- 01.03.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Якшәмбе көнне Казанда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге җыены үтте. Чара 1989нчы елда узган Беренче корылтайның 30 еллыгы уңаеннан уздырыла, дип алдан ук кат-кат әйтелгән иде. Шуңа күрә җыенга бераз булса да бәйрәм рухы булмасмы, БТИҮнең гадәти утырышларыннан аермалы буларак бер-бер яңа сүз яңгырамасмы, дигән уйлар белән бардык.
Бүгенге заманда 50 мең сумга әллә ни бәйрәм итеп булмый анысы – ә БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, алар шуның кадәр акча җыя алганнар. Бу акча урын арендалауга һәм катнашучыларга төшке ашка киткән. Әле тагын һәр кешегә резолюция проектын тараттылар – аны чыгарту да акча. Шулай да милли активистларга Рәхмәт хатлары таратуны бәйрәм рухы дип атарга мөмкин булса, димәк, ул булды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенә бирелгән Рәхмәт хатын: «30 ел эчендә беренче Рәхмәт хатым бу минем. ТИҮдән дә, Татар конгрессыннан да алганым юк иде», – дигән сүзләр белән алды. Шактый Рәхмәт хаты таратылды бу көнне.
Ә гомумән алганда, җыен БТИҮ утырышларының гадәти сценарие буенча барды. Дөрес, оештыру эшләрендә кыенлыклар булмаган үзе – Фәрит Зәкиев шулай дип белдерде. Урам чараларында адым саен тора торган полиция вәкилләре дә күренмәде. «Сценарий»ның калган өлешләре исә үзгәрешсез калган иде: шул ук йөзләр, шул ук сүзләр, шул ук фикерләр.
Хәер, тагын бер яңалык булган икән җыен барышында. 30 ел элек булган корылтайны искә төшерүләр күп булды. Сагынып телгә алдылар. Ул вакытта әле ярыйсы булган икән, дигән мәгънә белән сөйләделәр. Төп мәгънә Фәүзия Бәйрәмова әйткән бер җөмләгә сыеп бетте кебек: «Шушы 30 ел эчендә без дәүләт бәйсезлеге алырга да, аны югалтырга да өлгердек».
Бу 30 ел эчендә эшләнгән һәм эшләргә өлгермәгән эшләрне болай да еш барлыйбыз без. БТИҮ оештырган һәр чарада шул хакта сүз булмый калмый. Шуңа күрә бу җыенда «Хәзер безгә нәрсә эшләргә?» дигән сорауга җавап ишетәсе килде. Ул сорауга тәгаен җавап бик сирәкләрнең генә чыгышында яңгырады.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: «Башка халыклар белән берләшүне көчәйтү турында уйларга кирәк. Киләсе адым милли республикаларны юкка чыгару булачак. Инде Русиянең планнары тышка чыкты. Илне 14 өлешкә бүлү карталары бар. Республикаларны бетереп, безгә хәерче өлкәләрне кушу эше план нигезендә бар. Алга таба республика белән федерализмны саклау өчен адым ясарга кирәк булачак. Русия Конституциясен дә якларга туры киләчәк, чөнки хәзерге идарәчеләр Конституцияне әйләнеп үтәргә уйлыйлар. ТИҮгә Конституция белән федерализмны яклый торган программа кабул итәргә кирәк булачак. Республика мәсьәләсендә безне бөтен халык та хуплар дип уйлыйм», – дип чыгыш ясады. Шулай ук милләтне саклауда диннең роле зур булуын да әйтеп китте. «Исламга ныграк ябышырга һәм аны төп идеологик корал итеп кулланырга кирәк», – дигән сүзләр әйтте.
Сүз уңаеннан, җыенга Татарстан мөфтияте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов та килгән иде. Ул катнашучыларга мөфти Камил Сәмигуллинның сәламен җиткерде, Фәрит Зәкиевкә Диния нәзарәтенең медален дә тапшырды хәтта. Узган ел Диния нәзарәте белән БТИҮ бергәләп эшләү турында килешкәннәр иде, бу шул килешеп эшләүнең бер билгесе булды, күрәсең.
Яңгыраган тәкъдимнәрдән тагын Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллинның чыгышы истә калды. Әллә ни яңа сүз дә әйтмәде үзе. Ләкин әйткән тәкъдиме җыенда утырган һәр кешенең кулыннан килә һәм менә бүген үк эшли башлый ала торган иде. «Урыннарга йөрергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк. Халык әле һаман да вазгыятьне аңлап бетерми. Ә хәл бик җитди. Татар үз тарихында беренче мәртәбә мәктәпсез калды. Мәктәбең булмаса – милләтең булмый. Мәктәбең булмаса, 2 буын эчендә милләтең бетә», – дип сөйләде ул. Мәктәптә баласының «родной язык» дәресендә туган теле урынына урыс телен укуын ата-ана хәл итә бит. Урыс телендә белем бирә торган мәктәпләргә дә баланы ата-анасы җитәкләп илтә. Димәк, ата-аналар белән сөйләшүләр уздырырга, кирәк була калса, берәм-берәм аңлатып йөрергә кирәктер. Әлегә сөйләшүләрне тыймаганда. Урам чаралары турындагы закон янына телдән сөйләшүләрне дә чикли торганы да барлыкка килмәс дип ышандырып әйтеп булмый бит.
Фәндәс әфәнде әйткән 2 буын – чама белән 40 ел дигән сүз ул. Ләкин тел югалсын өчен аның кадәр дә вакыт кирәкми, 20 ел да җитә. Кызганыч, бу җыенда Татар халкының үсеш стратегиясен төзүчеләр юк иде. Булсалар һәм Фәндәс Сафиуллинның чыгышын игътибар белән тыңласалар, 2050нче елга исәпләнгән стратегиянең вакытын бераз хәзерге көнгә якынайту турында уйланырлар иде, бәлки. Хәлләр болай дәвам итсә, 2050нче елда ачылачак милли университетта (стратегиядә шулай тәгаенләнә) укырга бер татар да калмавы ихтимал икән бит! Бу җыенда утырганнарның университетта уку яше «чыккан» булачак чөнки, ә «родной язык» буларак урыс телен укып үскән буын милли университетка борылып та карамаячак.
Фәндәс Сафиуллин, чыгыш ясарга чыккач, иң элек гафу үтенеп куйган иде: «Кичә тешләремне «йолкыдылар», шуңа күрә сөйләшүе авыррак». Ләкин сөйли башлагач кызып китте, теше юклыгы да сизелмәде. Һәм бу мизгелгә аерым тукталмаган да булыр идек, бәлки. Тик Фәндәс Сафиуллиннан соң чыгыш ясаган бер абзый: «Тешсез көрәшү бик авыр шул», – дип әйтеп куйды. Мондый чаралар – алар өчен көрәшнең бер төре инде. Кулдан килгән төре. Урамнарга рөхсәтсез чыгып булмый, әле рөхсәт белән чыксаң да эзәрлеклиләр, штрафлар белән куркытырга торалар. Шуңа күрә төрле инстанцияләргә хатлар язу һәм менә шушылай җыелып сөйләшеп утырулар гына кала. Бу рәвешле көрәшкәндә теш булмау әллә ни комачауламас үзе, менә телне киссәләр көрәшүләр ай-һай авырга туры киләчәк. Хәер, киселә башлаган тел белән дә көрәш алып барырга була әле. Узган ел телне яклап уздырылган бөтен чараларны шундый дип әйтеп була. Ә менә телне бөтенләй кисеп алгач, инде көрәшү мөмкин булмаячак…
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии