Язмыш

Язмыш

I бүлек
И гүзәл, матур туган авылым! Синдә үткән сабый чакның хатирәләре йөрәгемә уеп язылган. Туган җирем – Башкортстанның Кырмыскалы районы, Иске Шәрәй авылы. 1947-1948 еллар. Миңа 5-6 яшь тирәсе. Шулай бервакыт кич утырырга күршеләребез: -апалар җыелды. Кайсы бәйли, кайсы йон яза. Мин дә шунда әбигә йон язарга булышам. Кинәт укытучы Мөнәвәрә апа, башымнан сыйпап: «И бала, безнең ятимәбез. Әниең бар – әнисез, әтиең бар – әтисез», – диде. Ә мин ул вакытта бу сүзләрне аңламадым. Минем бит әнкәем бар, дип уйладым. Ә ул әнкәемнең әбием булуын соңыннан гына белдем.
Менә бервакыт өйгә ят кешеләр килеп керде: яшь, чибәр ир белән матур хатын һәм 4 яшьләр тирәсендәге ир бала. Ир кешене миңа «Синең әтиең», – дип таныштырдылар. Һәм минем әнкәйгә ул да «әнкәй» дип дәште.
1950 ел. Мин беренче класс укучысы. Менә дәрес барганда, укытучыны кемдер чакырып алды. «Әйдә, сине әниең алырга килгән», – ди укытучым. Ул вакытта инде үз әниемнең икенче авылда яшәвен белә идем. Класстан чыктым да, өйгә ничек очып кайтканымны да хәтерләмим. Әнкәемнең тезләреннән кочакладым да: «Мине җибәрмә, әнкәем. Миңа бүтән кирәкми», – дип елый-елый үтендем һәм әнкәм янында калдым. (Мине тудырган анамны «» дигәнмен, ә әбиемне «әнкәй» дип йөргәнмен.) Ә алып китәргә килүче үз әнием иде…
1941 ел. Яз. Табигать йокыдан уяна. Тирә-юнь яшел юрган ябына, юкә ябалдашларында сандугачлар сайрый, күке кычкыра. Менә шундый бик матур кичтә Җиһан белән Рәшит очрашып, бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Җиһанга – 16 яшь, ул бик чибәр була. Төз гәүдәле, акыллы, тәрбияле, ягымлы Рәшиткә – 18 яшь. Бу кичтә йөрәкләр еш-еш тибә, куллар кулга тоташа, икесенең дә башын әйләндерерлек мәхәббәт уты чолгап ала. Алар шушы кичтән соң бер-берсеннән башка яши алмый башлый һәм майда өйләнешәләр.
1941 елның 22 июне. . Һәрбер өйдә, гаиләдә, илдә кайгы. Илебезгә куркыныч яный. Берничә ир-егет белән Рәшит тә үзләре теләп фронтка китә. Йөзләрчә ир-егет көрәштә ятып кала.
Сугыш тылдагыларга бик күп авырлыклар китерде. Хатын-кызлар ирләр урынына калып, үз-үзләрен аямыйча, ачлык-ялангачлыкта, бик күп киртәләргә каршы торып, армый-талмый эшләделәр, ятим балаларын үстерделәр. Сугыш сабыйларның бала чагын, яшүсмерләрнең яшьлеген юк итте.
Әтием фронтка китеп 5 ай үткәч, мин туганмын. Ул өченче Украина фронтында контрразведка офицеры булып хезмәт иткән. Яраланулар, контузияләр. «Кызыл Йолдыз» ордены, I, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Башкомандующий Иосиф Сталин исеменнән «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнә. Көрәштәшенең 1945 елның 9 апрелендә язылган хаты минем кулда. Ул саргаеп беткән, таушалган, әмма әтиемнең документлары белән бергә сакланган.
Хаттан өзек: «Сын татарского народа Рашид Якупов в декабре 1945 года тяжело ранен в плечо и находится в лечении. Рашид третий раз награжден орденом Отечественной войны первой степени. III Украинский фронт».
Әтиемнең соңгы яралануы Австриянең Вена шәһәрендә була. Үлгәннәр арасында ыңгырашкан тавыш ишетеп, аны бер шәфкать туташы табып ала. Ул бик каты яраланган була, шуңа күрә дәвалану озакка, 4 айга сузыла. Госпитальдә эшләгән шәфкать туташы Мария яшь батырны аеруча яхшы карый. аңа бик рәхмәтле була. Алар дуслаша, якыная. Мария авырга уза. Яралар төзәлгәч, алар икәүләп ялга кайтып киләләр. Каты яралану аркасында, аны запастагы офицер итеп отставкага җибәрәләр.
