- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
Рәхимә бүген авылдан китә алмады. Чиләкләп койган яңгырның туктарга исәбе юк бугай. Хәер, яңгыры бик кирәк, кичә бәрәңге утыртканнар иде. Әле ярый, кичә яумады.
Рәхимә район үзәгендә яши. Берничә елдан бирле үзенең туып–үскән йортына кайтып, бәрәңге утырталар. Лаеклы ялда булгач, авылга килеп китеп йөрергә була. Улының машинасы бар, аерым яшәсәләр дә, гел бергә. Бәрәңгесе дә ярап куя.
Туып-үскән йорт күңелгә якын шул. Рәхимә кичтән үк идән юып, тузаннарны сөртте. Әнисе, абыйлары инде кайтмас җирдә. Стенадагы рәсемнәр генә килдеңмени, дигән кебек аңа төбәлгән.
Эч пошканнан укырмын дип, шкафтан китаплар карарга тотынды Рәхимә. Тузанланып беткән “Ак чәчәкләр”не тоткач, аның кинәт кулы пешкәндәй булды. Әкрен генә алып ачты да, тамагына төер утыргандай булды. Китап эчлегендә:
Сөю – мәңгелек хәзинә,
Сөю – мәңгелек алтын.
Мәхәббәтне саклыйм дисәң,
Хакла син сөю хакын, – дип язылган иде.
Хакламады шул Рәхимә сөю хакын, сакламады сөйгәненә биргән вәгъдәсен. Китап битенә тамган күз яшьләре аны үткәнгә, бик еракка алып китте.
…Рәхимә әтисен хәтерләми. Ике абыйсы, ике апасы янында кадерле кыз булып үсте ул. Чибәрлеге, чаялыгы өстенә яхшы киенүе белән яшьтәшләреннән аерылып торды. Кичләрен чыгып йөрергә яратмады. Әнисе еш авырганга, аның янында күбрәк булырга тырышты.
Егетләр белән дә йөрмәде. Әле укып бетерәсе бар, өлгерермен, дип уйлады. Ниятләре зурдан иде шул. Беркөнне район үзәгендә яшәүче абыйсы телефоннан болай диде:
– Сеңлем, хәзер күмер илтәләр. Син егетне ашатып-эчертеп җибәр әле.
– Ярар, абыем, ашым-чәем әзер. Тик күмере яхшы булсын, – диде Рәхимә.
Күмер китерүче тракторчы Рәис исемле икән. Сөйләшә-сөйләшә ашадылар. Әллә ялгыш, әллә тагын килергә сәбәп итеп, өстәмә бортын күмер астында калдырган егет.
– Ничек алырга инде моны, кирәк бит мондый хәлгә тарырга, – дип, күмер тирәсендә йөргән егет кызга кызык та, кызганыч та күренде.
– Кичкә килеп күмерне сарайга кертәбез дә, бортыңны алып китәсең, – диде, Рәхимә ярым шаярып.
– Риза, әлбәттә, син чакыргач, кертешергә генә түгел, мичкә якканда да килермен, – диде егет тә көлеп.
Ә кичен күмерне сарайга кертеп тутырдылар. Егет белән кыз шахтерларга охшап калды: күзләре генә ялтырап тора. Җәйге җылы кич иде. Икәү инешкә төшеп су коендылар. Кайтуларына Рәхимәнең әнисе чәй куеп, егетне чәй эчертеп җибәрде.
Шуннан һәр көн диярлек килеп йөрде Рәис. Көзен Рәхимә укырга китте. Рәис килеп, Әнисә апага булышкалады. Ана кеше кызының шундый уңган егет белән йөрүенә шатланып бетә алмады. Көннәр үтә торды, Рәис өйләнешү турында сүз кузгаткалады.
– Ашыкмыйк, – диде кыз, – әле мин укып бетердем генә, көзгә кадәр көтик. Әле эшкә дә урнашырга кирәк.
Егет ризалашмый булдыра алмады. Их, тыңламаса икән шунда! Колхоз бухгалтериясендә эшли башлаган Рәхимә хезмәттәшләре белән уртак телне тиз тапты. Бик яраттылар кызны. Аның белән бер класста укыган Идрис практикага кайткан икән. Мәктәптә укыганда ук кызга битараф булмаган егет кайчан карасаң да, аның каршысында булды. Берничә тапкыр мотоциклына утыртып, өенә дә кайтарып куйды. Рәхимә ике ут арасында иде. Тик беркөнне Рахимә параллель телефонда Идриснең бер кыз белән сөйләшүен тыңлап торды. Аннан: “Ул аның яраткан кызы бугай”, – дип, моңсуланып куйды.
Кичен Рәис килде. Рахимә тәвәкәлләргә булды. Икесе дә эшләреннән сорап, Казанга туй күлмәге, балдаклар алырга китте. Рәхимәнең апасы шатланып каршы алды яшьләрне. Күлмәкне бергә сайладылар. Кибетләрдән кайткач, Рәхимә күлмәкне киеп, көзге каршында бөтерелде. Рәис аңа карап, сокланып туймады. Бүлмәгә Гаян апа килеп кереп, егеткә тиз генә чыгарга кушты. Кияү кәләшне туй күлмәгеннән туйда гына күрергә тиеш икәнлеген әйтсә дә, яшьләр көлде генә. Кичен алар спектакль карарга барды. Башкорт театры “Галия”не уйный. Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның җырын тыңлап утырдылар.
Тәнәфестә Рәис кызга “Ак чәчәкләр” китабын бүләк итте. Яраткан язучысы А.Әпсәләмовның буяу исе килеп торган яңа басмасы иде бу.
… Ә аннары поездга утырып авылга кайттылар. Юл буе хыялланып кайтты Рәис:
– Рәхимә, синең Гөлшаһидә кебек булуыңны телим. Өйләнешкәч, миңа район үзәгеннән фатир бирәчәкләр, ә син медицина училищесына керерсең, аннары институтка, – диде.
– Әй, хыялый Хәйрүш, син хатыныңның укып бетергәнен көтеп утырырсыңмы? Ә бер-бер артлы бәбиләр алып кайтсам, – дип көлде кыз.
Рәисне алырга машина килгән иде. Рәхимәне тиз генә авылга китереп куйдылар. Әнисә апа күпме чакырса да, кермәде егет.
– Без ашыгабыз, Әнисә апа, кара болыт килә, соңга калсак, авылга керә алмабыз. Иртәгә язылышабыз ич, хәзергә сау булыгыз, – диде Рәис саубуллаша-саубуллаша.
Кыз алырга килгәндә артык мәшәкать тудырмас өчен, зур табын әзерләмәскә сөйләшкәннәр иде.
– Әни, мә Казан күчтәнәчләрен алып кер, чәй әзерли тор, – диде Рәхимә.
Аның ачык калган бакча ишегенә күзе төште. Туй күлмәге салынган сумканы өй алды рәшәткәсенә элеп калдырды да бакча ишеген ябарга китте. Шунда күктән төшкән кебек алдында Идрис пәйда булды.
– Әйдә әле, сиңа берничә сүзем бар. Соңгы тапкыр сөйләшик, – диде ул.
– Нишләп соңгы тапкыр, мин үләргә җыенмадым әле, кияүгә генә чыгам, – диде кыз.
Шулай да өйгә кереп китәргә көч тапмады. Чыгып, машинага утыруы булды, машина кузгалып та китте.
– Нишләвең бу, Идрис. Мине әни көтә, күрәсеңме нинди болыт, туктат машинаңны, югыйсә сикерәм, – диде еларга җитешкән кыз.
– Хәзер, кайтарып куям, сине туйганчы күреп каласым килә, – диде егет.
