Бәллүр галошлы сихри кыз

Галия хәзер киләм диде дә суга баткандай юк булды. Ә телефоны биш минут эчендә ничәнче тапкыр өзгәләнә-өзгәләнә шалтырый… Берзаман бер-бер артлы смс-хатлар килә башлады.

“Сәлам! Галия әлегә юк, ул сезгә соңрак шалтыратыр, борчылмагыз”, – дигән смс-җавап җибәрергә булды Гөлнара.

“Сәлам! Рәхмәт! Ә, гафу, сез кем буласыз?” – дигән иде янәдән килгән хатта. “Мин Галиянең иптәш кызы, Гөлнара”. “Мин Руслан булам. Бик шат! Ярар, Галия бушагач, зинһар, миңа шалтырата күрсен. Рәхмәт”…

Ул вакытта бер минутлык бу аралашуның бер елга сузылган роман булачагын кем белгән бит, ә…

Руслан моннан соң да сеңелкәше Галиягә шалтыратуын дәвам итте. Әмма хәзер шалтыратуның чын сәбәбе – Гөлнараның тавышын ишетү. Галия моны аңлап, Русланны баштан ук кисәтеп куярга ашыкты: “Аның егете бар, алар бәхетле! Араларына керәсе булма!” Үзе бу сүзләрне аңласа да, йөрәгенә егет моны һич тә аңлатып бирә алмады…

Галия – Әлмәт шәһәре кызы. Казанга уку максаты белән килде. Руслан исә аның туганнан туган абыйсы. Кечкенә вакытта гел бергә үсеп, мәктәптә дә бер сыйныфта укыган балалар булганга, Руслан белән Галия аерылмас игезәкләр кебек иде. Сеңелкәше Казанга киткәч тә, Руслан аның янына килеп йөри торган булды. Бу юлы да егет Казанга барырга карар кылды. Галиянең дә Әлмәткә әни-әтисе янына кайтырга исәпләвен белгәч, “Үзем алып кайтам, көт мине”, – диде абый кеше. Килеп җитеп, егетнең тулай торакка керүе булды, “Гөлнарага шалтырат әле, кунакка чакыр безгә”, – диде ул.

– Руслан, мин сиңа кызның башын юкка әйләндермәскә кушкан идем түгелме соң?!

– Галия, аңла инде, тавышын ишетәсем, үзен күрәсем килә! Бер мизгелгә генә булса да!

Галия Гөлнарага шалтыратты. Әмма Гөлнара егетенең бик көнче булуын истә тотып: “Юк, мин сезгә кайтып йөрмәм инде. Рәхмәт”, – дип җавап кайтарды. “Алайса мин абый белән хәзер синең яныңа тиз генә кереп чыгам, көт”, – дип, Галия трубканы куйды һәм алар Нагорный бистәсе ягына юл тотты.

Егет көткән беренче очрашу иде бу…

Аннары ул юл буе Галиягә Гөлнара турында сөйләде. Кызның гадилеге егетнең башына һич тә сыя алмады. Гөлнара аны-моны уйламый, беренче очрашуга галош киеп чыкты… “Егетләр булган җиргә шулай галоштан чыккан кызларны, гомумән дә, күргәнем юк иде әле”, – дип сөйләнде Руслан. Әмма бу егеткә тискәре тәэсир итмәде! Киресенчә, ул моңа сокланып карады! Саубуллашканда кызлар “пәп итеште”, Руслан да яңагын куеп карады, Гөлнара аңа да үз “пәпен” бүләк итте. “Ай, яндыра яңагымны үбүе! Шундый кайнар! Мин көтмәгән идем бит… Яңагыма сугып җибәрер дип уйладым…” Менә шулай юл буе сөйләнә-сөйләнә сеңелкәшен ялыктырып бетерде абый кеше…

Әмма Гөлнараны Галиядә кунакта күрүне Руслан һич тә көтмәгән иде…

Гөлнара егете белән сөйләшкәч, Галияләргә кунакка кайтырга булды. Иптәш кызы белән сөйләшеп, ул автовокзалдан билет алып кайтты һәм икенче көнне иртә белән юлга чыкты. Әмма Галиягә абыйсына берни дә сөйләмәскә кушты. Кунакка килеп төшкәч, кич белән Галия Русланга шалтыратып, аны бик мөһим сөйләшүгә чакырды. Егет килеп, подъезд ишегеннән чыгып килүче Гөлнараны күргәч, авызын бик озак җыя алмады. Ул үз күзләренә ышаныргамы-ышанмаскамы икәнен белмичә берничә минут тын калып торды. Аннары моның өн икәнен абайлап, кызны үз кочагына алды. Ул вакытта болардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр дөньяда. Әйтерсең алар бер-берсен күптән белә: сөйләшер сүзләре тезелеп кенә тора. Бер-берсеннән һич аерыла алмыйлар. Әйләнә-тирәдәге кешеләр, бар мохит алар өчен юкка чыккандай булды.

Шушы ташкын арасында Гөлнара Казанда калган егете турында да онытты…

Ял көннәре беткәч, кызлар Казанга китте. Икенче көннең иртәсендә Руслан Гөлнараны Нагорный бистәсендә күзли иде инде.

– Син монда нишлисен, юләркәй?

– Мин сине юксынам, сагындым! Менә шуңа килдем…

Шулай итеп, бер ай дәвамында Руслан Гөлнара янына килеп йөри торган булды. Шушындый саф хисләр берәүдә дә юктыр сыман тоелды яшьләргә! Алар бит, чыннан да, бер-берсен ярым сүздән, ярым караштан аңлый ала иде.

Әйе, нәкъ шулай, “иде”… Әмма бер мизгелдә төзелгән бу тылсымлы сарай, шулай ук “ә” дигәнче җимерелеп тә төште. Сокланып, янып йөргән егет юкка чыкты. Гөлнара күпме шалтыратса да – алучы, язса да, аның хатларын, өзгәләнүләрен күрүче булмады, ахры.

Гөлнара теге оныткан егете янына кире кайтты. Тормыш дәвам итте. Әмма уйларда, йөрәктә һаман нурлы, якын, көләч йөзле Руслан егет иде.

Руслан бу танышуга кадәр бер елдан артык Элина исемле кыз белән очрашып, аңа өйләнмәкче үк булган икән. Әмма кыз тәкъдим ясалганнан соң, “Миңа бераз уйларга кирәк”, – дип юкка чыга. Егет моны авыр кичерә, әмма теге “Сәлам! Галия әлегә юк, ул сезгә соңрак шалтыратыр, борчылмагыз” , – дигән смс-хат аны кабат яшәүгә кайтара.

Ярты ел үткәч, печән кибәнендә югалган без кебек юкка чыккан Элина, янәдән пәйдә булып, егетне үзенә кайтарып ала. Әмма бер айдан тагын кача. Галия моны белгәч, озак уйлаганнан соң, хәлне Гөлнарага сөйләп бирә. Гөлнара егетне жәлли. Сәгатьләр, көннәр, атналар, айлар үтә. Әмма кыз егетне йөрәгеннән куып чыгара алмый. “Ул мине күптән оныткандыр, ә мин юләр, һаман шуны уйлап утырам”, – дип ул кайвакыт үзен ачулана.

Бер ел вакыт узгач, Руслан Галиягә кабат шалтырата. Шушы шалтырату әле сүнеп бетә алмаган учакны тагын яндырып җибәрә.

Руслан ел буе Гөлнара турында уйлап йөргән икән. Аның карашын күрәсе, тавышын ишетәсе килгән. Шулай да ул ясаган ямьсез адымны Гөлнара кичерә алмагандыр, “Хәзер мине күрә дә алмый торгандыр”, – дип уйган. Галиянең телефоннан сөйләшкәндә, кинәт “Гөлнара белән сөйләшәсең киләме?” – дигән тәкъдиме, егет өчен якты көндә суккан яшен кебек була. Русланның болай да тынмаган йөрәге хәзер сикереп чыгам дигәндәй ярсып тибә башлый. “Аның минем белән сөйләшәсе килмидер”, – ди егет. Әмма кызның тавышын, “Мин сиңа ачу тотмыйм, барысын да оныттым инде”, – дию, егетнең даулап торган хис-тойгыларын, шатлыгын ташыта. Шушы минутта ул күптән әйтергә теләгән сүзләрен сөйләргә җөрьәт итә. “Гөлнара, мин сине шундый сагындым… Мин сине яратам, кояшым минем!…” – ди. Һәм һич көтмәгәндә трубканың теге ягыннан “Мин дә сине яратам, чибәркәем”, – дигән җавап ишетә…

Шушы мизгелдәге тойгылар, башны әйләндергән шатлык, мәхәббәт хисләре белән тулы яшь йөрәк күпме вакыт аралыгыннан соң, ниһаять, беренче тапкыр үпкәләрен тутырып сулыш алды…

Гөлназ ШИҺАПОВА

Бәллүр галошлы сихри кыз, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии