- 01.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №47 (27 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Динара, ниһаять, җәй буе күрешмәгән дусты Луиза белән очрашты. Кызларның теле-телгә йокмый, каникул вакытында булган вакыйгаларны сөйләп, шатлыкларын уртаклашып бетерә алмыйлар. Бер-берсен сагынып беткәннәр, озак-озак шәһәр урамнары буйлап йөрделәр. Менә алар үзәктә урнашкан паркка килеп җиттеләр. Шулвакыт Луиза:
– Әйдә, мин сине үземнең яңа дусларым белән таныштырам? – диде.
Динара, әлбәттә, риза булды. Дустының яңа танышлар табуына сөенде, алар һичшиксез әйбәт кешеләр булырга тиеш! Тик ни өчендер, ахирәтләр гараж артларына таба борылдылар. Монда бер компаниядә шактый кәефләнгән яшьләр басып тора иде. Җирдә сыра шешәләре ята. Динара берни аңламыйча, аптырап, дустына карашын төбәде. Моңа каршы, Луиза нәзакәтле сумкасы эченнән тәмәке кабы чыгарды да, тартып җибәрде. Мондый хәлне Динара бер дә көтмәгән иде, күзләре шар булды. Аның дустымы соң бу? Бәлки алар шаярта гынадыр? Ләкин берсе дә көлешеп: «Без сине шаярттык», – дип әйтмәде.
– Ахирәтеңә дә бир инде, әнә ничек йотлыгып сиңа карап тора, – диде арадан берсе.
– Мә, кирәкме? – дип сорады Луиза.
Динараның йөзенә ачу йөгерде, ничек инде якын дусты аны мондый түбән гамәлгә этәрә ала?
– Юк! – диде ул, йөзен сытып.
– И, бигрәк бала-чага… үскәч, килерсең, бәләкәч, – дип көлеште тирә-яктагылар.
Яшьләрнең сүзе тәэсир иттеме, көлүләре кимсеттеме Динараны – билгесез… Ләкин алдагы мизгелдә ул кулына утлы таякны алды. Төтеннең үпкәләргә керүе булды, кыз корык-корык ютәлли башлады. Барысы да аны хуплап:
– Башта шулайрак була инде, – дип көлештеләр. Күзләрендә ялкыннар уйнаша, эчтән һәрберсе тантана итә: алар тагын бер кешене үз баткаклыгына сөйрәп керттеләр.
Көннәр үтә бирде. Динара да начар юлга басты. Тартуга кушып, эчә башлады. Ә бервакыт араларындагы Максим исемле егет барысына да «тылсымлы» дарулар өләшеп чыкты. Динара аларны капкач, әллә нинди могҗизалы җирләргә эләкте, күз алдында төрле утлы шарлар биеште, йолдызлар очты. Тән шундый җиңеләйде, кыз хәтта оча башлады.
Еллар үтте. Динара сөйгән егетен тапты, зурлап туй үткәрделәр. (Бу вакытта инде кыз наркотиклар белән дә, сыра белән дә хушлашкан иде, тартуны гына ташлый алмады.) Озакламый балалары туды, ләкин кыз баланың начар гадәтләр белән дус булуы эзсез үтмәде шул: баласы чирле булып туды, берничә айдан ул гүр иясенә әйләнде. Моны кичерә алмаган ата кеше, хатынына ачу итеп өйдән чыгып китте.
***
Тиздән мин дөньяга киләчәкмен! Әнием, минем турында әле белмидер дә. Әһә, белде. Мине үзенең назлы куллары белән сыпырып куйды. Их, әнием кайчан мине кочагыңа алырсың икән, синең кул җылысын тоясым килә. Әтигә дә минем турында әйт. Оһо, әти ничек шатланды! Безне күтәреп әйләндереп алды. Тизрәк туарга иде инде.
***
Шундый кызык. Андагы дөнья миңа көннән-көн ошый, үзенә җәлеп итә. Әллә нинди сихри тавышлар, көйләр ишетәм, барыннан да матуры – әниемнең тавышы. Тышка чыгабыз: җылы кояш нурларын сизәм, хуш исләр исним, башка балалар тавышларын ишетәм. Мин дә алар кебек чырык-чырык көлеп, йөгереп йөрермен.
Бар да яхшы дисәң була, ләкин мине әниемнең утлы таяк ашавы борчый, ул эченә төтен суыра, мин аннан тончыгам. Аяк-кулларым белән этенәм, тик әни генә аңламый.
***
Менә минем туган көнем җитте, мин дөньяга килдем. Шулай да шатлана алмыйм, бөтен җирем сызлый, врач абый-апалар да миңа карап башларын селкетәләр. Нигә икән?
***
Ә бүген кич яныма фәрештә килде. Ул мине үзе белән чакыра, тик минем әнием яныннан китәсем килми. Фәрештәкәй, тиздән кире кайтачакбыз, дип сүз бирде. Без йолдызлар янына очып киттек…
***
Менә Динара нарасыеның кабере янында утыра. Күзләре елаудан шешенеп беткән. Эх, кире кайтарырга иде беренче тапкыр тәмәке капкан көнне, борылып китәр иде дә бит… терсәк якын, тешләп булмый…
Җитмәсә, еш кына бер үк серле төш күрә: бу төштә улы: «Әни, мин тиздән кайтырмын. Син тартуыңны ташла, дәвалан, иман юлына бас – безнең күрешү көннәре якынаер», – ди.
Ана кеше баласының сүзләрен үтәде. Хәзер инде аны танып та булмый. Ул Ислам юлына басты, озак та көттерми ире кайтты, гаилә учагы дөрләп китте һәм ике балалары туды: берсе – кыз, берсе – малай. Улы беренче баласына су тамчысыдай охшаган. Күңелне тынычлык биләп алды. Хатын акрын гына сабыйны маңгаеннан үпте.
– Кайттыңмы, улым?
Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.
Комментарии