- 21.10.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Утырып уйлар уйладым...
Патриотлык, ягъни татарча әйтсәк, ватанпәрвәрлек турында узган ел мәкалә язган идем инде. Шуңа күрә артык җәелеп язарга исәбем юк. Әмма, мәгълүмат чараларында бу хакта сөйләшүләр берьяклы булу сәбәпле, бу изге хискә мөнәсәбәтнең күләгәдә калучы якларына тукталып үтәрмен. Үз фикеремне көчләп беркемгә дә такмаска омтылып, әлбәттә. Хәрби бәрелешләр вакытында аеруча көчәя торган бу хис турында әңгәмә кору зарури гамәл. Төбенә төшеп аңлау өчен, бер анекдоттагыча килеп чыкмасын дисәң, аңлашу кирәк.
Райком бюросында урта яшьләрдәге тракторчыны партиягә алалар икән. Бер бюро әгъзасы аннан «Аракы эчәсеңме?» – дип сорый. Булачак коммунистның, узган көндәге бәйрәм хикмәтедер, башы бик авырта икән. Ул кайдалыгын онытып: «Әллә бармы?» – дип үзе сорау бирә. Хәленә кереп, сүз куертмыйлар, «партиягә кергәч ташларсың», диләр аңа. Тәмәке тартуын ачыклагач та «ташла», диләр. Хатынына хыянәт иткәнен белгәч, «ярамый», диләр. «Ватанга дошман һөҗүм итсә, патриот булып, гомереңне бирерсеңме?» дигән соңгы сорау бирелгәч, ул: «Икеләнмичә бирәм, аракы белән тәмәкене ташлагач, «уҗымга чыгарга» ярамагач, андый гомер миңа нәрсәгә?» – дип җавап бирә.
Шуннан чыгып, патриотлыкны дөрес аңлыйбызмы соң дигән сорау туа. Минемчә, әгәр син Ватаныңны яратасың икән, Ватан да сине яратырга тиештер. (Кошлар да ике канаты булса гына оча бит). Шул чакта гына бу илаһи хис үз биеклегенә җитеп, кешене сугышта аңлы батырлыкка, тыныч тормышта ил өчен файдалы эшләргә этәрә. Максим Горький: «Безумие храбрых это есть мудрость жизни», – дип әйтсә дә, инстинкт дәрәҗәсендәге батырлыкка караганда, акыл ярдәмендә кылынган батырлык нәтиҗәлерәк була. Гаилә дә ир – хатынын, хатын ирен яратып чын мәхәббәттә яшәсә генә камиллеккә ирешә бит. Мәгълүмат әһелләре бу хакта онытмасыннар иде. Интеллектуаллар тел төбемне, шәт, аңлагандыр. Шулай да, берничә фикерне шәрехләп үтмичә булмас.
Гражданинның үз Ватанын яратырга тиешлеге аңлашыла. Ә Ватан ничек яратырга тиеш соң аны, диючеләр булса, әйтәм. Иң беренче чиратта, Ватан исеменнән халык белән идарә итүчеләр, ил гражданнарының ихтыяҗларын даими канәгатьләндереп, гадел яшәү шартлары булдырырга тиеш. Нәкъ Конституциядә язылганча.
Әгәр халыкта патриотлык хисен Совет чоры пропагандасына гына таянып тәрбияләргә уйласак, бик нык ялгышырбыз. Хәзер без төрле юллар белән баш миенә үтеп керүче мәгълүматлар ярдәмендә күп нәрсәләрне белеп, үзебезчә аңлап яшибез. Шөкер, тимер чаршау артыннан чыктык бит. Миллиардлаган сум акча үзләштерүчеләрне дә белеп торабыз. Тотылмаганнары тагын да күплеген дә, сулдан кергән акчага биниһая хансарайлар салучылар булуын да чамалыйбыз. Алар да безнең белгәнебезне белә.
СССР чорындагы яшәеш ярлы булса да, бүгенгегә караганда шактый гаделрәк булган икән. Бу сүз, гомумкешелек кыйммәтләренең иң мөһимнәренең берсе булса да, бик сирәк ишетелә бүгенге вәзгыятьтә. Илдә гаделлек дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итүче, никтер югарыдагы түрәләр үз чыгышларында кулланмый торган дециль коэффициенты бар. Бу күрсәткеч, ягъни халыкның 10 процентын тәшкил иткән иң бай яшәүче катламының кереме 10 процент иң аз керемле катламныкына караганда 4 тапкыр чамасы гына артык булган Совет заманында. Русия Конституциясенең 30 еллыгына багышланган җыелышта Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин бу күрсәткеч хәзер 17 тапкырдан артыграк дип, үзенең моңа нык борчылуын белдергән. Бу күрсәткечнең Скандинавия илләрендә 3-4, Евросоюзда 5-6, ә Казахстанда 8,5 тапкыр булуы тирән уйларга сала. Конституциябездә табигый байлыклар бөтен халыкныкы диелгән. Илебез территориясендә Җир шарындагы халыкның 2 проценты гына яшәсә дә, гомуми табигый байлык запасының 40 проценты бездә икәне мәгълүм. Ватаныбызны алга җибәрү, тормышны яхшырту өчен никадәр мөмкинлекләр булуына шаккатарлык. Бәлки, кайбер нефть ятмаларына бай илләрдәге кебек, кергән акчаның бер өлешен тигез итеп ил гражданнарының банк кенәгәләренә күчереп барыргадыр? Байлар белән ярлылар арасындагы керем аермасы шактыйга кимер иде. Сүзем элекке заманга кайту турында бармый, әлбәттә. Чөнки социализмның капитализм белән ярышта җиңелүен танырга туры килә. Моңа инану өчен атом бомбалы, әмма хәерче Төньяк Корея белән Көньяк Кореядәге тормыш дәрәҗәсен чагыштырып карау да җитә. Димәк, капиталистик илләрдә дә халкын патриотлык рухында гаделлеккә таянып тәрбияләүче дәүләтләр шактый дип нәтиҗә ясарга була.
Ил халкы электән төрле катламнарга бүленеп яши. Тигезлек кирәклеге турында сөйләп торасы юк. Аллаһы Тәгалә кешеләрне тигез итеп яралтса да, һәрберсенә үз талантын, булдыклылыгын тормышка ашыру мөмкинлеге биргән. Нәтиҗәдә, төрле сәбәпләр аркасында кемдер уңышка ирешә, кемдер уңышсызлыкка очрый. Шулай булуга карамастан, алар арасындагы мөнәсәбәтләр гадел кануннарга таянып корылса, кешедә патриотлык хисе уңышлы тәрбияләнәчәк. Иң мөһиме: бу изге хис нәфрәткә, агрессив омтылышка әверелмәсен, сәясәтчеләр дә явыз максатларын тормышка ашыруда файдаланмасыннар иде аннан. Болар хакында моннан йөз еллар чамасы элек яшәгән Лев Толстой белән Салтыков Щедрин исең-акылың китәрлек гыйбрәтле язмалар калдырган. Кытай философы Конфуцийның да бу темага мөнәсәбәте бик үзенчәлекле. Димәк, бу тема бик күптәнге һәм бәхәсле. Кызыксынучылар эзләп табып укый ала.
Сер түгел, гади кеше идарә, бюджет тармагында эшләүчеләрне һәм депутатларны, хәтта эшмәкәрләрне дә Ватанның үз тормышына йогынты ясаучы бер өлеше кебек кабул итә. Әгәр гаиләсендә гаепсезгә хөкем ителүче, бүтәнчә рәнҗетелүче булса, балаларының гына түгел, туганнары һәм күршеләренең Ватанга карашы тискәре якка тиз үзгәрә. Интернет аша хәтта илгә тарала. Шуннан чыгып әйтәм: санап үтелгән җаваплы кешеләр күңеле болай да китек аз керемле катламга сакчыл, хөрмәтле карашта булсыннар иде. Илдә тамыр җәйгән коррупция шул катламда аеруча көчле нәфрәт тудыра. Халык сайлап куйган депутатлар пенсия яшен арттыру сәбәпле миллион сумга таланганнар, гомер буе эшләп тә, аз пенсия алып очын очка ялгап җан асраучылар, баласын үз ана телендә укыта алмавы өчен кимсенеп яшәүчеләр күп бездә. Киләчәктә үзләрен мыскыл итүгә түзә алмыйча коралга ябышкан Мисбах абзый, Рамил Шәмсетдинов кебекләр булмасын иде. Удмурт халкының бетә баруына каршы протест йөзеннән үзен яндырган галим – Альберт Разин кебекләр дә илдә пәйда булмасын...
Ил тарихына тәнкыйтьчел караш тамыр җәйгән чорда бер әфганчының «ул вакыттагы патриотлыгым өчен оялам», дигәне хәтердә уелып калды. Димәк, вәзгыятькә карап андый хис үзгәрүчән дә була икән, дип нәтиҗә ясаган идем ул вакытта. Ә бүген Әфганстанга басып кереп, 14 мең хәрбиләребезне югалтуның, миллион чамасы әфган кешесен үтерүнең гадел эш булмавына төшенеп, ул танышымның күңеле сызлаган икән, дип уйланам.
Кабатлап язам: патриотлык хисе, ялкын кебек дөрләп тормаса да, тыныч тормышта аеруча кирәк. Инстинктка, фанатлыкка һәм куркытуга таянып, наданлыкка ышыкланып, акчага ымсындырып агрессив патриотлык тәрбияләү яхшыга илтми. Аңа караганда, кешедә гаделлеккә таянып аңлы, тыныч патриот тәрбияләү дәүләтебез өчен күпкә отышлырак. Әгәр бу хис, бер дәүләт кысасында гына калмыйча таралып, дөнья халыкларын берләштереп, кочагына алса, Җир шарында сугышлар килеп чыкмас.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы

Комментарии