Таш сын

Назлыгөл көчле баш авыртуыннан манма тиргә батып уянып китте.

Ире Хәбир аны күрүгә үк, ни хәлдә булуын чамалады. Тизрәк кайнар чәй һәм даруларын тотып кереп җитте. Үзе исә:

– Әнисе, йокларга тырыш, бары да үтәр, – дип юатты.

Назлыгөлнең хәле бераз җиңеләеп киткәндәй булды, ләкин күзләренә йокы кермәде. Бүгенге рәхәтлекне уйлап, үткәндәге авыр һәм аянычлы тормыш йомгагын сүтә башлады. Әйе, хәзер ул оҗмахта яши. Иренә – кадерле хатын, уллары, киленнәре, оныклары тарафыннан хөрмәт ителеп, яратылып яшәүче әни, әби. Авыл халкы алдында дәрәҗәсе зур.

Тормышлары да җитеш. Дүрт бүлмәле өйләренең һәрберсендә затлы җиһаз. Өйгә генә түгел, мунчага тикле су, газ кергән. Өч улында да чит ил машинасы. Һәрберсенең әйбәт эш урыны бар – намус белән хезмәт итәләр. Эчми-тартмыйлар, гаиләләре белән тату яшиләр. “Әти-әни”, – дип өзелеп торалар. Авылга еш кайталар, булышалар. Туган нигездә барысының да туган көннәрен, бәйрәмнәрне бергәләшеп кызыклы, күңелле итеп үткәрәләр.

Тик менә соңгы елларда моннан күп еллар элек башланган баш өянәге үзен нык һәм еш сиздерә башлады. Бу, билгеле, Назлыгөлне борчуга сала һәм авыр үткәнен онытырга ирек бирми…

Назлыгөлнең балачагы һәм яшүсмер еллары авылда, ишле гаиләдә үтә. Әтисе сугыштан алган тән һәм күңел җәрәхәтләреннән айный алмыйча, бик иртә бакый дөньяга күчә. Төп йортта әнисе, Назлыгөл, энесе Рәфис торып кала. Ә калганнар кайсы кайда үз тормышы белән яши. Сугыштан соңгы авыр еллар йөге өчесе җилкәсенә төшә. Шулай Назлыгөл ничек тә укырга тырыша, күрше авылга йөреп, яхшы билгеләренә урта мәктәпне тәмамлый. Аннан бер ел күрше авылда укыта. Өстәвенә, кичен өлкәннәрне дә. Бер ел эшләп, бераз акча туплагач, Назлыгөл Казанга юл тота һәм пединститутка укырга керү бәхетенә ирешә. Авылга каникулга кайткач, колхозда төрле эшләрдә катнаша. Чөнки юлга һәм стипендия алганчы яшәргә акча кирәк. Әнисенең кечкенә генә пенсиясе үзенә дә җитми. Кыз бик аралашучан, эшчән, уңган, өстәвенә, бик сөйкемле һәм чибәр. Билгеле, матур, акыллы кыз артыннан егетләр йөрми түгел. Ләкин күңеленә ачкыч таба алучы гына юк. Сәбәбе дә бар. Үзе белән бер төркемдә укучы бер егет – Рәмзил исеннән һич кенә дә чыкмый бит. Егет төз гәүдәле, чибәр, ачык йөзле, телгә оста, армия сафларында хезмәт иткән, күп кызлар аңа гашыйк. Җәйге ял кызга бик озын тоела, көннән-көн ныграк аны күрергә тели.

Студентлар сагынышып, яңадан Казанда күрешә. Назлыгөл белән Рәмзил дә очраша. Яшьләр шунда бер-берсенә гашыйк булуын аңлый. Әмма егетнең беренче курста укыганда танышкан, очрашып йөри торган кызы бар бит. Шуңа да Назлыгөл хисләрен тышка чыгармыйча, күңеленә бикли. Яңадан шау-шулы тормышы башлана. Көннәрдән беркөнне шул ук институтта башка группада укучы Мансур исемле егет Назлыгөлгә сүз ката башлый. Кыз күп тапкыр кире какса да, егет гел аның янында чуала. Моны күреп, белеп торган Рәмзил:

– Нишләп әле группадагы иң чибәр кызны Мансурга бирергә тиеш мин, – дип уйлый һәм очраша торган кызын ташлап, Назлыгөлне үзенә кире каратырга карар кыла.

Кыз риза түгел кебек кыланса да, шатлыгының иге-чиге булмый. Шулай итеп, алар дуслыгы олы мәхәббәткә әверелә. Кыз гипнозланган кебек аның һәр сүзен үти. 4нче курста укыганда, егет кызга шәхси милкенә кебек карый башлый һәм күптәнге хыялына көч кулланып булса да ирешә. Кыз бик гарьләнсә дә, төннәр буе елап чыкса да, артык яратуы аркасында араны өзә алмый. Назлыгөлгә бу мәхәббәт газапка әйләнә. Шулай да көн артыннан көн үтә. Укулар тәмамлана, дипломнар кулга кергәч, икесе дә үз ягына китеп бара. Назлыгөл үз районында эшкә урнашып, ике атна эшләгәч, Рәмзил килеп, кызны үзенә алып китә. Язылышмыйча, туйсыз яңа тормыш башлана. Күрше авылда икесе бер мәктәпкә икесе дә эшкә урнаша. Өйләре – бернинди уңайлыгы булмаган мәктәп фатиры, утырырга урындык, өстәл, ятак, пешерәм дисәң, савыт-саба юк. Назлыгөл дә бирнә белән килми. Егетнең әти-әнисенә, билгеле, бу ошамый. “Бер сумка белән идең”, – дип, әни тиешле кеше гел битәрләп тора. Җае чыккан саен: “Үз районыбыз кызы белән тормыш корырга идең, кода-кодагыйлар белән аштан-ашка йөрешергә дә булмагач, өйләнүеңнән ни файда? Сиңа менә дигән кыз таба идем. Безгә тиң түгел ул”, – дигәннәрен яшь парга еш ишетергә туры килә. Мондыйрак сүзләрдән соң Рәмзил хатынына карата суына, юк-барга бәйләнә башлый. Бер елдан соң мәктәпкә чибәр генә ике кыз укытырга килә. Берничә ай узгач, Рәмзил шуларның берсе белән яшеренеп кенә очраша башлый. Назлыгөл бу хәлне сизенгәч, өйдә тавыш чыга. Рәмзил тота да Назлыгөлне берүзен калдырып, бер әбигә фатирга күченә. Читтән килгән Назлыгөлгә моны кичерү бик авыр була. Танышлары да, дуслары да, туганнары да биредә юк ич. Бу хурлык, гарьлеккә түзә алмыйча, Назлыгөл туган ягына китеп бара. Яңа уку елы башланыр алдыннан, ул эшкә урнашып йөргән бер вакытта Рәмзилдән: “Кил, сине көтәм”, – дигән эчтәлекле телеграмма килеп төшә. Яратудан күзе сукырайган Назлыгөл шатланып кире кайта. Яңадан бергә тора башлыйлар, бер мәктәптә укыталар. Берничә айдан соң яшь хатын авырга уза. Йөклелек чорын авыр кичерә. Ябыга, ямьсезләнә. Ашый алмый интегә. Ә Рәмзилгә чибәрдән-чибәр кирәк һәм ул теләгенә ирешә дә. Шул авылдагы яшь кенә бер кыз белән мәхәббәт куерта. Ир һәркөн тавыш куптарып булса да кичләрен чыгып югала. Таң атканда гына кайта. Шундый игътибар, наз бигрәк тә кирәк вакытта иренең хыянәте Назлыгөлне бөтенләй аяктан ега. Еш чирли, тагын да сула, дәшми-тынмый үз алдына бикләнеп яши башлый. Тавыш-гауга чыгарса, ире тагын чыгып китәр дип курка. Шундый әрнү, борчулар белән көннәр бер-бер артлы үтә. Уку елы тәмамланганда Назлыгөлнең дә нарасые туарга берничә ай гына калып бара. Ә бу вакытта егетнең өендә – төп йортта әти-әни туганнар Рәмзил белән бергә тавыш-тынсыз гына Назлыгөлдән котылу юлын эзли. Һәм мондый нәтиҗәгә киләләр: уку елы бетүгә, бала туганчы киленкәйне авылына кайтарырга. Бу чакта Назлыгөлгә игътибарлы булып кыланырга, берничә тапкыр янына барып кайтырга да була, аннан инде араны өзәргә.

– Биредә шартлар начар. Син үз авылыңа әлегә кайтып тор, баланы анда тудырырсың. Аннан мин дә кайтырмын. Берничә елдан бирегә кире кайтырбыз, – ди Рәмзил аңа көннәрнең берендә.

Беркатлы, йомшак күңелле Назлыгөл бу тәкъдимгә бик шатланып ризалаша. Чөнки ул ирен шул тикле ярата ки, аның һәр сүзенә ышана. Шул сөйләшүдән соң ире Назлыгөлне авылында калдырып китә. Ике арада телефоннан сөйләшү тукталмый. Бала тугач, Назлыгөл янына килеп җитә. Сабыйны кулга ала, сөя. Китәр алдыннан РОНОга барып, үзенә эш сорый. “Уку елының беренче чиреге тәмамлангач, монда кайтам”, – дип, мәгариф бүлегендә эшләүчеләрне ышандыра. Андагылар бик теләп ризалаша. Чөнки укытучылар җитешми. Рәмзил үз якларына китеп, укытуын дәвам итә. Назлыгөл дә декрет ялында озак утырмый, үзләреннән 7 чакрым ераклыктагы күрше авылга барып-кайтып укытып йөри башлый. Рәмзил исә һаман кайтам, дип ышандырып тора.

“Әлеге җибәрмиләр бит, икенче чирек тәмамланганнан соң киләм, Яңа елга көт”, – дип, хаты килә.

Назлыгөл Яңа ел алдыннан укыта торган авылында ташландык бер өйне, өй хәленә китереп ремонтлата. Кирәк-яракны ала. Урманнан бер чи утын китертә. Шунда әнисе, баласы белән күченә. Кайтып-китеп укытып йөргән вакытта да улын әнисе карап, тәрбияләп тора.

