- 22.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №25 (20 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәскәүдән килгән әмер буенча, Татарстан мәктәпләрендә татар теле атнасына ике сәгать ихтыярига калдырылгач, безнең Дәүләт Советы депутатлары, бик зур уңышка ирешкән кебек, бер каршылык күрсәтеп тормыйча, барысы бер тавыштан ризалык белдерде. Дөресен әйткәндә, бу турыда үз мөнәсәбәтен белдереп әйтергә теләүче булса да, андый мөмкинчелек булмады. Аңлашыла инде, югарыдан кушылган әмер шундый булган. Шул югарыдан килгән әмерне үти-үти, коллар хәлендә калып, илнең Төп Законында язылган хокукларыбызны да югалтып бетердек. Үзләре дә кол хәлендәге җитәкчеләребез дә кызганыч миңа. Аларга ике яклап: астан да, өстән дә басым ясала. Татар халкы Русиядә сан ягыннан икенче урында, республикабыз да илне ашатып торучы зур республика.
Халык мәнфәгатьләрен алга алмыйча, уртак тел табып, сөйләшеп тә тормыйча гына кануннар кабул итү заманы түгел. Без дә коллар түгел. Эшләп тапкан байлыгыбызның 70-80 процентын Мәскәүгә биреп, аларның дотациядә утырган башка төбәкләрен дә ашатып ятканыбызны җитәкчеләр үзләре дә аңлыйлардыр.
Татар теленә каршы көрәш башлангач, демократик рухлы берничә кеше безне яклап сүз әйтсә дә, хакимияттә андый сүз әйтүче булмады. Хәтта үзебездән сайланган 15 депутатыбыз да үз вазыйфаларыннан чыгып, безне яклап сүз әйтергә батырчылык итмәде. Илдә кабат шундый система туып килә, Сталин заманындагы кебек, сүз әйтү куркыныч була башлады. Бернинди җавап бирмичә, бернәрсә эшләмичә миллионлаган хезмәт хакы алып ятучы депутат әфәнделәр, сүз әйтеп, безнең кебек гади халык хәленә төшүдән куркалар. Бу горурлык түгел, бу хурлыклы гамәл. Фәндәс Сафиуллин, Садрый Максудилар кебек, аларның берсе дә халык хәтерендә милли герой булып сакланмаячак.
Юридик яктан караганда Русия белән Татарстанны берләштереп тора торган бердәнбер документ шул Шартнамә иде. Аны озынайту турында сөйләшүләр дә алып барылмыйча, шулай шыпырт кына йомдылар. Шулай булгач, без бәйсез булып калабыз түгелме соң инде? Бу Шартнамәне озынайту Русиянең үзе өчен кирәк булып чыга түгелме соң?
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии