Кадерсез нигез

Кадерсез нигез

Гомер буе яшәгән йортының шактый таушалган булуы Галимулла картның күптән эчен пошыра иде. Көч-куәте бар чакта, ничек тә тырышып яңасын саласы иде дип хыялланды ул. Күңеле белән, булачак өенең нигезләрен эшләде, бурасын өйде, тәрәзә йөзлекләрен бизәкләп, матурлап ясады. Күз алдындагы йорты авылда гына түгел, тирә-якта иң гүзәл өйләрнең берсе иде. Соң шулай булмый ни, Галимулла карт – бөтен республикасында танылган балта остасы. Ул төзегән йортларның саны юк, һәм алар бер-берсен кабатламый. Ә менә үзенә андый яңа салу бәхете нигәдер тәтемәде әле. Башта өе дә ярамаслык түгел иде. Аннан соң авыру, карт әти-әнисен борчыйсы килмәде. Йортта кечкенә балалар да бар иде. Хатыны Сәйдә, өйләнешкәннән соң, дөньяга бер-бер артлы биш бала китерде. Кая ул, итәк тулы сабыйлар барында өй салам дип йөрү. Ә менә хәзер вакыты җитте, сәгате сукты, дип санады карт.
Беренче ташлар салынып, нигез барлыкка килгәч, Галимулла картның сөенече эченә сыймады. Ниһаять, башланды. Үзенең көннән-көн хәле, көч-куәте кими баруын сизсә дә, кәефе күтәренке иде картның. Тормыш иткән хатыны һәрчак янында, ярдәм кулы сузып тора. Ләкин менә балалары гына, кемгә охшап шундый булганнардыр, өй салуга тотынуны белеп тә ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Хәер, алар булышырга теләк белдерсә дә, ни генә эшли алыр иде икән соң, чөнки берсе дә аталарына охшап, аның осталыгына өйрәнергә, ул исән вакытта балта остасы серләренә төшенеп калырга ашыкмады. Аның каравы, барысы да матур тормышны яратты. Өч кызы, мәктәпне тәмамлауга ук, шәһәргә китү ягын карады. Авыл пычрагыннан туйдык, асфальт урамнар буйлап, туфлиләрдән йөрисебез килә, диде алар, әтиләренең сораулы карашын тоеп. Ике малай авылда калса да, кешечә яшәү түгел, киресенчә, кешелектән генә чыга барды. Өйләнеп, гаилә корып яшәү түгел, кызлар янына хәтта барып та карамадылар. Кызлар кулы тотып карарга кыюлыклары җитмәсә дә, хәмер шешәсен тотарга батырлыклары җитә иде. Көнне-төнне белми, башларын җүләргә салып эчте алар.
Өч ел булып китте дигәндә, Галимулла карт яңа йортының төп эшләрен бетерде диярлек. Нәкъ хыялындагыча, нык нигез өстенә сап-сары, юан бүрәнәдән бура менеп кунаклады, озакламый түбә, тәрәзәләргә кадәр барлыкка килде. Үзенең кулыннан бар эш тә килгәч, Галимуллага осталар яллап мәшәкатьләнәсе дә, кемгәдер ялынасы да булмады. Зәвык белән, ашыкмыйча, яратып башкарды ул үз эшен. Һәм тырышлыгының нәтиҗәсен күреп, сабый баладай куана иде. Картының кичкә кадәр армый-талмый эшләвен күреп, Сәйдә карчык пошаманга төште.
– Күпме гомеребез калгандыр, син үзеңне болай бетермә, карт, –диде ул аңа. – Ялыңны да итә бел, юкса, күрәм бит, төннәр буе уфылдап, авырып чыгасың, иртән тагын таң атмас борын эшкә ябышасың.
– Алай түгел ул, карчык, – дип аңлатма бирүне кирәк тапты Галимулла да. – Үзем исән чакта, балаларым өчен, нигезем таркалмасын дип шушы йортны җиткереп каласым килә. Гомер буе болай булмас, балалар да беркөнне акылларына килер, кызлар кайтыр, улларыбыз эчүен ташлап, өйләнеп җибәрер… Шул вакытта хан сарае кебек зур бу йортыбыз бала-чага тавышыннан яңгырап торыр. Менә ни өчен тырышам мин.
– Кызлар кайтмас инде, – дип уфтанды Сәйдә карчык. – Аларның үз тормышы. Шәһәрдәме, авылдамы, әйбәт кенә яшәсеннәр. Ә менә малайларны өйләндерергә кирәк. Алла сакласын, нигезне корыту – начар гамәл.
