- 14.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Ап-ак итеп юылган баскыч төбендә ят аяк киемен күреп, Зөфәр имәнеп китте. «Тагын шул Хөсәен! – дип уйлады ул. – Тәки үзе дә тынычлык тапмый, кешегә дә бирми бит, әй!» Әмма ул күңелендәгесен тышка чыгармады. Тыныч кыяфәткә кереп, өйгә үтте һәм түр башында хуҗа шикелле кәпрәеп утырган Хөсәенгә кулын сузды.
– Йә, нихәл? – диде ул.
– Аллага шөкер. Нәрсә, Хөсәенне юкка чыгар, дип көткән идеңме әллә?
– Алай димим дә…
– Юкка чыга торган егет түгел мин.
Үзе исә әле генә мәктәптән кайтып, Хөсәенгә ике тамчы су кебек охшаган малайның аркасыннан сөйде.
– Шулай бит, улым! – диде.
Малай яңа гына ашарга утырган иде, авызына капкан икмәген голт итеп йотып җибәрде һәм:
– Ыһы, – диде.
– Ыһы түгел, шулай, диген.
– Шулай, – дип кабатлады малай.
– Балага бәйләнмә, – диде Зөфәр.
– Нәрсә, әллә укасы коелыр, – дип куркасыңмы?
Ул арада малай аннан-моннан капкалады да, зур йөктән арынгандай җиңел сулап, әнисенә рәхмәт әйтеп, урамга йөгерде.
– Әти, дип тә әйтмәде, якасын мать! – дип сүгенде Хөсәен. – Ни зыяным тигәндер.
Зөфәрне күз карашыннан аңлаган Мәүлидә кырлы стаканнар һәм бер ярты китереп утыртты.
– Файдаң да юк, – диде Зөфәр, кырлы стаканга тутырып, аракы салгач.
– Нинди файда кирәк ул молокососка! Мин бит аны дөньяга китерткән атасы!
– Эт, мәче дә күп итеп балалый. Әмма балаларын аякка бастырмый торып, алар да ташламый.
– Ярар, акыл сатма әле! Гаеп миндә генә, диярсең! Атта да, тәртәдә дә булды инде.
– Атка тәртә типми, ә ат тәртәгә тибә. Син дә тәртәгә еш тибәсең. Яңа корган гаиләң белән тату гына яшисе урында…
– Минем гаиләм монда.
– Оныт син аларны. Бу хәзер минем гаилә.
– Безнең гаилә.
– Ярар, безнеке булсын. Тик бер кискән икмәк кире ябышмый инде. Бу гаилә дә синең кисеп ташлаган икмәгең.
Мәүлидә ирләрнең сүзенә кысылмады. Тик сүз үзе һәм улы турында барганда тыныч калып буламы соң?
– Нишләп кисеп ташлаган булсын? Улым өчен дә, хатыным өчен дә мин җаваплы. Мин аларны ярдәмсез калдырмадым. Миндә пәйгамбәрләр гадәте!
– Ул гадәтеңне беләбез. Күлмәк итәге селкенү белән, күзең майлана. Хәлеңнән генә килми.
– Хәлемнән дә килә минем. Син, туган, сүзне кирәкмәгән якка борма.
– Туган түгел син миңа.
– Туган булмыйча, шайтаныммыни? Минем хатын белән яшисең. Минем баланы үстерәсең. Ызначит, без туганнар! Кан катнашкан безнең.
– Ярар, әйтәсе сүзең шул булса, күңелең булсын, әйе, туганнар.
– Сүзем шул, үз хатыным да миннән артык түгел.
– Соң бит, Мөхәммәд пәйгамбәр заманы түгел, берьюлы ничә хатын белән торырга. Күп хатын алуны Ленин бабай узган гасыр башында ук юкка чыгарды.
– Ызначит, дурак! Әйдә, Ленин бабай хөрмәтенә күтәрик!
– Ленин бабайга хәтле Мөхәммәд пәйгамбәр бар.
– Анысы өчен дә ярый!
Икесе өчен дә күтәреп куйдылар. Ни әйтергә белмичә, берара тын тордылар.
– Әллә, дим, Аллаһы Тәгалә өчен дә…
– Аллаһы Тәгаләгә тел тидермә, брат.
– Мин бит аның исәнлегенә, дим!
– Әйдә, күтәрик, черт с ним!
Алга таба бөтен фәрештәләр исеменә дә күтәргән булырлар иде, шешә бушады.
– Их, әз генә җитми калды, – дип мыгырданды Хөсәен.
Зөфәр белә, әз генә җитмәсә, Хөсәеннән котылу юк – кондициясенә җитми торып, урыныннан да кузгалмаячак. Хөсәеннең үзен йөгертер иде, юк шул, алай гына котылып булса, ул Хөсәен дә булмас иде. Ә үзе йөгерсә… Мәүлидәне Хөсәен белән калдырырга туры килә. Дөрес әйтә шул, аларны Мәүлидә туганлаштыра. Ә туганнан тиз генә котылам, димә. Икесе бергә калгач, аның башына нинди уй киләсен бер Алла гына белә.
Ә бит Хөсәен бу гаиләдә рәхәтләнеп яши алган булыр иде. Шайтан котыртты, диләрме әле? Авылның бөтен ирләрен авызына гына каратып торган мут Зөләйханың башына әллә тай типтеме – Хөсәенгә шаярып сүз, аннан күз атты һәм бәхетле ирнең тыныч кына барган тормышына кискен үзгәреш кертте. Бу хәбәр авылның бөтен этен дә, бетен дә айкап үткәннән соң гына Мәүлидәгә килеп иреште. Шулай да ул иренә тиктомалдан гына каты бәрелмәде.
– Дөресме бу хәбәр? – дип сорады.
– Киңәш бир, нишләргә дә белмим, – дип акланды Хөсәен.
Җүләр баш! Кем инде андый киңәшне яшь хатыныннан сорап тора? Хатыннар алар әни вазифасын картая төшкәч кенә үти башлый бит әле!
Артыннан ишек шыплап ябылгач, Хөсәен шактый вакыт миңгерәүләнеп торды. Мәүлидәнең киңәше шул булды. Зөләйха да үзе тәртәдән чыгарган ирне кире тәртәгә кертә алмыйча ни гомер азаплана.
Хөсәен барыбер гаиләсе турында кайгыртудан туктамады. Аларны чит-ят күзләрдән саклауны күршесендә генә яшәүче дусты Зөфәрдән үтенде. Ә ул чынлап та күрше хакын Алла хакы дип белүче дус иде – әйбәт күз-колак булды һәм тора-бара өйләнеп тә куйды.
Урамда шар тибеп уйнап йөргән малайны аракыга җибәрмәкче булдылар.
Сугышып китмәгәйләре дип сабыр гына түзеп күзәтеп торган Мәүлидәнең сабыры төкәнде. Кай арада үзенә көч тапкандыр, әллә тегеләре тәмам мәлҗерәгән идеме, ике ирне берәм-берәм җилкәсеннән эләктереп алды. Ирләр үз борыннары төбендә ишек шапылдап ябылгач кына айныдылар һәм кочаклашып ыңгыраша башладылар. Ә ишекнең теге ягында Мәүлидә үкси иде…
Сәмига СӘҮБАНОВА.
Комментарии