Бер җылы сүз

Нурзинә эштә көне буе, куанычы бар кеше шикелле, канатланып йөрде. Аның көче, энергиясе әллә нинди зур эшләр башкарырга да җитәрлек иде. Эш сәгате тәмамлангач, өенә дә очынып диярлек кайтты. Аны ниндидер шатлыклы хәбәр, куанычлы вакыйга көтә кебек тоелды.

Гадәттәгечә, почта әрҗәсеннән газеталарын ала керде. Алар арасында бер хат та бар иде. Нурзинә ашыга-кабалана аның тизрәк кемнән килүен белергә теләп, адресына күз салды. Хат ул укып чыккан авыл мәктәбеннән иде. Нурзинә кулларының дерелди башлавын тойды. Конвертны ачты. Аннан чакыру кәгазе чыкты. Мәктәпнең 70 еллык юбилеена чакыралар икән. Ул аякларының хәлсезләнә башлавын тоеп, диванга барып утырды. Учлары белән башын тотты. Шушы минутта, нәкъ балачагындагы кебек, бакчадагы шомырт агачы төбенә чыгып утырып, үкси-үкси елыйсы килде. Үсмер кыз вакытларындагы кимсетүләрне, үртәләнүләрне, мыскыллы карашларны, йөрәк түренә авыр таш булып утырган шул кара көннәрне күз яшьләре белән юып, агызып җибәрәсе иде! Әмма дөнья аны күптән еламаска, горур булырга өйрәтте. Ул җәмгыятьнең җебегәннәрне, мескеннәрне яратмавын күптән аңлады инде. Ә бүген битләрен әчеттереп тозлы күз яшьләре ага. Шулвакыт йөрәге түренә урнашкан мәңгелек авыр таш селкенеп куйгандай булды. Бүген ул дөньядагы иң бәхетле хатын-кызларның берсе булса да, үткәннәрне мәңгегә онытып, йөрәктән сызып ташлап булмый икән. Менә шушы кечкенә генә кәгазь кисәге артта калган караңгы дөньяны кабат яңартты. Нурзинә әче күз яшьләрен йота-йота балачагына әйләнеп кайтты…

Ул үзен белә башлаганнан бирле әнисе канаты астында яшәде. Аның бөтен куанычы, дусты, сердәше әнисе булды. Сабый чагында алар икесе бергә курчаклы, өйле, кунакка йөрешле уйныйлар иде. Үсә төшкәч тә урамга чыгып, яшьтәшләре белән чыр-чу килеп уйнап йөреп вакыт үткәрмәде, көче җиткән кадәр әнисенә йорт эшләрендә булышты. Чөнки авыру ана аның ярдәменә бик мохтаҗ иде.

Балачактагы үртәләнүләрнең иң авыр чоры мәктәпкә кергәч башланды. Ул үзен ялгыз үрдәк бәбкәсе кебек хис итте. Чөнки аның белән классташларының берсе дә артык дуслашырга теләмәде. Монда иң зур гаеп укытучыларның үзләрендә иде. Һич онытасы юк: яшьтәшләре бәйрәмнәр җитә башласа концерт, спектакльләр әзерли башлый. Нурзинәнең дә шулар арасында кайнашасы бик килә… Әмма класс җитәкчеләре Рәмзия Әкрамовна аның сүзен гел ишетмәгәнгә салышты. Ничек үртәләнә иде аның җаны ул минутларда?… Әйе, аннан соң 28 ел вакыт узган. Әмма шушы укытучының үзенә түбәнсетеп караган күз карашы еллар үтеп, күп сулар акса да, хәтерендә саклана. Тормыш юлында очраткан кешеләр арасында иң каты бәгырьле, җан өшеткеч, мәрхәмәтсез бәндәләрнең берсе булып кереп калды ул аның күңеленә.

Нурзинәнең төгәл фәннәргә сәләте көчле иде. Аңа укытучылар берничек тә түбән билге куя алмады. Чөнки ул математика, физика, геометрия кебек фәннәрне тирәнтен үзләштерде, кызыксынып өйрәнде.

Мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлаган көн аның хәтерендә мәңгегә уелып калды. Директорлары чыгарылыш класс укучыларының кая барулары белән кызыксынды.

– Исламова, синең планнарың нинди? – дигән сорауга каршы ул:

– Мин университетка тапшырып карыйм, – дип җавап бирүгә, ярты класс көлеп җибәрде. Кыз ул минутта җир тишегенә дә кереп китәргә әзер иде. Шунда аның хәлен укытучысы Мәхтүмә Гаязовна аңлады һәм болай диде:

– Нурзинә бер дә көлке сүз әйтмәде. Менә күрерсез, шушы тыйнак кыз барыгызны да уздырачак әле.

Нурзинә, шушы теләгең хыялда гына калмасын, сеңлем. Укырга да сәләтең бар, тырышлык та, ихтыяр көче дә җитәрлек синдә, – дигәч, класс тып-тын булды.

Укытучысының шушы җылы сүзе, аның йөрәгенә май булып яткан иде. Ул, Мәхтүмә апасы ышанычын аклаячакмын, дип үз-үзенә сүз бирде.

Ул көнне дә мәктәптән, менә нәкъ бүгенгедәй, очынып кайткан иде. Нинди охшашлык! Нәкъ бүгенге кебек ул көнне дә шатлыгы куык кебек шартлаган иде. Аның куанып кайтып керешенә әнисе, чираттагы өянәге тотып, егылган иде. Гадәттәгечә, авылның шәфкать туташын чакырырга чыгып йөгерде. Ул килеп тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, төне буе әнисенең авыруы узганын көтеп утырды. Нурзинә үзен белә башлаганнан бирле, күрше әбиләре әйтмешли, “чире” килә аның. Нилектән шулай булган? Ул бу сорауны әнисенә элегрәк тә биргәләп карады. Әмма төгәл җавап кына ишетмәде. Таң алдыннан әнисенең хәле яхшырды. Нурзинә алма турап чәйләр эчергәннән соң: “Кызым, күз нурым, бердәнбер бәхетем минем”, – дип аны күкрәгенә кысты. Алар бераз, әнә шулай, бер-берсенә сыенып утырдылар.

– Әни, – дип Нурзинә сүз башлады. – Беләсеңме, мәктәптә 10 ел укып, бер җылы сүз ишеттем. Мәхтүмә Гаязовна барлык укучылар алдында: “Бу кыз барыгызны да уздырачак әле ул, менә күрерсез!” – диде. Димәк, көчемә, сәләтемә, булдыра алачагыма ышана дигән сүз. Шуны уйлап, и шатландым, и куандым, канатлар үскән кебек булды. Менә күрерсең, әни, мин университетка укырга керәчәкмен, укытучы булачакмын. Бөтен гомеремне балаларны мәрхәмәтле кешеләр итеп тәрбияләүгә багышлаячакмын, – дип әнисе кочагына тагын да ныграк сыенды. Барысы да нәкъ бүгенгедәй күз алдында. Әнисе: “Амин, кызым. Теләкләрең хыялда гына очынып калмасын, фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатенә туры килеп, чынга ашсын. Тормышта миңа күрергә насыйп булмаган бәхетне сиңа бирсә иде Ходай, балам”, – диде ул, авыр сулап.

– Әни, хәзер башымны гел бер уй бораулый. Мин Казанга укырга киткәч, син тагын авырырсың дип борчылам.

– Кызым, син мине саклап, авылда эшкә калырга тиеш түгел. Шушы гомерлек чирем аркасында сине күпме кимсеттеләр. Тормыш, кызым, минем кебек мескеннәрне түгел, көчлеләрне, сәламәтлеге нык кешеләрне ярата. Яшь чагымда бик матур кыз идем. Тормыштагы бер ялгышымның җәзасын гомерем буена татып яшим, – дип күз яшьләрен сөртеп алды. Өйдә авыр тынлык урнашты. Бераздан соң:

– Син тумыштан ук авыру түгелмени? Кайчан, нилектән шулай булдың соң син, әни, әйт иңде, – диде кыз.

– Күптән сөйләргә тиеш идем мин сиңа бу хакта, әмма дөрес аңламассың дип шикләндем. Олы ялгышлыклар күп очракта яшь чакта эшләнә. Чөнки 18-20 яшьтә әле кешеләрне акылына карап аера белмисең. Кем матур сөйләшә, кайсы матур киенә, шул егеткә күзең төшә. Минем белән дә шулайрак булды. Күршегә кунакка кайтып йөри торган Саимә апа энесенә димләде. Озак та үтми кияү буласы кеше да кайтып җитте. Ул минем кебек егерме яшьтә генә түгел, утызны тутырып килә иде инде. Елтыр-елтыр килеп торган баш яулыгы, ыспай чүәк, ефәк күлмәк тә алып кайткан иде. Андый затлы өс-башлар күргән кеше түгел бит инде без. Нинди каршы килү?! Шуңа кияүгә чыгып, Ташкентка китеп бардым. Сокланып туймаслык матур яклар. Минем өчен өр-яңа тормыш башланды. Иремнең әнисе дә эш яшендә иде. Ул беренче карашка кырысрак шикелле күренсә дә, күңеле белән чиста булып чыкты. Әмма ирем тыштан гына ялтыраган икән, тора-бара үзенең нинди бәндә икәнлеген күрсәтә башлады. Дөньяда андый ук кансыз, бәгырьсез кеше башка булмас. Синең белән алты айлык авырлы чагымда эт урынына типкәләп кыйнады ул мине. Әнкәй мәрхүмә: “Башың исән-сау вакытта кайтып кит син моннан, кызым. Ул сине яхшылык белән генә җибәрмәячәк, я имгәтеп ташлар, мин сиңа качарга үзем булышам”, – диде һәм поездга билетлар алып кайтты. Мин икенче көнне өстемдәге бер кат киемем белән йорттан чыгып киттем. Әнкәй, җаныкаем, сумкага ашамлыклар тутырып, яхшырак дигән күлмәкләремне салып, вокзал төбендә каршы алды. Өйдән бергә чыгып китеп тә булмый иде бит әле. Шулай итеп, туган ягыма көч-хәл белән кайтып егылдым. Өйдә дә әти белән әни кочак җәеп каршы алмады. “Ирсез бала табарга җыенасыңмы әллә? Кемгә кирәк, кем үстерә аны?” – диде әти каты итеп. Әни ул арада бер карчык белән сөйләшкәнлеген әйтте. Инде риза да була язган төнне күрдем. Карынымдагы бала: “Әни, мине үтермә, мин – кыз бала”, – дип елый икән. Әти белән әнигә: “Баламны тудырам”, – дидем. Алар бу фикеремне бик авырдан кичерде. Бер киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, мин дә үземне туган йортымда артык кеше кебек хис итә башладым. Берничә көннән күрше авылда ялгыз яшәүче әбием янына, менә шушы йортка күченеп килдем. Ул да башта ирсез килеш бала үстерергә теләвемне бик өнәп бетермәде. Соңрак ризалашты тагын. Май аенда таң алдыннан син дөньяга килдең. Кендек әбиең – үз әбиең булды. Баштарак барысы да әйбәт иде. Кисәк әби авырый башлады. Бер ел урын өстендә генә ятты. Ул чакта миңа 21 яшь тә тулмаган иде. Җитмәсә, колхоз эшенә чакырып киләләр. Бәбиләгәнче ат сараенда эшләп торган идем. Икегезне калдырып, тиз генә атларны ашатып кайтырга кирәк. Бервакыт төнлә белән тәрәзә шакыган тавышка чәчрәп уянып киттем. “Атларың качкан”, – дигән тавыш ишеттем. Тиз генә өстемә ни эләксә шуны киеп, ат сараена йөгердем. Ишек ачык, атларның барысының да исән-сау икәнлеген күреп, куанырга да өлгерә алмый калдым, көчле куллар мине кочаклап, эләктереп алды. Мин куркуымнан бар көчемә ул кешенең башына суктым. “Ә, әле син шулаймыни, җиңел генә ризалашырга теләмисеңмени?” – дип мине төртеп екты. Мин башым белән каты әйбергә килеп бәрелдем һәм аңымны җуйганмын.

Аннан соң нәрсә булганын белмим. Күземне ачканда ферма каравылчысы Гомәр карт битемне куллары белән чәбәкләп утыра иде. Аның “Я Алла, әллә мәңгегә күзеңне йомдыңмы дип, котларым бер дә калмады”, – дип әйткәнен хәтерлим. “Кем иде ул, кабахәт җан?” – дип сорадым. Башта әйтмәскә уйлаган иде булса кирәк, аннан соң: “Мин тавышы ишетеп чыкканда, бригадир Әкрам алдына-артына карамыйча, күзен акайтып чаба иде. Сине үлде дип уйлап, бик курыккан булса кирәк. Мин сиңа моны әйтмәдем, кешесе кеше төслеме? Каныгып йөрәк бәгыреңә төшәр”, – диде. Укытучың Рәмзиянең атасы инде ул.

Шушы вакыйгадан соң, әнә шулай, кисәк-кисәк “чирем” килә торган булып калдым. Кеше арасында яман даным чыкмасын дип, Әкрамның кабахәтлеген эчкә йоттым. Ходай хөкеменә генә тапшырдым. Үзе дә эт үлеме белән ычкынды. Исерек килеш өеннән чыгып китеп, урманга барып асылынган. Мәетен эзләп тапканчы, күзләрен каргалар чукып алганнар, диделәр…

…Нурзинәнең уйларын шушы урында ишектәге кыңгырау чыңы айнытып җибәргәндәй итте. Ул сәгатькә күз төшереп алды. Тиз генә барып ишекне ачты, кызы белән улы кайткан икән. Икесе дә бер үк институтта укыйлар. Нурзинәнең дә күңеле күтәрелеп китте. Алар бергәләшеп әтиләре кайтышка өстәл әзерләде.

Гаилә әгъзаларының барысы да өстәл артына утыргач, Нурзинә мәктәптән чакыру килгәнлеген белдерде. Ире Раил шунда ук:

– Кайт, әнисе, Мәхтүмә Гаязовнага аерым рәхмәт әйт. Аңа иң затлы чәчәкләрне бүләк ит. Үзеңнең Казандагы 2меңгә якын бала укый торган мәктәпнең директоры булуыңны, узган ел мактаулы исем алуыңны да әйт. Шоферыма иртәгедән үк әйтем куям, бергә кайтырсыз. Кирәк санасаң, бергәләп тә кайта алабыз, – диде ул.

– Бергә кайтабыз, яме, – диде Нурзинә, үзенең алтын баганасы, пар канаты булган иренә елмаеп.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА

Комментарии