Язмыш богавын өзеп

Язмыш богавын өзеп

Иртәнге чәй табыны әзерләп йөргән Айсылуны сискәндереп тәрәзә төбендә телефоны «җырлый» башлады. Ерак рейста командировкада йөргән улы Фәритнең ягымлы тавышыннан анага бар җиһан яктырып киткәндәй булды, әйтерсең лә тәрәзә артында дулаган буран тынып, яктырып кояш чыкты.
– Хәерле иртә, әнием! Шатлыклы хәбәремне беренчеләрдән булып синең ишетүеңне телим. Өйләнәм. Ниһаять, төшләремә кереп үзенә чакырган кызны таптым. Ул да мине генә көткән, һичшиксез, сиңа ошаячак. Шулай булмыйни – ул синең көзгедәге чагылышың. Туры килүен күр әле син: 1 гыйнвар көнне бер үк елда, бер үк урында дөньяга килгәнбез. Фәридә исемле минем сөйгәнем. Безне көтегез, Яңа елны бергә каршы алачакбыз, Алла боерса. Хәер-фатыйхагызны бирерсез дип өметләнәм.
Утызга җитеп килүче, әле өйләнү башына да кереп карамаган улының кинәт кенә «өйләнәм» диюе ананы каушатып җибәрде. Тиз арада үз-үзен кулга алган Айсылуның күңел күгендә өмет кояшы пәйда булды. Фәридә, диде бит! Әй, Ходаем, әллә Шамил һәм Динәнең кызлары белән юллары кисешкәнме Фәритнең?
Уйлары Айсылуның яшьлегенә, Казахстан якларына бөтереп алып китте. Яңа гына өйләнешеп яши башлаган Хәлил белән Айсылуны иркен казак далаларына ташлады. Хәлилнең хезмәттәше Шамил белән Динә дә татарлар булып чыкты. Гаҗәпләнергә дә урын юк, «Җир шары түбәтәй кебек: татар белән чигелгән». Хатыннары икесе дә декрет ялында, икесенең дә һөнәрләре бер – укытучы.
Беренче авырлыкларны артта калдырып, Яңа ел килеп җитте. Бәйрәм сәгатьләре сукканда, Айсылу белән Динәнең тулгаклары башланды. Ярый әле бәхетләренә бистә хастаханәсе якын урнашкан.
Яңа елны Айсылу белән Динәгә – бала табу өстәлендә, Хәлил белән Шамилгә хастаханә коридорында каршы алырга туры килде. Ирләр күңелсезләнмәде, яңа гына эшкә килгән акушеркаларга да бу ике чибәр лейтенант ошап китте. Шунда берсе кызыксынуын да яшермәде: кайсыгыз кемне көтә? Шамилгә – кыз, Хәлилгә малай кирәк икән.
Бер-ике сәгатьтән яшь аталарга беренче балалары туу сөенечен җиткерделәр. Яңа ел теләкләре кабул булуы белән котларга да онытмадылар!
Беренче тапкыр имезергә китергән улын кулына алган Айсылуның нигәдер йөрәге чәнчеп куя. Үзенә урын таба алмый. Ә Динәдә исә бернинди дә шик тумый, кызчыгын күкрәгенә ала.
Дини гаиләдә үскән Хәлил ничек итсә итә, укымышлы казах картын табып, Ислам дине нигезләрендә балаларга Фәрит-Фәридә дип исем куштыруга ирешә. Тик яшьлек җүләрлеге беләнме, сабыйларга колак тешләтү йоласын да башкарталар. Казах карты балаларның алдагы тормышы никах белән бәйләнсә генә бәхетле булачакларын кисәтә.
Ләкин яшь парларның юллары аерыла. Шамилне икенче урынга – илнең башка почмагына юллыйлар. Алардан бер-ике хат килә дә, хәбәр туктый. Бәлкем, оныткан да булырлар иде, йөрәкне сыкратып, Фәритнең көннән-көн күбрәк Шамилгә охшый баруы күзәтелмәсә… Хәлилнең күңелендә ниләр кайнаганын үзе генә белә иде, бичара. Хатынга да бәйләнергә сәбәп юк, алар бала туарга өч ай кала гына очраштылар. Фәрит беренче сыйныфка укырга кергәндә, сеңлесе Алия туды. Балалар үстерү мәшәкатьләре белән көн арты көн узды, көннәр айларны, айлар елларны куды.
Айсылу белән Хәлил кызлары Алияне кияүгә дә бирделәр, оныклары туды. Ләкин Фәритләре өйләнү турында авызын да ачмый. Әтиләре авыру сәбәпле группага чыгып, туган якларына күчеп кайтканнан бирле, район үзәгендәге күпме кызның төн йокыларын качырган чибәр егетнең телендә бер сүз:
– Төшемә кергән кыздан башка беркем дә кирәкми. Әйтте диярсез, барыбер эзләп табам. Өйләнсәм, тик аңа гына өйләнәм.
