Кеше гомере сагында шәфкать ияләре

Кулым пешеп, миңа Республика клиник дәваханәсенең Пешү хирургиясе бүлегендә дәваланырга туры килде. Монда нинди генә авыруларны очратмыйсың. Кайсының кул-аякларына карарлык түгел, кемдер мунчада кайнар суга пешкән, кемдер авариядә янган... Котчыккыч... Пешү хирургиясе бүлегендә тәҗрибәле табиблар менә шундый авыр җәрәхәт алганнарның хәлләрен җиңеләйтә. 

Мине дәвалаган яшь табиб-хирург Шәрипов Айрат Радик улына чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Беренче көннән үк миңа тиешле дәвалау курсын билгеләде, һәрдаим хәлемне белеште. Көнне-төнне исәпкә алмыйча, кеше гомерләре өчен көрәшүче ачык йөзле, тыйнак, шул ук вакытта юмор хисле, барысы да яхшы булыр, дип, ышаныч тудыручы чын табиб ул!

«Пешкән урыннар авыртып, озак вакыт төзәлә шул, – дип аңлата Айрат Радикович. – Бәла аяк астында бит, аеруча мунчада бик сак булырга кирәк. Аеруча эпилепсия өянәге белән интегүчеләргә. Кеше таеп китеп тә кайнар суга, яисә мичкә егылырга мөмкин. Хәтта мультиварка белән пешүчеләр дә бар. Кайнап торган савыт капкачларын ачканда бик сак булырга кирәк. Аварияләрдә, кислотага, агулы балтырганга (борщевик), кояшта пешү очраклары күп. Ә иң куркыныч очраклар – янгында пешү. Андый авырулар шифаханәдә 1 елга кадәр ята. Аларга 40лап операция ясалырга мөмкин һәм 50 литрга кадәр кан салына», – дип сөйли табиб.

Өйдә телефон һәм техник приборларны төнгә алып куярга, ашарга пешергәндә газ плитәсе янында сак булырга, бу вакытта синтетик киемнәр кимәскә, кайнар су түгелгән очракларда аларны тиз генә салып атарга, өлкән кешеләрне, балаларны мунчага үзләрен генә җибәрмәскә, аларга игътибарлы булырга, кояштан саклану кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искәртә табиб.

Пешү хирургиясе бүлеге мөдире Дәүлиев Динар Муллашәехович җитәкчелегендә табиблар, һәркөнне иртән авыруларның хәлен белеп чыга. Авырулар белән генә түгел, үзара аралашуларыннан да биредә бер гаилә кебек эшләүче коллектив тупланганлыгы күренеп тора. Һәр авыру игътибар үзәгендә. Пешүнең нинди газаплы икәнен һәркем белә. Биредә җиңелчә генә түгел, өченче стадиягә чаклы пешкән авырулар бар. Ару-талуны белмәс фидакарь йөрәкле табиблар һәм шәфкать туташлары аларның газаплануларын җиңеләйтергә тырыша. Төшенкелеккә бирелгәннәрдә дә савыгуга, киләчәккә өмет уята алалар биредә. Әйтергә кирәк, тәнне генә түгел, җанны да дәвалыйлар. 

Форсаттан файдаланып, Пешү хирургиясе бүлегендә ару-талуны белмичә, тырышып эшләүче шәфкать туташлары Закирова Ләйлә Рамилевнага, Нәбиуллина Камилла Әнәсовнага, Сафина Алинә Илдусовнага, Саләхова Гөлшат Камилевнага, физио-терапия табибы Лотфуллина Венера Нәбиулловнага, Ипкеева Алена Павловнага, Якупова Илмира Рамилевнага зур рәхмәтемне белдереп, эшләрендә уңышлар теләп калам. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Зөлфия ВӘЛИЕВА

Арча шәһәре

Комментарии