Менә Яңа ел якынлаша. Назлыгөл һәркөнне түземсезлек белән үткәрә. Ире – яраткан кешесе кайта бит. Ниһаять, алар бер булып яшәячәк. “Баласы булгач, бәлки, башка, хыянәт итмәс, араны бозучы да булмас”, – дип, хатын үзенчә фикер йөртә. Ире кайтасы көнне Назлыгөл иртүк торып өйне җыештыра, тәм-том пешерә. Өй җылы булсын дип, мәктәптән коры утын алып кайтып, мичне кат-кат яга. Көтмәгәндә хат ташучы килеп керә. Рәмзилдән хат икән… Назлыгөл аны курка-курка гына ача.

“Назлыгөл, ничек тә кичер мине… Вәсимәгә өйләндем. Баланы карый, тәрбияли алмасаң, миңа бир. Үзем үстерәм дисәң, алимент түләячәкмен”, – дигән юллар була анда.

Хатын шуннан соң юлларны укый алмый. Өй әйләнә башлап, баскан җире каядыр түбәнгә оча. Идән белән бергә Назлыгөл дә аска тәгәри… Аңына килгәндә, Назлыгөл ятакта, янында шәфкать туташы. Күкрәгенә ятып, улы илереп-илереп елый. Әнисе бер почмакта калтырап басып тора. Назлыгөл эшнең нидә икәнлеген белерлек хәлдә түгел. Баш авыртуына түзә алмыйча, өзек-өзек ыңгыраша башлый. Шундый халәттә өч көн ятканнан соң, булган хәлләрне аңларлык хәлгә килә. Ничек итеп кәкре каенга терәтүләрен дә аңлый. Ләкин нәрсә эшли ала иде соң ул? Алданган, кимсетелгән, тапталган хатын. Йөрәк әрнүләре – бер хәл. Ә менә баш авыртуына түзәр хәл юк. Шәфкать туташы унынчы көн укол ясый, файдасы гына сизелми.

“Бу хәлдә ничек мәктәпкә барырга?! Ничек эшләргә?! Юк, болай газапланып яшәгәнче, үлүең артык. Баланы әни карар, ул вафат булса, ире алып китәр”, – дип фикер йөртә хатын. Һәм кулына бау ала. Әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә аны ярымүле хәлдә коткаралар. Ике атна хастаханәдә ятканнан соң, ул аягына баса, яңадан эшенә кайта. “Юк, болай ярамый, бу тормышта кешелек дәрәҗәсен югалтмыйча яшәргә. Киләчәккә карап көрәшергә, тырышырга, баланы тәрбияләргә, чын кеше итәргә кирәк”, – дип уйлый яшь хатын. Һәм киләчәге өметле булган юл сайлый.

Өй хуҗалары Назлыгөл яши торган өйне сатып җибәргәч, икенче авылга күченә. Һәм шунда яраткан хезмәтен дәвам итә. Яңадан торак мәсьәләсе алга килеп баса. Кабат ташландык мәктәпнең бер сыйныфына урнаша. Суы еракта, утын белән ягып җылытырга. Никадәр яксаң да салкын. Назлыгөл улы белән шул бүлмәдә азапланып яши. Үзе һаман да хәл белергә булса да Рәмзил килеп чыкмасмы яки бала хәлен сорашып, хат язмасмы дип өметләнә. Юк, шул, аның өмете акланмый. Ата кеше күренми…

Назлыгөл биредә дә үзен уңай яктан күрсәтә. Күңел яралары да бераз төзәлгәндәй була. Тормышына икенче күзлектән карый башлый. Бик авыр вакытында бу якты дөньядан китәргә теләгән вакытта коткарып калучыларына, бигрәк тә әнисенә чиксез рәхмәтле була.

Шул ук мәктәптә эшләүче Хәбир беренче көннән үк хатынны ошата. Вакыт үтү белән, Назлыгөлгә тәкъдим дә ясый. Ә хатын шактый вакыт ризалашмый. Ләкин Хәбир дә кире чигенми. Бик озак вакыт уйлаганнан соң, әнисе белән туганнары да ризалашырга өндәгәч, аңа тормышка чыга. Ире аны бик ярата. Аңа карата игътибарлы була. Хыянәт итми, улын Айнурны да үз итә. Хәбирнең шундый уңай сыйфатлары Назлыгөлгә ярату һәм мәхәббәт алып килә. Хатын өчен бәхетле көннәр башлана. Хәзер Назлыгөл белән Хәбир лаеклы ялда. Һәр туар таңга шатланып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Назлыгөл тормышының уңай якка үзгәрүе, юлында шундый әйбәт кеше очравы өчен Ходайга бик рәхмәтле. Ә азгын күңелле, җиңел тормыш алып баручы ата кешенең күңеле таштыр. Ир уртасыннан узып баручы улын, оныкларын бер генә тапкыр булса да күрергә теләмәде ул. Шуңа да Назлыгөл аны җансыз, уйсыз таш сынга тиңли…

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Каргалы авылы.

Комментарии