- 07.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт ФӘИЗОВ:
Аллаһының рәхмәте, бик тә кызык һәм кызганыч вакытта яшибез. Кызык, чөнки көн саен фәнни-техник прогрессның ашыгыч адымнарын күреп, тоеп, кулланып яшәргә мөмкинлек бар. Ә кызганыч ягы: шул фәнни-техник үсеш заманында кеше көннән-көн кырыслана, бәгыре таш булып ката. Моның күренеше булып соңгы вакыйгалар тора – кеше үтерү, аның гомеренә һөҗүм итү. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: бер кешене хаксызга үтерсәгез, дөньядагы бар кешене үтергән кебек булырсыз, бер кешенең гомерен саклап калсагыз, дөньядагы бар кешенең гомерен саклап калган булырсыз, дип өйрәтә. Бу һөҗүмнәр гади кешеләргә түгел, Аллаһы Тәгаләнең нурын җиткерүчеләргә юнәлде. Инде безгә, дин әһелләренә карата мондый яманлык булганда, гади кешегә, мескенгә нишләргә кала?
Ни өчен? Берәүләр ислам динен фәкать пычрак сәяси фикерләр үткәрү өчен кулланганда, халыкка хакыйкый динне җиткерергә кирәк. Адәм баласына күңел тынычлыгы кирәк дип, җәмгыятьтә әдәп, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк дигән өчен генә үтерергә, һөҗүм итәргә кирәк булдымы? Икебездән дә шундый гына сүз ишетелде.
Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәтнең рухын шат, урынын җәннәттә, үзен шәһитләр җәмләсеннән кабул кылсын иде.
Нинди сәбәпләр тора монда? Ни өчен болай килеп чыкты?
Ил-көнебездә тынычлыкны бетереп, тотрыклылыкны какшатырга тырышучы кайбер кешеләрнең икеле стандартлар белән яшәп, ялган юл алып барырга теләүләре бер сәбәп булса, икенчесе – аерым сәяси көчләрнең, динне кулланып, Татарстаныбызны гына түгел, Русия Федерациясен, Ливия, Мисыр, Сириядәге һәм башка шундый илләрдәге кебек, ут-канга батыру теләге тора.
Ихлас күңелемнән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка Аллаһының рәхмәте яусын дип әйтәсе килә. Авыр вакытта, курыкмыйча, җиң сызганып, җәмгыятебез, илебездә тынычлык булсын өчен, милләтебез чәчәк атсын өчен әби-бабайлардан килгән ислам диненең юлын саклап калу юнәлешендә бик зур көч куя. Бүгенге көндә традицион юнәлештәге һәрбер кешене әллә нинди яла ягып, пычракка бутап бетергән вакытта бу, әлбәттә, зур пәрвәрлек, геройлык. Бу мәсьәләдә аның принципиаль булуы, Татарстан халкына һәм шулай ук безгә, дин әһелләренә, бергәләшеп, бердәм булып эшләргә дәрт бирә. Иманым камил: без, бергәләшеп шушы юлда эшебезне дәвам итәрбез. Биредә утырган хәзрәтләр дә депутатлар кебек үк халык вәкилләре бит. Минемчә, шушы залдагы бердәмлек – урыннардагы бердәмлекнең олы бер күренеше. Татарстан халкы гомер-гомергә, авырлыклар килгәндә дә, шатлыкта да, һәрдаим бердәм булып, акылын җуймыйча, мәсьәләне уртага салып, бергәләшеп чишә белә.