Кунакка кайтканда, Галимулла белән Сәйдә кызлары өйнең матурлыгына шаккатып тел шартлата иде.
– Әй, әти, тырышып та күрсәтәсең инде, – дип елмайды олы кызлары Зөһрә. – Тик без барыбер авылга кайтмаячакбыз бит. Ә бу йортны энекәшләр баш төзәтү өчен сатып җибәрмәс микән соң?
– Мин, мәсәлән, мондый зур йортка кызыгып та, авылга кайтмас идем, – дип сүзгә кысылды уртанчы кызлары Зөбәйдә. – Миңа кысан тулай торак бүлмәмдә күпкә уңайрак.
– Мин дә шулай уйлыйм! – Кече кызы Заһирәнең сүзләреннән карт сискәнеп китте. Кечесе дә шул ук фикердә икән бит. Менә нинди, авылны, аның пычрак урамнарын яратмаучы кызлар тәрбияләгән бит алар карчыгы белән. Ямансу, үзен ялгыз калган кебек хис итте бу минутларда Галимулла. Кеше балалары, әнә, кеп-кечкенә йортларда да менә дигән итеп яши, авылдан чыгып качмый, пычрак урамнарда йөрүдән курыкмый. Нигә аның кызлары гына бу кадәр нәзберек булды соң әле?
Бер уңайдан улларының да фикерләрен, алга таба ни эшләргә җыенуларын белергә теләде карт.
– Өйләнмим! – дип кырт кисте олы улы Наил. – Өйләнәм дисәң дә, кемне табасың хәзер авылда, кызлар бөтенесе дә апалар кебек шәһәргә тая бит.
– Мин дә өйләнмим, әти. Кемгә кирәк ул безнең өйләнү, – дип кабатлады абыйсы артыннан кече улы да.
Галимулла карт бер мәл улларына карап тынсыз калды. Аракы сөреме акылларын томалаган, кеше рәвешләрен җуя башлаган ир-егетләрдән өметләрен өзә алмый иде әле ул. Улларының бер көн акылга киләселәренә чын күңеле белән ышана иде беркатлы бабай.
Йорт эшләре тулаем тәмамлангач, Галимулла карт аның янәшәсенә икенче, кечерәк бурадан янә бер корылма төзеп куюны кирәк дип тапты.
– Минем эш коралларым бик күп, теләсә кайда аунап, кадерсез булып таралып ятмасыннар, бөтенесе бер җирдә торсын, – дип аңлатты ул карчыгына бу эшен. Әйе шул, бер көн килеп, уллары яисә оныкларының берсе аның эше белән кызыксынып китсә, бик кирәк булачак әле бу кораллар, дип фикер йөртте карт.
Шулай әкренләп йорты артыннан матур келәт, мунча, абзарлар сафка басты. Өр-яңа капка нигезне тулыландырып җибәрде. Авылына гына түгел, бөтен тирә-якка бер дигән каралты-кура торгызуы белән горурлыгыннан башын күкләргә чөйде Галимулла. Күңеле көр, бәхете чиксез иде аның бу минутларда. Ләкин кичке якта тиктомалдан нигәдер хәле бетеп торуын сизеп, кәефе үзгәрде. Нигез яңартам дип арылды, ахрысы, дип уйлады ул һәм ничә еллар буена беренче тапкыр, көндез ял итим, дигән сылтау белән караватына кереп ауды. Шул ятудан тора алмады Галимулла. Әҗәле дә аны артык газаплап торырга булмаган, күрәсең, йоклаган килеш, тыныч кына бакыйлыкка күчте карт.
Аның вафатыннан соң да берни үзгәрмәде кебек. Кызлар шәһәрдән кайтып әтиләрен җирләште дә кире киттеләр. Уллары ничек сәрхүшләнеп йөрсә, шул килеш йөрүен дәвам итте. Ә Сәйдә әби, карты үлгәннән соң тынычлыгын җуйды, еш кына авырый башлады. Соңрак урын өстенә калды. Шуннан соң бу нигездә гаҗәеп сәер вакыйгалар күзәтелә башлады.
Галимулла картның гомер буе җыйган, кадерләп саклаган иң зур байлыгы – эш кораллары сакланган келәт ишеге күптән каерылып ачылган иде инде. Аннан файдалы бөтен әйберне уллары алып чыгып сатып бетерде. Пыяла кисә торган алмаз ташлы кискеч тә, агач яра торган кыйммәтле станоклар да, балта, пычкы ише вак-төякләр дә – берсе дә калмады. Әти хәзинәсен шулай таркатып, читләргә өләшеп бетерде ике исерек туган. Ә кызлар, фырт-фырт кына киенеп, авылга башта кайткалап торса да, соңрак ике-өч елга бер генә күренә башладылар.
Сәйдә әби урын өстендә озак еллар авырып ятты. Җылы ризык, шулпаны күрше-тирә кертсә, авыз итте, алар күренмәсә, тамагы ач булды. Шулай тилмереп, коры сөяккә калып, газапланып үлде. Ул киткәч, матур йорт ике ир туган өстендә калды. Авыл халкының, үзгәртергә тырышып үзләре белән сөйләшергә теләүләренә дә, ике сәрхуш ирнең җавабы бер генә булды:
– Өйрәтмәгез, үзебез беләбез.
Ахыр чиктә берәү дә үзләренә кермәс, аралашмас булды.
Ләкин моның белән генә бетмәде. Көннәрдән беркөнне авылга куркыныч хәбәр таралды: Галимулланың кызлары гаиләләре белән юл һәлакәтенә эләккән!.. Шәһәр тормышын яраткан кызлар әнә шулай фаҗигагә тарыды. Ул вакытта ике кече кыз, аларның ирләре һәлак булды. Авыл зиратында, Галимулла карт һәм Сәйдә карчык каберләре белән янәшә балаларының каберләре калкып чыкты. Авыл туфрагы үзенең пычрак урамнарын яратмаган кызларны үз куенына алды.
Ярты ел чамасы вакыт узгач, олы ул исерек килеш суга батып үлде. Ул да якыннары белән янәшә җирләнде. Үзләре генә калгач, ике туган: абый һәм сеңел арасында зур сөйләшү булды. Алга таба ничек тормыш итәргә, ничек яшәргә, дигән сорау борчый иде аларны. Абыйсы сеңлесенең авылга кайтып яшәргә тиеш икәнен әйтеп караса да, хатын моңа аяк терәп каршы чыкты.
– Мин авылга кайтмыйм, – дип кырт кисте ул, – һәм моның турында бүтән сүз дә булырга мөмкин түгел. – Абый кеше дә аракы шешәсен ташлап, яңа тормыш корырга, өйләнеп, балалар үстерергә риза түгел иде. Ачуланышып аерылышты ике туган. Һәркайсы үзен хаклы итеп санады, ләкин берсенең дә йортка җан өрәсе, әти-әни нигезен таркатмас өчен нәрсә дә булса эшлисе килмәде.
Шул китүдән авылга кайту юлын кыз туган бөтенләй онытты дисәк тә була. Соңгысында ул, эчеп, үзе шикелле бер исерекнең мунчасында кисәк үлгән абыйсын соңгы юлга озатырга кайтты. Шулай итеп Галимулланың йөрәк җылысын биреп, төн йокыларын йокламый, балаларыма булыр дип салган йорты, ятим бала сыман ялгыз, моңсуланып калды. Авыл халкы өйгә күз салган саен:
– Картның тилмереп салган йорты нурын югалтты, балаларына аның рәнҗеше төште, ахрысы, – дип кабатлады.
Исән калган бердәнбер кыз барыбер авылга кайтып яшәүне кирәк дип тапмады. Туганнарыннан калган йортны сатарга берничә атна кеше эзләде дә, янә шәһәренә китеп барды. Йортын берсүзсез алырга риза булган берничә кеше бар иде, ләкин Галимулла кызы өй өчен авыл халкының төшенә дә кермәгән бәя сорады. Шәһәрдә яшәп, андагы бәяләрнең ничек көн саен котырынып үсүен күреп торган кыз өчен гади халык бирергә әзер булган хак кына канәгатьләнерлек тоелмады шул.
Еллар үтте. Башта әле аннан, әле моннан килгән кешеләр йортның матурлыгын күреп, аңа кызыгып, сатып алырга теләп, өйнең бердәнбер хуҗасы белән сөйләшеп карый да, әлеге дә баягы, хакын кыйбатсынып, сатып алу ниятләреннән кире кайта иде. Ә көннәр үткән саен үз матурлыгын җуя барган йортның ишегалларына алабута, кычыткан үсте, абзар-куралар бер якка янтайды, капка ишелеп төште. Үзенең җанын, саулыгын, күңел җылысын биреп салган нигезендә бәхетле тормыш гөрләр, балалар тавышыннан зур бүлмәләр яңгырап торыр, дигән теләктә йорт җиткереп, бу хыялларының чынга ашуын күрә алмый үлеп киткән Галимулла карт кебек үк, өй дә соңгы сулышларын кичерә иде. Тәрәзәләренә такта кадакланган өйнең бусагасын атлап, яңадан анда кайтып күренүче булмады.
Энҗе ЯКУПОВА.Кадерсез нигез , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии