Очрашу урыны – мунча

19нчы декабрьдә, Русия Президенты белән туры элемтә вакытында, Чаллы халкын күптән борчучы мәсьәлә буенча сорау юлладым. Әмма соңгы, иң әһәмиятле җөмләм бер минутка сыешып бетмәде. Ул В.Путинга караганда җирле җитәкчеләргә күбрәк кагыла торган өлеше булганга, уйлый торгач, «Безнең гәҗит» аша ирештерергә булдым. «Кайтаваз» сәхифәсендә басылган язмамда әйткәнчә, югарыдагыларның татар гәҗитләрен укуына ышандым бит.

8-800-200-40-40 телефон номерына түбәндәге сорауны юлладым: «Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезгә Татарстанның Чаллы шәһәреннән пенсионер Наилә Исхак кызы Вилданова мөрәҗәгать итә. 2026нчы елда бездә икеләтә юбилей: Чаллыга 400 һәм беренче КамАЗ автомобиле конвейердан чыкканга 50 ел. Мин шәһәрнең иске өлешендә – ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка бистәләрендә яшәүчеләр исеменнән шалтыратам. Алар – Түбән Кама ГЭСын, Күзәнәкле бетон заводын төзегән, Чаллыда КамАЗ һәм Яңа шәһәр төзелешенә нигез салган төзүчеләр. Шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләр өчен бердәнбер мунча бар. Ул 1970нче елда, намуслы төзүчеләр кулы белән төзелгән, шул мунча бинасы һәм канализациясе 55 ел капиталь ремонтсыз эшли. Мондый ремонтны 2023нче елдан вәгъдә итәләр. 70-90 яшьлек ветераннар, авария хәлендә дип табып, сәламәтлеккә сихәт бирүче мунчаларын ябып куярлар дип курка. Ветераннар мунчаның хәзерге кебек гомуми булуын һәм ике төрле биеклектәге парлы чабыну бүлмәсен саклап калып, хамамнарсыз, инвесторларсыз булуын тели».

Менә шушы урынга җиткәч кенә бер минут вакыт үтеп, иң әһәмиятле үтенечем сыймый калды булып чыкты. «Владимир Владимирович! Зинһар өчен, Чаллы ветераннарына шәһәр һәм КамАЗ юбилейлары уңаеннан бүләк ясагыз, ГЭС бистәсендәге мунчаны капиталь төзекләндерергә команда бирегез әле?»

Әгәр дә бу мунча гади юыну урыны гына булса, мин бу мәсьәләне Россия күләмендә чыгучы газетага, бәлки, язып та тормас идем. Күптән гомуми мунчаларга йөрмәүче җитәкчеләргә бу коммуналь оешманың өлкәннәр өчен – 60-80нчы еллар комсомолларының төп очрашу урыны булуын да ирештерәсем килде. 

Минем тәрәзәләрем шул якка карап торганга, пенсионерлар өчен льготалы хакка юыну мөмкинлеге булган җомга, шимбә иртәләрендә мунча ишеге төбенә сәгать 7дән үк җыелучы өлкәннәрне күзәтергә яратам мин. Күңелдә моңсулык. Бу әби-бабайларның, яшьлек дәрте ташып торган егет-кызлар булып, Чулман елгасын егәрләп ГЭС, заводлар һәм Ак кала төзергә дип Чаллыга җыелуларына әле яңа гына кебек тоеладыр үзләренә. Әмма чаларган чәчләр, аксабрак, әкрен адымнар һәм гәүдәнең төзлеген югалта баруы – гомернең йөгереп узуын дәлилләүче билгеләр. Араларына килеп кушылучы һәркем төркемдә җанлануга сәбәпче була. Кайсыдыр күренүгә, каршысына чыгып, кулындагы әйберләрен килеп күтәрешәләр. Ир-атлар әзрәк һәм сабыррак, күңелсезрәк, диимме. 

Өлкәннәр сәгатендә яшьләр мунчага йөрмәскә тырыша. Анда элек район комсомол пленум-конференцияләре башланыр алдыннан була торган җанлылык – «перекличка». Зыянлы, тавышлы предприятиеләрдә эшләгәннәрнең ишетүе начарланган һәм аларга һәрнәрсәне кычкырып аңлаталар. Тегеләре кычкырмаска кушалар. Кем, ни өчен күптән күренми? Яшьлектә тулай торактагы бүлмәдәшләренең ире вафат булган, хәлен белергә кайчан барырга? Инде ябылган предприятиеләрнең архивларын кем, каян эзләп тапкан? Шунда-шунда эшләгәнгә мәхкәмәдә өч шаһит кирәк, кемнәр йөри ала икән? 

Ә менә Вәсимә апа Чаллыда иң беренче ачылган ПТУның беренче чыгарылыш штукатур-маляры. Аңа сентябрьдә 76 яшь тулды. Күңелендә яшьлеге һәм эше турында иң якты хатирәләр. Легендар төзүче Марат Бибишев җитәкләгән оешмада хезмәт юлын башлаган. «Безне Бабай кызлары дип йөртәләр иде», – ди ул. – Без 7гә эшкә килгәндә Марат абый җитешсезлек күрсә, өске каттан «матур» сүзләрен әйтә-әйтә төшеп килә торган иде инде. Барысын да яңадан эшләтә иде. Баскыч араларын штукатурлаганда җырлый-җырлый эшли идек. Кеше кергәнне ишетсәк, туктыйбыз. «Кайда минем җырчы татар кызларым», – ди иде Марат абый кычкырып һәм без җырлавыбызны дәвам итә идек. Бик таләпчән иде, әмма бик гадел иде».

Асфальтлы Чаллыга 1985нче елда килгән минем өчен һәрберсенең сүзе мәгълүматлы. Аларны тыңласаң, кайберәүләрнең орден-медальләрен йолкып алып, фәлән-фәләннәргә бирергә кирәк булган. Дәвалану өчен рецептларның исәбе-саны юк! Миңа ара-тирә: «Кемгә килешә, кемгә юк, организм төрле, врач белән сөйләшергә кирәк», – дип әйтеп куярга да туры килгәли. Төзелештә эшләгәннәрне мин атлап йөрүләреннән таный башладым. 

«Чәршәмбе җиткәч аяк-куллар мунча сорый башлый. Ярый әле мунча бар», – ди Фәридә апа. Парлы мунча яратучылар бирегә Яңа шәһәр тиңентен килеп йөри. 3 буын – әби, әни, онык бергә килүчеләр дә күп.

... Мунча капиталь ремонт сорый. Чабынып төшкән урында плитә белән тышланган кайнар кирпеч күптән кубам-төшәм дип тора. Канализация дә үзенә 55 ел икәнне еш искә төшерә. 2023нче елда капиталь ремонт буласын ишеткәч чаллыларның төп теләге – мунча шулай гомуми, ике катлы парлы чабыну өлеше белән, пенсионерларга льготалы көннәрне саклап калырлык булса иде. Чөнки 2023нче елда шәһәр газеталарының берсендә ГЭС мунчасында капиталь төзекләндерү булачак дигән хәбәрдә «инвестор» сүзен дә күреп алган ветераннарның иң курыкканы – үзләре төзеп, ярты гасыр бала-оныклары белән йөргән, очрашып, бер-берсенә ярдәмләшеп – нәкъ авылдагыча мунча керергә күнеккәннәрнең бу мунчаны хамамнарга бүлеп, табыш чыганагы итүләре.

19нчы декабрьдәге Русия Президенты белән туры элемтәдә менә шул ветераннарның үтенечен ирештерергә тырыштым һәм нәтиҗәсе булыр дип өметләнәм. Чаллыдагы юбилейлар уңаеннан зур комиссияләр оештырылып, бик күп эшләр башкарырга дигән исемлек төзелгәнне беләм. Һәм университеттагы сабакташым Шәүкәт Сибгатуллинның студент чагындагы шигыре белән шәһәр җитәкчеләренә үтенечемне йомгаклыйм.

 ***

Улы карт анасына хат язды:

«Әгәр көннәр артык кызу булса,

Кара көйсә, шиңсә һәр ягың, – 

Җыяр идем, әни, синең өчен

Аккошларын бөтен дөньяның.

Очар иде алар баш очыңда,

Тезелешеп, салмак тирбәлеп.

Кочар иде сине, назлар иде

Ак канатның йомшак җилләре.

Әгәр көннәр артык салкын торса, 

Төбе катса тирән Тоболның, – 

Җыяр идем, әни, синең өчен

Төлкеләрен туган ягымның.

Туннарыннан иркен чатыр ясап,

Яшерер идем сине җилләрдән.

Шул җылыга, әни, җырчы кошлар

Килер иде ерак илләрдән...»

Ялгыз ана кыска җавап язды,

Күз яшенә хатын чылатып:

«Ишектәге тотка төште, улым,

Каксаң иде шуны бер кайтып...»

Резин итекләрдән, сазлыкта, бата-чума шәһәр торгызган өлкәннәр өчен һәм алар теләгәнчә ГЭС бистәсендәге мунчаны төзекләндереп бирсәләр – юбилей уңаеннан алар да тоткалы булыр иде.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

P.S. Мунчадашларымның ике еллык гозерен үтәп әзерләнгән язма.

Комментарии