- 02.07.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына галимнәргә, авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләренә агрономнарга, Балтач районы Алан авылында яшәүче, химизация чорына караган патентлар авторы ( № 2023125732, № 2023115481, №2023119801, № 2023123482, № 2021100932, № 2019107101, № 201410387) Гыймадиев Насих Гозәер улыннан ачык хат.
Игенчелектә ачыш һәр чорга карап ясала. 17,18,19нчы гасырларны табигый чор дип санарга була. Чөнки бу чорда чәчү әйләнеше, картограммаларда фосфор, калий, азот, бор, марганец, кальций һ.б. кирәкле анализлар ясалды, шуңа күрә нәтиҗәләр бик кирәк иде. Үзем дә бу чорда эшләдем, нәтиҗәсе яхшы булды.
20нче гасырдан химизация чоры башланды, бик күп төрле ашламалар, агу-химикатлар кулланабыз. Инде әйтеп киткән табигый чор анализлары эшли алмый. Химизация чоры агротехникасы кирәк, чөнки бик күп төрле агрофоннарда чәчәбез, монда лабораторияләрдә яхшы агрофонны сайлап басуга чәчәргә кирәк, чөнки тикшермичә чәчеп, туфрак ярлылана ала.
III чор – киләчәктә булачак микробиология чоры. Монда ашламаны химик юл белән кертү булмаячак, агу-химикатлар бетерелә, химизация чоры тарихта гына калачак, табигый чор тарихта калган кебек.
Микробиология чорында сидераль пар, чәчү әйләнеше булачак, һәр культураның, сортның, орлыкның партиясендәге штаммнар тикшерелеп, туфрак белән тәңгәл килүенә карап, микробларны үрчетеп бирәчәкләр.
Химизация чорын үтмичә, микробиология чорына кереп булмый, химизация микробларның лаборатория шартларында үзенең тотышын күрсәтә һәм микробиология чорына юл ача.
Шуңа күрә алда химизация чорына караган фикерләремне җиткерәм.
ТУФРАК БАЛЛАСТ ТҮГЕЛ, УЛ ТЕРЕ
Туфрак тере тулы бер организм ул. Бер гектар сөрүлек катламында уртача ун тонна микроорганизм бар, алар һәрвакыт хәрәкәттә. Кайберләре тиешле шартлар булмау сәбәпле (дым, температура һ.б.), йокымсырау хәлендә була. Туфрактагы 7 группа микроорганизмның үз эшчәнлеге һәм максаты бар: органик калдыкларны эшкәртү, атмосферадан химик элементлар алу һәм башкалар. Микроорганизмнарның бурычы үсемлеккә химик элементларны күпләп үрчетеп ашату, ягъни максаты – экологик чиста продукция ясау. Табигый болыннарда туфракның үзен көйләве шул хәтле яхшы башкарыла, бер авыру үсемлек тә очрата алмыйсың, чөнки төрле үсемлекләр, бактерияләр тәңгәл килеп, бер-берсенә булышалар. Мәсәлән, басуда катнаш азык өчен бодай, борчак, вика, арпа культурасы уңышны аерым культурага караганда яхшы бирергә мөмкин һәм күп очракта шулай була да. Басуда культуралы үсемлекләргә килгәндә, безгә арпасы, бодае, арышы, борчагы һәм башкалары тормыш итәргә кирәк. Бабаларыбыз чәчү әйләнешләре ясаганнар, төрле культурага төрле агрочаралар эшләгәннәр, табигать кануннарына буйсынып чиста экологик продукция җитештергәннәр һәм кулланганнар, сәламәт тормыш алып барганнар. Бүгенге көндә фән нык алга китте, күп төрле агу-химикатлар: ашлама, биопрепаратлар саны бик күпкә артты, шунлыктан чәчү әйләнешендә агрочаралар да үсемлеккә кыенлыклар тудыра, туфрак баланслап бара алмый. Ә моның өчен төрле агрофоннарда тикшерү өчен лабораторияләр булдырып, яхшы агрофоннарны сайлап чәчәргә кирәк.
БАКТЕРИЯЛӘР ДУСМЫ, ДОШМАНМЫ?
Тәҗрибәләр һәм тормыш барышында тупланган күзәтүләр туфрактагы, үсемлекләрдәге, терлекләрдәге һәм дә кешеләрдәге үзгәрешләр бер үк юнәлештә баруын күрсәтә, ягъни табигать законнарының, шул исәптән биология, микробиология һәм медицина кануннарының бер үк булуын раслый. Бу үзгәрешләр табигатьтә бактерияләр эшчәнлегенең тулы бер циклда башкарылуыннан гыйбарәт. Бактерияләр туфрактан башлап игенгә, игеннән – терлеккә һәм кешегә, ә аннары кабаттан туфракка кайтып, даими бер әйләнештә яшиләр. Димәк, медицина гыйлеме ягыннан бәяләнгән кешенең сәламәтлеге һәм агрономик гыйлеме ягыннан бәяләнгән туфракның, үсемлекләрнең сәламәтлеге бер үк нигезгә таяна.
Без шушыларны төшенеп бетермәгәнгә күрә, табигатькә дә, үзебезгә дә чиксез зур зыян салабыз. Ничек итеп зыян китерәбез соң? Беренчедән, бактерияләрнең эшчәнлеген тирәнтен аңламыйбыз, икенчедән, микроорганизмнар штаммнарының үзенчәлекләренә игътибар бирмибез.
Яңалыкның нигезе.
Язгы кыр эшләренә килә калсак, чәчү эшләрен башлау алдыннан орлыкларны лаборатория шартларында туфракта төрле агрофоннарда чәчеп карап тикшерү кирәк. Агрофон нәрсә ул? Агрофон – туфракның халәтен билгели торган төшенчә ул. Бу очракта агрофонны һәр аерым басу туфрагындагы төрле ашламалар, фунгицидлар, тукландыргыч матдәләр һәм мироорганизмнар катнашмасы дип карарга кирәк. Орлыкларны лаборатория шартларында шул катнашмага чәчеп карау чәчеләчәк культураның аерым партиясенең, орлыкның сортына карап орлык репродукциясенең нәтиҗәлелеген (процентларда хисапланган конкрет саннар белән) билгеләргә мөмкинлек бирә.
Туфрактагы, ягъни төрле катнашмадагы агрофон үсемлеккә зыян салырга да, киресенчә, булышырга да мөмкин. Нигә алай соң? Чөнки аерым бер шартларда катнашмада үсемлеккә зыян сала торган бактерияләр баш калкыта ала. Үсемлек шулар белән көрәшеп, үзенең көчен югалтырга мөмкин, ә бу инде уңышның кискен кимүенә китерә.
Билгеле булганча, микроорганизмнар җиде төркемгә бүленә. Аларның Һәрберсенең үсемлекләргә үз йогынтысы бар. Микроорганизмнарның эшчәнлегенә карап экологик чиста продукция алырга була яки, киресенчә, продукция зәгыйфь булырга мөмкин.
ТУФРАК НИГӘ ЭШЛӘМИ?
Кайбер агрофонда туфракның талчыгуы (русча шәкелдә-почвоутомление) булырга яки булмаска мөмкин. Бу орлыктагы микроорганизмнар штаммына (үзендәге бактерияләргә) туфрактагы агрофон мохиты тәңгәл килүенә бәйле һәм туфракның талчыгуын да процентлап белергә була. Моның өчен туфракка узган елда урылган үсемлекләрдән соң бернинди дә мелиорант кертмичә, лаборатория шартларында чәчеләчәк культураның орлыкларын чәчеп карарга кирәк. Бу вариант контроль вариант була. Чәчеп караудан соң кисеп алынган яшел массаны 100% дип алабыз. Башка вариантларда төрле агрофонда чәчеләчәк культураның орлыкларын чәчеп карыйбыз һәм аларның да яшел массаларын үлчәп, контроль белән чагыштырабыз. Шулай итеп, чагыштыру нәтиҗәсендә уңай яки тискәре агрофоннарны ачыклый алабыз. Мондый ысулның өстенлеге туфракның талчыгуын процентларда ачыклап булуы белән дәлилләнә. Бу ысул беренче чиратта югары уңышка китерүче, химик элементларны тулаем үзләштерә ала торган югары сыйфатлы продукция бирәчәк чәчү вариантларын сайларга мөмкинлек бирә. Әлеге ысулны һәм шундый ук башка ысулларны Сәнагый милек буенча федераль институт хуплады һәм бу институт тарафыннан уйлап табуга 7 патент бирелде ( № 2023125732, № 2023115481, № 2023119801, № 2023123482, № 2021100932, № 2019107101, № 201410387).
КҮП ЕЛЛАРДАН БИРЛЕ КИЛГӘН ТУФРАК АНАЛИЗЫ НИ ӨЧЕН ЗАМАН ТАЛӘПЛӘРЕНӘ ТУРЫ КИЛМИ?
Кызганыч ки, бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда диярлек туфракта бары тик 5 елга бер анализ гына үткәреп, шуңа карап ел саен бертөрле генә ашлама кертәләр. Бу бит тамырдан дөрес түгел! Эш шунда ки, бактерияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә химик элементлар даими үзгәреп тора, 5 елга бер тапкыр алынган анализлар бик тиз искерә, беренче елда алынган анализ инде икенче ел өчен бөтенләй яраксызга әверелә.
Бактерияләр үсемлекләр өчен үзенчәлекле «поварлар» булып тора. Мондый «поварларның» саны күп булган саен, алар үсемлекләргә «ризыкны» күбрәк һәм күп төрлерәк итеп әзерләп ашатып тора. Хәзерге 5 елга бер уздырылган анализ игенчелек тармагында сәнәгый була алмый.
КЕРЕМНЕҢ НИГЕЗЕ КАЙДА?
Ашламалар балансын үтәү алымын һич инкарь итеп булмый. Акыллы галим уйлап тапкан аны, рәхмәт яусын үзенә! Ашламалар балансы алымын нәтиҗәлерәк кулланып була, әгәр агрофон катнашмасына кертелгән ашламаларның, төрле тукландыргыч химик элементларның микъдарын лабораториядә чәчеп карау юлы белән ачыклап булса. Шулай булганда гына туфракны экологик яктан саклап кала алабыз һәм, явым-төшем уртача яуса, уртача елны бер гектардан 10 центнер өстәмә уңыш алып була. Бу 1000 гектарга 1000 тонна ашлык җыела дигән сүз. 1 тонна ашлыкның бәясен 10 мең сумнан санасаң, 10 миллион сум өстәмә табыш килеп чыга. Бу очракта инде сатып алынган ашламалар, фунгицидлар, төрле препаратлар дөрес юнәлештә кулланылган дип бәяли алабыз.
МЕДИЦИНА БЕЛӘН КЫРЧЫЛЫКНЫҢ УРТАКЛЫГЫ
Медицинада да шул хәл ич! Табиб башта нинди продукциядән, нәрсә ашаудан, нинди тәэсирдән: алма, чия, груша, ипинең (төренә карап), тополь мамыкларыннанмы – аллергия барлыкка килүен ачыклый, ә аннары гына дәвалау юлларын билгели. Мәсәлән, умарта корты чакса, кеше (аллергия булып) үләргә дә мөмкин яки дәваланырга да мөмкин. Медицинада кан анализлары 10 көннән соң ярамый дип табыла, чөнки бактерияләр аны 10 көн эчендә үзгәртеп куя. Димәк, канны кабат анализга бирергә кирәк һәм аны 5 елга бер тапкыр гына анализлау, әлбәттә, һич дөрес була алмый. Бер хирург та тиешле анализлар ясалмаган килеш пландагы операцияне ясамый!
Игенчелектә дә шул ук принцип үтәлергә тиеш! Анализлар үткәрелмәгән килеш басуга орлыкларны чәчү сукырларча эш итүгә кайтып кала.
НӘТИҖӘЛӘР НИГӘ БЕЗ КӨТКӘНЧӘ ТҮГЕЛ?
Орлыкларның, үсемлекләрнең авыруларын тикшерү методын уйлап тапкан галимгә бик зур рәхмәт, без шуңа таянып эшлибез. Әмма хәзерге стандартлар буенча орлыкларны дистилляцияләнгән суда тикшереп, алардагы авыруларга каршы көрәшү буенча рекомендация бирәләр. Бу тагын да дөрес түгел! Орлыклар бит кыр шартларында шыта башлый, анда дистилляцияләнгән су каян килсен, ди?!
Икенче бер проблема булып, орлыкларның тишелешен стандартлар кушканча комга чәчеп тикшерү тора. Ләкин комга чәчеп, орлыкның бары тик потенциаль файда китерә алуын гына белеп була. Минемчә, орлыкларның тишелешен тикшерү һәр басудан аерым алынган туфракта үткәрелергә тиеш, чөнки туфракта орлыкның файда китерә алуы күрсәткеченең кимүен яки артуын белеп була. Комда чәчүне бу очракта бары тик контроль вариант кына итеп алырга ярый.
ЯЛГЫШУ КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘМЕ?
Агроном моны белә, чөнки ул һәркөн сизә дә, үз күзе белән күрә дә, ләкин микробиология белеме җитмәү сәбәпле, туфрактагы эшчәнлекне тирәнтен аңламый. Аграр институтларда да моны өйрәтмиләр. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендә эшләүче агрономнар өчен укулар оештыралар, әмма бу укулар ахыргы чиктә реклама ясау чараларына кайтып кала – һәркем үзенең препаратын, ашламасын тәкъдим итә, һәм нәтиҗәдә агрономнарны ялгыш юлга кертә бара. Шушы ялгыш юлны дөрес дип кабул итеп, агрономнар, аны-моны тикшереп тормыйча, төрледән-төрле матдәләрне туфракка кертергә тотыналар. Шуның белән ашлама, препарат, фунгицид кушылган тулы бер катнашма барлыкка килә. Ул препаратларның берсе белән берсе буталып бетә, кем әйтмешли, аларның исеме дә, җисеме дә сакланып калмый һәм туфрак бу кушылмалардан торган башка исемдәге ниндидер аңлаешсыз бер суспензиягә әйләнә.
Шулай итеп, тикшермичә кырга культураларны чәчү иң беренче чиратта басуның экологик торышын боза, ягъни туфракның талчыгуына китерә, икенче чиратта, бу хәл финанс яктан хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерә. Мәсәлән, болында үскән табигый үлән бер вакытта да авырмый, чөнки табигать үзен үзе көйләп бара. Басу туфрагында алдан ук чәчеп карап тикшермичә кырларга артыгы белән ашлама, фунгицид һәм башкалар кертеп табигатькә тыгылабыз, күп очракта файда эшлибез дип зыян гына салабыз. Моны коллегалар дөрес аңласын иде! Без дәүләт стандартлары белән эшлибез, безнеке дөрес дип уйламасыннар. Бу бит техника, машиналар яки җайланмалар ясау түгел, анда чыннан да дәүләт стандартлары таләпләрен катгый үтәү бик тә кирәк. Игенчелектә исә безгә вегетация чорында һәр участокның агрофондагы микроорганизмнар штаммына туры китереп эшне алып барырга кирәк. Шушы була инде табигать законнарын бозмау. Табигать законнары безнең өчен стандарт булып торсын, чөнки без табигать балалары һәм үсемлек, терлек, кешеләр тулы бер әйләнешкә яратылган.
Туфракның микробиологиясе ул экологик продукция җитештерүдә хәлиткеч алшарт. Бүгенге шартларда бу мәсьәлә аеруча актуаль булып кала. Киләчәктә кешелек, һичшиксез, менә шушы юлны сайлаячак. Моңа хәзер дөнья күләмендә игътибар бик зур.
Насих ГЫЙМАДИЕВ,
Балтач районы, Алан авылы
Комментарии