- 31.03.2024
- Автор: «Тәртип» радиосы
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: «Тәртип»ле иман
Марсель Әхмәдуллин – «Рухи моң» иҗади берләшмәсе вәкиле, телевидение һәм радио алып баручысы.
– «Татар азаны» бәйгесе турында сөйләшүгә күчкәнче – «Рухи моң» иҗади берләшмәсе, аның максатлары белән танышыйк.
– Милли мөселман кардәшләребезнең бигрәк тә дингә кайткан кешеләрнең күңелендә бер вакуум барлыкка килде. Алар хәзерге күңел ачу чаралары тәкъдим итә торган продуктларны кабул итә алмый. Чөнки билгеле бер кысаларга туры килми. Ләкин күңел юаткычына ихтыяҗ бар. Без бер төркем егетләр фикердәшләрне туплап, милли диндарларыбызның күңелләренә ята торган мәдәният, күңел ачу чарасы булдырырга ниятләдек.
Кешенең дини булуы дога укып утыру гына түгел бит әле. Күңел ял итәргә дә тиеш. Башка күңел ачу чараларын бик кабул итеп бетерә алмыйбыз. Без милләтебездән аерылмыйбыз. Дин белән милләт мәнфәгатьләрен бергә алып барып, халкыбызга үсеш бирәсебез килә. Күңел ачу чарасы, гыйлем эстәү юнәлешендә булырга тиеш, дип уйлап башланган эш иде ул. Бу юнәлешебез «Тәртип» радиосы концепциясенә дә туры килә. Шуңа ярдәмләшеп яшибез.
– Динебез музыканы тыя, дигән сүзләр дә бар. Димәк, музыка тыелмый. Моң, музыка тәрбияләргә тиеш.
– Әлбәттә, җыр беренче чиратта тәрбия чарасы, дәгъват булырга тиеш иде. Ләкин мин уйланып та алам: татар җыры да башка тегермәнгә су куя. Һәм аның бик тискәре йогынтысы сизелә. Аңлый башладык дөньяда тагын да бер көч барлыгын. Ул безнең балаларыбызны да тискәре караңгы якка тарта. Без үзебезнең балалар өчен көрәшәбез. Чөнки теге як индустриясе бик нык кызыктыра. Безгә дә үзебезчә, тагын да яхшырак итеп кызыктырырга кирәк. Шул ук заманча технологияләрне кулланып, ләкин аның эчтәлегенә хәерлекне, матурлыкны, изгелекне салып, алга барасыбыз, күңелләргә азык бирәсе килә.
«Рухи моң» иҗади берләшмәсе базасында берничә ел элек Татар мәкаме дигән юнәлеш барлыкка килде. Татар азаны да шуңа керде. Без шуны аңладык, күп мәчетләрдә яңгырый торган азанның тәҗвиде дөрес түгел.
Күз алдына китерегез, әгәр дә мәэзин шул Аллаһу әкбәр дигәндә, әкбәәрне бер иҗек урынына ике иҗек микъдарында сузса, Аллаһы Тәгалә иң бөеге дигән мәгънә үзгәрә. Грамматика, орфография буенча караганда, БӘӘР сүзе барабаннар сүзенең күплек мәгънәсен аңлата. Беренче иҗеге «Ә»не сузган вакытта сорау барлыкка килә. Гарәпләрдә дә безнеке шикелле сорау Ә дип барлыкка килә. Ялгышып без өндәү урынына сорау куябыз, ягъни Аллаһы Тәгалә чынлап та иң бөегеме, килеп чыга. Шуңа күрә казыебыз Җәлил хәзрәтнең яраткан сүзе бар: «Мәэзин манарага мөселман булып менәр, аннан кяфер булып төшәр». Ялгышлардан сакланырга кирәк. Мәсәлән Хәй’йә гәләл-фәләәх дигән сүз бар. Менә бу Х дигән аваз безнең телебездә юк. Аны өйрәнергә, һәм балаларыбызга да әйтергә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без аның урынына үзебезнең татардагы йомшак Һ авазын гына куллансак, ФӘЛӘҺ дип кенә әйтсәк... Гомумән, Фәлах сүзе ул котылу мәгънәсендә. Мәэзин безнең милләттәшләребезне көнгә биш тапкыр котылуга, аның икенче мәгънәсе дә бар – бәхеткә дип чакыра. Һәм ФәләҺтә безнең Һ авазын куллансаң, бу чүл мәгънәсен аңлатачак. Мәэзин әйдәгез чүлгә дип чакыра булып чыга.
– Безне тыңлап утырганнан соң, хәзер азан әйтергә дә куркып калмаслармы? Чөнки әле гыйлемебез җитенкерәми бит. Безнең буынны аннан читләштерделәр.
– Татар азаны мәктәбе бар. Белмәдем, дип әйтеп кенә котылып булмас, һәр мөселман кешесе өчен ул фарыз дәрәҗәсендә. Димәк, һәрбер кеше белем алырга тиеш. Бишектән ләхеткәчә белем алырга дигән хәдис шул хакта сөйли бит инде.
Мин белмим, дию дөрес түгел. Киресенчә, мин беләм, өйрәнәчәкмен, дияргә кирәк. Аны башта ялгыша ялгыша башкарсаң да гөнаһы булмас, тырышлык өчен әҗер савабы булыр. Ә инде ялгышларыңны дәвам итәсең икән, монда уйланырга җирлек бар.
– «Татар азаны» бәйгесе – «Рухи моң» иҗат берләшмәсенең бер проекты. Инде шул хакта да.
– Бу проект буенча без балалар белән эшләргә булдык. Чөнки өлкәннәр белән кыенрак. Аларның инде тавыш аппараты каешланып беткән, аны төзәтү бик авыр. Ә балалар шул кадәр сыгылмалы. Алар белән эшләү рәхәтлек бирә. Эчкерсезлек тә бар анда. Ләкин бернәрсәгә юлыктык. Ул татарлык, менталитет белән бәйле: безнең татар кычкырып, тавышын яңгыратып сөйләргә өйрәнмәгән. Шушыны да җиңәсе бар әле. Аның тарихи сәбәпләре дә бар, гасырлар дәвамында башка сугып тордылар. Һәм без балаларыбызны да шулай үстермибезме икән, тавышланма, тик кенә тор, дип. Шунлыктанмы алар тавышларын яңгыратырга курка. Ә менә Азан мәктәбе бу кимчелекне җиңеп, яңа сулышка юл ача. Азан әйтү ул рухи көчеңне тәрбияләү дә. Алар инде җәмәгать алдында чыгыш ясарга курыкмый торган кешеләр булачак.
Аннан әле тавыш белән эшләргә кирәк. Аның үз кагыйдәләре бар. Әйтик тынны дөрес алырга. Эфирда эшләүчеләр аны белә. Ләкин балалар да, олылар да бу хакта белми. Без корсак белән сулыйбыз. Бу диафрагма сулышы. Шул чакта безнең тавышыбыз тагын да түбән, тагын да регистрларга бай була. Без шушы профессиональ серләрне балаларга өйрәтәбез. Азан әйткәндә дә, татар мәкаме белән Коръән укыганда да менә шушы дөрес сулыш кирәк. Моны бар кешегә дә белергә кирәк. Ул сәламәтлеккә дә файдалы. Корсак, диафрагма белән сулаганда организм кислородка байрак булачак дип медицина белгечләре дә сөйли. Безнең мәктәптә боларның барысы да бар.
Аннан тавыш резонаторларын аңлау бар кешегә дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Чөнки матур киенү генә түгел, һәркем матур яңгыравык тавыш белән сөйләшергә тели. Кайберәүләрне тыңлыйсың, аның кайбер резонаторы кирәгеннән артык эшли, калганнары эшләми. Кайберәүләр борын резонаторын гына кулланып сөйләшә. Икенчеләре баш резонаторын, монысы югары ешлыктагы тавышлар өчен җавап бирә, алар инде чәрелдек тавыш белән генә сөйли торган була. Ләкин төп резонатор күкрәкнеке. Аны сугып сугып тикшереп карап була. Бу башка төрле интонация. Ул ышандыра торган тавыш, башкаларны җәлеп итә ала торган интонация. Бу бигрәк тә вәгазьләр сөйләгәндә бик тә кирәкле нәрсә. Әлбәттә ул резонаторларны уятып җибәрәсе бар. Алар турында белеп, аларны файдаланганда гына тавышың матур яңгыраш алачак.
– Безнең кайбер хәзрәтләребезгә ораторлык осталыгы җитенкерәми. Кайберәүләр шул кадәр гыйлемле, ләкин йоклата, тыңлап булмый. Ә кайберләрен радиодан тыңлаганда да, синең яныңда утырып сөйләгән кебек. Безнең мәдрәсәләребездә моңа игътибар азрак кебек. Ә Христиан динендәге руханилар ораторлык буенча остарак.
– Без Мөхәммәдия мәдрәсәсенең революциягә кадәрге җәдвален карадык. Анда ул дәресләр булган. Тавыш кую хәтта музыка кораллары ярдәмендә үзләштерелгән. Ләкин бу хәзерге вакытта бер генә җирдә дә юк. Хәзер эчтәлек кенә түгел, форма да мөһим булган бер заман. Ризаэтдин Фәхретдин да гаять зур дәрәҗәдәге галим булган, ләкин үзенең фикерен матур итеп җиткерә алмаган, диләр. Аның вәгазьләрен урлап диярлек, сөйләп йөргәннәр. Бу аның кечкенә генә бер кимчелеге дә булган.
– Игътибар иткәнегез бармы, безнең танылган хәзрәтләребезнең, хәтта мөфтиләребезнең күбесенең театраль белеме бар. Тавышлары куелган, җиткерү осталыгы бар. Дини уку йортларында моңа игътибар итәргә кирәктер. Гомумән, мәдрәсәләргә генә түгел, бар уку йортларында, хәтта мәктәптә дә булырга тиеш ул ораторлык осталыгын өйрәнү.
– Тавыш белән эшләү ул бер генә баскыч әле. Аннан мелодика, көй турында да сүз булырга тиеш. Хәзер радиолар күп, көй гел яңгырап тора. Шуңа да карамастан балаларыбызның көйләү сәләте бик түбән дәрәҗәдә. Ягъни бар ишетү, шул ишеткәнне яңгырата белү сәләте. Шушы ике әйберне аера башладык. Ишеткән тавышыңны дөрес итеп яңгырата белү бездә аксый икән. Бу яктан да балалар белән эшлибез. Эшли торгач аның шушы яңгырауга сәләте ачыла. Мәкаме дә, азан вакытындамы, Коръән укынгандамы үтемле була.
Киләчәктә тавыш кую буенча өлкәннәр мәктәбен дә оештырырга теләгебез бар. Әлегә база булдырабыз.
– Бар җирдән көй агылып тора. Ләкин нинди көй агыла? Бәлкем кешенең сәләтен үстерергә ярдәм дә итми торгандыр ул...
– Мин аны үземчә фасфуд белән чагыштырам. Фасфуд тәмле ризык бит инде, ләкин зыянлы. Музыка да зыянлы була ала. Пычак кебек, ул табиб кулында кеше гомерен коткара. Ә инде икенче кеше кулында...
Без музыкага бик сак карыйбыз, кардәшләребез Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов бу юнәлештә актив иҗат итәләр. Мөнәҗәтләрне, җырларны тыңлыйсың да, кара әле шушындый музыка да булыр икән, дип ял аласың. Ул саф һава йотымы кебек кереп китә күңелләргә.
– «Татар азаны – 2024» бәйгесе быел ничек һәм кайчан узачак?
– Ул быел 5нче тапкыр уза. Тик аны бәйге итеп кенә үткәреп булмавын аңладык. Балалар берүк хаталарны кабатлый. Мелодика, матур тавышлар да җитенкерәми. Шуңа аны хәзер курс-бәйге итеп үткәрәбез. Балаларны бәйге дип кызыктырып башта курс ачабыз. Ул онлайн бара. Тәҗвид, яңгырату, тын алу күнекмәләрен үзләштергәннән соң гына бәйге үткәрәбез. Районнарда инде йөреп чыктык. Бар районнарга да өлгермәдек, билгеле.
– Әти әниләр кызыксынадыр, сезне ничек табалар?
– Безне районнарда дин үсеше өчен янып йөргән кешеләр үзләре таба. Шушы бәйрәмне оештырышалар да. Аңа бүләкләре дә кирәк. Районнардагы эшмәкәр егетләр дә катнаша. Районга кайтабыз, балаларны җыеп куйган булалар. Остазыбыз Миңгол абый Галеев та безнең белән. Аның балаларга тавыш кую буенча зур дәрәҗәсе бар. Дистанцион эшләп булмаган эшләрне аның белән башкарабыз.
Ышаныч яулап кайтабыз да 2 атналык онлайн индивидуаль дәресләр башлана. Балалар азаннарын җибәрәләр. 30ар тапкыр кире борган, төзәткән очраклар бар. Кайберәүләр безнең бабай да азан әйтә, күршеләр дә өйрәнде инде диләр. 2 атнадан соң без йомгакны шушы районның мәдәният йортында зур бәйрәм концерт рәвешендә үткәрәбез. Балаларны бүләклибез. Анда дини сәхнә әсәрләре, мөнәҗәтләр яңгырый. Бу балаларга да зур мәктәп, зур бәйрәм. Курста алган аң-белем һичшиксез аларга киләчәктә дә кирәк булачак.
– Сез барып җитә алмаган районнарда яшәүчеләр катнаша алмыймыни?
– Алар республика күләм бәйгедә катнаша ала. Бу бәйге турында мәгълүмат azan.tatar сайтында бар. Эзләгечтән табып була. Анда шартлары язылган. 5 – 14 яшьлек балалар катнаша ала. Уразаның беренче көненә кадәр гаризалар кабул ителә.
Йомгак Рамазан аенда ясала. Ураза гаете көнне меңьярымлы залда милли моң бәйрәме уздырырга дип йөрибез. Анда бүләкләр дә өләшенер, җыр-моң да яңгырар, Азан бәйгесендә җиңүчеләр дә сәхнәгә чыгачак, кыскасы зур бәйрәм булыр дип көтәбез.
Дөрес сөйләм, матур тавыш гомумән, тормышта да ярдәм итә. Моңа өйрәнү кыен түгел. Әмма курста катнашуның нияте дә дөрес булырга тиеш. Менә мин күрсәтәм әле, дип әйтеп масаю түгел. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, телебез, динебез үссен өчен дияргә.
Әңгәмәдәшләр Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии