- 14.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Аяз сеңлесенең елаган тавышына уянып китте. Күрәсең, әниләре бүген дә кайтмаган. Өч көн инде ялгызлар, берни ашамаган килеш суык өйдә әниләрен көтәләр. Сеңлесенә кушылып, Аяз үзе дә елап җибәрде. Юк, бу иркәләнеп елау түгел. Сеңлесенә ашатырга ризык таба алмау, әнисенең эчеп югалып йөрүе, балаларын онытуы – барысы да шушы 8 яшьлек Аязның күз яшендә иде. Ул шушы минутларда бөтен дөньясына үпкәле булгандыр. Кечкенә генә, ябык кына бала өстендә күпме мәшәкать, җитмәсә, өйләре дә суык, ягарга утыннары да юк. Исерек булса да, әниләре кайтса, ягарга берәр нәрсә табар иде әле. «Әнием бәгърем, кайда йөрисең син, нишләп безне кызганмыйсың? Йа Аллам, сеңлемне булса да кызган: әнине кайтар инде», – дип, Аяз, елый-елый, Ходайга ялварды.
Барысы да әтиләре үлгәч башланды. Әнисе аның вафатын авыр кичерде, авырып алды, балаларны берүзем ничек аякка бастырыйм дип, кайгыга калды.
«Ни өчендер бүген күрше әби Гыйльменисаттәй дә күренми. Безнең өчен кайгыра, нишләп яталар икән дип, көнгә бер булса да кереп хәлне белә, тәмле әйберләре дә була. Әнине ярата ул, исерек булса да, әнигә, кызым, дип дәшә. Аның үзенең бер малае булган, ләкин ул малай 5 яшендә су коенганда батып үлгән. Шуннан бирле күрше әби аның әнисен якын итә. Эчкәненә дә борчыла, орышып та ала, юлдан язасың бит, балаларыңны кем карар, дип тирги. Нишләп күрше әби күренми, авырып тора микән әллә, бәлки, кар күмеп китеп, ишеген ача алмыйдыр?» Аяз, сеңлесе егылып төшмәсен дип, карават кырыена урындыклар тезде дә, өстенә күптән инде кечерәеп беткән, иске пәлтәсен киеп, күрше әбинең хәлен белергә чыгып китте. Тышта буран, күзне ача торган түгел. Көч-хәл белән әбинең ишек төбенә барып җитте. Ишекне кар күмеп бетерә язган. Тартып карады, ишек ачылмады, күрәсең, эчтән бикле. Дөбердәтә-дөбердәтә, Аязның куллары авыртып бетте, ләкин әби ишеген ачмады. Кечкенә йодрыклары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, Аяз урамга чыкты. Шулчак әллә нәрсә булды, башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды, ул карга егылды.
Күзләрен ачканда, янәшәсендә түбән оч Дания апасы утыра иде. «Исәнме, Аяз энем! Хәлләрең ничек? Борчылма, хәзер барысы да әйбәт булыр», – дип, аның башыннан сыйпады. Аяз өйне күзәтте, сеңлесен эзләде. Шулчак икенче бүлмәдән сеңлесен күтәреп, яңа гына армиядән кайткан Рамил абыйсы килеп чыкты. Кар өстендә аңсыз яткан Аязны кайтышлый ул күреп алган. Нишләргә белмичә, аптырап, ул аны үзләренә алып кайткан. Дания апа Рамилгә аларның әтиләренең вафат булуын, әниләренең кайтмыйча эчеп йөрүен, Аязның кечкенә сеңлесе дә барлыгын сөйләгән. Рамил әнисе белән киңәшләшә дә, кыш чыкканчы дип, сеңлесе белән Аязны үзләренә алдыра. Рамил балаларны бик кызгана, ул бит үзе дә детдом баласы. 5 яшендә Дания апасы аны уллыкка алган була. Ә Дания апа кияүгә чыкмаган ялгыз кеше. Шулай итеп, балалар Рамил абыйларында яши башлыйлар. Рамил абыйсы сөйләве буенча, теге көнне ишеген ачмаган күрше әбисе төнлә үлгән була. Бу хәбәрдән соң Аяз уйчанланып кала, ничектер, бик якын кешесен югалткан шикелле була. Балаларның әниләре бер атна күренмәгәч, Рамил милициягә хәбәр итә. Яз көне авылда коточкыч хәбәр тарала. Авыл башындагы күпер турысына килеп җитәргә йөз метр кала, әниләренең үле гәүдәсен табып алалар. Балаларга бу хәбәрне җиткерү авыр була. Аяз әнисенең үлү хәбәрен ишетүгә урамга чыгып йөгерә – туп-туры урманга китә. Яшел чирәмгә ятып тәгәри-тәгәри елый. Җылынып җитмәгән җирнең суыклыгыннан калтырана-калтырана үкси ул. Көн караңгылана башлагач кына кайтырга чыга. Үзен эзли-эзли арып беткән Рамил абыйсы белән капка төбендә очраша. Аяз Рамил абыйсы янына килеп утыра да: «Рамил абый, сеңлем белән миңа әти бул әле», – дип күзләрен мөлдерәтеп Рамилгә карый. Рамил бу сүздән әллә нишләп китә. Әти булырга бит әле ул өйләнмәгән дә, аңа бары 20 яшь кенә, аннан әти дип дәшкәч, кызлар ничек карар бит, дигән уйлар аның башыннан йөгереп уза. Шулай да, Аязның өметен өзәсе килмичә, җайлап кына аңлата. «Көз көне өйләнәм, өйләнгәч, мин инде зур кеше, әти булырлык кеше булам. Сине дә, сеңлең Гөлияне дә булачак хатыным Нәсимә апаң белән үз балаларыбыз итеп яздырырбыз. Менә шул чакта сезнең әтиегез – мин, әниегез Нәсимә апагыз булыр. Нәсимә апаң каршы килер дип уйламыйм, ул сезне гел сораштыра, ярдәм итеп торуымны үтенә. Аз гына түз инде, Аяз! Ул риза булып башын кага».
Көзгә Рамил өйләнә. Хатыны Нәсимә белән киңәшләшкәч, алар балаларны үзләренеке итеп яздыралар. Шулай итеп, Аяз да, Гөлия дә әти-әниле була. Балалар бу йортта үзләрен ятим булуларын сизмәсәләр дә, Аяз көнгә бер тапкыр үзләренең урамнарын әйләнеп кайта. Сагына шул ул, исерек булса да, әнисен, суык булса да, үз өйләрен…
Беренче сентябрьдә Аяз – мәктәпкә, Гөлия балалар бакчасына бара. Матур киемнәрен, Рамил абыйсы бүләк иткән өр-яңа ялтырап торган ботинкаларын киеп, әтисе белән әнисен җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә баруын Аяз беркайчан да онытмаячак. Әнисе үлгәннән соң, Аязның беренче тапкыр шатланган, куанган көне бит. Ул яхшы укый, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Кечкенәдән, милиционер булам, дип хыялланган егет университетка укырга керә. Гөлия дә абыйсыннан калышмый, яхшы укый, табибә булам, дип хыяллана. Әкрен генә ел арты ел уза. Менә инде Рамил белән Нәсимәнең уртак кызлары Энҗегә дә 18 яшь. Аның да хыялы – Гөлия апасы кебек табибә булу.
Казанда эш тәкъдим итсәләр дә, Аяз укып бетерүгә, үзенең районына эшкә кайта. Сәбәбе: бер яктан әти-әнисенә ярдәм итү нияте, икенче яктан, сеңлесе Энҗене ешрак күрү. Әйе, ул Рамил белән Нәсимәнең уртак кызлары Энҗегә гашыйк. Энҗе дә Аязның үз абыйсы түгеллеген белгәч, аңа икенче төрлерәк карый. Аяз бу турыда әти-әнисенә әйтергә курка, дөрес аңламаслар дип борчыла. Ләкин кайчан да булса әйтергә кирәк булачак дип, бер кайтуында Аяз әти-әнисенә бу хәбәрне җиткерә. Әти-әнисе ризалыгы белән, ятимлек ачысын татыган Аяз олы тормыш юлына аягында нык басып торучы иң бәхетле ир буларак килеп керә. Юк, ул үзе генә бәхетле булмаячак, иң якын, кадерле кешеләрен дә бәхетле итү өчен тырышачак. Бүтәнчә була да алмый, чөнки ул әтисе Рамил тәрбиясен алган бала.
Фәридә ХИСАМОВА.
Кукмара районы, Тырыш авылы.

Комментарии