- 06.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле «Безнең гәҗит» редакциясе! Үзәгем өзгәләгәнгә язам. Урман авылыбызга ерак булганлыктан, җәен сандугачлар да сирәк сайрый, күкеләр дә сирәк ишетелә иде. Ара-тирә зираттагы каеннардан күке авылга очып килеп кычкырса, әби-бабайлар бер дә юньлегә юрамый иде, ә саескан очып килеп өй кыегына кунса, я читән башына кунып тавыш бирсә, кунак чакыра, яки хат килә дип әйтәләр иде. Алар, гадәттә, урманда, урман полосасында таудагы каен агачларына оя корып бала үстерә. Тауга җиләк җыярга баргач, безне күрүгә тавыш бирәләр иде. Ә менә без елгага куып төшергән каз-үрдәк бәбкәләрен ала карга ашаган өчен безгә әниләрдән аз эләкмәде. Авылыбызны элек кыр ягында диләр иде, чөнки элек яшеллек юк иде. Хәзер яшелләнде, алма, чия, карлыган, шомырт, миләш һ.б. үсте. Биек агачлар да утыртылды. Менә ала карга, саесканнар урманнан авылга күчте, җитмәсә, елга буйларын тал басты, рәхәтләнеп оя корып бала үстерәләр. Тавык-кош җимен ашап рәхәтләнә карга, саесканнар. Кая ул каз-үрдәк бәбкәсен елгага төшерү, ишек алдында да каргалар шунда ук сырып алалар. Саесканнар тавык абзарына кереп тавыклар салган бар йомырканы чүпли.
Өченче елгы корылык зыяныдырмы, узган ел сыерчыклар безнең якларга бик аз әйләнеп кайтты. Безнең бер генә ояга килгәннәр иде. Сайрап мине сөендерделәр, утырып бала чыгардылар, әниләренең бакчадан ояга корт ташыганнарын карап тору – үзе бер гомер. Әмма шунысы гаҗәпләндерде: ничә чыксам да, оя өстендә саескан күрәм. Ә сыерчык, мескенкәй, өзгәләнә, кычкыра иде. Озын таяк әзерләп куя торган булдым. Менә сыерчык балаларын очырыр вакыт җитте, ә дошман саесканнар оядан чыккан бар сыерчык баласын чүпләп барды. Авыл өсте атна-ун көн сыерчыкларның әрнүле тавышларыннан яңгырап торды. Белмим, аларның ничәсе генә исән калды икән? Урамга чыксак та күрше-күлән белән сүз шул сыерчыклар турында гына булды. Көзгә җылы якларга җыенучы кошлар төркеме 40-50дән артмагандыр, аларны гел хәтергә алып йөрдем. Ә менә аларның кабат кайтуын, өздереп сайрауларын, тыз-быз очып корт чүпләүләрен күреп булырмы? Бер газетада ала каргалар күп үрчү сәбәпле, аларны киметергә, атарга кирәклеге турында укыганым булды. Бәлки, бу саесканнарны киметүне уйларга кирәктер? Бу килеш барса, алар безне сандугачсыз да, тургайсыз да, карлыгачсыз да, сыерчыксыз да калдыралар бит.
Суфия әбиегез.
Минзәлә районы, Әтрәкле авылы.

Комментарии