Идрис аны яңа төзелеп беткән өенә алып кайтты. Кинәт көчле яшен яшьнәп, яңгыр коя башлады.
– Әйдә, кер, яңгыр басылганчы гына, аннары илтәм, – дип ялганлады Идрис.
Кызны күтәреп диярлек өйгә алып керде егет. Аны урындыкка утыртып, үзе идәнгә тезләнде.
– Чыкма кияүгә, яратам сине, беләм, син дә яратасың. Югыйсә утырып килмәс идең. Мине күрүгә, тавыш куптарыр идең. Мин тиздән диплом алам, аннары өйләнешәбез. Бу йорт синең өчен, безнең өчен төзелгән, – дия-дия, кызның кулларын үпте.
– Соң бит инде, Идрис. Туйга кунаклар чакырылган, үзең күрдең. Туй күлмәкләре алынган. Ничек туганнар, кешеләр күзенә күренермен. Кияүгә чыгасымны белдең бит, ник соң алданрак әйтмәдең, – дип өзгәләнде Рәхимә.
– Сиңа кагылмыйм, уйла, үзең хәл ит, тик үкенәчәксең, – диде егет.
– Әйдә, илт мине. Кайтам, анда әни, аның йөрәге авырта, – дип, үксеп елаган кызны юата алмаган егет кинәт усалланды.
– Бар, алайса, кайт, ишек ачык, мондый яңгырда машина бара алмаячак, – дип кычкырды.
Кыз йөгереп чыгып китте, тик ул бит үзенең кая килгәнен дә, ничек кайтасын да белми ләбаса. Манма су булып, дерелдәп кире борылып керде кыз.
– Авырыйсың киләме әллә, юләр кызый. Алыштыр өстеңне, мә, минем күлмәк сиңа таман гына, – дип, киемнәр бирде.
Төн шулай үтте. Таң алдыннан гына икесе дә йоклап китте.
…Әнисә апа шатланып табын әзерләде, Казандагы олы кызы әнисенә күчтәнәчне мул җибәргән. Тик ник соң әле кызы керми? “Хәер, күрше кызы белән утыралардыр. Туй күлмәген күрергә телидер инде”, – дип уйлады.
Ә бу вакытта рәшәткәгә эленгән сумкага өй түбәсеннән ургылып аккан су тулды һәм ул бөтенләй өзелеп төште. Туй күлмәге, ап-ак туй күлмәге балчыклы суда калды.
Әнисә апа туй күлмәгенең җилфердәп балчыкта ятуын күрде. Аптырап тышка атылды, ләкин чолан ишеген көчле җил ачып, ананың башына китереп бәрде. Ул аңын җуеп, туй күлмәге өстенә ауды. Ә яңгыр койды да койды. Әле ярый күрше кызы ут күреп, хәл белергә керде.
– Әнисә апа, нишләдең, кая Рахимә, – дип, күпме сораса да, җавап булмады.
“Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, ананы больницага озаттылар.Иртәгесен яңгыр туктады, кояш чыкты. Рәхимәне хезмәттәшләре озатырга килде. Кызлар аптырашып басып торганда, көч-хәл белән пычрак ерып кыз алырга кияү егетләре килеп җитте. Тик аларны бикле ишек һәм кер бавына эленгән пычрак туй күлмәге каршы алды. Күрше кызы кереп, Әнисә апаның – больницада, ә Рәхимәнең кайда икәнлеген белмәвен әйтте. Бу минутта Рәиснең хәлен аңлавы авыр иде.
– Ник, нигә, ничек?! – Шул сүзләрне генә кабатлады. Үксеп елаган егетне дуслары көчкә юатты. Туй табыны, чакырылган кунаклар: мәхшәр көне булды ул көн.
Рәхимәнең хезмәттәшләре дә кайтып шаккатып бу хәлне сөйләде. Идриснең абыйсы Ильяс та анда иде.
– Беләм, егетләр, мин аның кайдалыгын, – дип, ул машинасын кабызып чыгып китте.
Ильяс машина белән Идриснең йорты янына барып туктады. Йорт эчендәгеләр тавышка уянмады. Ильясның ачкычы бар иде, өйгә керде. Икесе ике җирдә йоклаган яшьләрне күреп, ачуы кабарды. Алдан Идрисны тотып селкеде, тавышка Идрис күлмәген кигән Рәхимә уянды.
– Вон моннан, сөйрәлчек. Биредәдер дип уйлап сизенгән идем аны, күземә күренәсе булма, – дип ишекне ачып куйды.
– Оятсызлар, ничек шулай булдыра алдыгыз. Алар бит ышанып туй үткәрергә җыенган, хәзер кияү кәләшне таба алмый киткән. Адәм рисвае бит бу, – диде Ильяс һәм энесен төрткәләп машинага утыртты.
Кибәр-кипмәс киемнәрен кочаклап, киенергә урын таба алмаган кыз урамда басып калды. Ильяс энесен туры әниләре янына алып кайтты һәм булган хәлне тулысынча сөйләп бирде. Ә бу нәселдә беркем дә әни сүзеннән чыкмый иде.
– Әни, мин аны яратам, – дип сүз башларга җыенган Идрисне тиз туктатты ана кеше.
– Юк, авызыңны да ачасы булма, ул кыз егеткә, әнисенә никадәр авырлык китерде, бәддога алды. Ул беркайчан да бәхетле булмаячак. Оныкларымның андый анадан туып, газап чигүен теләмим. Аны акыллы, дип, уйламыйм. Югыйсә вәгъдәсен бозмас иде, вәгъдә – иман, диләр бит. Ә синең акыллы гына йөргән кызың бар. Хәзерлән, иртәгә кыз сорарга барабыз. Сүзем бетте, – дип, дисбесен алып утырды.
Рәшәткә буенда елап-шешенеп беткән кызны апасының күршесе күреп алды.
– Рәхимә, ай Аллам, апаңнарга килдеңме, өйдә юктыр шул, әниеңнең хәле бик авырмы, – дип, сораулар белән күмеп ташлады.
Күрше апасы алып кереп, чәй эчерде. Бераз хәл алгач, икәү больницага бардылар. Әнисе аңында иде. Кызының исән булуына шатланды. Апасы да берни сорашмады. Шулай килешкәннәрдер, ахры.
Эшенә кире кайтмады Рәхимә. Район үзәгенә сатучы булып керде. Бер-бер артлы Рәис тә, Идрис тә өйләнде. Рәхимә туй күлмәген юып, сандыкка салып куйды. Үзәге өзелгән чакларда алып киеп карады. Гомере буе Идрискә рәнҗеде. Кибеттә эшләгәндә себердән кайтучы бер егет белән танышып, Байкалга ук китеп бардылар. Сагынуларга чама булмаганда, үзен-үзе битәрләп елады. Ире каты куллы булды. Бер-бер артлы өч ир бала тудырды. “Әле ярый кызым юк”, – дия иде ул. Үз язмышым кабатланса, ничек түзәр идем. Ире дә шул районнан булгач, олыгайганчы туган якка кайтып урнаштылар. Балалар үсте, гаилә кордылар. Гомер шулай үтте. Сиңа язганны кеше күрми шул.
…Китапны кат-кат укып чыкты Рәхимә. Аның да яртысы пычранып беткән шул, туй күлмәге янында булган ул. Әйе шул, китапны да юып булмый. Язмыш кебек ул да: ертылса да, пычранса да, нишләп тә булмый.
Ә яңгыр нәкъ теге төндәге кебек ява да ява. Рәхимәнең еллар буе җыелып килгән сагышларын юып күз яшьләре ага.
Хакламадым сөю хакын
Ятны керттем арага.
Дәва таба алмам мәңге,
Үзем салган ярага.
ГАЙНЕКАМАЛ
Комментарии