Су буенда тавыклар ни эшләп йөргән?

Телевизордан, фәлән авылдагы дуңгыз фермасында дуңгыз гриппы чыккан, ул чирне кабан дуңгызлары тарата, дип хәбәр итәләр. Аннан соң шул чирле дуңгызларны чокырга тутырып, ут төртеп яндыралар. Күп тә үтми, тагын кайсыдыр районда тавык гриппы пәйда булган булып чыга. Аннары тавык фермаларындагы фәлән мең кош-кортны юк итәләр. Имеш, кош гриппын җылы яктан кайткан кошлар тарата икән. 
Башкалар ничектер, мин үзем бу уйлап чыгарган гайбәткә бер дә ышанмыйм. 
Әле быел гына тагын бер «свежий» яңалык әйттеләр. Бу чирне гомерләрен су өстендә үткәрүче акчарлаклар да тарата икән. Менә сиңа мә! Димәк, тавыклар су буена барып, грипп йоктырып кайтканнар булып чыга инде. Әллә киресенчә, акчарлаклар тавык фермасына килеп киттеләрме икән? Мескен ул кошларны күпме генә гаепләсәләр дә, алар үзләрен яклый алмаячак шул. 
Яз да, көз дә ау сезоны дигән булып, шул кошларга каршы сугыш ачалар бит әле. Менә монысы бөтенләй дә ярамый инде, җәмәгать.
Салихҗан МИННЕГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре

Комментарии