Үземнекеләр

Үземнекеләр

Анда балаларым көтә,
Ерактан ук сәлам бирәләр. 
Кайберләре килеп, портфелемне
Күтәреп үк кереп китәләр...
Менә шушы юллардагыча каршы алдылар мине 40 ел элек Кәрәкәшле урта мәктәбен тәмамлаган укучыларым. Чәчләренә чал кергән, шактый калынайганнар, йөзләрендә, нәкъ сабыйларныкыча, чын күңелдән куану, шатлык. 
31 укучым. Алар арасында Әфганстан, Чечня сугышларында булганнар бар. Алай гына да түгел, Айратым әнә махсус хәрби операциядә, хәрбиләр янында. Исән-сау йөр, гөлкәем. Өйдә балаларың, сөйгән хатының көтә. Барыбыз да синең исән-сау кайтуыңны тели. 
Укучыларымның кайберләре инде лаеклы ялда булса да, һаман эшлиләр әле. Педагог Гөлфия Батыршина шигырьләр, балалар өчен әкиятләр яза. Үзе дә өч кыз үстерде. Зирәк Насыйров өч шәһәр төзүдә булышты, хәзер авылда яшиләр. Хатыны укытучы, кул эшләре остасы. Конкурсларда оныклары белән катнаша. 
Тормышларын авылда корган, көчләрен авыл өчен сарыф иткән укучыларым да күп. Әнә мине үзенең «Волга»сы белән килеп алган Ринатым 35 ел авылда шофер булып эшләде. Бер штраф та алганым юк, ди. Рәхилә дә ире белән икәүләп авылда эшләп яшиләр. Нәфис Хәйдәров авылның армас-талмас механизаторы. Ландыш мәктәп ашханәсендә ашчы. Эшмәкәр Светланабыз авылда кибет тота. 
Бу балалар – совет чоры тәрбиясе алган, эшләп, чыныгып үскән буын. Әти-әниләре – сугыш чоры балалары. 80-85нче елларда муллык булмаса да, яшәү күңелле иде. Ул елларда таркалган гаиләләр булмады. Минем укучыларым да тигез гаиләдә үстеләр. 
Хезмәт тәрбиясе рухи тәрбия белән янәшә бит. Кем эшләми – шул ашамый. Бу – хакыйкать совет мәктәбенең нигезендә иде. Колхоз эшләре мәктәп укучылары ярдәмендә башкарылды. Чәчү чорында мәктәп укучылары механизаторларга ярдәм итте. Урып-җыюда да һәр өлкән сыйныф укучысы катнашты. Көзге эшләр дә алардан башка гына булмады. 
Укытучыларга хөрмәт булмау турында күп языла. Үзебезнең мәгариф системасын үзгәртү, хезмәт тәрбиясенең юкка чыгуы бик зур югалту булды. Укытучының абруе дәүләт кайгыртуында булырга тиеш. 
Сүземне йомгаклап, 40 ел элеккеге чыгарылыш сыйныф укучыларыма соклануымны белдерәм. Шушы очрашудан соң күп уйландым. Балаларымның берсе дә юлдан язмаган, эшлиләр, ата-аналарын онытмадылар, балалар үстерделәр, оныклар сөяләр. Гомерләре бушка узмаган.
Форсаттан файдаланып, барлык авылдашларымны, үзем укыткан укучыларымны белем бәйрәме белән котлыйм. 
Туган туфрак йомшак һәм юмарт ул,
Кайтыгыз сез туган якларга. 
Яшел тугайларны, болыннарны иңләп йөрегез.
Зияратлар кылып, тын калыгыз,
Сөенсеннәр җиде буын әрвахларыгыз. 
Авыл бетә, диеп сөйләмәгез,
Искә алыгыз һәрбер туганны.
Караучысы бармы карт-корының?
Жәлләмәгез хәер-ихсанны. 
Суым тәмле, бакчаларым ямьле,
Сагынганда, әйдә, кайтыгыз!
Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии