Кул арбасы

Кул арбасы

Нурфия кул арбасын тартып, ямь-яшел болынга килеп чыкты. «Кара инде, – дип уйлады ул, – куаклар сап-сары, ә болын ямь-яшел». Куллары үзеннән-үзе печәнгә сузылды. Ул йолкымый да кебек, ә кочак-кочак печән арбага төялә бара. Көн кичкә авышты. Нурфия арбасын тартып, кайту юлына борылса да, арба урыныннан кузгалмады. Беркадәр печәнне кире бушаткач, көч-хәл белән кайту юлына чыкты. Ник шулкадәр авыр тәгәри соң бу арба, югыйсә, өр – яңа бит?! Якында кешеләр тавышы ишетелгәндәй булды, Нурфия дә кычкырмакчы булды, тик тавышы чыкмады.

– Нурфия, Нурфия, саташасың, ахры, әйләнеп ят әле, – дип әйткән тавышка сискәнеп күзен ачты.

– «Шөкер, төшем генә икән», – дип шатланды хатын. Бер уянгач, кире йоклап китә алмады ул. Бу төшне инде ул балачакта бер күргән иде. Шул ук кул арбасы, шул ук болын. Тик барасы юл гына үргә менә-менә күккә тоташкан иде. Тукта әле, әбисе ничек юраган иде соң бу төшне?!

«Кызым, син зур уңышларга ирешерсең. Абруй казанырсың, тормышың муллыкта үтәр. Тик…» – дип әбисе сүзен әйтеп бетерми туктап калган иде. Бала гына иде шул әле Нурфия, кабат сорамады.

– Әйләндереп яткыр әле, бер ягым арыды. Уяндың инде, су да бирсәң иде, – диде ире.

Нурфия Илдарның урынын рәтләде, су салып бирде. Үзе балконга чыгып, кайнар маңгаен салкын пыялага куеп, сулкылдап елап җибәрде.

Нурфия кадерле бала иде. Авылда алардан да баерак кеше булмагандыр, мөгаен. Өч абыйсы, ике апасы аны курчак урынына күреп яраттылар. Ул кул арбасы тартып, печәнгә дә әллә нигә бер генә, анда да утырып барыр өчен генә барды. Сугышка кадәр туган абыйлары, апасы инде буйга җиткән. Зәкуан абыйсының инде улы да бар. Нурфиядән бер генә яшькә кечерәк. Алар шәһәрдә яшәсә дә, малай җәй буе авылга кайтты. Апасы Гөлфия 4 класска укырга кергәндә, Нурфия дә 6 яшьтән мәктәпкә китте. Ул чагында укырга җиде яшьтән генә алсалар да, «Әлифба»ны су кебек эчкән кызны кабул итәргә булдылар. «Йөрсен, – диде Мирвәли абзый. – Күңеле булгач, үзе ташлар».

Ташламады кыз, гел «биш»легә генә укып, 5 классны тәмамлады. Җәйге каникулны абыйларында калада үткәрде. Абыйсы кызны бөтенләйгә үзләрендә калырга котыртты.

– Сеңлем, әйдә бездә укы. Русча өйрәнерсең. Яңадан бишенче класска керерсең. Данис белән бергә укырга да уңай булыр. Аннан соң бездә медицина училищесы бар, шунда укырсың, – диде Зәкуан.

– Әти нәрсә әйтер, ул бит минсез тора алмый, – диде кыз.

Ага белән сеңел әтиләреннән ризалык алырга кайтты. Алар сүз башлау белән, әниләре елап җибәрде.

– И Ходаем, нәрсә сөйлисез. Ата – аналы килеш, баланы кем кеше кулына бирә инде, – дип каршы төште.

Сүзгә Зәкуанның хатыны Халидә кушылды.

– Әнкәй, без бит аны үз балабыз кебек яратабыз. Үзе өчен уңай булуын телибез. Сагынса, кайтыр, – дип каенанасын җайларга тырышты.

Аның ничек булса да кызны алып китәсе килә. Чөнки яшь кенә булса да, ул бөтен эшнең җаен белә.

– Кызым, үзең соң нәрсә әйтәсең, барасың киләме? Безнең янда гына яшисеңме? – диде ата кеше. – Минем дә бит сине укытасым, табиб итәсем килә. Әниең белән без инде олыгаеп барабыз, безне дәваларсың. Аннан соң апаң да сезнең янга китәр.

…Китте Нурфия. Табиб булу теләге барысыннан да көчле булды. Әле алдында нинди авырлыклар торасын белми иде шул. Авылда «биш»кә генә укыса да, монда рус теле авыр бирелде. Өйдә дә гел русча сөйләшергә тырыштылар. Шуннан китте инде. Баштарак классташларын сагынса, ахырда берәү генә уеннан чыкмады…

Еллар үтте. Нурфия 8 классны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, медицина училищесына укырга керде. Өйдә җиңгәсенең уң кулына әйләнде. Халидә кибеттә эшләде, шуның өстенә, кофталар, шәлләр бәйләп сата иде. Нурфиягә дә бәйләү серләрен өйрәтте. Кичләр буе бәйләделәр, кызның кайчакта дәрес әзерләргә дә вакыты калмый иде, шулай да яхшы укыды, тырышты кыз.

Күп егетләрне гашыйк итәрлек кыз булып җитте. Дулкынланып торган озын толымлы, кара кашлы, зәңгәр күзле, әкияттәге гүзәл хан кызлары сыман чибәр кыз Нурфия. Ул бары классташы, авылдашы Рәмзилне генә яратты. Каникулда авылга кайткач, сөйләшеп туймадылар, арада хатлар йөрде. Кесә телефоннары юк иде шул ул чакта. Нурфия училищены кызыл дипломга тәмамлап, институтка барып керде.

Әтисенең түбәсе күккә тиде, тик соңгы вакытларда еш авырый башлады.

– Кызым, тизрәк укып бетер дә миңа операция ясарсың. Бу немец бәдбәхетенең пулясы көннән-көн авырттыра бара, – диде ул.

– Күп калмады инде, түз, – дип әтисен кочаклады кыз.

Рәмзил армия хезмәтен тәмамлагач, хәрби училищега документларын тапшырды. Бу вакытта Нурфия өченче курста, көндез эшләп, кичен укый иде. Икесе дә бер шәһәрдә булгач, еш күрештеләр. Тик озак – озак сөйләшергә мөмкинлек кенә юк иде.

– Нурфия, – диде беркөн Рәмзил. – Әйдә, өйләнешәбез. Аерым яшәп, бер күрергә тилмереп арыдым инде. Кыз көлеп куйды.

– Соң, Рәмзил, мин бу турыда уйламаган да идем. Икебез дә укыйбыз. Торырга урыныбыз юк. Мин казармага барырмынмы? Сине тулай торакка кертмәсләр бит, – диде.

– Яратам бит мин сине, Нурфия, – диде егет. – 5 класстан соң син китеп баргач, мин бер атна укырга да бармадым. Авыруга сабышып яттым.

– Шулай бәхәсләшә торгач, авылга кайтып, Мирвәли карттан ризалык сорарга булдылар. Әтисе риза булса, әнисе сүз әйтмәячәк иде.

– Нурфия үзем генә кайтып килим, – дисә дә, егет ризалашмады.

Егет белән кыз кайтып кергәндә, ата кеше капка төбендә иде. Аларның очрашып йөрүен белә иде ул үзе. Сәлам бирештеләр. Нурфия гаепле кеше кебек кызарып чыккан иде. Сүзне ата кеше башлады.

– Капка төбендә тормагыз. Кайткансыз икән, өйгә керик, – дип аларны керергә өндәде.

Әниләре күршеләрдә иде.

– Я, йомышыгыз ни, әйтеп җибәрегез, тартынмагыз, – диде Мирвәли карт. – Әйдә, ашап-эчеп утырыгыз, әниегез табын әзерләп көтте. Яшьләрнең күңеленә җылы кереп китте. Ашап – эчеп алганнан соң, йомышын егет әйтте.

– Мирвәли абзый, без Нурфия белән өйләнешергә телибез. Бер-беребезне яратабыз,– диде.

– Яхшы, – диде карт. – Нурфия укый, син дә. Аннан кем буласың инде, энем?

– Мин хәрби кеше – офицер булам. Аннары… – дип сүзен дәвам итмәкче иде дә картның карашын күреп тукталып калды.

– Теләсәң кем, генерал да була аласың – анысы синең эш. Ләкин мин кызымның казармада, солдатлар арасында чегән тормышында яшәвен теләмим. Хәрби кешегә сугыш тәмамланмый ул, кая җибәрсәләр, шунда бара. Кушсалар – ата, приказ үти. Атмасалар, үзләрен аталар, – диде. – Кызымны яратсаң, укы, инженер бул, гади эшче бул – барыбер. Хәрби генә булма.

– Ярар, әти, – диде Нурфия. – Синеңчә булыр.

Әтисенә каршы сүз әйтүнең файдасыз икәнен белә иде ул. Нурфиягә шул көнне үк китәргә дә кирәк иде. Рәмзил кызны озаткач, өенә кайтырга булды.

– Борчылма, – диде кыз. – Әле бит укыйсы бар. Әти дә сүрелер. Сабыр итик.

Нурфияләрне имтиханнарын биргәннән соң, икенче көнне үк көньякка эшкә җибәрделәр. Җиләк-җимешнең өлгереп килгән чагы иде. Көзен кайткач та, Рәмзил белән тиз генә күрешә алмадылар. Аларны да төзелешкә җибәргән булып чыктылар. Яңадан укулар башланды, икесе дә Мирвәли картның ризалашуын көтте. Күрешүләр дә сирәгәйде. Укуның азагы, дәүләт имтиханнары башланды. Нурфия институтны да кызыл дипломга тәмамлады. Аны практика үткән больницасында эшкә калдырдылар. Менә инде ул әтисе теләгән табиб – хирург. Кыз вәгъдәсен үтәде. Хәзер әтисенең тәненнән тимер ярчыгын алып, аны әрнүдән коткарса, Рәмзил белән өйләнешергә ризалык бирер, дип уйлады ул.

Рәмзилне ерак Көнчыгышка билгеләделәр һәм бик ашыгыч рәвештә китәргә туры килде аңа.

– Ярар, Рәмзил, син бар, тыныч бул. Эшләремне җайлагач, үзем синең яныңа барырмын. Миңа синнән башка берәү дә кирәкми, – диде Нурфия. – Сине озатырга килермен.

Әмма сүзен үти алмады. Ул эшләгән больницага авыр хәлдә әтисен китерделәр.

– Сеңлем, бөтен өмет сездә, – диде авылдагы абыйсы. – Әтинең хәле авыр. Үзе монда килергә теләде.

Операцияне үзе ясамады Нурфия. Булышты гына. Озакка сузылган операциядән соң җиңел сулап куйдылар. Шул вакытта кызның Рәмзилне озатасы барлыгы исенә төште. Тик инде самолет киткән иде…

Егет күзе талганчы көтеп тә кыз килмәгәч, үзенчә юрады…

Мирвәли карт озак ятты больницада. Бер җире төзәлсә, икенче җире авырта башлады. Тагын операция кирәк булды. Әтисе терелеп аякка басуга, авылдагы абыйсы Самат авырып китте. Сөлек кебек ирнең көннән-көн сула баруын күрү барысына да бик авыр иде. Нинди генә табибка күрсәтсәләр дә, файдасы булмады. Диагноз куя алмадылар. Нурфия көчсезлегеннән үксеп – үксеп елады. Шулай итеп, ел үтеп китте. Авылга кайткач, әтисе кызның янына килеп утырды.

– Кызым, син миңа рәнҗисеңдер инде. Инде яхшы табиб булдың, яшең дә бара. Мин риза, кызым, абыең бераз сихәтләнсен дә туй ясарбыз, – диде әтисе. – Барыбер ул егетне оныта алмыйсың, ахры.

Нурфия дәшмәде. Бары икенче бүлмәгә чыгып, күз яшьләренә ирек бирде. Соңгы арада Рәмзилнең хаты да сирәгәйде. «Өйрәнүләргә йөрибез», – дип язса да, сәбәбе башкада иде бугай. Шундый чибәр егетне яратучы булыр. Аннан соң, кыз бит абыйсын да бу хәлдә ташлап китә алмый. Белә бит ул аның озак яши алмавын. Әтиләренә сарылып йөргән ике малайны кызгана ул. Япь-яшь җиңгәсенең яшь тулы күзләрен күргән саен, йөрәге сыкрый. Еш кына әбисенең юраган төшен, һәм әйтеп бетерелмәгән «тик…»не исенә төшерә. Менә бит әле ул ирекле япь – яшь кыз, дипломлы табиб, инде күпме авыруга яшәү дәрте бүләк итте. Ә үз язмышына үзе хуҗа түгел. «Кешенең язмышы да, ялгышы да – Алла кулында, – дия иде әбисе. – Гомере бетмәгән кешегә шифасын бирә ул. Гомере бетсә, беркем дә алып кала алмый».

«Шәрифулла малае марҗа алып кайткан», – дигән хәбәр Нурфиягә шул ук көнне килеп иреште. Әйтерсең аяз көнне яшен сукты. «Бәхетле булсын», – диде кыз. Тик еламады, яше катты. Тиз генә җыенып, авылдан китеп барды. Чөнки ул аның кичен киләсен сизә иде.

Берничә көннән Рәмзил Нурфиянең эшенә килде. Тик туры китерә алмады. Нурфия бертуган апаларында яши иде. Анда барды.

– Ник килдең? – диде кыз. – Әти теге вакытта дөрес әйткән. Әле ярый, сиңа ияреп китеп бармадым.

– Нурфия, кичер мине. Мин аны үзем белән алып кайтмадым. Үзе иярде. Ул минем балам да түгел. Мин сине генә яратам бит, – дип кызның аякларына егылды Рәмзил. – Тиздән анда срогым тула. Башка җиргә күчерәчәкләр…

– Тор, Рәмзил, түбәнсетмә үзеңне. Синең һаман горур булып калуыңны телим. Тик миңа марҗа белән уртак ир кирәкми. Ул сине беркайчан да ычкындырмаячак. Хәер, картайгач, күбесенчә, «татарин к черту», – дип куалап чыгаралар… Безнең мәхәббәт сынауны үтә алмады. Хуш, – диде дә кыз бүлмәсенә кереп китте.

– Аңлашылдымы? – диде җизнәсе. – Минем балдыз ул ике сөйләми. Үзең гаепле. Менә минем сеңлемнең ире марҗага бәйләнеп гомере узды. Нәтиҗәдә, хәзер икесе дә авыру. Сихерләткән марҗа, үзенә дә юк хәзер. Балдызга да шул хәл килүен теләмим. Бар, брат, син бераз безгә туган тиешле. Югыйсә, талканы коры абзаңның…

Башын иеп китте егет. Әллә җизни кешедән куркып, әллә булмыйсын белеп китте. Нурфия тәрәзә челтәре аша карап калды. Ничә еллар кавышу көтеп яшәгән йөрәк сулкылдап әрнеп типте. Ник туктатмады аны кыз?! Ник аңа аңлатырга ирек бирмәде?! Әле ярый, яраткан эше бар. Аңа өмет белән караган авырулар янына елмаеп керде ул. Яраталар иде шул аны да, кулы җиңел, диләр.

Икенче көнне абыйсының үлеме турында хәбәр алгач, үз мәшәкате югалып калды. Әти-әнисе, килен, ике сабый ничек түзәр?

Ул кайтканда балалар урамда уйный иде. Йөгереп каршы килделәр. Зурысының күзләре кып-кызыл. Кечесе сабый гына шул әле. «Апа, әти йокый, уятылга яламый», – дип хәбәр бирде ул. Нурфия үзен кулга алды, һәрберсенә аның ярдәме кирәк иде. Аны күмгәннән соң, әтисенең авыруы тагын көчәйде. Аларга гел күз-колак булып торырга кирәген аңлап, Нурфия район шифаханәсенә кайтып урнашты. Һәркөнне кайтып йөрде, беркөнне кич белән бер «КамАЗ» машинасына утырып кайтырга туры килде. Чөгендер ташучы икән. Кызны капка төбенә үк китереп җиткерде. Иртәгесен чөгендер төягән килеш Нурфиянең чыгуын көтеп тора иде. Мирвәли карт гадәтенчә, капка төбендә. Сөйләшеп киттеләр.

– Терлекләрегез бармы? – дип тә сорашты егет.

Нурфияне исә шифаханә ишеге төбендә төшереп калдырды. Шулай танышып киттеләр. Терлек азыгы белән картның күңелен яулады егет. Чөгендерен, печәнен дә ташыды гына. Егетнең исеме Илдар иде. Авылда әнисе белән генә яши. Өйләнсә, фатир бирәчәкләр икән. Ата кызына кадәр барысын да белеште. Һәм үзенең риза икәнен дә сиздереп куйды.

Рәмзил белән арасы өзелгәч, инде барыбер дип, кияүгә чыгарга риза булды Нурфия. Егет тимернең кызуында сукты: бу чибәр кызны озак тотмаслар, дип өйләнергә булды.

Тиз арада үзен яхшы табиб итеп танытты Нурфия. Матур гына туй үткәргәч, әйбәт кенә яшәп китәсе иде дә бит. Тик Илдар коточкыч көнче булып чыкты. Нурфиянең эше сәгать белән генә түгел шул. Кайвакыт төн уртасында да чакырып алалар. Инде үзләренең фатиры бар. Уңган-булган хуҗабикәнең бөтен йорт – җире ялт иткән. Тәмле ашы пешкән. Тырнак астыннан кер эзләүче ир гаеп кенә табып тора. Шуның өстенә, каенана да килгәләп, яратмавын сиздерә. Беркөнне берәү бик катлаулы операциядән соң хатынының исән калуына рәхмәт әйтеп, Нурфияне өенә китерде. Илдар өйдә иде. Кайтып керүенә: «Кайда сөйрәлеп йөрдең», – дип тибеп-тибеп кыйнады. Әле ярый күршеләр кереп, «Ашыгыч ярдәм» чакыртты. Декрет ялына чыгар көннәре иде, баласы вакытсыз туды. Көтеп алган тәүге сабыен кулына ала алмыйча, озак ятты хатын. Табибларга: «Баскычтан егылып төштем», – диде. Тормышы тоташ тәмугка әверелде Нурфиянең. Пешергән ашын кәстрүле белән башына каплагач, мие селкенеп, күпме авырып ятты. Барыбер аерылырга уйламады. Җайланыр, дип өметләнде. Икенче баласы тугач та, шул хәл дәвам итте. Ике бала әтиләреннән куркып, карават астында качып үстеләр. Ике баланы арба белән тартып, бакчага илткәндә, теге төше гел искә төшә иде. Еллар үтте, кыйнала-сугыла булса да яшәде Нурфия… Ирдән аерылуны күз алдына да китермәде. «Рәмзил каргадымы икән әллә?» – дип тә уйлады. Гомер буе җаны тыныч булмады. Әтисе дә бакыйлыкка күчте инде. Әле ярый, әнисен үзенә алып килеп, соңгы минутына кадәр янында булды. Җирләргә генә авылына кайтарды. Әбисе биредә булганда, ире дә кулын узындырмады. Нурфия эштә булганда, өйдә булса, әбине ашатты, эчертте. Шуңа да рәхмәтле иде Нурфия. Инде балалар да үз тормышларын корды. «Лаеклы ялга да күп калмады», – дип йөргән көннәрдә аны кинәт кенә эшенә чакырдылар.

– Нурфия Мирвәлиевна, тиз генә килә алмассызмы? Сезнең авылдан бер авыру апаны китерделәр, операцияне синнән ясатмакчы була, – диделәр.

Нурфия барып кергәндә, инде операция өстәле әзерләнгән иде. Операция озак булмады, авыруны палатага чыгардылар. Хәлен белешкәч, Нурфия тынычланып кайтып китте. Чөнки бу араларда Илдар үзен бик начар хис итә иде. Хатын диагнозын белгәнгә, озак үзен генә калдырырга курыкты аны. Иртәгесен эшкә килүгә, авыру янына керсә, аның янында ап-ак башын иеп, Рәмзил утыра иде.

– Рәмзил, бу синме? Кемең бу? Кайчан кайттың? – дип сорауларын тезде Нурфия.

– Рәхмәт сиңа, Нурфия. Әнием бу минем. Бу синең була алмаган каенанаң. Син аны үлемнән алып калгансың… Толымнарың кайда, Нурфия, кистеңме әллә? – диде Рәмзил, башлыгы астыннан чыккан кыска чәчләренә игътибар итеп.

Нурфия дәшмәде. Ире урындык белән сугып башын яргач, чәчен бөтенләй алганнар иде шул.

– Мин узып барышлый гына шул, – диде Рәмзил. – Менә әни хакында ишеттем дә туктадым. Хәзер китәм. Синең соң тормышлар ничек?

– Күргәнеңчә, Рәмзил. Олыгайдык, – дип сүзен тәмамлады хатын.

Авыр иде аңа… Рәмзил китте. Әнисе Нурфиянең кулын учына алып, кысып торды. Улының гомере ялгыз үтүен сөйләде. «Ул марҗа аныкы булмаган», – диде. Тик хәзер барыбер инде…

Инде Нурфия эшләми. Тик кулы буш түгел шул. Ире хәзер арбада гына утыра. Хатын ирен арба белән урамга да алып чыга. Кул арбасы. Әбисенең «тик…» дигәне чынга ашты. Ул – районда гына түгел, республикада танылган табиб. Гомере буе җитеш тормышта яшәде. Тик җаны тыныч булмады… Күпме авыруларга дәва бирде, үзенә бирә алмады. Әбисе әйтмешли, Алла язмаган. Алда ниләр көтәсен дә адәм баласы белми. Әле ярый, ире исән, сөйләшергә ул бар. «Инде телдән генә калмасын», – дип тели Нурфия. Үткәннәрне онытырга, бик онытырга тели ул.

ГАЙНЕКАМАЛ.

ИГЪТИБАР: мавыктыргыч хикәя-повестьлардан торган чын халыкчан «Серләр гәҗите»нә язылырга соңарма. (Индексы: 16109. Каталогта 87 бит). Авторлар – укучылар үзләре. 32 битле роман-газета ул. 2 айга бер чыга. Бәясе – 60 сум торачак.

Комментарии