Күз яшьле бәйрәм

Күз яшьле бәйрәм

Икенче Бөтендөнья сугышындагы җиңүнең 79 еллыгына багышлап уздырылган Җиңү парады Мәскәү белән беррәттән Казанда да үткәрелде. Җилле, суык көн булу сәбәпле, җиңелчә генә киенгән, бәйрәм үткәрү чараларында катнашып, җырлап-биеп йөргән кызларыбызга суык тимәс микән дип, алар өчен борчылып утырдым.
Үзем дә сугыш чоры баласы буларак, ул еллардагы авырлыкларны, кыерсыту-кимсетүләрне күрергә туры килгәндә дә, безне яклап сүз әйтүче булмады шул. Татарстаннан 700 мең кеше сугышка алынып, 378 мең кешенең туган илләренә кайта алмыйча, сугыш кырында ятып калулары турында әйтелде. Меңәрләгән шәһәр-авылларны җимерү, яндырулар белән алып барылган фаҗигале хәлләр, ачлык-ялангачлык, мохтаҗлыкта яшәгән вакытлар онытылырлык булмады. Шулай булуга карамастан, иге-чиге булмаган фаҗигале хәлләр, 27 миллион халыкның юкка чыгарылуы нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән җиңүне «Бөек» дип атау дөреслеккә туры килә микән дип уйландыра. Мондый очракта, җитәкчеләр арасында дипломатик юллар белән сөйләшүләр алып барылып, берничә дистә миллион халык үтерелмичә, шәһәр-авыллар җимерелмичә калдырылган булса, менә монысын «Бөек җиңү» дип әйтсәң дә булыр иде.
Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары барышында, 12-13 яшьлек балаларның станок артында эшләүләре, 7 сыйныф бетергән балаларның, шул исәптән кыз балаларның да, урман кисүдә һәм окоп казу эшләрендә катнашулары турындагы сүзләрне ишеттек. Чынлап торып уйлап карасаң, кеше ышанмаслык хәлләр бит бу.
Шундый тырышлыкларның нәтиҗәсе буларак, җиңүгә зур өлеш керткән Казан шәһәре – «Хезмәттәге батырлыгы» өчен дигән исемгә лаеклы шәһәрләр исемлегенә кертелгән.
Авыл халкы фәкать үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен үзе дә туйганчы ашый алмыйча, фронтка озатып барулар сугыш беткәннән соң да дәвам итте. Сталин үлгәннән соң гына, Г.Маленков ил җитәкчесе булып торганда бетерелә ул налог түләүләре. Авыл халкы аңа рәхмәт укыды, дөньяда аннан да яхшы кеше юктыр кебек кабул ителгән очрак булды бу.
Сугыш вакытында балалык рәхәте күрми үскән балалар сугыш беткәннән соң илне аякка бастыруда да актив катнашучылар булсалар да, аларның хезмәтләре безнең республикада берничек тә бәяләнмәде. Дотациядә утырган төбәкләрнең күбесендә «Сугыш чоры балалары» статусы бирелеп, аларның пенсияләренә күпмедер суммада акча өстәлеп бирелүе турында язып чыктылар. Бездә шундый ярдәм күрсәтелмәгәч, сугыш чоры балаларын тагын бер кат кыерсыту кебек кабул ителгән очрак булды бу. Шулай да, Җиңү бәйрәменең 80 еллык юбилеена багышлап, бу хакта бездә дә нәрсә дә булса эшләнми калмас дигән өмет белән яшисе килә.
Җиңү бәйрәме ул шатлыклардан гына тормыйча, шатлыклы-кайгылы, күз яшьле бәйрәм икәнен дә онытмасак иде.
Татарстаннан 200гә якын сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Михаил Черепановның «Мәдәни җомга» газетасында бастырылган мәкаләләреннән билгеле булганча, дистәләгән татар сугышчысын Геройлыкка тәкъдим итүләренә карамастан, аларга герой исеме бирелмичә калдырыла. «Герой» исеме бирүдә «татарларга лимит бетте» дигән сүзләрне элегрәк тә ишеткән бар иде.
Сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган соңгы геройларыбыз Әхтәм ага Сабиров белән Борис Кузнецов та юк инде арабызда. Алар 17 яшьтә армиягә алынып, Әхтәм Сабиров 18 яшьтә, Борис Кузнецов 17 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып, күрсәткән батырлыклары өчен аның рәхәтлекләрен дә күреп, озын гомер кичерделәр. Мондый бәхет бөтен кешегә дә эләкми шул.
Бу бәйрәм чаралары барышында Татарстаннан 123 язучының сугышта катнашуы турында искә алынды. 31 язучының сугыш кырында ятып калулары турында ишеткән бар иде. Шул ук вакытта үзәктәге язучыларның безнең Чистай, Алабуга шәһәрләренә эвакуацияләнүен дә белә идек. Рус язучыларыннан Аркадий Гайдарның гына сугышта һәлак булуы турында ишеткән бар иде, бу чыннан да шулай микән?
Әлбәттә инде, Рейхстаг түбәсенә беренче булып «Җиңү Байрагын» кадаган Гази Заһитов та искә алынмыйча калдырылмады. Башкортстанда туган авылында аңа һәйкәл куелган, аның музее бар, мәктәпкә, урамнарга аның исеме бирелгән. Әле быел Уфа шәһәренең Җиңү паркында Җиңү көненә багышлап куелган аның һәйкәлен күрсәттеләр. Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып байрак элгән батырлар – Гази Заһитов белән Григорий Булатовлар милләтләре буенча туры килмәү сәбәпле, аларга Герой исеме бирелмичә калдырыла. Бу очракта кемнәрне Герой ясаганнарын барыбыз да белә.
Күрсәтелгән батырлыгы өчен Гази Заһитовка Кызыл байрак ордены бирелү белән чикләнелә. Шулай да аның авылда куелган һәйкәлендә үз халкы исеменнән бирелгән Герой дәрәҗәсе булуы турында язылган. Гази Заһитовның 1953нче елда 36 яшендә һәлак булуы кызганыч хәл, әлбәттә.
Казандагы Җиңү паркында куелган һәйкәлне Гази Заһитовка охшатып куелган дип әйтәләр. Әгәр инде чынлап та бу һәйкәл аның батырлыгына багышлап куелган һәйкәл булса, ярамый микәнни? Сугышларсыз, тынычлык белән яши торган көннәр тизрәк килсен иде дигән теләктә каласы килә.
Рәфкать ИБРАҺИМ, 
Казан шәһәре

Комментарии