Тел өчен сугыш бара

Тел өчен сугыш бара

Дәүләт Думасы күңелсезләнде. Бәхәсләшмиләр дә. Ә элек аны тамаша кылырга кызык иде. Сугышкалыйлар да иде бит еш кына. да телевизорга чыкса, сугышмый калмый, һичьюгы әңгәмәдәшенә су булса да сибә иде… Ә хәзер… Дума башка шул. шул ук үзе. Тик ул да куркамы, әллә картайдымы – элеккечә үк теләсә ни сөйләсә, кычкырса, төкереген чәчсә дә, сугыш чукмары түгел инде. Соң, сугыш чыгарырга да куркыныч: «Бердәм Русия»леләр белән тулды ич парламент. Ә алар тыныч халык, алар бар уңышларга ирешкән, бертавыштан «одбрямс» дип, шул ирешкәнне тыныч кына саклап утыралар.

Эх, элек анархиягә охшаган демократия булса да, өйрәнеп килә идек. Каты итеп кыстылар шул, сугышмый башладылар. Сугышырга мөмкин булганнарны сайлатып булмый бүген… Дөрес, алар урамнарга чыкты, хәтта шул урамнарында сайлауларда хәрәмләшәләр дип сугышкалыйлар да. Ә менә парламент тынычланды, урамны да тынычландыру хәстәрен күреп яталар. Хакимият оппозицияне дөмбәсләп тә, хөкем итеп тә җиңеп булмаслыгын аңлады, штрафлар билгеләп законнарны үзгәртмәкчеләр.

Ә менә күршеләрдә кызык. Әнә Украина Радасында депутатлар әле яңа гына ничек сугышты?! Бөтен парламент мәйхана килде. Низаг урыс теле өчен чыкты. Берәүләр аны Украинада рәсми итмәкче. Украинада да урысларның хокуклары кысыла икән бит. Мәскәү бу хакта күптән чаң кага инде. Минем бу илдә булганым юк. Әмма укыганым, ишеткәнем бар. Украина башкаласы Киевта күпчелек урыс телендә сөйләшә. Бар да урысча сөйләшкәч, ничек кысыла икән инде?!

Гомумән, Мәскәү бик тынгысыз шул ул. Балтик буе илләрендәге урыслар өчен дә борчыла. Бар Европада, Америкада да урысчаны рәсми тел итсәләр дә, барыбер, урыс теле кысыла диярләр. Тик шунысы – Русия үзе күп милләтле мәмләкәт саналса да, үз халкын яратмый. Иң алгы планда – титуллы бер генә , урыс мәнфәгате генә. Рәсми Мәскәү үз илендәге халыкларның ничек яшәве, телләре сакланышы белән кызыксынмый гына түгел, киресенчә, булган мөмкинлекләрне дә чикли.

Бу вакыйгаларны безнең республикага күчереп карыйм. телен безнең республикада гына булса да (аны Русия күләмендә дәүләт теле итү турында да сүзләр булган иде) дәүләт теле итү өчен сугышырга сәләтле берәр депутатка төртеп күрсәтегез әле?! Андыйлар булса, тел дә, милләт тә, республикабыз сәясәте дә шундый мескен хәлдә булмас иде. Бәлки безгә дә көчебезне күрсәтү өчен телекамералар каршында сугышып күрсәтергә кирәктер?! Әйткәнне ишетмиләр икән, бу бердәнбер юл булып кала бугай…

Мәктәпләребездә тагын Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Тик балаларыбыз аны урысча гына тапшыра. Урамда татарча язу табу кыен, булганнары да хаталы. Иң сәере шунда, шундый халәттә дә бер төркем милләтчеләр урыс теле кысыла, дип лаф ора, урыс халкын Русиядә җәбер-золымнан яклау кирәк дип шау куптара. Кем җәберли соң бу халыкны?! Урамда мин татарча эндәшә алмыйм, миңа татар телендә аңлатып хезмәт күрсәтүче сирәк. Инде мәктәпләребез дә урысныкы. Югары белемнең татарчалашканы булмады да…

Әле бер төркем урыс милләтчеләре «Яңа Гасыр» телевидениесен, аның директорын судка бирергә җыена. Янәсе, ул «7 дней» программасында кемнедер тар маңгайлы фашистлар дип атаган. Автор анда мәйданнарга чыгып буза куптаручы ультра милләтчеләрне әйтте. Ә менә урыс миләтчеләре бу сүзне үзләренә кабул итеп алган. Комплекслы кешеләр мәзәк күтәрә белми бит. Хурланалар. Монда уйларга җирлек бар.

Инде сүз ахырында әйтәсе килгән сүзем шул: Украинада украин теле дәүләт теле булырга тиеш. Шул илдә яшәп тә, шул илнең төп халкы булган милләт телен белмәгән урысны хөрмәт итеп була микән?! Русиядә урыс телен белмәүче юк. Ә менә минем күршем минем белән гомер итеп тә, татар иле саналган Татарстанда туып үсеп тә татарчаны белергә дә теләми. Мин аның белән аның ана телендә «здраствуй», дип исәнләшергә мәҗбүр. Татар илендә дә татар теле чынлап та дәүләт теле булырга тиеш, дияргә вакыттыр. Бәлкем безгә дә урыс күршем белән үзебезчә исәнләшә башларга кирәктер. Хурланмыйк, телебезне яклыйк. Украиннардан үрнәк алыйк. Шовинистларны авызлыклый алырлык кодрәткә ирешик.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Тел өчен сугыш бара , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии