- 14.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Татарча сериал
Бигрәк төрле була кеше язмышлары. Ай–һай сыный ул кайберәүләрне:теге яктан да китереп суга, бу яктан да төртеп аудара.
…Табигатьнең иң матур урынына урнашкандыр ул Сармак авылы. Авылның арткы ягын калын урман кочаклап алган, ә икенче яртысын тигезле-тигезсез калкулыклар урата. Шушы калкулыклар арасында, челтерәп-челтерәп, көмеш сулы чишмәләр ага. Авылның төрле ягыннан ул чишмәләргә бормалы-сырмалы сукмаклар сузылган. Нинди генә исемнәр кушылмаган аларга: Дәва чишмә, Сусау чишмә, Салкын чишмә, Ат чишмәсе, Чегән чишмәсе, Бирге чишмә һәм әле тагын исемсез килеш кенә агып ятучылары да әллә ничәү. Һәркемнең үзе яраткан чишмәсе, күңеленә хуш килгән суы. Авыл кешеләре аларга исем генә кушып калмаган: улак ясап куйган, сусаганнарга авыз итәр өчен чүмечен элгән, малай-шалай, көтү ишеп китмәсен өчен, тирә-ягына таш түшәп, ныгытып чыккан. Тирә-күрше авыллар көлгән булалар тагын үзләреннән: «Бигрәк иркәләнгән буласыз инде, әнә безнең авылның ике башында ике чишмә, бөтен кеше шунда йөри, сезнең кебек сайланып, талымлап торган юк», – диләр. Шулайдыр, һәркемнең торган җире яхшы, әмма Сармак кешеләре үз авыллары янында шулкадәр күп чишмәләр агуга бик шат иделәр.
Ат чишмәсе суын эчәргә дә, юынырга да тотмыйлар. Чәйгә-ашка да тәмле түгел, сабын да күбекләнми анда, кер юсаң да саргайтып кына бетерә, ә менә нәкъ шушы суны хайваннар бик яратып эчә. Сыер-бозауларга дигән суны шуннан ташыйлар, ир-егетләр шунда ат эчерә. «Каты сулы чишмә,– ди өлкәннәр, – хайваннарга кирәкле бөтен тоз-витамин шунда инде.» Ни хикмәт, Ат чишмәсе белән рәттән генә Салкын чишмә ага, суы искиткеч тәмле, аннан кайнаткан чәйне эчеп туйгысыз, аның белән кер юсаң да ап-ак итә. Картлар да аңлатып бирә алмый бу хикмәтне. Бер-берсеннән бары өч-дүрт адым гына ераклыкта урнашкан, суының күләме, челтерәү тавышына кадәр бертөрле булган бу ике игезәк чишмә, улакларыннан агып чыккач, бераз аерым-аерым елгачык ясап баралар да, без инде бертуганнар дигәндәй, бергә тоташып, авыл читеннән аккан елгага кушылып китәләр. Авылга да бик якын тагын үзләре. Сәрияләрнең бакча башында гына диярлек.
Үзен белә башлаганнан бирле әлеге ике чишмәне дә хәтерли Сәрия. Бик кечкенә вакытыннан ук инде, әнисе Мәликәгә ияреп, суга килә иде. Бераз үсә төшкәч, әтисе Гали ясап биргән кечкенә көянтә-чиләкләрне иңнәренә салып, үзе дә суга йөри башлады. Баланың кул арасына керә башлавына бик шат иде ата-ана. Авыл җирендә кыз баланың эш сөючән булып үсүе бик кирәк бит ул. Авыл халкы инде комлыкта уйнап утырганда ук, аның ни рәвешле уйнавын карап та, аның киләчәгенә бәя бирә. Сабыйны юри генә сөйләштереп, уены турында сорашкан булып, гаилә эчендәге серләргә төшенергә теләүчесе дә бик күп.
– Нишләп үзең генә уйнап утырасың, Сәрия балакаем?
– Айдарны чыгармыйлар бит.
– Нигә чыгармыйлар соң аны?
– Кичә малайлар белән урман кырындагы кызыл яр буена чегәннәрне карарга барганнар да, шунда күлмәк ыштанын буяп кайткан. Әнисе бик орышкан, иртә белән чакырырга кергән идем дә, чыгармадылар.
– Ай Аллам, тагын килгәнмени әле ул чегән халкы? Син соң, кыз бала, нигә шул малай белән уйнап йөрисең? Әти-әниеңә әйтсәң, үзеңә әллә кайчан бер нәни генә сеңелкәш алып кайтып бирерләр иде.
– Мин әйттем инде.
– Әллә алып та кайталармы?
– Юк шул, әле акча җитми диде, – әти.
– Шулаймыни, и-и, бала.
Алып кайтмадылар шул Сәриягә бер иптәш. Ул туганнарсыз гына үсте, иптәш кызларының абыйлары, эне-сеңелләре бар иде, ә ул әти-әнисенә берәү генә булды. Әллә шул ялгызлыгына кечкенәдән өйрәнгәнгәме, үз эченә бикләнүчән, артыгын сөйләшми торган кыз булып үсеп җитте. Эшкә бик уңган иде үзе, төскә-биткә дә хур кызларыннан бер дә ким түгел. Сызылып киткән кара кашлары, озын керфекле зур күзләре авыл егетләрен инде күптән хушсыз итте. Сәрия яныннан узганда, алар сәлам генә алышып узып китәргә теләмичә, берәр сәбәп табып аны сөйләштерергә, игътибарын үзенә юнәлтергә, кызның йөрәгенә сукмак салырга омтылалар иде. Шуларның хәтерен калдырмый гына, бик үк өметләндермичә сүзне вакытында өзә белде ул. Ә күрше егете Айдар белән бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә йөрделәр, әле дә бик дус алар.
Ямьле җәйнең бер матур көне иде. Авыл халкы болында печән чабып киптергән көннәр. Әти-әнисенең болыннан кайтышына хәйран эш эшләде инде Сәрия. Капка төбендәге йомшак үләнне ашасын дип, әтисе иртәдән үк чыгарган бозауны кире оясына алып кереп ябарга булды: кигәвеннәр һич кенә дә тынгылык бирми икән үзенә. Бер чиләк салкын су эчсә, рәхәтләнеп китәр. Сәрия, зур су савытыннан су алып, хайван алдына куйды да, чәчәкле чиләкләрен асып, бәрәңге сабаклары белән капланып бетә язган тар сукмактан чишмәгә китте. «Үзебезнең савытларны тутыргач, күрше Разия әбигә дә алып кайтырмын», – дип, уйланып барган җиреннән шып туктап калды ул. Кызның бөтен тәне буйлап, өскә таба ниндидер кайнарлык күтәрелде; аяклары гүя җиргә берегеп калган; иреннәре, нидер әйтергә теләгәндәй, акырын гына кыймылдап куя; күзләре, нур белән, яктылык белән тулып, каршындагы карашка уралган иде. Ә анда, ике чишмә арасындагы калкуырак урындагы яшел үлән өстендә, кара бөдрә чәчле, калын кашлы чибәр егет утыра. Егетнең торып басуы Сәрияне айнытып җибәргәндәй итте. Ул, тиз генә иелеп, чиләген чишмә улагы астына куйды, башын күтәрмичә генә чиләгенең сабыннан тотты. Бер чиләге тулгач, аны түгә-түгә алып, икенчесен куйды. Монысы да тулгач, ике чиләген дә көянтәсенә асып, атлый-йөгерә өйләренә юнәлде.
Сулы чиләкләрен баскыч төбендәге сәкегә дыңгырдатып китереп куйды, ике кулын йөзе белән каплады. Урам капкасыннан әле генә кайтып кереп, тырма-сәнәкләрен урнаштырып йөрүче әтисе белән әнисе кызларының бу халәтен күреп курка калдылар.
– Нәрсә булган? – диде Гали абзый, курыккан карашын хатыны Мәликәгә төбәп.
– Балакаем, нәрсә булды, эт-фәлән кудымы әллә? Иртә белән Шәрифҗаннарның алабайлары безнең бакча башында күренә иде шул.
– Юк, юк, чегән. Чишмә янында чегән бар.
– Тфү! – дип җиргә төкереп куйды ата кеше. – Нәрсә булган дип торам, тапкансың куркыр әйбер, – дип, кеткелдәп көлә-көлә, лапаска кереп китте ул. Ә Мәликә апа, кызының аркасыннан сөя-сөя:
– Син бит инде, кызым, бала-чага түгел, быел мәктәпне тәмамладың. Үзең җыен юк-бардан шүрләп торасың. Чегәннәрнең бит безнең авылдан һич китеп торганнары юк, безгә зыян салмый алар, – дип юату сүзләрен тезде.
Әйе, әнисе дөрес әйтә, Сәрия үзен белә башлаганнан бирле чегән халкы Сармак авылы кешеләре белән аралашып яши. Салкыннар башланып, җирләрне катыра башлау белән каядыр китеп югалсалар да, авыл тирәсендәге урман-болыннар яшәрә башлауга, үз чишмәләре янына килеп, чатырларын коралар иде. Авыл халкы ул чишмәне нәкъ менә шуның өчен дә Чегән чишмәсе диеп атагандыр. Кош-кортка, хайваннарга зыян салмадылар, кирәк әйберләрен өйгә килеп сорап, сатып яки берәр әйбергә алыштырып алалар иде. Хатын-кызларның алардан алган тукыма-фәләннәргә шулкадәр исләре китә, үзләре өчен бик кадерле булган көмеш чулпы, алка-йөзекләрен инде күптән шуларга алыштырып бетерделәр. Моңарчы ат арбалары өстенә тирмәләр корып яшәп яткан чегән халкы соңгы елларда күзгә-башка күренмәде, ә менә быел уйламаганда пәйда булды алар. Авыл халкын иң шаккатырганы шул булды: ат-тирмәләр белән түгел, кыйммәтле җиңел машиналар белән иде алар. Ничек аптырамыйсың ди инде: Сармак кешеләре көнне-төнгә ялгап эшлиләр, әмма мондый байлыкларга ия була алганнары юк әле. Ә бу чүпрәк тирмәләр эчендә яшәп яткан, кара тир агызып хезмәт итүнең ни икәнен дә белмәгән чегәннәр, алардан бик күп тапкырлар баерак икән бит. Алар белән аралашкан авыл агаларыннан шул билгеле булды: туган якларына кайткан икән бит алар. Әйе, әйе! Бөтен Сармак халкы туган җир дип йөрткән урын аларның да туган җире икән бит. Аларның бороннары – хуҗалары нәкъ менә Чегән чишмәсе буенда дөньяга килгән. Гомеренең соңгы көне якынлашканын сизеп, ул кадерле туган җирләрен күреп калырга теләгән икән.
Авыл балаларын кече яшьтән үк: «Елак балаларны чегән капчыгына салып алып китә», – дип куркытып торсалар да, Сәрия инде күптән алардан курыкмый, бүген чишмә буенда күргән чегән егетеннән дә курыкмады ул. Ә менә аның карашы, күзләренең тирәнлеге кызны гүя бөтереп алып, әллә нинди сихри дөньяга алып кереп киткәндәй итте. Күтәрелеп карый алмады ул аңа кабат, белә, аңлый бит инде ул: ярамый аңа ул егет белән бернинди бәйләнешкә дә керергә. Дус булырга да, хәтта бер генә сүз алышырга да ярамый. Беркайчан да авыл кешеләре йөргән җирдә алар күренмәделәр, авылга йомышлары булганда аларның иң өлкәне килер иде, авыл халкы да аларга йомышка авылның иң хөрмәтле аксакалларын гына йөртте. Бу – авыл халкы белән чегәннәр арасында язылмаган закон. Шушы алар юкка чыгып торган ун-унике ел эчендә, авылның бер генә кешесе дә алар туктала торган үзәнлекнең бер уч печәненә кагылмады, аннан бер бөртек җиләк өзмәде. Ә бу егет тоткан да салкын чишмә буена килеп утырган, имеш. Җитмәсә, Сәриянең күңелен урыныннан кузгатты. Инде менә ничә көн ул кара күзләр кызны озатып йөри. Чишмә буендагы таллар арасыннан да, әнкәсе белән болынга җиләккә барса да сизә ул аны. Бер караш, бер-берсе белән очрашкан бер мизгел Сәрияне утларга салды. Бу мәхәббәт иде. Бер күрүдә гашыйк булуның ни икәнен аңлады инде ул хәзер. Бу – мәхәббәт, әмма тыелган мәхәббәт!
Шундый ләззәтле дә, газаплы да уйлану-янулар белән җәй узып та китте. Мәликә апа да сизде кызындагы бу үзгәрешләрне. Сәрия бик еш уйланучан булып китте, хәтта кайвакытта дәшкәнне дә ишетми, күзләрен еракка төбәп каядыр «китеп бара». Ә Гали абзыйның сүзе кыска булды:
– Борчылма, карчык, укырга китәр вакытлары якынлаша бит баланың. Чит-ят шәһәрдә, белмәгән кешеләр янында яшисе барлыгын уйлый торгандыр. Ияләнер, бер аның башыннан гына узмаган.
Кайнап торган шәһәр тормышы бик ят иде Сәрия өчен. Зур каланың киң урамнарына бик озак ияләшә алмый тилмерде ул. Үзе укый торган медицина көллиятенең тулай торагындагы шау-шулы тормыштан башы әйләнде, ләкин тора бара үзенә иптәшләр, дуслар тапты. Уку да кызга җиңел бирелде, ярата иде ул белем алырга. Яхшы укыгач, аның белән аралашырга теләүчеләр дә күбәйде, булдыра алганча һәркайсына булышты. Мөмкинлек булганда кайтып, әти-әнисенә ярдәм итте, бик еш кайта алмаса да, андагы хәлләр белән классташы һәм күрше егете Айдар таныштырып тора иде аны. Айдар да шәһәрнең бер институтында белем эсти, киләчәктә инженер булачак. Сәрия белән икесе очрашкалап торалар, еш кына татарча театр-концертларга йөриләр. Соңга таба бер-берсенә шулкадәр ияләнде алар, егет берәр көн генә килми торса, Сәрия аны юксына башлый. Егет килеп тә кыз берәр якка киткән булса, Айдар үз-үзенә урын таба алмый. Соңгы курста укый иде Сәрия. Язгы җылы төннәрнең берсендә Айдар аңа тәкъдим ясады.
– Ничек? – дип аптырап калды ул. – Без бер-беребезне яратабызмы соң?! Гаилә бары сыналган мәхәббәткә генә корылырга тиеш.
– Ә син мине яратмыйсыңмы? – дип аның соравына сорау белән җавап бирде Айдар. – Безнең кадәр бер-берсен яхшы белгән тагын кем бар икән? Без бит синең белән инде туганнан бирле бергә: бер комлыкта уйнап үстек, бергә укыдык, менә хәзер калада да бергә без. Бу мәхәббәт түгелме? Безнең язмыш шундый: туганнан үлгәнче бергә без. Гаиләбез дә бик матур булыр! Син минем белән килешәсеңме?
Айдар, иягеннән йомшак кына тотып, Сәриянең күзләренә карады.
– Син ризамы? – дип кабат сорады ул.
– Риза, – дип җавап бирде кыз.
Озакка сузмыйча авылга кайтып, ниятләрен әти-әниләренә җиткерделәр. Әтиләреннән бигрәк әниләре шатланды. Күр әле син, әле кайчан гына кешедән яшерә-яшерә бер-берсенә эч серләрен бушаткан ике күрше хатын кодагыйлар булдылар. Бөтен чыгымын, мәшәкатьләрен уртак итеп, авылда туй үткәрделәр. Дуслар, туганнар иң изге теләкләрен җиткерде, чын күңелдән, алып килгән бүләкләрен бирделәр. Айдарның җизнәсе алар өчен бик кирәкле бүләк ясады: шәһәр уртасындагы бер урында әбисеннән үк калган йорты бар икән, шуны яшьләргә бирде, бәлки тиздән андагы иске йортларны сүтеп күпкатлы өйләр төзерләр, ә анда яшәүчеләргә һичшиксез шул йортлардан фатирлар бирерләр…
Туйлар узып, калага килгәч, алар кабат студент тормышына чумды. Сәрия дәүләт имтиханнарына әзерләнергә тотынды, Айдар да өйгә соң гына кайта, ул укудан туры эшкә китә. Хәзер бит ул гаилә башлыгы, ничек тә акча табу ягын карарга кирәк. Дөрес авылдан әти-әниләре, икесенең дә студент икәнлекләрен искә алып, һәрьяктан ярдәм итәргә тырышалар иде. Тормыш шулай акрын гына үз җае белән бара бирде. Сәрия дипломын алып, бер яхшы гына шифаханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Айдар, институтны тәмамлап, заводта эшли башлады. Матур яши алар, сүзгә килгән вакытлары юк диярлек, булса да, Айдарның кызган вакытларында Сәрия дәшми кала белде. Тик бер генә әйбер җитми иде аларга, тормыш яме, тормыш бөтенлеге өчен бала кирәк иде аларга. Инде менә өйләнешүләренә дүртенче ел китсә дә, алар һаман баласыз. Кунакка барган саен, Айдарның апасы белән җизнәсенең ике баласын ничек сөйгәнен күрә бит инде Сәрия. Кайтканда да һаман шулар турында сөйли, алар булып сөйләшә, аларның шуклыкларын искә төшереп көлә. Ике кодагый, авылга балалары кайтып киткән саен, чыш-пыш килешәләр, янәсе Сәриядә ул-бу үзгәреш сизелмәгәнме, бәби алып кайтып, әти-әниләрен сөендерергә җыенмыйлармы икән? Күренеп карады ул үзе эшләгән шифаханәдәге гинекологка, бала таба алачакмы-юкмы икәнлеге турында сорашты.
– Син нәрсә, матурым, табасың, һичшиксез табасың. Син сау-сәламәт. Үзең теләгән кадәр тап. Синең барысы да алда, – дип юандырган иде.
Болай дип тә өстәде:
– Гаиләгезнең балалы була аламы-юкмы икәнлеген белү өчен, иреңнең дә тикшеренүе кирәк.
Ничек әйтсен инде ул Айдарга моны, үзе башлап: «Безнең нигә балабыз юк?» – дип сорамагач, ничек Сәрия бу турыда сүз башласын. Юкка яла яккан шикелле була бит бу.
Август аеның соңгы көннәре иде. Иртән Сәрия, гадәттәгечә, шифаханәгә эшкә килде, ә төнге дежурда торган шәфкать туташы Гөлфия аны яңа хәбәрләр белән каршы алды:
– И–и, кызый җаным, бүген төнлә монда булган хәлләрне бер генә күрсәң икән син! Икеләр тирәсендә «скорой» белән бер чегәнне китерделәр: фаҗигагә эләккән, бөтен җире канга баткан, пульсы бөтенләй беленми диярлек. Без Николай Александрович белән аны операциягә әзерли башлаган идек, бөтен шифаханә алды чегән халкы белән тулды. Авыруны кире бирүне сорыйлар, таләп итәләр хәтта. Барыбер исән калырлыгы юк, диләр. Баш табиб милиция чакыртырга мәҗбүр булды. Барыбер китмәделәр, ишек төбендә милиция сакта торды, без операция ясадык. Шуннан соң Николай Александрович операциянең уңышлы тәмамлануын, авыруның әкренләп аңына килүен чыгып әйткән иде, әй шатландылар, әй сөенделәр. Хирургның аркасыннан килеп сөяләр, кулларын кысалар, хатын-кызлары муенына ук килеп асылындылар. Таборларының хуҗасы диме шунда. Безгә кызык, тәрәзәдән тегеләрне күзәтәбез. Таң алдыннан гына киттеләр. Үләм малай, кайтам да егылам, үтереп йокы килә.
– Ә ул авыру хәзер аңындамы, кайда ул, реанимациядәме?
– Әйе, аңында, аның яныннан китмәскә кушты табиб. Мин шуннан чыктым гына, анда санитарканы калдырдым. Ярый, хуш, Сәрия, – дип, Гөлфия чыгып китте.
Сәрия элгечтән ак халатын алып киде, өстәл янына килеп утырды да авыру тарихларын кулына алып укырга тотынды. Кинәт кенә кулындагы сәгатенә карады, иртәнге киңәшмә һәм обход вакыты якынлаша иде, ул табиб янына, аскы катка төшеп китте. Табиб кабинетында киңәшмә инде башланып килә иде, Сәрия акырын гына иң арттагы урындыкка килеп утырды. Сүз күп булды монда: кемнәргәдер шелтә эләкте, кайсын мактадылар, ә төнлә булган операция турында сүз чыккач, чегәннәрнең кыланышларын искә төшереп, елмаешып куйдылар. Авыруның хәле ярыйсы гына күренсә дә, яныннан һич тә китәргә ярамаганлыгын табиб кат-кат искәртте. Киңәшмәдән соң, палаталар буенча обход ясалды, иң соңыннан гына реанимациядәге авыру янына керделәр. Сәрия әле бүген монда кермәгән иде. Алар керүгә авыру акырын гына күзләрен ачты һәм кинәт, урыныннан сикереп торырдай булып, талпынып куйды ул:
– Сәрия! Бу бит син! – диде ул русчалатып. Аның кара күзләреннән агылган нур, җылылык Сәриягә килеп бәрелде һәм ул бер мәл югалып калды. Бу ул иде! Инде менә ничә еллар аны озатып йөргән кара күзләр, назлы караш иде бу! Хатын тиз генә үзен кулга алды, бик тә ягымлы итеп елмайды:
– Әйе, бу мин, ләкин сез кузгалмагыз, сезгә әле ярамый,– диде Сәрия. Табиб каршында аңа уңайсыз булып китте.
– Хәлегез ничек? – дип сорады аннан Николай Александрович. –Үзегезне ничек хис итәсез?
– Хәлем ярыйсы, мине моннан кайчан чыгарырлар икән? – дип сорады ул.
– Бер дә борчылмагыз, Ромон. Бүтән монда килеп йөрмәс өчен, Сезгә хәзер бик яхшылап дәваланырга кирәк. Хәлегез бер-ике көннән тагын да яхшырса, гомуми палатага күчерербез. Сезнекеләр безгә килеп тора, алар сезнең сәламәтләнеп килүегезгә бик шат, ләкин әлегә аларны монда кертә алмыйбыз. Хәзергә тыныч кына ятып торыгыз.
– Әйе, – дип, ризалыгын белдереп, баш какты егет һәм карашын кабат Сәриягә төбәде.
Коридорга чыккач, Николай Александрович артыннан килгән Сәриягә борылып:
– Сәрия Галиевна, күрәм – Сез бит әлеге чибәр егет белән танышлар булып чыктыгыз, Сез аны якыннан беләсезме? – дип сорады.
– Юк, мин аны читтән күреп кенә беләм, – дип, ул хәлне аңлатып бирде.
– Менә нәрсә, Сәрия сеңлем, әлеге егет белән милиция кызыксына. Авария махсус оештырылмаганмы икән, дигән фараз бар, сорау аласылары килә. Машинасы бик затлы ди, кызыгулары да мөмкин. Гомуми палатага күчермичә, беркемне дә анда кертмәскә. Тиешле уколларны вакытында кадагыз.
Табиб коридор буйлап китеп барды, Сәрия көндәлек эшенә чумды. Әмма аның күңеле тыныч түгел иде. Менә хәзер ул Ромонга укол кадарга керергә тиеш. Аны кабат очратуына шатлана да ул, көенә дә. Яшь вакыттагы хисләренең кабат яңаруы, аларның әллә ни тирән яшерелмәгән булуы тынычлык бирми иде аңа. Сәриянең исемен каян белгән диген син, аның исемен ул бит әле бүген беренче тапкыр ишетте.
Палаталардагы авыруларга уколлар ясап бетереп йөргәндә, санитарка килеп, Сәрияне реанимациядәге авыруның чакыруын әйтте. Шприц-уколларын алып, Сәрия шунда юнәлде. Ишекне ачып керүгә, аларның күз карашлары кабат очрашты. Егет елмаерга тырышса да, күренеп тора, әле аның хәле әйбәт түгел иде. Сәрия аңа авыруны баса торган укол ясады, температурасын, кан басымын үлчәп карады. Ромон үзен кайгыртканга бик риза булып, күзләрен йомып ятты.
– Инде Сез хәзер бу уколдан соң тынычлап йоклап алырсыз, мин чыгам, – диде Сәрия.
Егет аның юрган рәтләгән кулын тотып алды һәм күкрәгенә кысты.
– Сәрия, син мине үзеңнең гомерлек әсирең иттең. Сине чишмә буенда күргәннән бирле мин җаныма тынычлык таба алмыйм. Ул җәйне, бертуктаусыз синең артыңнан ияреп йөрдем, авыл малайларыннан сорап исемеңне белдем. Безгә беркайчан да бергә булу насыйп булмаячагын да аңлый идем, әмма сиңа булган мәхәббәтем миннән көчлерәк. Әтиемне җирләгәч, мин аның урынына борон булып калдым, мин өйләнергә тиешмен. Инде миңа ярардай кызны да таптылар, әмма мин һаман туйны күчерә киләм. Йөрәгем түрендә бары син генә! Менә синең белән кабат очрашу өчен шушы авария аша узарга кирәк булган икән миңа. Кисәттеләр мине, хәтәр юлга чыгасың, диделәр, сине соңгы тапкыр күрәсем килде, шуңа Сармак авылына юл тоттым, сине барыбер күрәсемә ышандым. Нәкъ шушы каланы узып барганда булды бу хәл, сине узып китә язганмын бит, – дип елмайды ул. Укол ярдәм иттеме, аның хәле яхшырган иде. Сәрия аңа йокларга кушты, ул монда озак тоткарлана алмый иде, аны эш көтә. Егет, моңсу гына елмаеп, аны озатып калды.
Ромон янына Сәрия кабат иртән генә керә алды.
– Мин сине шундый сагындым! – дип каршы алды аны егет. Сәрия аңа хәзер аны башка кеше алыштырачагын, үзенең яңадан ике көннән соң гына килә алачагын әйтте.
– Мин сине бер җиргә дә җибәрмим, кал минем янда гына! – дип ялынды егет.
Ике көннән кабат очрашканда, аны инде гомуми палатага күчергәннәр иде. Авыруның хәле көннән-көн яхшыра, операция урыннары да әйбәт кенә рәтләнеп килә. Сәриягә хәзер үзен өйдә тоту бик авыр, ул һаман шифаханәгә ашкына, Ромонны өзелеп-өзелеп күрәсе килә иде. Айдар да сизә хатынындагы үзгәрешләрне, ни булганын гына аңламый иде.
Бүген Ромонның монда соңгы төне, Сәрия дә дежурда. Аның эше бик күп, палатадан палатага йөреп кенә тора ул, авыруларның һәрберсенә ярдәм кирәк. Инде менә бар да тынычланды кебек, бүген төн тыныч узарга тиеш. Авыр операцияләр дә көтелми. Дежур табиб, ул-бу булса хәбәр итәргә кушып, аскы катка төшеп китте. Сәрия, бүлмәсенә кереп, анда тузгып яткан әйберләрне җыештыргалады, коридордан әкрен генә якынлашкан аяк тавышларына каршы чыгарга дип ишек янына ук килеп кенә җиткән иде ул, кинәт кенә ишек ачылып китте һәм аннан Роман килеп керде. Алар әздән генә маңгайга-маңгай бәрелешмәделәр. Егетнең куллары Сәриянең билен урап алды, күзләрен тутырып аңа карады ул. Сәрия каушады, бары иреннәре егетнең кайнар иреннәреннән аерылган мәлдә генә:
– Мин кияүдә, ирем бар минем, – дип әйтә алды ул.
– Беләм, – дип җавап бирде егет. Аяк астында дөнья әйләнде, бер-берсенә мәңге насыйп булмас ике йөрәк шашып-шашып тибә иде.
Айдар әти булды. Сәриясе аңа малай бүләк итте. Үзен чын ир-ат итеп сизде ул. Хатынының авырлы икәнлеген белгәч, куанычыннан нишләргә дә белмәде. Аңлады инде хәзер: соңгы араларда бик үзгәргән иде Сәрия, юкка булмаган икән. Авырлы хатыннарны шундый көйсез, уйчан була диләр бит. Күз яшьләрен дә бик күп агызды ул соңгы араларда. Ярый, ярый, хәзер елап утырырга вакыты булмас, Айдарның улы алар тормышына ямь һәм нур өстәр. Бәби кайтышка өйдә бар да әзер: апасы өйләрне ялт итеп җыештырып чыгарды, бәбигә иң беренче кирәк булган вак-төякләрне үтүкләп куйды, тәм-томнарын пешерде. Җизнәсенең машинасына утырып, Айдар хатынын һәм улын алырга бала табу йортына китте. Кып-кызыл розалар букетын, ике битеннән үбеп, Сәриясенә тоттырды. Ап-ак биләүгә төрелгән баланы Айдарга китереп тоттырдылар: аның шатлыгы эченә сыймый иде:
– Кем исемле кушабыз, әнисе, улыбызны кем дип атыйк? – дип сорады ул Сәриядән. Ә Сәрия гүя аны ишетмәде дә: ул Айдар кулындагы баласының кап-кара күзләренә карап бик тирән уйга калган иде.
Алмазия ГОБӘЙДУЛЛИНА.
Биектау районы.

Комментарии