Әлбәттә, бүген безгә бик зур кайгы килде. Үзләренең тынычлык, иминлек, кеше сөючәнлекләре белән дөньяга танылган татар мөселманнарына карата бандитлык ысулларын куллануның беренче очрагы пәйдә булды. Әйтергә кирәк: тарихта 1918 елдан соң, Ишми ишанны өстерәп алып чыгып атканнан соң, татар халкында икенче шундый очрак булды бу. Ишмөхәммәт Түнтәрине «доносчик» дип мыскыл иткәннәр иде, җанын кыйганнар иде. Әлбәттә, бу вакыйгага күптәннән әзерлек барды, тамырлары бик тирәндә ята, чөнки мулланы түбәнсетү, кимсетү моңа чаклы җәмгыятьтә тиешле бер ысуллар белән тәрбияләнеп килде. Дин әһелен, руханины гел пычрату барды, әмма бүген дә ул дәвам итә. Бигрәк тә моңа кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары үз көчен куя. Аларга кызык, сенсация, җәнҗал кирәк. Шулай ук, бераз бисмилла өйрәнеп, дингә үз өлешен кертергә, динне үзе аңлаганча үзгәртергә, үз амбицияләренә яраклаштырырга тырышучылар да күбәйде. Шулай ук диннең асылын юкка чыгарып, аны сәяси бер идеологик юнәлеш итеп кабул итүчеләр дә, бизнес итеп кулланучы адәмнәр дә барлыкка килде. Экзотик бер хобби итеп тотучылар да бар. Боларның һәрберсе үзен диндә белгеч итеп тоя. Бу бик тә куркыныч күренеш. Әле андый кешеләр ниндидер бер административ постларда да торса, бөтенләй эш харап. Бу хәл исламга җитди карамаганга һәм динне төгәл аңлап бетермәү аркасында килеп чыга. Һәр эшнең үз белгече бар. Дин белгече – муллалар, мөфтиләр. Аллаһы Тәгалә белмәгән нәрсәгезне белгечләрдән сорагыз, ди.
Бүген исламның традицион юнәлешен тотучы имамнарны Татарстандагы тотрыклылыкны җимерүдә гаепләмәкче, муллалар үзара сугыша, акча, урын өчен көрәшә дип, гаеп такмакчы булалар. Традицион юнәлештә булган мөселманнарның, Диния Нәзарәте һәм аңа бәйле булган мәчетләрнең бер генә «гаебе» бар: без ислам динен, җәмгыятьне Аллаһы Тәгалә кушканча, шәригать кысаларында тәрбияләү юнәлешендә кулланырга чакырабыз, халыктан һәм дәүләттән аерылмаска өндибез, Ватанны сөяргә, мәрхәмәтле булырга, киләчәк буыннарга хәерле тормыш булсын өчен тырышырга чакырабыз, мөселманнар надан булмасын өчен җирле дини укыту системасын да яхшыртуны телибез, чөнки бүгенге хәлләр наданлыктан, белемсезлектән килеп чыкты. Бүген мәчеттәге имамнар халыкка Аллаһының нурын, мәгърифәтен җиткерә, халыкны бердәмлеккә чакыра ала торган булырга тиеш. Шуңа да профессиональ кадрлар әзерләү – төп максатыбыз, беренче итеп җирле дини укыту оешмаларын тәмамлаучыларга өмет баглыйбыз. Читтән укып кайткан шәкертләргә җирле реалияләргә күнегү өчен биредәге дини уку йортларында яки РИУ каршындагы квалификация күтәрү үзәгендә «переподготовка» үткәрергә тиеш булабыз.
Әгәр дә бүген кайбер кардәшләребез кебек, дин дигән булып, чит ил гореф-гадәтләре, чит ил законнары буенча өнди торган булсак, монархия барлыкка киләчәк. Моның мисаллары бик күп: Якын Көнчыгыш, Африка, Азия илләренә күз салу җитә. Моның өчен, мөхтәрәм кардәшләр, безгә, Аллаһы ризалыгы өчен, бердәм булырга кирәк. Бар мөселманнарга, үзебезнең җирле халыкларга хас булган, борынгыдан бабаларыбыз тарафыннан күз нуры кебек сакланып килгән ислам диненең хәнәфи мәзхәбе юнәлешен дәвам итәргә кирәк, чөнки бу юнәлеш гасырлар буенча халкыбыз өчен иң әһәмиятле булуын исбатлады. Әлбәттә, без беркемне кимсетергә теләмибез һәм кимсеткәнебез, какканыбыз да юк. Безгә андый ялалар ягарга кирәкми. Башка мәзхәбләрнең дә, юнәлешләрнең дә яшәргә хокукы бар, ләкин бу җирлектә тарихи рәвештә хәнәфи мәзхәбе кулланыш тапкан.
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте шул юнәлеш өстендә эшли, бердәмлек һәм югары профессиональ имам һәм укытучыларны тәрбияләү өчен тырыша. Корылтайда яңгыраткан программабыз шул юнәлешне билгеләгән иде. Корылтай делегатлары шуңа риза булды. Без, иншәАллаһ, Татарстандагы бар имамнар бердәм булып, шул юлны алып барачакбыз.
Мөхтәрәм кардәшләрем, бу вакыт өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачагыбыз бар.
Депутат Роберт МИҢНУЛЛИН:
Сезгә ничектер, әйтә алмыйм, ә менә миңа, республикабызның патриоты буларак, бик оят һәм гарьлек. Бөтен мөселман дөньясы, шул исәптән Татарстандагы мөселманнар да Уразада, ә без коточкыч канлы вакыйганы тикшереп утырырга мәҗбүрбез. Хәлиткеч вакытта, Универсиада алдыннан, бөтен дөнья Казанга йөз төбәп торганда, меңләгән кеше Казанга килергә җыенганда бу.
Мин әле генә Башкортстанның бик ерактагы Баймак районында булып кайттым. Гел бер сорау бирделәр: Казанга нәрсә булды, мөфтигә кем һөҗүм итте, аның урынбасарын кем үтерде? Төгәл җавап бирә алмадым. Чөнки моны кем оештырганны, кем эшләгәнне белмим. Ә бит андагы мөселманнар да зур өмет-ышаныч белән Казанга карап тора, бездә тынычлык булса, анда да тынычлык булачак. Без шушы тарихи миссияне, шушы олы җаваплылыкны берчакта да онытмаска тиешбез.
Без хаклы рәвештә мактанырга яратабыз, әмма бер әйберне онытабыз: безнең алдынгы республика булуыбыз, мөстәкыйль һәм тотрыклы тормышта яшәвебез федераль хакимияттәге кайберәүләргә бик ошый дип беләсезме? Әллә тыйнак кына яшәүче күрше өлкәләр безне ярата дип уйлыйсызмы? Ошамый, яратмыйлар, әлбәттә. Безнең мактану аларда көнләшү хисләре генә уята. Без кайчакларда эйфориягә дә бирелеп китәбез. Реаль хәлгә бәя бирә алмый башлыйбыз. Дин мәсьәләсендә дә, дөресен әйтергә кирәк, шулайрак килеп чыкты. Бу проблемаларны элегрәк күтәрүчеләр дә булды, ләкин ишетүче, колагына элүче генә булмады. Янәсе, Татарстан Чечня, Дагыстан түгел, ваһһабизм бездә була алмый, бездә барысы да – ал да гөл.
1999 елның 11 октябрендә дин әһелләре җыенында Дәүләт Советы исеменнән сөйләгән чыгышымнан бер өзек китерергә телим. «Иң мөһиме, Татарстан мөселманнары үзара дус, тату һәм фикердәшләр булып яшәргә тиеш. Кызганычка, дин әһелләре арасында, йомшак кына әйткәндә, татулык юк, ызгыш-талаш бер тына да бер көчәя. Күңелдәге нәфесне, әшәкелекне камзул, чапан белән генә каплап булмый. Без барысын да күреп, белеп торабыз, дәүләт оешмасы булгач, безгә дә киләләр. Хәзрәтләр үзләре дә килә. Берсе, теге ваһһабчы, бусы ваһһабчы дип эчен бушата. Икенчесе, фәлән хәзрәт – карак, фәләне – иномаркада йөри, коттедж салдыра дип сөйләп китә. Нинди үрнәк күрсәтәбез?
Чит илләрдә укыган яшьләребез чит-ят идеяләр ияртеп кайта икән, аларны да туктата белергә кирәк. Әгәр дә ваһһабчыларның әз генә исе чыкса да, без моның белән килешә алмаячакбыз. Бу безнең динебезгә генә түгел, республикабызга, мөстәкыйльлегебезгә дә бик каты удар булачак. Ничә еллар, гасырлар хыялланган, зур тырышлык белән яулап алган суверенлыгыбызны бер селтәнүдә сызып ташлаячак. Көтеп кенә торучылар җитәрлек». Өзек тәмам.
Бу моннан 13 ел элек әйтелгән сүзләр. Ул вакытта әле, мөгаен, Казанга шушы көннәр килер дип уйлаучы булмагандыр. Кызганыч, уйларга кирәк иде. Алдан күрә белергә кирәк иде, аның өчен җаваплы кешеләр дә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, хәл катлауланганнан катлаулана бара шикелле. Беренчедән, гарәп илләрендәге соңгы вакыйгаларның да, андагы үзара ызгышларның, сугышларның да, мөселманнарның үзара көрәше дә тәэсир итми калмыйдыр. Икенчедән, Русиядәге мөселманнарның төрлелеге, һәрбер мөфтиятнең үзенчә булуы, биредә бихисап мөфтиятләргә таркалуның да зыяны аз булмады.
Өченчедән, гарәп илләренә китеп, чит тәгълиматлар ияртеп кайткан яшь хәзрәтләрнең артуы, алар белән мөфтиятнең, гомумән беркемнең дә эшләмәве. Бездә, алгарыш программасы буенча, бюджет акчасына укырга киткән яшьләр генә ни өчендер Татарстанга әйләнеп кайтмый. Ә гарәп илләренә укырга киткән яшьләрнең барысы да кайта. Аларның исәбен, санын алучы гына, алар белән кызыксынучы гына юк. Алар исә анда шул дәүләтләр исәбенә укып кайта, ә акчаны, үзегез беләсез, беркем дә болай гына бирми. Аның әҗерен кайтарырга туры килә. Бу очрак та шулайрак шикелле.
Дүртенчедән, соңгы 15-20 елда республикабызга һәм Русиянең төрле төбәкләренә агылган гастарбайтерларның артуы. Аларның барысы да диярлек – ислам динен тотучы. Кайбер мәчетләрдә алар хәтта күпчелекне тәшкил итә һәм аларның шактые – нелегаллар. Шунысы кызык: ул нелегалларның күпме икәнен хәтта тиешле оешмалар да белми. Ә ул килмешәкләр нинди дин алып килә? Араларында кемнәр генә юктыр. Алар белән кем эшли? Күрәсез, дин тотучыларның эчтәлеге дә, составы да, милләте дә күзгә күренеп үзгәрә. Бу вәзгыять безнең дини тормышыбызга, һичшиксез, кире яктан тәэсир ясый. Моннан соң да ясаячак. Шуңа күрә дә хакимиятнең дини оешмалар белән үзара мөнәсәбәтләре дә, һичшиксез, үзгәрергә тиеш. Ахыргы чиктә барысы өчен дә: әйбәте өчен дә, начары өчен дә – җәмәгатьчелек алдында, республика гражданнары алдында хакимият җавап бирә.
Татарстаныбызның икътисадый хәле шактый нык булса да, сәяси киләчәге башка республикаларныкы шикелле үк бик мактанырлык түгел шикелле. Башта Президент, аннары республика исемен бетермәкчеләр. Урысча әйткәндә, «дальше больше». Алар күптән инде сәбәп кенә эзли. Ә инде Татарстанда булган соңгы вакыйгаларны тагын да күпертеп, зурайтып, мәгълүм бер нәтиҗәләргә килергә дә бик мөмкиннәр һәм аларның берсе дә безнең файдага булмаячак. Шуңа күрә без үзебезнең яктан бернинди дә сәбәп бирмәскә тиеш. Әлеге вакыйгалар безнең барыбыз өчен дә гыйбрәт, ачы сабак булсын. Татарстан Дәүләт Советының чираттан тыш утырышыннан кайбер чыгышлар ,

Комментарии