Ә әнием ул вакытта башка авылда башлангыч классларны укыткан. Әтинең энесе Тәлгать абый җәяүләп әнине алып кайта. Шатланып кайтып керсә, ни күзе белән күрсен: аның яраткан ире фронтташ хатыны белән йоклап ята. Йөрәге җилкенеп, шатланып кайткан әнием аларны күреп, кинәт тораташ булып катып кала. Күз аллары караңгылана, йөрәге читлегеннән чыгардай булып тибә. Бер яктан яшьлектәге көчле мәхәббәт, ярату хисе, икенче яктан көнләшү йөрәген телгәли, җанын өшетә. Әнине дә аңларга була. Ул бит хәләл ире Рәшитне, тугры булып, өзелеп сагынып, көннәр, айлар, елларны санап, авырлыкларны җиңә-җиңә, бәләкәй кызын саклап, 4 ел буе зарыгып көтә!
Әни кинәт көндәшен урын-җирдән өстерәп төшереп, кумакчы була. Шушы мизгелдә әбием тыеп кала, тынычланырга, сабыр итәргә куша. Килен белән каенана кочаклашып елыйлар. Офицер һәм фронтташ хатынның йокылары ачыла. Батыр солдат әнине күрүгә югалып кала. Кочаклашулар, күз яшьләре… Аңлашалар да аерылышалар. Әти безнең әнигә: «Җиһаным, язмышмы әллә ялгышмы, үзем дә аңлый алмыйм», – дип өзгәләнә. «Миңа Җиһаным да кадерле, Мария дә кызганыч. Мин ике ут арасында», – дип уйларын әнкәйгә әйтә. Әти әнине Агыйдел елгасы артындагы 20 чакрым ераклыктагы авылга озата. Елганы паром белән йөзеп чыгалар. Берничә чакрым баралар һәм каеннар янында туктыйлар. Үзләренчә аңлашып, елашып аерылышалар. Азрак баргач, әйләнеп бер-берсенә карыйлар да, кабат йөгереп килеп кочаклашалар. Ике каенга Рәшит, Җиһан дигән исем бирәләр. Менә шулай таркала яшьлек мәхәббәте. Әнкәем исән чакта улы белән килененең фаҗигасен миңа аңлата, сөйли торган иде. Алар аерылганда миңа өч яшь кенә булган. Бер елдан соң әнием мәктәптә бергә эшләгән укытучыга кияүгә чыккан, ләкин ул ир кешегә мин кирәкмәгәнмен.
Мин әтиемнең әнисе – әнкәемнең җылы кочагында калганмын. Әбиемнең балалары (Әсхәт абый, Хәлидә апа) артыннан мин дә «әнкәй» дип әйткәнмен. Шуңа күрә авылда миңа «Әниең бар – әнисез, әтиең бар – әтисез», – дип кызганып әйткәннәр икән. Шулай итеп яман сугыш күп гаиләләрне фаҗигагә китерде, йөзләрчә балаларны ятим итте.
II бүлек
Мария бик тупас холыклы булып чыкты. Әтине яраткан, ә аның баласын, әнисен, туганнарын «татарва» гына дип атаган. Мине бөтенләй чит иткән. «Аны нигә сез карыйсыз? Анасына илтегез», – дигән. «Безнең балада синең эшең юк», – дип әнкәем аңа ачуланган, ул Марияне үз итә алмаган, чит күргән.
1949-50 еллар. Мин беренче класс укучысы. Әбием тегеп биргән букчада китапларым җиргә тияр-тимәс бара. I-II классны татар классында «5»ле билгеләренә генә тәмамладым.
Әни кайтты да, мине Агыйдел аръягындагы Князево авылына урыс мәктәбенә укырга бирде. Анда мине II класска кабул иттеләр. Бу миңа таныш булмаган урыс авылы, чит мәктәп һәм укучылар, бүтән укытучы. Авылдан ялгызым гына йөрдем. Елганы паром белән чыгам, аннан куе урман аша үтәм. Яфраклар кыштырдавы, һәрбер куак шикләндерә: анда бүреләр, явыз кешеләр бар кебек.
Дәрес бара. Урысча бер сүз дә аңламыйм. Телсез кеше кебек утырам. Ә укытучы миңа булышты, өстәмә дәресләр үткәрде, күрсәтмә материаллар ярдәмендә мине сөйләшергә өйрәтте. Наталья Василий кызына мин гомер буе рәхмәтле булдым. Соңыннан үзем дә урыс мәктәбендә урыс теле укыттым. Ана телен бервакытта да онытмадым. Икенче яртыеллыкны мин «4»ле, «5»ле билгеләренә тәмамладым. Яз көннәрендә, ташу вакытында, урыс авылында марҗа әбисендә фатирда тора идем. Почмакта – икона. Мин аннан куркып, бик озак йокыга китә алмыйча интеккән чакларым күп булды. Марҗа әби: «Кызым, курыкма, без Аллага табынабыз, Алла бер, дин генә бүтән», – дип аркамнан яратып ала иде. Кышкы бураннарда әнкәем мине чана белән каршы алып тартып кайта иде.
Кыш артыннан сагынып көткән яз килә. Елга ярлары кардан әрчелеп, кояш карый башлагач, боз китүен карарга барабыз. Калкулыкта җир кипкәч, авыл яшьләре, бала-чагалар, хәтта өлкәннәр дә елга буена җыела. Ул вакытта гармунчы егетләр күп иде. Яшьләр күңел ачулар, биюләр, такмак әйтүләр, төрле уеннар оештыралар иде. Без, балалар, алардан калмыйбыз. Әнә пароход килә, матур, ямансу тавыш бирә, без кул болгыйбыз, яр буйлап йөгерәбез, сикерәбез, кычкырабыз. Янәсе, андагы кешеләрне сәламлибез.
Ә җәй тагын да күңеллерәк. Туган авылым табигатьнең гүзәл урынына, Агыйделнең бер ярына урнашкан. Каршы якта уннарча чакрымга сузылган катнаш урманнар, тугайлар, болыннар. Урман байлыгы санап бетергесез: җиләк, карлыган, шомырт, гөлҗимеш, бөрлегән. Җыярга гына иренмә. Зурлар белән җиләккә бару үзе бер бәйрәм иде. Кем алдан савытын тутыра, дип ярышып алҗып бетсәк тә, күңелләребез күтәренке, өйгә шатланып кайта идек.
Менә бервакыт Хәлидә апа, Нурия җиңги (Әсхәт абыйның хатыны) белән бөрлегән җыярга киттек. Савытлар тиз тулды. Кайтырга чыктык, каршыбызда кечкенә генә күл (Агыйдел ташкыныннан калган су). Уртасында нидер чупырдый. «Хәлидә апа, балык!» – диде Нурия апа. Яулыкларын салдылар да икәүләп күлгә кереп киттеләр. Берничә зур гына чуртан алып чыктылар. Шатлыкның чиге юк. Бөрлегән генә түгел, кичке ашка балык та булды!
Без өч дус идек: Фәридә, Флера һәм мин. Өчебез бергә йөрибез, өйдәге савыт-сабаларны су буена алып төшеп юабыз. Самоварны ком белән ышкыйбыз, шулай ук җиз комганнар да өйгә ялтырап кайта иде.
Кич белән сыер сауганнан соң, кырга сыер сакларга чыгып китә идек. Учак ягып, бәрәңге пешерәбез. Ул бәрәңгенең тәме әле дә авызда тора. Сыерлар ашап туйгач, алып кайтып яба идек. Арсак та, күңелләр күтәренке булды.
Су коенырга бик ярата идек. Яраткан урыныбыз – яр буендагы чип-чиста комлык. Анда картлар да, яшьләр дә, бала-чагалар да тулып ята. Бар да су керә. Өлкәннәр авыруларына дәва таба, кызу комга күмелеп яталар. Башларын яулыклары, күлмәкләре белән каплыйлар. 40 минутлап яткач, өсләренә киеп, хәл җыя-җыя җай гына кайтып китәләр. Без суга кереп чумабыз, йөзәбез. Мин үземне балык кебек хис итә идем… Ташулы, сыерчыклы язлар, сандугачлы, кәккүкле җәйләр гомерлеккә истә калды.
Клара ХИСАМЕТДИНОВА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.Язмыш , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии