Хат укыдым, утырып…

Хат укыдым, утырып…

Җәй айларына «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсе эшләүдән туктаячагы хакында хәбәр иткән идек инде. Ул сәхифәне яратып укучылар барлыгын беләбез һәм махсус алар өчен без, редакциягә килгән сораулы хатларны туплап, җавап әзерләп торырбыз. Шул рәвешле, сәхифәбез дә үзенә күрә эшчәнлеген дәвам иткән кебек булыр.

Редакциябезгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать ителгән бик күп хатлар килә. Кайчагында сезнең сорауларыгызга тиз арада гына җавап та бирә алмыйбыз, анысы өчен гафу итәрсез. Бүген исә, соңлап булса да, сездән килгән кайбер хатларга җавап бирәм.

СУ ӨЧЕН НИЧЕК ТҮЛӘРГӘ?

Сезгә Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Каюм бабаегыз хат яза. Безнең авыл халкы, авыл җирлегенә су өчен акча түлибез. Ләкин нинди хезмәт өчен күпме түләнергә тиешлеге хакында бездә мәгълүмат юк! Әгәр килешү төзеп, төзекләндерү эшләре өчен, торбалар алыштырганда күпме акча җыелырга тиешлеге хакында аңлатсалар, мин ул акчаны түләргә дә риза. Бер килешү төзегәннәр иде, төзүен. Тик анда мөһер дә, имза да, берни дә күрсәтелмәгән. Өстәвенә, бер нөсхәсен миңа калдыручы да булмады.

Соңгы вакытларда, суга дигән акчаны субсидия акчасыннан тотып кала башладылар. Бу дөрес гамәлме инде?

Л.Л.: Бу сорау буенча, Олыяз авылына караган җирле үзидарә советы рәисе Илдус Якуб улы Хәевка шалтыраттым. Ул исә:

– Декабрь аенда, район гәҗитендә, суга түләү мәсьәләсенә кагылган, килешүне бастырып чыгардык. Ул килешүдә, әгәр дә судан кулланучы вакытында акчасын түләми икән, социаль яклау хезмәте аның субсидия акчасын “кисә”, диелгән. Суга түләнә башлый икән, автоматик рәвештә, субсидия акчасы да бирелә. Бу барысы да район җитәкчелеге, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белән килешеп, закон нигезендә эшләнгән. Һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, шул исәптән су өчен дә, – диде.

ПАЙ ҖИРЛӘРЕ ӨЧЕН АКЧА НИК ТҮЛӘНЕЛМӘГӘН?

Исәнмесез, хөрмәтле “Безнең гәҗит” хезмәткәрләре! Сезгә Алан ( Балык Бистәсе районы) авылы халкы исеменнән хат язучы кеше мин – Валерий Федотов булам. Безгә 2012 ел өчен пай җирләренә бер нәрсә дә түләмәделәр. 2011 ел өчен дә түләүне авырлык белән генә алдык. Безнең кулга килешү кәгазен дә бирмиләр. Авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Нәгыйм улы Сафин: “Кирәк икән, ул килешүләрегез миндә”, – ди, ә безгә күрсәтми. Безгә җир пайлары өчен акчаларыбызны алырга ярдәм итәрсез дип ышанып калабыз.

( Хат астында 21 кеше имза куйган.)

Л. Л.: Бу сорау буенча мин Исмәгыйль Нәгыйм улының үзенә шалтыраттым.

– 2011 ел өчен халык түләүне алды. Узган ел исә, хуҗалыкның финанс хәле начар булу сәбәпле, җирләр эшкәртелмәде һәм чәчелмәде. Шуңа пай җирләре хуҗалары белән килешү дә төзелмәде. Быел исә ул җирләрне яңа инвестор арендага алды, килешүләр дә төзелде. Шулай булгач, пай җирләре хуҗаларына 2013 ел өчен түләнәчәк, – диде.

ЮЛНЫ КҮЧЕРЕП БУЛМЫЙМЫ?

Сезгә Биектау районы, Суыксу авылыннан Гөлнур апагыз Халитова яза. Безнең авыл тау астында урнашкан. Яшел Үзән районына чыга торган төп юл исә авыл эченнән уза. Дөрес булса, ул юлны өстәнрәк салырга тиеш булганнар икән. Техниканың зурысы-кечесе авыл эченнән йөри. Декабрь аенда, төнге сәгать 1дә, коточкыч хәл булды! Озын, зур Маз да, КамАЗы да коймаларны җимереп, безнең ишек алдына килеп керде. Әгәр шул машина өйгә килеп кергән булса, нинди фаҗига буласы иде?!

Җәй көне балалар велосипедта йөрергә дип, гел шул юлга килә. Авыл яшьләре шул тирәдә генә ял итәргә ярата. Үзебез исә капка төбенә дә чыгарга куркабыз. Өстәвенә, урамнарны яктыртырлык ут та кабызмыйлар. Инде кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. Зинһар, ярдәм итсәгез иде!

Л.Л.: Сезнең сорауга, Биектау районы төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге хезмәткәре, Мансур Ислам улы Хуҗиев җавап бирде.

– Мин ул йортны да, ул юлны да яхшы беләм, бу өлкәдә инде күп еллар хезмәт куям. Гөлнур ханым яши торган Яшьләр урамында йортлар әле соңгы 10-15 елда гына барлыкка килде. Ә юл салганга 40 еллап бардыр. Өстәвенә, ул трасса, Федераль әһәмияткә ия. Суыксу авылында йорт салырлык башка урыннар да җитәрлек. Үзләренең тормышларына куркыныч яный икән, нишләп соң алар йортны юл буена салганнар?! Бернинди проектта да юлны күчерергә дигән сүз юк. Йорт-җир җиткергәндә, кайда һәм нинди шартларда яшәячәгеңне алдан ук уйларга кирәк, – диде.

Мансур Ислам улының тел төбеннән аңлашылганча, юлны берәү дә кире күчереп салырга җыенмый. Бу очракта, Гөлнур ханым, ике генә юл кала: йортыгызны күчереп салырга яки шул шартларда яшәргә.

ХЕЗМӘТ ХАКЫН ТҮЛӘМИЛӘР!

Сезгә Кама Тамагы районы, Каратал авылында хезмәт куеп та, тиешле хезмәт хакларын ала алмаучылар мөрәҗәгать итә. Безнең инде узган елның июль, август айларыннан бирле юньләп хезмәт хакы алган юк. Бирелсә дә, хезмәт хакын нык тоткарлыйлар. Менә бүген дә, ноябрь, декабрь, гыйнвар акчаларын ала алмыйча утырабыз, шуның өстенә узган елның җәй айлары хезмәт хакы да алынмаган. Кияргә рәтле кием алып булмый, ашарга ризык юк. Һәр йорт саен кешедә кредит, ә аны түләргә әлеге дә баягы хезмәт хакы бирелми. Без сезгә аптыраганнан, кая барырга да белмәгәнгә язабыз. Берәр чара күрсәгез иде.

Л.Л.: Хат ахырында дүрт эшченең исеме һәм телефоннары бирелгән. Хат инде февраль аенда ук килгән булганга, шул номерларга шалтыратып, Караталлыларның хәлен белергә булдым. Беренче абонент хуҗасы Лилия ханымнан хезмәт хакын соңгы тапкыр кайчан алдыгыз, дип сорагач: «Сеңелем, ноябрьдән бирле юньләп акча алган юк инде!», дип җавап бирде. Хат турында сүз кузгаткач, китегез, минем беркайчан да Мидхәт абый өстеннән «жалоба» белән йөргәнем булмады, диде бик каты өркеп.

Икенче номерны җыйдым. Хезмәт хаклары турындагы сорау буенча мөрәҗәгать иткәч, бу ханым, шул ук җавапны кабатлады. «Минем исемнән кайсы Мидхәт абый өстеннән язды икән соң?! Минем аңа бер нинди дәгъвам да юк», – диде. Кызык инде бу халык. Үзләре төркемләп хат язалар, мәсьәләнең асылына төшенә башласаң, шунда ук үз сүзләреннән кире кайталар. Бәлки җитәкчелектән курку безнең халыкта шундый көчледер?

Хатны кем генә язган булмасын, хезмәт хакы әле дә юк икән, «Ленин» ААҖ җитәкчесе Мидхәт Мансур улы Гимадиевка шалтыратырга булдым. Ике көн дәвамында шалтыратып торсам да, телефоннары гел «занято» иде. Өзеп куйганнар, күрәсең.

Кама Тамагына булган дәгъвалар җыелганнан-җыела бара һәм, җәйге ялларын уздырганнан соң, Эльвира Фатыйхова ул якларга юл тотачак әле. Шуңа күрә, Кама Тамагы халкы, йоклап ятмагыз, хатларыгызны язарга ашыгыгыз.

УМАРТА ЙОРТЛАРЫН НИЧЕК УРНАШТЫРЫРГА ЯРЫЙ?

Бал файдалы, татлы, кыйммәтле ризык. Безнең якларда күп кешеләр умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Әлбәттә, бу мактаулы эш. Әмма бу күрше-күләннәргә җәй көнендә күп кенә кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә кортларны аерган вакытта бик куркыныч. Аерылып чыккан күчләр тирә-яктагыларның йорт-җирләренә дә саралар. Умарталар күп булганлыктанмы, вакытында җыеп алырга өлгерә алмыйлар. Ишек алдына чыгар хәл юк, корт чага. Әле дә ярый аллергия булмаса. Бар шундый кешеләр, 1-2 корт чакса, якты дөнья белән хушлашырга мөмкиннәр. Шуннан чыгып беләсебез килә: умарта тоткан кеше нинди таләпләр үтәргә, нинди нормаларны истә тотарга тиеш? Шуларны аңлатып язсагыз, бик тә рәхмәтле булыр идек.

Мирас ФАЗЛЫЕВ.

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.

Л.Л.: Умартачылык турында Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан, 1998 елның 20 ноябрендә кабул ителә. Шул ук елның 2 декабрендә, Федерация Советы тарафыннан хуплана.

Бу законда умарта кортларын асрау һәм үрчетү, саклау, авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү, умартачылык продукциясен җитештерү хакында сүз бара.

Законны II бүлегенең бишенче маддәсендә, болай диелгән:

«Асралучы умарта кортлары гаиләсенең күләме, юридик затлар өчен дә, гражданнар өчен дә чикләнмәгән. Әмма җирле үзидарә советы, умарталарны саклау һәм санитария таләпләреннән чыгып, умарта кортлары гаиләсенең санын чикләү хокукына ия.»

Коммерцияле булмаган бакча берләшмәләрендә («Садовое общество» күз уңында тотыла) умарта кортларын асрау кагыйдәләрен учредитель документаль рәвештә билгели.

Законның I бүлегенең 7 маддәсендә, умарталарны ничек, кая, ни рәвешле урнаштырырга мөмкинлеге хакында сүз бара. Бу матдәдә түбәндәгеләр язылган.

Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын, санитар һәм зоотехник нормаларны үтәгән очракта, үзләренең шәхси дип саналган җирләрендә урнаштыра ала.

Умарта ояларын, сәламәтләндерү, белем бирү, мәдәният, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә якын урнаштырган очракта, умарталар кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салмаска тиеш.

Күрше җир кишәрлеге белән умарта оясы арасы ун метрдан да якын булмавы мәҗбүри. Әгәр дә күрше җир кишәрлегенә ун метрдан да якынрак икән, ул чагында умарта ояларын ике метр биеклектә урнаштыру зарур. Яисә, биеклеге ике метрдан да түбән булмаган, тишексез койма, яисә бина белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Койма булмаган очракта, ике метрлы, куе куаклар утыртып чыгарга тиеш буласыз.

Закон бозылган очракта, «Умартачылык турындагы» законның VI бүлегенең 32 маддәсендә, закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла диелгән. Гадәттә, ул штраф бик аз гына сумма итеп билгеләнә һәм аны умартачылар шул бал саткан акчасын гына түләп тә каплый. Аның өчен генә күрше-күлән белән ызгышу кирәк микән?!

Сорауларыгызга Лилия ЛОКМАНОВА җавап бирде.

Комментарии