Бәхет башы — тәүфыйкта

Зилә көзгегә күз салды. Анда шатлыктан, бәхеттән нур чәчеп балкыган якты зәңгәр күзле, иңнәренә ишелеп төшкән коңгырт чәчле, сылу гәүдәсенә килешле ап-ак туй күлмәге кигән кызны күреп, аңа күз кысты да кычкырып көлеп җибәрде. Бу кыз Зилә үзе, бүген аның иң истәлекле, шатлыклы, бәхетле көне. Бүлмәгә кинәт кенә килеп кергән әнисе кызының яшьлек дәрте ташып торган сөйкемле йөзенә карап бераз сокланып торды, эченнән баласының гомер буе шундый шат, бәхетле, сәламәт булуын теләде. Моннан алты ел элек ана баласын мондый итеп күрермен дип уйлый да алмый иде.

Моннан алты ел элек Зиләнең туганнан-туган апасының туе көнендә ана кеше бүген дә төшләрендә күреп куркып уяна торган вакыйга булган иде. Туганының бәхетенә куанып йөргән хыялый Зилә кая басканын да белмичә туйга дип бер кочак розалар күтәреп чәчәк кибетеннән кайтып килгәндә, абайламыйча астына барып керде. Шофер егет никадәр теләсә дә, тимер атын туктатып кала алмады…

Аннан соң бик озак хастаханәдә аңына килә алмыйча ятулар, табибларның: «Без кулыбыздан килгәнчә тырышабыз, ләкин үзегезне төрле хәлгә әзер тотыгыз», — дигән үзәк өзгеч сүзләре… Яшьлек җиңүче булды, кыз аңына килде, әкренләп аякка басты. Тән җәрәхәтенә җан ярасы да өстәлде, Зилә яратып йөргән егет, кыз яшәү өчен көрәшеп хастаханәдә ятканда аңа кул селтәп, башкалар белән йөри башлаган иде. Ул бер тапкыр да хәл белергә килмәде.

Зилә үзенә аякка басарга ярдәм иткән шәфкать туташлары һөнәрен сайлады, укырга керде. Үзенә яңа дуслар тапты. Гади генә киенсә дә (чөнки гаиләгә әти-әнисе эшләгәннән кергән акча очны-очка ялгап барырга гына җитә), киемнәре һәрчак үзенә килешле була иде. Дуслары аны ачык йөзле, эчкерсез булганы өчен бик ярата. Буш вакытларында алар бергәләп төрле хәлләр турында сөйләшә, шаярыша, көлә.

Зиләнең башка кызлар белән шулай дус булуыннан беренче сыйныфтан бергә укыган, иптәш булып йөргән Сәвия генә бик көнләшә, җае туры килгәндә башкалар алдында кимсетергә тырыша. Ул үзе гаиләдә бер генә кыз, акчаны мул тота, мода белән генә киенә, чытлыкланырга, үзен әллә кем итеп күрсәтергә ярата.

Беркөн кызлар арасында: кем кайчан кияүгә чыга, нинди туй күлмәге ала, туйны кайсы вакытта үткәрсәң яхшы, шул турыда сүз чыкты. Зилә эчкерсез хыялларын әйтеп ташлады. Сәвия аңа эре генә итеп мыскыллап карады да: «Әй, сине туйлап кем алсын соң, Илнур да ташлап качты бит», — диде. Дус кызлары бер мәлгә югалып калса да, Сәвияне ишетмәмешкә салышып, сүзне икенчегә бордылар. Зиләнең йөзе агарып китте, шулай да сер бирмәскә тырышты, кабат сүзгә кушылып китте. Йөрәге Сәвиягә бик рәнҗеде.

Күңеленнән кабат-кабат Алладан алдагы көненә бәхет, сәламәтлек сорап, догалар укыды.

Зилә соңгы курста укый иде инде. Бер шимбәдә китапханәгә бер өем китап күтәреп кереп килгән чакта уйланып чыгучы егет кызның көчкә күтәреп барган китапларын бәреп төшерде. Китаплар артыннан үзе дә егылып баручы Зиләне кочагына алып өлгерде, юкса кыз баскычка килеп төшәчәк иде. Ул нәрсә булганын төшенеп җитә алмыйча, егеткә күтәрелеп карады. Аларның күзләре очрашты. «Бу ул, минем хыялымда йөргән, күпме вакытлар эзләгән кыз!» — дип уйлады Айрат онытылып. Ләкин кыз аңа озак хыялланырга ирек бирмәде. «Әзрәк күзеңне ачып йөрергә кирәк, әнә китапларны нишләттең», — диде ачулы караш ташлап һәм тиз-тиз китапларын җыярга тотынды. Егет кабат-кабат гафу үтенеп, аларны китапханәгә кертергә булышты. Аннан соң кайтыр юлга чыгып, Зиләне көтеп тора башлады. Танышырга, озатып куярга иде исәбе, ләкин кая ул. Кыз башын югары күтәреп, аны бөтенләй күрмәмешкә салышып үтеп китте.

Үз-үзен шулай тотса да, Зилә егетне ошаткан иде. Тик башта бераз ялындырырга булды: «Кызлар горур булырга тиеш, ошатса, китеп бармас әле, очрашырга тырышыр ничек тә», — дип уйлады ул. Икенче көнне коридорда егетне күзләре белән эзләсә дә, үзен күргәч, читкә карап күрмәгәнгә салышты, исәнләшкәненә салкын гына җавап кайтарды. Үзе дөп-дөп типкән йөрәген егет ишетмиме икән, дип курыкты. Айрат бүген аның чыкканын качып кына күзәтергә булды. Шактый вакыт көтәргә туры килде егеткә, кышын караңгы тиз төшә, салкын да үтә башлады. Ниһаять, кыз ишектән чыкты һәм ашыгып китеп барды. «Үзе белән сөйләшә алмасам да, кайда яшәгәнен булса да күрермен», — дип Айрат аның артыннан китте.

Зилә егетнең үз артыннан күзәтүен белми иде. Бүген аңа иптәш кызларыннан калырга туры килде, инде караңгы, күңелен курку биләп алды, адымнарын тагын да кызулата төште. Кинәт каршында җир астыннан үсеп чыккандай имансыз чырайлы, озын бәндә барлыкка килде. Ул кызга бәйләнергә тотынды, артыннан ияреп бара башлады, сумкасын тартып алды. Айрат җитез генә алар янына килеп басты, каратэ түгәрәгенә йөрүе ярап куйды: бәйләнергә чамалап селтәнә башлаган теге бәндә бөгәрләнеп кар көртенә чумды. Айрат кызны өенә кадәр озатып куйды. Алар шулай дуслашып китте. Айрат теш табибы булырга укый икән, Зилә — шәфкать туташы. Бер уку йортында укыгач, сүзләре тиз ялганып китте. Иртәгә тагын күрешергә сүз куешып саубуллаштылар.

Кире өенә кайтып барганда егет үзен күкнең җиденче катында дип хис итте. Аның очраган бер кешегә елмаясы, «Мин аны таптым, таптым, мин аны яратам?» — дип бар дөньяны яңгыратып кычкырасы килә иде.

Алар көн саен очраша башлады. Икесе дә кич җиткәнен түземсезлек белән көтеп ала, сөйләшеп сүзләре бетми. Шулай да Зилә бөтенләй үк ачылмый, егетне нык яратуын үзенә сиздермәскә тырыша: «Җете кызыл тиз уңа, дигән сүз бар. Соңыннан авыр булыр», — дип уйлый иде. Аларның сөюе уңмады, тагын да матуррак төсләргә, хисләргә баеды гына. Ап-ак тәңкә карлар, серле йолдызлар, сандугачлар алар мәхәббәтенә шаһит булды. Бер-берсеннән озак аерылып торырга туры килгәндә дә хисләрен сүрелдерми сакларга ярдәм итте.

Айрат укып бетергәч, хастаханәдә теш табибы булып эшли башлады. Зиләне бер авылга фельдшер итеп билгеләделәр. Алар бер-берсен бик сагынышып очрашалар, сөйләшеп сүзләре бетми иде. Бер елдан Айрат шәхси теш дәвалау клиникасын ачып җибәрде. Шуннан соң Зиләгә өйләнешик, дип тәкъдим ясады. Бүген менә аларның туйлары. Кечкенә чагында әбисе: «Тәүфыйклы бул, кызым, бәхет сине үзе эзләп табар», — ди торган иде. Зилә әбисе сүзләренең никадәр дөрес булуын бу шатлыклы көнендә тагын бер кабат аңлады.

АЙГИЗӘ

“Кайтырмын, балам”.

Урамда коеп яңгыр ява. Биш яшьлек сабый, салкын тәрәзә пыяласына маңгаен терәп, аска агып төшкән эре тамчылардан күзен алмый. Моңсу карашы еракка төбәлгән, иреннәре кысылган. Менә инде иртәдән бирле ул нигәдер нәни күңеленә тынычлык таба алмый.

«Әнием, бүген йокыдан иртәрәк уяндым: мине түбәгә шакыган яңгыр куркытты. Күземне ачтым, ә янда син юк. Тагын берүзем. Кичәге, өченче көнге кебек. Миңа бик күңелсез… Син кайчан кайтасың?»

Рузия киемнәр тутырылган зур сумканы ашыга-ашыга өстерәп, ишек төбенә илтеп куйды. Менә, ниһаять, монысы да булды. Ул җиңел сулады. Барысы да әзер кебек, хәзер үзеңне дә бераз рәткә китереп була. Хатын тиз-тиз өстен алыштырды, чәчен тарады. Кая соң инде ул? Якындагы кибеткә, Айнурга берәр тәмле әйбер алырга дип кенә чыгып киткән иде бит? Инде ярты сәгатьтән артык вакыт узды, ә Тимур һаман юк. Белә инде Рузия иренең начар гадәтләрен, ләкин буш кул белән дә кайтып булмый бит. Бер атна күрмәгән нәниен куандырасы килә. Әле, җитмәсә, кичә дә кайта алмадылар. Көткәндер инде Айнуры. Сүзендә тора алмады шул, әлеге дә баягы Тимурның эчүе аркасында. Инде бүген бер тамчы да капмыйм дип антлар эчеп чыгып китте. Ирнең сүзенә бик ышанып җитмәсә дә, Аллага тапшырып чыгарып җибәрде инде, тизрәк юлга кузгаласы килде аның, улы бик сагындырды. Аннары, кибете дә ерак түгел, өй янында гына.

«Күңелсезләнмә, чәчәгем, хәзер кайтып җитәбез. Яңгырдан да курыкма, чык тамчылары сыман, чиста, саф алар. Яусын ул, ә син тәрәзәдән карап тор. Яңгырдан соң дөнья ямьләнеп китә, сулыш иркенәя. Ә без хәзер кайтып җитәбез, менә күрерсең, әтиең генә керсен дә кайтабыз. Син көт кенә безне, ярыймы?…»

Кинәт ишек ачылып китте, Рузия сискәнеп куйды. Тимур кулындагы пакетын идәнгә куйды да акрын гына урындыкка килеп утырды. Аннары, елмаеп, хатынга эндәште:

– Йә, син ничек, әзерме?

Рузия сүзсез калды: алдында утырган иреннән ачы аракы исе килә, күз карашыннан үк салып кергәне күренә иде. Үзенә чыгасы калган икән. Белә бит инде аңа ышанырга ярамаганны, шулай да, бала хакына булса да бүген нормаль кыяфәттә керер дип өметләнде шул. Хәзер нишләргә инде? Ничек аны бу килеш рульгә утыртырга? Автобус белән генә кайтыр иде дә соңладылар шул, соңгысы китте инде. Ул, нишләргә белми, стенага сөялеп басты. Ә, бәлки, иртәгә калдырыргадыр?…

«Әнием, яңгыр туктады инде. Урамда гөрләвекләр ага, шундый кызык. Әби өчпочмаклар пешерде, мине чакыра. Бераз ашыйсым килсә дә, бармыйм, сезне көтәм. Аннары синең белән бергә утырып ашарбыз, чәй эчәрбез. Мин сине бик сагындым, әнием. Һәм бик көтәм, сез кайтасыз ич, шулай бит?»

Рузиянең тамагына төер утырды, чарасызлыктан елыйсы килде. Бөтен әзерләнүләр, ашкынулар тагын бушкамы? Кабат бер көн шулай юкка узармы? Айнурының күңеле тагын төшәрме? Ул иренә тагын бер карап алды. Алай ук исерек тә түгел кебек, аннары, кайтырга да, күп булса, ярты сәгатьлек юлдыр. Тиз генә сумкаларны алды да Рузия ишеккә юнәлде.

– Әйдә, ашык, әйберләрне ал.

«Кузгалып киттек инде, җимешем. Мин дә сине бик сагындым, кочагыма аласым, битеңнән үбәсем килә. Сиңа күп итеп тәмле әйберләр, уенчыклар алдым, кайткач ашарсың, уйнарсың, ярыймы, матурым? Әбиеңнең сүзен тыңла, үпкәләтмә. Кайткач аннан барысын да сорыйм әле, тыңламаган булсаң, берни бирмим».

Рузия җанына урын таба алмады. Кулларын кая куярга белмәде, кыбырсыды, юлдан күзен алмады. Урамда караңгы төшеп килә, тирә-як акрынлап билгесезлеккә күмелә, җитмәсә, яңгыры да туктамый, һаман сибәли бирә. Ә Тимур, бернигә карамый, алга чаптыра. Кызулатканнан-кызулата, бер машинаны уза, икенчесен. Күрегез, янәсе, менә мин нинди! Үзе авызын ерган, йөзендә – канәгатьлелек. Рузияне курку хисе басты, шулай да ул үзен тынычландырырга тырышты. Инде ярты юлга җитеп киләбез, күп калмады, хәзер Айнурымны күрәчәкмен, барысы да яхшы булачак, дип кабатлады ул. Өйдә аны сагынып улы көтә… Кинәт, бер машинаны узганда, каршыларына каяндыр “КамАЗ” килеп чыкты! Зур машинаның фара уты исерек Тимурның да, Рузиянең дә күзләрен чагылдырды! Хатын, интуитив рәвештә, рульгә ябышты, ләкин соң иде…

Бала, тәрәзә яныннан китеп, акрын гына диванга барып утырды. Ул берни дә сорамады, еламады, бары тик, ниндидер салкынлыктан куырылып куеп, берсүзсез берүзе утыра бирде…

Мин кайтырмын, балам, яннарыңа,

Төнлә йокыларың качканда,

Чәчләреңнән назлап иркәләрмен,

Авыр уйлар сине басканда.

Сыенырлык кеше тапмаганда,

Күзләреңә яшьләр тулганда,

Җаным минем яннарыңда булыр,

Минем хакта, улым, онытма…

Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.

.

Комментарии