- 12.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №6 (8 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
2016нчы елның 20нче ноябрендә ТНВ каналыннан күрсәтелүче «Таяну ноктасы» тапшыруы картлар йортына багышланган иде. Анда яшәүче карт-карчыкларны гаиләләргә тарату хакында да сүз алып барылды. Аптырыйм, үз баласына сыймаган кеше ничек итеп чит гаиләгә сыяр икән? Аңа анда яшәве рәхәт булырмы? Нинди генә яхшы гаиләгә эләксә дә, ул барыбер дә үзен картлар йортына тапшырган баласын уйлаячак, аның күңеле монда ятмаячак. Әле картлар йортында ул үзенә тиң дус-иптәш таба, аның белән сөйләшә, аңлаша. Кирәк булса, шәфкать туташы да шунда гына. Аны асрамага алган гаилә бу кеше авырган очракта больницага алып бару өчен ял алып, көнен уздыра. Шулай итеп, ул әби-бабайларны алган кеше муеннан мәшәкатькә чума.
Шуны уйлыйм: үзен тугыз ай буе карынында йөртеп, тудырып-үстергәч, укытып кеше иткәч, әти-әнине кирәксезгә чыгарган ул нинди туң йөрәкле балалар икән? Безнең Әлки районы Әнҗерә авылыннан ике Әминә апаны да картлар йортына җибәрделәр. Берсенең ире үлгән, балалары да, туганнары да юк иде, үзе дә олы яшьтә булгач, анда озак яшәмәде, вафат булды. Икенче Әминә апа кияүгә чыкмаган, бала тапмаган, җитмәсә күзләре дә бик зәгыйфь иде. Ә менә кызлары-киленнәре тәрбиясендә яшәүче авыл картлары бихисап. Шәрифулла абый, хатыны үлгәч, байтак еллар килене Руза тәрбиясендә булды. Туксанга якынлашып килгән Рәхимә апа кызында яши. Рәхимов Имаметдин абый да хатыны Хәдичә апа үлгәч, байтак еллар килене Ландыш тәрбиясендә гомер итте. Аларның өендә бабайлар җомга намазлары да укыйлар иде әле. Авылыбызның соңгы сугыш ветераны Ризаэтдин абый да хатыны Рабига ападан калып, кызларында гомер итте, бакыйлыкка күчкәндә аңа 93 яшь иде. Саный китсәң, авылыбызда балаларының кадер-хөрмәтендә яшәүче карт-карчыклар байтак.
Авылга Рафаэль белән аның хатыны Факиһә күченеп кайткач, караучысыз калган карт-карчыкларны бәхет басты. Бу гаилә аларны өйләренә барып та карады, хәлләре авырайгач, үзләренә алып кайтып та бактылар. Әсәт абый 99 яшенә кадәр җитеп, бакыйлыкка күчкәнче, байтак еллар алар карамагында булды. Авылда бер туганы да булмаган Хатирә апа да алар өендә яшәде. Әсәт абый да, Хатирә апа да мәңгелеккә алар йортыннан күченде. Әле дә кемгә ярдәм кирәк, Рафаэльгә килә. Районга йомышы төшкән карт-карчыкларны алып барып, документ эшләрендә дә булышалар. Әгәр дә бу гаилә авылга иртәрәк кайткан булса, теге ике Әминә апа да картлар йортына җибәрелмәс иделәр.
Авылда уллары-кызлары кулында яшәүче карт-карчыклар бик күп, барысын да атап булмый, берүк гафу итсеннәр. Бу әби-бабайлар тормышта күпне күргән, инде калган гомерләрендә кадер-хөрмәттә яшәсеннәр.
Барыгызга да соңгы көнне тулы иман, җиңел хаста, ансат үлем теләп калам.
Илһам ХАТЫЙПОВ,
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе
Комментарии