык ризасызлыгыннан да, чуалышлардан да курыкмый булса кирәк. Алар дөньяның кендегенә әйләнде, ярый әле алар бар, халык өчен хәл итәргә, халык турында кайгыртырга. Алар барын да белә: менә шул хакимнәр пенсия яшен дә күтәреп куйды. Хатын-кызлар 60ка кадәр, ирләр 65кәчә эшләргә тиеш, чөнки аларга акча кирәк түгел, шулай ук ял да. Ял итәрләр әле, зиратка барып яткач. Тик мин, авыл малае буларак, күз алдына гына китерә алмыйм әле – 65кә кадәр эшли алган механизаторны, 60 яшьлек савымчыны…

Түрәләрне дә аңларга була, акча юк бит. Медведев кебек моны ачыктан-ачык танучылар юк. Һәм шуңа күрә теләсә нинди хәйлә уйлап табарга кирәк. Ул тинтәк фикер булса да. Ә акча кирәк әнә революция ясап ятучы Венесуэлага, Сүриягә, Украинага, Кырымга… Чит илләргә бурычларыбызны гафу итәбез, үз халкыбыз хисабына.

КИЧЕКМӘСТӘН ТЕШЛӘРНЕ КАРАТЫРГА КИРӘК…

Акыллы депутатлар яңадан яңа законнар кабул итә. Тел кысрыклана. Фикерләр әйтәсе килгән телне тешләп калырга тешләрне карый торырга кирәк. Юкса, озакламый, түрәләрнең ахмак фикерләрен дә тинтәк дип әйтә алмаска мөмкинбез, һәм инде кул чабып алкышлап каршы алырга тиеш булабыз. Моңа ерак калмады, шундый канун инде ДәүДумада кабул ителеп ята.

Әнә бит Саратовта укытучылар кар көрәделәр. Кешечә түгел, аны капчыкларга тутырып түктеләр. Бу вакыйга буенча кемнәрнедер эшеннән алдылар. Юк, кар көри белмәгәннән түгел, укытучыларны салкында эшкә чыгарган өчен. Социаль челтәрләр шау итте. Тик укытучылар гына тыныч калды. Алар инде күнеккән. Чөнки беренче һәм соңгы очрак түгел. Алар юл җыештыра, урам себерә, хакимнәр кушкач, артистларның концертына килеп мәҗбүри билет сатып алып, зал тутыра, вакытлы матбугатны да алар саклый, исемлек буенча укыйсы килмәгән газетасына язылып… Сайлау участокларында да алар эшли, кирәкле процентларны тәэмин итә. Алар күндәм, әнә бит мәктәпләрдә татар телен укыту җинаятькә тиңләнеп шау иткәндә дә, укытучылар түгел, башкалар протест белдерде, укытучылар эшсез калды, әмма дәшмәделәр. Ярый әле укытучылар бар. Теге, ни көләргә, ни еларга белми аптыраткан белдерүләр авторлары да шушы укытучылар продукты. Без барыбыз да укытучыларныкы. Кемгә нинди укытучы тәтегән бит…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

(Рәсемдә акыллы Дума рәисе Елена Писарева)

Комментарии