Фәритне бала чагыннан бирле бер төш йөдәтә иде. Дөресрәге төшләрендәге кыз бала. Башта бантиклардан керә иде, еллар узган саен сылу кызга әйләнде, тик бернәрсә үзгәрешсез калды. Бу кызның әнисенә охшашлыгы. Ул турыда әнисенә дә сөйләгәне булды егетнең, шунда Айсылуның күңелен әллә нинди уйлар да били иде: әллә теге җилбәзәкләр балаларны алыштырды микән дип уйлады ул. Моннан бер ел элек алган хат аның шикләренә нокта куйды. Хат ерак Украинадан Елена Андреевна Гнатюк исемле хатыннан иде. Дөресрәге, аның үлем алдыннан язылган соңгы хаты. Өстендәге зур гөнаһны җирдә калдырырга теләвен язган иде ул. «Сез, Айсылу ханым, теге төнне кыз бала тудырдыгыз, без, җүләр башлар, яшьлек кайнарлыгы белән, ирегезнең теләген үтәп, сезне ир балалы иттек. Балаларның кул бәйләвечен алыштырдык. Гафу итү – сезнең эш, сез бу хатны укыганда, мин күктән генә күзәтермен», – диелгән иде хатта.
Менә икенче ел инде Айсылу ут белән су арасында бәргәләнә. Кызыбызны эзлим дип, гаиләдә сиздерсә, күкрәк сөтен имезеп үстергән улын – Фәритен югалтудан җаны сызлана. Хәтта хатны Хәлиленә укытмый, саклый иде. «Зинһар, ярдәм ит», – дип Ходайга ялварулары аның хозурына барып ирешсен иде дә, улы эзләп тапкан Фәридә аның бәгырь җимеше булып чыкса иде, дип янә теләк теләде ана.
…Йөк төяп кайтыр юлга борылган Фәритнең аяклары ниндидер кафе каршында үзеннән-үзе тормозга басты кебек. Ниндидер көч аны туктап тамак ялгап чыгарга чакырды. Бу күңел халәтенә ияреп кафега кергән егет баскан урынында катып калды. Күзләре ничә еллар төшләрендә күреп саташкан, өннәрендә күз алларыннан китмәгән кызның күз карашлары белән очрашты. «Ничек әтиемә охшаган», – ми күзәнәгендә чагылып киткән беренче уй кызның авызыннан чыкты. «Ничек әниемә охшагансыз?!» – иркен дала киңлекләрендә дөньяга аваз салып, юллары бергә булсын, дип Ходайдан сорап колак тешләттерелгән ике гашыйкның яңаклары буйлап сөенечле дә, сагышлы да күз яшьләре тәгәрәгәнен икесе дә сизмәде. Сөйгән йөрәкләргә еллар кирәкмени соң?!.
31 декабрьдә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Фәрит машинасы кайтып туктады. Кабинадан сак кына кул биреп бер иргә төшәргә булышты Фәрит. Аннан биленнән эләктереп бик затлы киенгән туташны карга бастырды. Каршы алырга чыккан әти-әнисенә:
– Менә, әти-әни, сезгә килен, миңа кәләш. 29 ел эзләгәнем каршыгызда. Таныш булыгыз – Фәридә!
Ана кызны кочагына алуга, нидер сизенде. «Кызым», – дип куенына кыскан баланың үзенеке икәнен йөрәге белән сизгән изге җан янәшәсенә килеп баскан ир дә Шамилне таныды һәм аңын җуйды.
Өйдә караватта гына аңына килде һәм ул инде барысын да аңлаган иде. Динәнең кайдалыгын сорауга, Шамил башын түбән иде. «Юк ул, гомумән, булмаган да», – дип сүзен икенчегә борды. Айсылу кабат сорарга базмады.
Шамил хезмәт иткән урында бәхетсезлек очрагы була. Граната белән уйнаган бер ахмак солдатның гомерен саклап, Шамил үзе аяксыз кала. Фәридәгә бу вакытта 2 яшьләр чамасы була. Динә бу кайгыдан соң аларны ташлап юкка чыга. Фәридәне 7 яшькә кадәр авылдагы әбисе үстерә. Бу вакытта фатир алырга ирешкән Шамил кызны кире үзенә ала, укыта. Ләкин кыз әтисен артык борчымый, аш-су остасы була. Читтән торып укып, технолог һөнәрен үзләштерә. Чибәрлеген, булганлыгын күреп кайдан гына соратмыйлар үзен. Ләкин җавап бер була:
– Төшемдә күргән егетне көтәм!
Ул егет Фәрит булып чыга. Дөнья зур, ләкин бик тар, дип белми әйтмәгәннәрдер.
Иң зур бәхет Фәридәгә елмайгандыр, мөгаен. Ул авыз тутырып «әни» дип әйтү бәхетенә иреште. Казах картының балаларга бәхетле никах юраганы да юш килде. Кыз – булачак каенатасында, кияү булачак әбисендә тәрбияләнгән, ләбаса! Күп очракта әкият кенә түгел, кеше язмышлары да матур тәмамлана.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.Язмыш богавын өзеп , 3.5 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии