- 13.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Илебездә чыгарылыш кичәләре инде 23 июнь көнне үк башланып китте. Мондый көн һәр чыгарылыш сыйныф укучысының да күңелендә озакка сакланадыр. Әти-әниләр үзләренең көчләрен дә, акчаларын да кызганмыйча, ун ел буе мәктәптә белем алган балаларына берсеннән-берсе матур кичәләр оештырдылар. Кичә генә мәктәп укучылары саналган егетләр-кызлар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Ел да аттестат белән бергә, БДИ тапшыру турында документ бирелсә дә, быел әлеге кәгазьне укучыларга 1 июль көнне генә кулларына тоттырдылар. Шул сәбәпле, абитуриентлар документларын 4 июльдә, ягъни дүшәмбе көнне генә югары уку йортларына тапшыра башлады.
Үземнең дә туганым быел мәктәпне тәмамлады. Кулына документларның барысын да алып бетергәч, аңа ияреп, башкалабызның кайбер ВУЗлары буйлап киттем. «Иртә торган – бәхет өчен», ди бит халык. Без дә югары уку йортларын «яуларга» таң белән үк киттек. Иртәнге тугызлар тирәсендә, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең ишек төбендә кеше шактый җыелган иде инде. Әмма әлеге уку йортында документлар кабул итү бик оста оештырылган, шуңа, чиратта торып вакыт әрәм итәсе булмады. Бәлки, документларны кабул итүнең беренче көне генә булу да тәэсир иткәндер. Барлык уку йортларындагы кебек үк, авыл хуҗалыгы академиясендә дә иң популяр факультет – икътисад факультеты бугай. Чөнки анда түләүсез урыннар да аз, түләүле урыннарның исә бәяләре шактый «тешли» торган. Кайбер белгечлекләр өчен түләү – 40 меңгә якын. Шушы көнне генә бер кызыклы факт ачылды. «Икътисадта информатиканы куллану» белгечлегенә Академия турында барлык мәгълүматларда да өч фәннән БДИ бирергә, шуларның берсе җәмгыять белеме, диелгән иде. Әмма абитуриентлар документларын әлеге белгечлек буенча тапшыра башлагач кына, җәмгыять белеме урынына, физикадан имтихан бирергә тиешлеге ачыкланды. Бу, бердән, ВУЗ җитәкчеләренең дәрәҗәсен төшерә, минемчә. Икенчедән, абитуриентларны да, аларның ата-аналарын да ихтирам итмәү, санга сукмау. Ничек инде шул белгечлек буенча ел буе укырга керергә җыенган баланың планнарын бер мизгелдә генә юкка чыгаруны нормаль күренеш, дип атарга була?! Өченчедән, документлар кабул итү әйбәт оештырылса да, формаль яктан кимчелекләр булу документларны, гаризаларны кабул итүчеләргә дә кыенлыклар китереп чыгара. Чөнки аларның да күбесе физикадан имтихан бирергә икәнен белми икән, моны бары компьютер ярдәмендә генә ачыкладылар. Кесәсе калынрак булган әти-әниләрнең балалары бернинди проблемасыз да әлеге ВУЗ студенты була ала дигән фикергә килдем. Чөнки акчасын 25 июльгә кадәр түләгән кеше, автомат рәвештә, беренче агымда ук студент статусына ия була икән.
Авыл хуҗалыгы академиясеннән соң узган уку елында берләшкән Идел буе Федераль университетына юл тоттык. Әлеге дә баягы, документлар беренче көн генә кабул ителгәнлектән, бу уку йортының ишек төбеннән үк чират җыелган. Хәер, КДУга документлар тапшырганда да халык әлеге мәхшәр аша үтә иде инде. Андагы кычкырыш, андагы бакырыш! Әйтерсең лә, чиратта кешеләр түгел, ә ниндидер җанварлар баскан! ВУЗ ишегеннән кергәч тә, һәр кеше үзенә кирәкле факультет исеме язылган табличканы күрә дә, тычкан күргән мәче сыман, шуңа ташлана! Тагын тотына талаш, берсенә-берсе ямьсез сүзләр әйтү! Барысы да авылдан килгән балалар, әти-әниләр бит инде, югыйсә! Югары уку йортлары кушылганлыкка, Казан дәүләт университеты белән Казан дәүләт гуманитар педагогика университетларының кабул итү комиссияләрен дә берләштергәннәр. Уку йортының беренче һәм икенче катында егермегә якын факультетка гаризалар бирергә мөмкин иде. Икенче көнне Казан дәүләт педагогика университетының кабул итү комиссиясе «үзләренә», Камал театры каршындагы бинага күчкән, диделәр. Ике комиссиянең бер бинада булуының уңай һәм тискәре яклары да шактый. Уңай, чөнки вакыт әрәм итеп, ике җиргә чабарга кирәкми, ике җирдә чиратта торасы түгел. Тискәре ягы кешенең бер урында күп җыелуы, чиратларның озын булуыдыр, минемчә. Аннан бу ВУЗга документ тапшырганда тагын бер кыенлык тууы сизелде. Кабул итү комиссияләренә, һәр елдагыча, үзләренең уку йортларындагы студентларны утыртканнар. Утыртуын-утыртканнар, әмма тиешенчә, бөтен нечкәлекләренә кадәр гаризаны кабул итүне, документлар белән ничек эшләргә икәнен өйрәтергә «онытканнар». Бер ханым кызы белән бергә ияреп килгән. (Шуны да әйтергә кирәк, кайсы гына уку йортына барсаң да, абитуриентларга караганда, әти-әниләре күбрәк җыелган.) «Документларның төп нөсхәсен биреп калдырырга уйлаган идек, кабул итүче кыз өч сәгать тә егерме минут җәфалады үзебезне. Эшли белмәгән кешене ник утырталар икән инде шунда? Башка уку йортларына да сугылырбыз, дигән идек, җитешмәбез, ахры, инде бүген, – дип зарланып тордылар. Әлеге уку йортының кайбер факультетларына укырга керү өчен иҗади имтихан да тапшырырга кирәк. (Мисал өчен, журналистика факультетына документларны тапшырсаң, инша язарга, яисә башка бирем эшләргә тиеш буласың. Җыр, бию кебек имтиханнар бирергә кирәкле бүлекләр дә бар әлеге уку йортында.) Ә иҗади имтиханнар бирә торган абитуриентлар документларын бишенче июльгә кадәр тапшырырга тиеш булып чыкты. Ярый ла, кайберәүләр дүрте көнне иртән торып уку йортына керер өчен гариза язарга килгән. Ә ул көнне килә алмаучылар, сәбәпләре булган кешеләр нишләргә тиеш икән инде? Дәүләт җитәкчеләре, Мәгариф министрлыгында, югары уку йортларын җитәкләүче түрәләребез приказга имзаларын куйганда бераз гына уйлап карасалар, без, гади халыкка яшәве азга гына булса да җиңеләер иде, бәлки. Аларга карата ышанычыбыз туар, хөрмәтебез дә артыр иде…
«Иң кыйммәтле» факультетлар булуына да карамастан, КФУның иң популяр бүлекләре булып, юридик һәм икътисад факультетлары кала бирә. Моны документлар тапшыручыларның шул бүлек комиссия әгъзалары янында күпме җыелуыннан чыгып та бәяләргә мөмкин иде. Биология, химия юнәлешләрендә белем алырга теләүчеләр, психология буенча укырга җыенучылар да шактый күренде.
Көн инде кичкә авышуга карамастан, юлыбызны дәвам иттек. Без Казан дәүләт Энергетика университетына барып кергәндә инде сәгать өчләр тирәсе булгандыр. Әмма шуңа да карамастан, бер кочак документларын күтәреп йөрүче абитуриентлар һәм, һәрвакыттагыча, аларның әти-әнисе, туганнары университетта мәш килә иде. Күп кенә кабул итү комиссияләре кичке дүрткә кадәр генә эшли, ә әлеге университетта бишкә кадәр гаризалар кабул итәләр икән. Ил җитәкчеләребез бераз «акылларына килеп», Русиядәге элеккеге инженер, агроном, мал табибы һ.б белгечлекләрнең «статусын» кире кайтару максатыннан, икътисадчыларны «кыса» башлады. Моңа мисал итеп, КДЭУдагы Икътисад институтын китерергә булыр иде. Дөрес булса, быелдан әлеге белгечлек буенча бары түләп кенә укырга мөмкин була икән. Ә бәяләр анда шактый ук югары, елына иллешәр мең түләргә кирәкле белгечлекләр дә бар. Тик, миңа калса, барысын да түләүлегә күчереп кенә икътисадчыларның санын киметеп булмаячак. Чөнки заманасы базар мөнәсәбәтләренә корылган. Бар да алдый һәм алдана. Һәрнәрсә акчага бәйле, һәрнәрсә шуңа барып тоташа. Техник белгечлекләргә күбрәк егетләр гариза бирә инде, бу уку йорты да күбрәк алар өчен дисәң дә була бит.
Казанның башка югары уку йортларында да укырга керү өчен гаризалар тапшырырга теләүчеләр шактый иде. Казан дәүләт химия-технология университеты да, Казан авиация институты да һәм башка күп кенә дәүләт, коммерция нигезендә эшләүче уку йортлары абитуриентлар өчен үзләренең ишекләрен ачты. Кайбер уку йортларында беренче приказлар 25 июльдә билгеле була, диделәр. Хәзер югары уку йортына керер өчен һәр гариза бирүче, ә алардан да катырак аларның әти-әниләре ут «йотып» шул датаны көтеп торалар инде. Уңышлар сезгә, булачак студентлар!
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии