Бездә дә бар «Македонский»лар

5нче классның тарих дәреслегеннән Македония тарихын өйрәнәбез. Филипп Македонский грекларга, персидларга каршы яңа походларга әзерләнә, ул бөтен дөньяны басып алмакчы була, ләкин гадәти беркөнне, илдә тантана барганда, аны үз тирәсендәгеләрнең берсе үтерә. Филипптан соң властька килгән Александр Македонский да әтисенең эшен дәвам итә. Персид патшалыгыннан соң ул көнбатышка таба хәрәкәт итәргә, Атлантик океанга кадәр барлык илләрне басып алырга җыена. Ләкин кинәт кенә авырып, үлеп китә. Шушы урынга җиткәч, без улым белән бер-беребезгә караштык. «Бөтен дөньяны басып алмакчы булалар, әмма көтмәгәндә генә үләләр, – дип йомгак ясады улым. – Әле ярый кешеләрне туктатырга үлем бар. Шулаймы, әни?»

Бер карасаң, чыннан да шулай. Мин әле сәясәтне, Украинадагы революцияне генә күздә тотмыйм. (Хәер, күздә тотсам да урынлы, Русия – Украина – Америка мөнәсәбәтләренең нинди юнәлеш алуы, зурдан кубып уйлаганда, берничә кешегә генә бәйле бит. ) Ерак китми, көндәлек тормышны игътибарга алсак та, бездә «Македонский»лар аз түгел. Әйтик, безнең бүген депутатларның хезмәт хакларын ишетеп, исләр китә, ә менә алар үзләре аны һаман арттыру турында уйлыйлардыр. Әйтик, предприятие җитәкчесе югары квалификацияле эшчедән 10-20 мәртәбә күбрәк акча ала, әмма үзе моны зур сумма түгел дип саныйдыр. Һәм иң кызыгы – хезмәт хаклары арасындагы бу аерма аңа бик табигый, бик законлы, бик урынлы булып тоеладыр. (15-20 мең сумлык кеше түгел икәнеңне син исбатла) Һәм шушы ук җитәкчеләргә өстәвенә әле үзгә төрле бер танылу да (шигырь дә язып карыйлар, китап та), һәртөрле премияләр дә (Тукай премиясе өчен барган көрәшләрне карагыз әле сез!), исәпсез-хисапсыз хөкүмәт бүләкләре дә, ниндидер ташламалар да кирәк. Тарих теленә күчереп әйтсәк, бөтен дөнья кирәк! Һәм әлеге дә баягы һәрбер кеше гомеренең табигый азагы булмаса, белмим, бу кешеләр кайчан да булса, кемгә дә булса юл куярлар иде микән? Башкаларга да кирәк бит дип уйларлар иде микән? Урыс әйтмешли, врядь ли.

Беркөнне кибеттә туннар карап йөрибез, сатучы минем каршыга затлыларын китереп элә – берсе 700 мең сум икән, икенчесе миллион ярым. «Алучы бармы инде мондый туннарны?» – дип сорыйм. Бар икән. «Сезон саен 7-8не алып кайтабыз, сатылып бетә», – диләр. «Македонский» хатыннары миллионнан ким торган тунны кияргә гарьләнәләрдер, ә халыкның зур күпчелеге миллион сумга тун сатып алуны аңлый алмый.

Ижау шәһәрендә заводта эшләүче бер туганыбызга 55 яшенә 100 мең сум акча да, ветеран исеме дә биргәч, мин шулай ук ышана алмый торган идем. Дөрес, ул 30 ел гомерен бер заводка, бер цехка, бер бригадага багышлаган, әмма безнең КАМАЗда мондый язмышлар буа буарлыктыр. Тик минем бездә – Татарстанда гади эшчегә 100 мең сум премия бирү турында нишләптер бер дә ишеткәнем юк. Алучыгыз булса, хәбәр итегез әле, яме, зинһар өчен. Премиягез 100 меңнән ким булмаса гына! Мин 10, 20 меңнәр турында әйтмим.

Без сүзне тарихтан башлаган идек бит. Бөтен кешелек турында уйлаганда, безнең гомерләр – шулай ук тарих. Көннәрдән бер көнне икенче дөньяга күченәсебезне беләбез, гамәлләребезнең гөнаһ булуын да сизәбез. Әмма күңелләрнең генә, күрәсең, моңа ышанасы килми…

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Комментарии