Рәнҗеш

Рәнҗеш

Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан. «Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, һаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк», ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чакта дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән, ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә, икенче яртысына тап булмый…

Дөньяда ике яхшы кеше булса, шуның берсе – минем дус кызым Алиядер. Кулыннан килмәгән эше, белмәгән нәрсәсе, күрмәгән җире юк аның. Шул уңганлыгы аркасында бер бик акыллы, тәртипле егетне эләктерде дә инде. Аларның ничек итеп танышуларын сезгә дә бәян итәсем килә.

Эш болай була. Декабрьнең унбишләре тирәсе булгандыр, Алияләргә иптәш кызы кунакка килә. Кызларга гел кызык кына булсын бит инде, тоталар да, танышырга теләп, радиога смс җибәрәләр. Янәсе, кем егетләр белән күбрәк таныша, ә «җиңелгәне» бер шоколад алырга тиеш була. Берничә минуттан тотыналар боларга егетләр шалтыратырга. Кайберләре шул ук кичне очрашуга да чакыра, кайсылары икенче көнгә. Төн уртасы якынлашканга, кызлар егетләр янына күрешергә чыгып йөрмиләр, өстәвенә, аларның максатлары очрашып йөрер өчен егет табу түгел иде бит.

Икенче көнне кич, күрешергә теләгән егетләр «эреп» юкка чыга. Бары бер үҗәте генә Алиянең теңкәсенә тиеп бетә. «Үземне интерпол агентлыгында сорау алган кебек хис иттем. Бирмәгән соравы, кызыксынмаган нәрсәсе калмады ул егетнең. Өч көннән ул минем турыда үземнән дә күбрәк белә иде бугай», дип шаярып искә ала Алия. Егет, чыннан да, бик үҗәт булып чыга. Алия язмый торса, шалтырата башлый, трубкасын алмаса, 20-30 смс җибәрә. Кызлар колаклары белән яраталар, дигән гыйбарәне дә онытмый егеткәй. Алиягә багышлап төрле матур шигырьләр җибәрә, хәерле иртәләр, тыныч йокылар тели. Бер-берсен бер тапкыр да күрмәсәләр дә, Руслан (Алиянең егете) кызга мәхәббәтен аңлата. Мәхәббәт хисләре белән сугарылган смслар Алиянең телефонында әле дә булса саклана. «Син минем алтыным, көмешем, зөбәрҗәтем, энҗе-мәрҗәнем, рубиным, сапфирым… Бөтен кыйммәтле металларны да санап чыктым бугай инде. Әмма аларның барысын бергә җыеп үлчәсәң дә, син миңа мең, миллион мәртәбә кадерлерәк!» Мондый сүзләрдән соң нинди генә хатын-кызның йөрәге эреп китмәс икән?! Дус кызым башы әйләнгәнен сизми дә кала. Егеткәй эш пешә башлаганын сизепме, кызга күрешергә тәкъдим ясый. Алай гына да түгел, үзенә кунакка чакыра. Кая инде авыл кызлары егетләргә кунакка йөрсен, ди. Үз өемдә стеналар да якын дип, Алия Русланны үзенә дәшә. «Иптәш кызым белән торгач, курыкмадым инде чакырырга. Тик барыбер тиле булганмындыр. Бер күрмәгән, белмәгән кешене үз фатирыңа чакыру башкалар өчен бик сәердер инде ул», ди Алия. Әмма дустымның «сәерлекләре» моның белән генә бетми әле. Иң кызыгы алда! Әйткәнемчә, Алия белән Русланның бу беренче генә күрешүләре була. Әмма шул беренче очрашуга Руслан килгән җиргә Алия бәлеш (!) пешереп куя. «Кичтән үзеннән сорадым, нәрсә ашарга яратасың, дим. Кыстыбый, ди бу миңа. Уйладым-уйладым да, кыстыбый тиз суына торган ризык, бәлеш пешерсәм, әйбәтрәк булыр, мин әйтәм. Шулай эшләдем дә. Иртүк торып бәрәңгеләр әрчедем, ит турадым, камыр бастым. Ул килгән җиргә бәлеш пешеп тә чыкты. Иң кызыгы шунда: Руслан каз итен яратмый. Ә мин бәлешне каз итеннән салган идем. Нәрсә ите икәнен сизмәгән дә инде ул. Ярты бәлешне бик тәмләп кенә ашады да бетерде», дип көлә хәзер Алия. «Беренче күргәндә Руслан миңа бер дә ошамады. Шәһәр бандитлары кебек киенгән иде, нишләптер. Аннары, ул бик озак торды бездә. Унберләр тирәсендә килгән иде, кичке биштә генә китте. Кешене куып чыгара алмыйм бит инде мин. Хәйләгә барырга туры килә. Температурам күтәрелде, авырыйм бугай, дидем дә, юрганга төренеп яттым. Юк бит малай, китми бу һаман. Тегеләй дә әйтеп карыйм, болай да «намекать» итәм үзенә… Көч-хәл белән чыгарып җибәрдем мин моны! Китүенә унбиш минут та үтмәде, бу яза миңа: «Гафу ит инде мине, авыру килеш калдырып киттем үзеңне. Кире килимме соң?» дигән. Йа Ходам, мин әйтәм, борылып килмәсә генә ярар иде! Хәлем әйбәтләнде, дип, көч хәл белән ышандырдым үзен!» Руслан белән күрешкәннән соң менә шундый тәэсирләр ала иптәш кызым. Егеткә бәлеш кенә түгел, кыз үзе дә бик ошый. Аеруча Алиянең озын толымнарыннан күзен ала алмый ул. (Хәзер дә Алиянең чәчен кистерми әле.) Руслан икенче көнне дә очрашырга тәкъдим ясый, сессиягә әзерләнәсе бар дип, Алия очрашудан баш тарта. Тик өченче көнгә егет, барыбер, килеп җитә. Дүртенче көнне дә, бишенче көнне дә… Шулай Яңа ел якынлаша. Сөйгәне: «Яңа елны бергә каршылыйк» дисә дә, Алия баш тарта, авылга кайтып китә. Әмма алар төне буе икәү телефоннан сөйләшеп чыгалар. Бу бергә каршылаган кебек була инде. Алия авылдан килгәч, кабат очрашалар. Чәчәкләр, кафелар, шоколадлар, бүләкләр… Көн дә күрешә торгач, кыз егеткә гашыйк булганын сизми дә кала.

Менә шулай шаярудан гына башланган танышу зур мәхәббәткә әверелә. Алия белән Руслан инде ике елдан артык очрашып йөри, киләчәктә дә бергә булырга, гаилә корырга хыялланалар. Уңганлыгы, тәмле пешерүе белән Русланның йөрәген Алия әсир иткән булса, үҗәтлеге, акыллы һәм белемле булуы белән егет кызны үзенә карата.

Мин бу танышу тарихын язгач, компьютерымдагы архивыма салып куйдым. Туйлары була калса, үзләренә бүләк ясап, берәр газета яки журналда чыгарырмын, дигән идем. Тик… Күпләр кызыгып, сокланып йөргән мәхәббәтнең дәвамы гына язылмаган булып чыкты. Бөреләнгән мәхәббәт чәчәк атмый калды, арага хыянәт керде.

… Бар дөньяны ап-ак төскә күмеп, карлы салкын кыш килде. Нәкъ өч ел элек, шундый кышта Алия Руслан белән танышкан иде. Шундый ак кышта аерылыштылар да. Яңа елдан соң булды бу хәл. Гыйнвар урталары булгандыр, бәлки. Руслан Алия белән бик еш талаша башлады. Яңа елны да авылда каршылыйм дип, Алиянең берьялгызын гына калдырды бу кичтә. Кыз да нишләргә дә белмәгәч, авылга, әниләре янына кайтырга мәҗбүр булды. Яңа ел төнендә Русланнан смс хәбәр дә килмәде, шалтырату да булмады. Алия, авылда телефоны тотмыйдыр, дип юрады. Ә бу вакытта, шәһәрдәге фатирларында, Руслан дуслары һәм яңа йөри башлаган кызы белән Яңа елны каршылый иде. Бу хакта Алия шәһәргә килгәч тә белмәде әле. Күңеле сизенде сизенүен, Русланының күзенә карап, дөресен әйт, дип тә ялварды. Тик Руслан гына: «Уйлап чыгарма инде юк-барны, бар да яхшы. Мин авылда идем, әниләр белән туганнарда каршыладык», – диде. Алия сөйгәненә чын күңелдән ышанды, аны тикшерергә башына да килмәде. Ә бер көнне, Алиянең телефонына чит номер шалтыратты. Трубканың икенче ягында кыз тавышы иде:

– Исәнмесез, сез Русланга кем буласыз? – дип сорады ул турыдан.

– Йөргән кызы.

– Күптән очрашасызмы?

– Декабрьдә өч ел булды.

– Аңлашылды. Мин дә аның кызы, тик без әле өч айлап кына бергә.

Алиянең аяк астыннан җир китте. Ул караватына барып утырды, утырмаса, егылыр кебек тоелды аңа. Трубканың теге ягындагы кыз бик чая булып чыкты. Шунда ук күрешеп сөйләшергә тәкъдим итте. Ике сәгатьтән соң алар очрашты. Русланның яңа кәләше Альбина исемле булып чыкты. Кыз сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел, чалт итеп тора. Русланны да эшеннән чакыртып китертте. Өчәү күзгә-күз карап, утырып сөйләштеләр. Тик Руслан берни дә аңлатмады, Алиядән гафу да үтенмәде. «Ык-мык» килеп тик торды шунда. Алиянең эчендә ачуы кайнады, бар дөньясын каргап, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, тешен кысып түзде ул. Руслан янында бөгелеп төшәргә ярамый иде аңа.

Очрашудан соң Алия өенә ничек кайтып җиткәнен хәтерләми дә. Кайтты да, бүлмәсенә бикләнеп, елады да елады. Кабат каргады, кабат рәнҗеде. Русланга тозлап-борычлап барысын да язып җибәрде. Руслан гүя аны ишетмәде. Әйтерсең лә, егет түгел, ә Алия хыянәт иткән!

Кыз төне буе йоклый алмый газапланды. Тынычландыра торган дарулар эчте, тик ярдәме генә тимәде. Йокыга китсә дә, төшенә әллә нинди йөзләр кереп, саташып уянды. Иртән тынычланып, Русланга барысын да язып җибәрде. «Мин сине тотмыйм. Китәсең килә икән – рәхим ит! Тик мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Беркайчан да бәхет күрмә!» Болай дип язуның начар булуын да, кешегә мондый теләк теләргә ярамаганлыгын да бик яхшы аңлый иде Алия. Тик йөрәгенең януына, ярсуына, күңеленең рәнҗүенә түзә алмады. Хак Тәгаләдән үзенә сабырлык, ә Русланга газап сорады. Үзен рәнҗетүен кичерә алмады ул.

Хәзерге вакытта Руслан Альбина белән очрашып йөри. Ә Алиянең яралы йөрәге һаман да сыкрый, һаман да рәнҗи. Кыз баланың күз яшьләре төшми калмас ул. Рәнҗешне дә вакыт, еллар агышы юып төшермәс. Хыянәте өчен Руслан бер булмаса, бер түләр әле. Түләр…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Рәнҗеш , 4.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии