Газаплы гомер

…Өендә төн куна алмыйча, кешедә йоклап йөрүдән дә үртәндерә торган гарьлек бар микән?

Зөлфирә ике кызы белән бүген дә күршеләрендә. Ана күңеле сизә, олы кызы йоклый алмый ята, ә кечесе гел сискәнеп уяна. Зөлфирә исә инде ничәнче тапкыр үзенең бәхетсез, җылысы күрмичә үткән гомер елларын барлый.

Аның да яшь вакыты, чын-чынлап юләр чагы булды. Язмыш ул чакта аңа каты итеп кисәтү ясамады. Зөлфирә озын толымлы, ак тешләрен күрсәтеп елмайганда кояш чыгара торган матур кыз иде. Күрше авылдан килеп, укучы классташы аңа малайларча гашыйк булды. Соңыннан, 20 елдан соң очрашканда, ир уртасына җитеп килүче сабакташы, күңелендә сакланып калган хисләрен әйтми кала алмады:

– Мәктәп елларында мәхәббәт өчен көрәшә белмәдем, шуның өчен син миннән көлдең. Йөрәгем сине яраткан кебек итеп башка кешене кабул итмәде. Шул хисләрне яңадан эзләп карадым – таба алмадым. Күп ялгышлык эшләдем. Мәхәббәт дигән нәрсә минем өчен мәктәп партасы артында калды. Бүген дә мин сине элеккечә яратам…

Йөрәктән сыкрап чыккан бу сүзләр Зөлфирәне яндырмады да, көйдермәде дә.

Әйе, ул вакытта классташ малай артка чикте, чөнки чибәр Зөлфирәнең күзе мәктәпкә укытырга килгән яшь егеткә төште. Акыллылыгы йөзенә чыккан Рөстәм дә аңа беренче дәрестә үк игътибар итте…

Рөстәм солдат хезмәтенә киткәндә ул Казанда укый иде. Иптәш кызы чигеп биргән кулъяулык белән Зөлфирә аны армиягә озатты. Укытучысы белән ике арада хатлар йөри башлады.

Инде очрашуларына күп тә калмаган иде. Шул вакыт аралыгында хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан Рафис Зөлфирәне үзенә каратты. Гашыйк егет беркатлы кыз күңелен яулау өчен, кем әйтмешли, бер алдына, ун артына төште. Нәкъ шул вакытта Рөстәм дә армиядән кайтып җитте. Әмма укучысы белән ике арадагы сөйләшүләре генә ялганып китмәде.

…Зөлфирә бүгенгедәй хәтерли, алар соңгы кабат аңлашканда вак яңгыр сибәләп торган моңсу кич иде. Рөстәм күрше авылдан атка атланып килде. Зөлфирә аңа башка килмәскә кушканда егет шундый итеп карап торды, томан арасыннан чыккан кояш кебек, яшь пәрдәсе эчендәге күзләре шулкадәр тилмереп төбәлделәр, хәзерге вакыты булса, ул үзе дә аңа кушылып елар иде. Саубуллашканда Рөстәм калтыранган куллары белән аның беләгеннән кысты. Зөлфирә китеп барды, ә егет чарасызлыктан атын кочаклады.

Зөлфирәнең күңеле Рафиска да тартылмады. Аннан котылу өчен, ерак авылга мәктәпкә эшкә күчте. Шушы авылда Илнурны очратты һәм алдын-артын чамалап тормыйча, кияүгә чыкты. Ул моңа кадәр Зөлфирә очраткан егетләрнең берсенә дә охшамаган иде. Кызның бәхетсезлеге очрашкан көннәреннән үк башланды. Ул аны этеп екты, ә тартып торгызмады. Шул вакытта ук араны өзәсе булган югыйсә дә бит, терсәк якын, тешләп кенә булмый.

Беренче баласы белән авырлы вакытта, әле яратышып туймаслык көннәреннән үк, Илнур аңа кул күтәрде. Зөлфирәнең шул вакытта ук иреннән яхшылыкка өмете өзелде. Үкенеп, үртәнеп үткән гомерендә, бик авыр чакларында, еллар томаны аша аны гомере буе яратып яшәгән классташын, укытучысы Рөстәмнең тилмереп караган күзләрен күрә. Рафисның матур ярату сүзләре моңлы көй сыман колагына ишетелеп китә. Әйе, ул яшьлегендә зур хата җибәрде: үзенә лаек егетләрнең мәхәббәтен кабул итмәде. Сине яратканнарның кадерен белергә кирәк икәнлеген ул соң аңлады. Зөлфирә үзенең бәхетсез язмышын, әнә шул егетләрнең рәнҗешеннән дип нәтиҗә ясый һәм газап утында яши. Мәрхүмә әбекәенең: “Балам, егетләрдән көләргә ярамый, рәнҗешләре тотар”, – дигән сүзләре хаклыгына инанды ул. Әбисенең сүзләрен Зөлфирә хәзер үз кызларына кабатлый. Аның хатасын, берүк, балалары гына кабатлый күрмәсен.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.

Саба.

Төнге кунак

Көзге аяз төн иде. Күк йөзе якты йолдызлар белән капланган. Алар тын гына яфрак коючы агачларны куандырырга теләгәндәй, берсеннән-берсе ныграк җемелди. Тып-тын, бары тик ара-тирә үтеп йөрүче машиналарның тавышы гына әлеге тынлыкны боза, фаралардан төшкән яктылык күзләрне кискәндәй була. Аяк астында яфраклар кыштырдый. Ун катлы йортның куе сирень куаклары үсеп утырган ишек алдында эт җитәкләгән илле яшьләр тирәсендәге хатын күренде. Дүрт аяклы дустының чыгарга теләп ялваруы аны төн уртасында җылы урыныннан кузгалырга мәҗбүр иткән иде. Хатынның өстендә зәңгәрсу спорт костюмы, аякларында җиңел башмаклар гына булганлыктан, тиз арада салкын үтте һәм ул аякларын бер-берсенә каккалап тора башлады. Ул арада шома йонлы, акыллы күзле эт иснәнә-иснәнә куаклар арасына кереп китте. Хатын күккә күтәрелеп карады, якты янучы йолдызларга сокланып, үз яше санынча йолдыз санаганнан соң карашын үзе торган фатир тәрәзәсенә юнәлтте. Шунда кайнарга чәйнек куеп калдыруы исенә төште. Хатын эткә эндәште: «Амур, өйгә. Чәйнек тә кайнагандыр инде. Марат уянса, өйдә кеше булмагач куркыр», — диде. Марат – аның өч яшьлек оныгы. Кызы белән кияве ерак сәяхәткә китү сәбәпле, аны әбисендә калдырганнар иде. Акыллы эт шул арада куаклар арасыннан чыгып, аның янына килеп басты. Инде кереп китәм дигәндә генә, ишек алдына, эт белән Асияне күзне камаштырырлык яктылык белән коендырып, чит ил машинасы килеп туктады. Тик ул башка машиналар кебек подъезд төбенә түгел, куе сирень куаклары янында тукталды, машинадан талашуга охшаган ирләр тавышы ишетелә иде. Күрәсең, аңлашулар өчен аулак, караңгы җирне сайлаганнар. Бу күренеш Асияне сагаерга мәҗбүр итте. Шулвакыт ишеге ачылды, кемнәрдер сирень куаклары арасында сугыша башлады. Бераздан ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетелде. Хатын куаклар янына таба китте. Җиргә бер егет бөгәрләнеп яткан, керпе кебек йомарланып, ул куллары һәм тезләре белән гәүдәсенә ниндидер кара әйбер кыскан. Ә кырылган башлы, хәйран саллы йодрыклы икенчесе аннан шуны алырга маташа, машинада утыручы шоферы аны ашыктыра: «Әйдә, ярар инде бирмәсә, калдыр, утыр, киттек, кызлар көтеп арыганнардыр инде, мунчаның пары бетәдер», — дип тынычсызлана иде. Асия саллы йодрыктан шактый курыкса да, җирдә яткан егетнең ярдәм сорап өзгәләнүен күреп: «Сез нишлисез, хәзер үк китегез яхшы чакта», — дип кычкырып җибәрде. Такыр башлы акаеп аңа карады: «Син кем тагын, дружинникмы әллә? Безнең турыда берәрсенә әйтеп кара!» — дип саллы йодрыгын хатынга селкеп алды һәм җирдә ятучы егеткә таба атлады: «Әй, соңгы тапкыр яхшылап сорыйм, бирәсеңме юкмы дипломатны?» — дип тагын бер сугарга әзерләнде. Шул арада Асия: «Амур, өс!»- дип эткә боерык бирде. Эт куаклар арасыннан сикереп чыгып такыр башны җиргә сылады. Такыр баш куркуыннан агарынып калды: «Эт? Каян килде бу эт?! Слышь, Колян, тут какая-то чокнутая с волкодавом, — спирт исен сизгән Амур тешләрен ыржайтып ырларга тотынды, — Яхшы эт, бик акыллы, тимә абыеңа, аның өенә кайтасы бар, башта мунчага, аннан соң өенә…» Шулай сөйләнеп, эткә коты алынган күзләрен төбәгән такыр баш чигенә-чигенә машинага таба китте. Арты белән борылмыйча гына капшанып ишекне ачты һәм яшен тизлеге белән машинага кереп чумды. кузгалып китте, эчтәгеләрнең бик әшәке итеп сүгенгәннәре ишетелеп калды.

Хатын җирдә ятучының өстенә иелде, төрлечә аңына китерергә тырышып карады, тик егет хәрәкәтсез ята бирде. Асия бик зур авырлык белән аны фатирына алып керде. Чәйнек инде күптән кайнаган, сусыз сызгырып утыра, оныгы уянмаган, сабыйларча татлы йокыда иде. Егетне йокы бүлмәсе белән яшәшә диванга яткырды, сөлге чылатып, битендәге каннарын сөртте. Егетнең чиста матур йөзендә аксөякләргә хас чалымнар бар иде. Аның өстенә җылы юрган каплагач, утны сүндереп, үзе кухнядагы диванга чыгып ятты. Асия төн буе рәтләп йоклый алмады, саташып чыкты. Әле күрше бүлмәдән егет ярдәм сорап кычкыра кебек тоелды, әле теге бандитлар өенә кергәннәр дип сискәнеп уянды. Иң курыкканы — иртән бүлмәгә кергәндә егетне үле килеш күрү иде. Шәфкать туташы буларак ул егеткә әллә ни зыян килмәгәнен белә иде, сынган җирләре юк, баш мие селкенмәгән, тик шулай да бик борчылды. Яктыра башлагач, егеткә күз салырга булды. Ул бүлмәгә кергәндә егет торган, аңлаешсыз телдә әллә нәрсә сөйләнә иде. Хатын өчен аның исәнлеге мөһим, сөйләменә әллә ни игътибар итмәде: «Хәерле иртә! Уяндыгызмы? Хәлегез ничек?» — дип рус телендә эндәште.

Егет көчле акцент белән: «Рәхмәт, ханым! Хәлем ярыйсы, тик баш бик авырта. Бер бокал шампан шәрабе генә эчкән идем, башка сукты. Шуннан соң берни белмим, мин кайда соң?» — дип җавап кайтарды.

— Сезгә чәй эчеп алырга кирәк, кәефегез яхшырып китәр.

— Гафу итегез, ханым. Үзем белән таныштырмадым да. Финляндиядән мондагы эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә килгән идем.

Кинәт аның күзләрендә коточкыч курку чагылып китте һәм ул акылдан язган кеше кебек идәнгә тезләнде:

— Ханым, Алла хакы өчен, тизрәк әйтегез, сез минем дипломатымны күрмәдегезме? Әгәр ул югалган булса, миңа чигәмә пуля җибәрәсе генә кала.

Асия куйган җиреннән дипломатны алып бирде. Егет аны ачып кәгазьләрен барлады һәм «Минем коткаручым» дип кабатлый- кабатлый хатынның кулларын үбәргә тотынды. Бераз тынычлангач, Асия кичәге хәлләрне исенә төшерде. Егет тә үзенең кем булуы, нишләп йөрүе турында сөйләде. Ул Финляндиядән Русиядәге шәраб җитештерүче эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек турында килешү төзергә килгән. Инде килешү кәгазенә кул куялар дигәндә генә, эшмәкәрләр соңгы иң мөһим пунктыннан риза булмыйча, бу өлешен килешүдән төшереп калдырырга тәкъдим итә. Шулай итеп, килеп йөрүе юкка булып чыга. Килешү булмый калса да, эшмәкәрләр танышу хөрмәтенә аны ресторанга чакыра. Барысы да яхшы әзерләнгән була. Ләкин бер бокал шампан шәрабеннән соң егет үзенең, никтер, авыраеп киткәнен сизә һәм кунакханәгә озатып куюларын үтенә. Шуннан соң ул үзенең дипломатын бирмәскә җан көче белән тырышканын гына хәтерли.

Асиянең оныгына татарча эндәшүен ишеткәч, егетнең йөзе тагын да яктырып китте һәм үзе дә татарча сөйләшүгә күчте: «Минем әби бит, бабама кияүгә чыгып, Финляндиягә күчеп киткән. Әнине дә, аннан соң безне, оныкларын да, үз теленә өйрәтте. Хәзер сез Финляндиядә бик якын дусларыгыз бар дип саный аласыз, сезгә гомерем буе рәхмәтле булачакмын», — дип елмайды.

— Амур булмаса, сиңа булыша алмас идем анысы, — диде Асия.

Идәндә яткан эт, үзенә дәшәләр дип уйлап куанып, койрыгын болгый башлады. Егет эткә рәхмәтле караш ташлады.

Бу вакыйгага берничә ай узган, егет туган җиренә кайтып киткән, бар да онытыла башлаган иде. Беркөн Асияның ишеген шакыдылар. Ачса, анда яхшы костюм-чалбар, кара күзлек кигән, кулына зур төргәк күтәргән ир-ат басып тора иде. Ул тиз генә төргәкне хатынга тоттырды, хөрмәт белән башын иде һәм бик ашыгып баскычтан төшеп китте. Аста аны елкылдап торган чит ил машинасы көтә иде. Асия бер сүз эндәшми киткән бу кешегә бераз аптырап торгач, ашыкмый гына төргәкне сүтәргә кереште. Ачып җибәргәч, соклануыннан “ах” итте. Анда зәңгәр диңгез дулкыннарын хәтерләтеп ясалган нәфис бәллүр вазага роза гөленең дә иң затлысы булып санала торган, тирә-якка баш әйләндергеч хуш ис таратучы бер кочак чәчәк утыртылган һәм саф татарча «Рәхмәт, җаным!» дип язылган иде. АЙГИЗӘГазаплы гомер, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии