- 04.04.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бу көннәрдә Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге үзенең чираттагы Корылтаена әзерләнү эшләре белән мәшгуль. Аның 2014нче елда узганы – 25 еллык юбилей җыены – бик истә калырлык булган иде. Тик ялкынлы нотыклар, бәхәсле чыгышлары белән түгел – урамда узуы белән. Быелгысында нинди сюрпризлар көтәргәдер…
Өч елга бер тапкыр үтә торган Корылтайга БТИҮ әгъзалары бик ныклап әзерләнә. 2014нче елгысына да, ике ай кала ук, бина белешеп, акчасын түләп куйганнар иде. Тик көне килеп җитәрәк, чара үтәргә тиешле Милли-мәдәни үзәк җыенны үзендә кабул итүдән баш тартты, сәбәбен дә аңлатып тормады. БТИҮ җитәкчеләре тиз арада башка бина таптылар – Химиклар мәдәният йорты. Аңа да аренда акчасын түләделәр. Без шунда җыелган да идек инде. Тик ишек төбенә килеп баскач кына, бинада «ут беткәнлеге» билгеле булды. Аннан соң белешкән «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә дә (элекке Урицкий мәдәният йорты) нәкъ Корылтай узарга тиешле минутларда «техник проблемалар» килеп чыкканлыгы ачыкланды. Шулай итеп, республиканың төрле районнарыннан, Русиянең төрле шәһәрләреннән җыелып килгән милләтчеләр Корылтайны урамда уздырырга мәҗбүр булды. Рөхсәтсез урам җыены оештыргансыз, дип, ахырда сигез кешегә унар мең сумлык штраф та суктылар әле.
Быелгы Корылтайны 8нче апрельгә билгеләгәннәр. Бина табылган, аңа аренда акчасы һәм төшке аш хакы түләнгән, чакыру кәгазьләре бастырылган. Тик БТИҮ вәкилләре аны барыбер ниндидер шом белән көтә: узган Корылтайдагы кебек аяк чалмаслармы, аннары үзләрен үк гаепле итеп калдырмаслармы…
Иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев һәм аның урынбасары Галишан Нуриәхмәт белән күрешеп сөйләштек. Тик сөйләшүне Корылтайдан түгел, читтәнрәк башладык. Күптән түгел Дәүләт Думасы депутаты «БТИҮ чараларына биш бабай гына йөри» дигән эчтәлектә үз фикерен белдергән иде, менә шул «биш бабай»дан торган иҗтимагый үзәк ел дәвамында нәрсәләр эшли, ни белән шөгыльләнә икән?
– Узган Корылтайдан алып санасак, бу өч ел иҗтимагый үзәк өчен бик авыр булды. Мин үзем генә дә, мәсәлән, сигез мәхкәмә утырышы аша үттем, 40 мең сум штраф түләдем. Милли хәрәкәтнең башка активистларына да суд артыннан суд булып кына тора. Рафис Кашаповның Чаллыда сигез судына бардык. Биектауда хәзрәт Альберт Шакировның – 14, Казанда Наил Нәбиуллинның 26 суды узды – барысына да йөрдек. Шуңа күрә без, милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәсе урында, судтан судка йөрергә мәҗбүрбез.
Шулай да бу өч ел эчендә шактый эшләр эшләнде. Иң зур эшебез – Президент вазифасын саклап калу. Бөтен кеше дә моның нинди көчле мәгънәгә ия икәнлеген аңлап бетермәде. Президент – ул дәүләтнең җитәкчесе, Конституциянең гаранты, бөтен гражданнарның Конституция тарафыннан бирелгән хокукларын яклаучы, ә менә «башлык» дисәң, ул Русиянең бер өлкәсенең җитәкчесе генә булып кала, дип аңлатырга тырыштык. Шушы мәсьәлә буенча 15тән артык пикет һәм митинг, өч түгәрәк өстәл һәм өч фәнни-гамәли конференция уздырдык. Президентның ни өчен кирәклеген дәлилләп, Владимир Путинга, Дәүләт Думасына хатлар яздык. Путин аннан соң үзе дә: «Үзегез хәл итегез», – дип чыгышлар ясады. Чыннан да, республика җитәкчесен ничек атау – ул Дәүләт Советы вәкаләте. Тик шул ук вакытта Дәүләт Думасының 2010нчы елда чыгарылган «Илдә бер генә Президент булырга тиеш» дигән карары һаман да гамәлдә. Биш-алты кешелек ниндидер оешманың да үз президенты бар, ә менә милли республикаларга президентлы булырга ярамый икән. Шуңа күрә бу мәсьәләдә көрәш һаман да дәвам итәчәк.
Безнең төп юнәлешебез – дәүләтчелекне яклау һәм саклау. Бу эштә тагын бер адым: мәхкәмәләрдә татар телен кертү. Нинди генә суд булса да, без иң элек утырышның татарча үтүен таләп итәбез. Безгә тәрҗемәче кирәк дип аңлыйлар. Тик безгә тәрҗемәче түгел, утырышның башыннан ахырына кадәр татарча үтүе кирәк. Бу безнең каприз гына түгел, Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә «милли республикаларда судлар аларның милли телләрендә оештырыла ала» диелгән. 2015нче елның ноябрендә Конституция суды тулысынча татар телендә узды. Хокукый өлкәдә дә татар телен кулланып була икән бит менә! – дип сөйләде БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев. Эшләнгән эшләрдән тагын бәхәсле шәхесләргә халык ризалыгыннан башка һәйкәл кую, Кама Аланында АЭС төзү, Казанда чүп яндыру заводы төзү кебек эшләргә каршылык чаралары уздыруны атады.
– Монысы – узган Корылтайдан быелгысына кадәр эшләнгән әһәмиятле эшләр. Ә ел дәвамында иҗтимагый үзәк нәрсә белән шөгыльләнә? – дигән сорауга Галишан әфәнде җавап бирде:
– Безнең бөтен эшчәнлегебез Русия Конституциясе үтәлсен дип тырышудан тора. Ә безне сепаратистлар, экстремистлар диләр. Без бит Русиядән очып чыгып китик, димибез, Русия хакимиятенә каршы бер сүз дә әйтмибез. Бары тик үз хокукларыбыз өчен генә көрәшәбез. Әйтик, татар мәктәпләре, татарның үз радиосы, телевидениесе, бәйсез матбугат чаралары булсын, дип, тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр юллыйбыз.
Сүзгә Фәрит әфәнде кушыла: «2014нче елдан башлап, безгә үзебез теләгән җирдә пикет яки митинг үткәрергә рөхсәт бирмиләр. Югыйсә, Конституциянең 31нче маддәсе буенча, гражданнар коралсыз урам җыеннары уздырырга хокуклы, моның өчен рөхсәт алу да кирәкми. Тик бездән рөхсәт кәгазе таләп итәләр. Шундый кысрыклауларга карамастан, Татарстанда сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар арасында пикет һәм митинглар уздыру буенча без беренче урында торабыз. «Биш кенә бабай» булсак та…»
Димәк, 8нче апрельдә сәгать 10да «Сәфәр» кунакханәсендә Берьяклы Гривки урамы,1) БТИҮнең чираттагы Корылтаен уздыру ниятләнә. Корылтай бина эчендә узачак, ә андый чараларга хакимияттән рөхсәт алырга кирәкми. Тик… Тагын шул «тик» тамакка кылчык булып кадала шул. Тагын кисәк кенә «ут бетеп» яисә «суны өзеп» куймасалар ярый…
Теркәлү 8нче апрельдә 9 сәгатьтә башлана.
Корылтайда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Мөстәкыйль татар мәгарифен торгызу.
- Республикабыз мәктәпләрендә Бердәм Дәүләт Имтиханын туган телебездә тапшыру һәм аның нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул итү.
- Татар Милли Университетын ачу.
- Русиядәтатар телен дәүләт теле итеп кертү.
- Федераль татар телевидение каналы ачу.
- РусияДәүләт Думасы тарафыннан «Төбәк телләре турында Европа Хартиясен» ратификацияләүмәсьәләсе.
- Русияһәм Татарстан арасында яңа Шартнамәгәтәкъдимнәр әзерләү.
- Русия төбәкләренә, Татарстан җиренә борынгы татар тарихын кайтару мәсъәләсен күтәрү. Татарстан башкаласына татар тарихын кайтару максатыннан татар халкының атаклы шәхесләренә һәйкәлләр кую.
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең оештыру комитеты
Тел. 89046618534, 89196433926
btiukazan@mail.ru farit54@mail.ru
Ярдәм өчен: Карта Сбербанка 4276 8620 2063 7668
Яндекс – кошелек 410011654583803
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии