- 29.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №22 (30 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русиядә аңлавы кыен гаҗәп хәлләр даими булып тора. Бездә бар да мөмкин: татар телен укытучы җинаятьчегә тиңләнергә, кеше ана телендә белем алырга хокуклы булырга тиеш, дип әйтсәң, вөҗдан иреге турында сүз катсаң – экстремист дип табарга мөмкиннәр… Шул ук вакытта калын кесәң, артыңда зур авторитет торса, халык әйтемен арттырып: диңгез түгел, хәтта океан да тубыктан булырга мөмкин, дияргә була бүген.
Узган ел 23нче апрельдә Мәскәү янындагы Балашихада 31 яшьлек Ольга Алисова 6 яшьлек малайны машинасы астында калдырып һәлак иткән иде. Ул ишек алдында баланы машинасына эләктереп 10 метр өстерәп барган. Хәтерлисездер, бу хакта мин дә күп тапкырлар яздым: шул 6 яшьлек малай суд-медицина экспертизалары буенча лаякыл исерек булып чыкты. Ата кеше үз гаиләсенең тәртипле булуын, шул исәптән 6 яшьлек улының да эчкече булмавын исбатлый, җинаять эшен ачтыра алмый интегә. Вакыйга мәгълүмат чараларында ишетелеп шау купкач кына боз кузгала. Ә сер шунда – чибәркәй 10 елга төрмәгә утыртылган җирле олы авторитет хатыны. Hyundai Solaris автомобилендә җилдерә, иркен яши, адвокатларга түләнгән гонорары да аның хезмәт хакы кеременә туры килми…
Мәрхүм 6 яшьлек балага исерек дип нәтиҗә чыгарган суд-медэспертка карата да соңрак эш кузгалтылды. Тикшерү комитеты бала канына этил спирты махсус кушылган, дип тапты. Соңгы тикшерү баланың аек булуын ачыклаган. Ә Ольга Алисова 3 елга колониягә хөкем ителде.
Инде эш шуның белән тәмамланды, дияргә дә мөмкин булыр иде. Тик гаҗәп һәм сәер хәлләр дәвам итә. Узган ел автоледи мәгълүмат чараларыннан зарланган иде, янәсе журналистлар аның шәхси тормышын җимергән.
Әле яңа гына тагын суд булды. Юл һәлакәтендә гаепле ханым 10 яшьлек баласы булуны сылтау итеп хөкем карарын үтәүне кичектереп торуны сораган, суд бу үтенечне кире какты. Ольга Алисова 3 ел гомерен колония-поселениедә үткәрәсе, һәлак булган баланың әти-әнисенә әхлакый зыян өчен 2 миллион ярым сум, җирләү чыгымнары өчен 63 мең сум түләргә тиеш.
«Газета.Ru» хәбәренә караганда вакыйгага әле тагын да нокта куелмый. Ольга Алисова мәрхүмнең әтисен яла ягуда гаепләп, аннан 10 миллион сум таләп итә. Инде гаризасын полициягә тапшырган. Әти кеше Роман Шимко да Ольгага чыгарылган хөкем карары белән риза түгел, җәзадан бик җиңел котылды, дип саный ул.
Шимко Ольганы җинаятьчел дөнья белән элемтәдә булуда, наркотиклар белән эш итүдә, баланы исерек дип тапкан суд-медэксперт белән килешүдә гаепләде. Шул сәбәпле ул баланы сәрхуш ясап җәзадан котылып калмакчы булган, дип уйлый ата кеше. Болай гаепләнергә җирлек булуын да искәртте. Чөнки тирән кайгы кичергән гаиләгә опека ягыннан зур басым башланган. 6 яшьлек сәрхуш бала үстергән гаилә юньле була алмый, янәсе. Ә боларның барысын да Ольга Алисова оештырган дип саный мәрхүмнең әтисе. Ул алга таба да сүзләрен исбатларга тели.
Коррупция исе аңкып торган шундый эшләр белән әвәрәләнгәндә НЕФТЬКӘ ХАЛЫКАРА БӘЯЛӘР күтәрелә. Ләкин экспертлар аның Русия казнасын тулыландырырга ярдәмен танысалар да, рубльнең элеккеге хәленә – 1 доллар 40 сумга төшәчәгенә ышанмый. Нефтьнең бер мичкәсе 100 долларга җитәргә мөмкин, әмма рубль тотрыкланмас, ди алар. Чөнки моңа чит ил санкцияләре комачау итә. Шулай ук нефтьтән кергән керемнең алдынгы технологияләр булдыруга, җитештерүне җайга салуга сарыф ителәчәгенә дә ышаныч юк. Аннан соң дәүләткә рубльнең элекке хәленә кайтуы файдалы да түгел. Кыскасы, тормыш дәрәҗәсе Русиядә нефть хакларына ияреп яхшырмаячак. Өстәвенә яңа салым реформасы әзерләнә. Хезмәт хакыннан хезмәткәр түли торган 13 процентлы салым арттырылырга, өстәмә бәя салымы (НДС) 18 проценттан 22гә күтәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта иминият белән бәйле түләүләр, ягулыкка акцизлар киметелү ихтимал. Бу АЗСлардагы бәяләр үсешен туктатырга булышыр. Кыскасы, Русия хөкүмәте якын киләчәктә икътисадый реформа тәкъдим итә. Ил икътисадын күтәрергә аның ярдәме булырмы, әллә бары тик халыкның үзенә билбауларын тагын да кысыбрак куярга, гаилә бюджетын тагын да чамалабрак тотарга туры килерме, монысын тиздән үз тормышыбызда сизәрбез. Пенсия яшен арттыру аерым тулаем халыкка көне-елы белән кагылмый, ә менә икътисадый реформа һәр өйгә килеп керә. Җитди реформалар заман таләбе, чөнки чит ил санкцияләре йомшарырга уйламый, ул Русияне хәлсезләндерүен дәвам итә.
Барыбызга да бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии