Татарлар бер халык түгел, диючеләргә ышаныргамы?

Татарлар бер халык түгел, диючеләргә ышаныргамы?

«Без бер халыкмы, әллә төрлеме?» – дөнья буйлап сибелгән татарлар бер-берсенә еш бирә бу сорауны. Бер зур гаилә эчендә бара торган бәхәскә башкалар да катышып тора. Мәсәлән, күптән түгел Мәскәүдә бер төркем генетик татарларның генофондын тикшергән. Декабрь ахырында нәтиҗәсен дә игълан иттеләр. Бактың исә, Идел буе, Кырым һәм Себер татарлары чыгышлары буенча бер тамырдан түгел икән. Аларның уртак генетик нәсел компоненты юк, шуңа күрә бер халык дип санап булмый, имеш.

Биологик материалны гына өйрәнеп, тулаем халык, милләт турында фикер йөртеп, аның килеп чыгышын ачыклап буламы соң? Шушы сорауны үзәккә алып, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әңгәмә кордык.

– Дамир әфәнде, 2014нче елда Русия Кырымны үзенә кушканнан соң, татарлар бер халыкмы, дигән сөйләшү кабынып алган иде инде. Ул вакытта: «Кырымтатарлар Идел буе татарларына тугандаш түгел, аерым милләт», – дип чыгыш ясаучылар да булды. Һәм болай дип әйтүчеләрнең күпчелеге үзебезнең татарларыбыз иде. Менә хәзер кабат шушы тема өскә калыкты…

– Кырым татарларына килгәндә, билгеле, алар хәзер бездән аермалы. Тик аерылуның кайчан булганын белергә кирәк бит. 1432нче елгы урыс елъязмасында шундый мәгълүмат бар: Олы Мөхәммәт идарә иткән заманда, Алтын Урдада ике төркем арасында талаш килеп чыккан. Шуннан соң, Ширин нәселеннән булган Тәгине бәй, кырымтатарларын ияртеп, кышка Кырым ярымутравына китеп барган. Ә җәйгә яңадан Идел буена килә торган булганнар. Кырымтатарларны 16нчы гасыр уртасында Сәхипгәрәй хан гына утрак тормышка күчергән. Шуннан соң гына Идел буена килеп йөрү тукталган.

Татарлар килеп яши башлаганда, Кырым ярымутравында җирле халык та булган. Шуларның бер өлеше – төрекләрнең борынгы бабалары – угызлар. Кырымтатарларның телендә очрый торган угыз элементлары шуның белән аңлатыла да. Билгеле ки, ике халык үзара катышып та киткән, шуңа күрә генетикада да охшашлыклар бар.

Тик генетика этнос белән турыдан-туры бәйлеме соң, дигән мәсьәлә дә бар бит әле. Мисал өчен, ике ел элек мин Америкада үз генетикамны тикшерттем. Тикшеренү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, минем иң борынгы бабам моннан 30-35 мең ел элек яшәгән булып чыкты. Ә минем генетик яктан иң якын туганнарым финикиялеләр, Крит утравында яшәгән халык, чеченнар белән ингушлар, бактрия халкы һәм Һиндстандагы һинд-арий халкының югары катламы саналган брахманнар белән кшатриялар булып чыкты. Сүз бик борынгы биологик тамырлар турында бара бит. Ә элек төрле халыклар кушылып беткәннәр. Шуңа күрә халыкның формалашуын генетика буенча гына күрсәтү дөрес түгел. Борынгы төркемнәрнең үз генетикасы булырга мөмкинлеген истә тотарга кирәк.

Без Кытайдагы Эчке Монголиядә 400 кешелек татар кабиләсен эзләп таптык һәм биш ирдән генетик материал алдык. Мондый нәтиҗә килеп чыкты: аларның генетикасы Себернең Тубыл тирәсендә яшәүче татарлар, элекке йомышлы мишәрләр һәм һуннар генетикасына охшаган. Шундый ук охшашлык казахлар составында сакланган найман кабиләсе вәкилләрендә дә бар. Ә найманнарның борынгы татарлардан барлыкка килүе исбат ителде. Димәк, генетикада нәрсәдер бар. Тик халыкның формалашуын тулысынча аның белән генә аңлатып бетерергә ярамый. Халык биологик массадан түгел, ә мәдәни һәм тарихи оешу факторы нигезендә барлыкка килә.

– Себер татарларының бер өлеше үзен аерым милләт дип атау нияте белән чыккан иде.

– Хәзер дә бар андыйлар. Халык исәбен алу вакытында күренгәнчә, без аерым милләт, дип йөрүчеләр 8 мең чамасы кеше булып чыкты, ә себер татарларының гомуми саны – 200-220 мең. Ягъни күпчелек үзен татар дип саный.

– Ә аерылып чыгарга теләүчеләрнең ниятен ничек аңлатып була?

– Бу, минемчә, хәзерге замандагы вазгыятькә бәйле. Элекке заманда себер татарлары мәктәпләрдә әдәби телдә укыган. Әмма узган гасырның 60нчы елларыннан башлап, Себердә татар мәктәпләре күпләп ябыла башлады. Шуннан соң татар мәктәбендә укымаган тулы бер буын үсеп чыкты. Алар инде әдәби телне белми, ә авылларда, гаиләдә җирле сөйләм саклана. Менә шул буын вәкилләре арасыннан килеп чыкты да инде ул: «Нигә кирәк безгә бу әдәби тел, үзебезнең телне булдырабыз!» – диючеләр. Монда төп гаеп Казанда, дип саныйм мин. Җирле сөйләм үзенчәлекләрен исәпкә алып, әдәби телне укыту методикаларын булдырырга мөмкин иде. Тик бу эш эшләнмәде.

Себер татарлары автономиясе татар конгрессы составына керергә дип гариза язган иде. Тик соңгы моментта гына гаризаларын кире алдылар. Үзебез генә дә яши алачакбыз, дип уйлыйлар, күрәсең. Шушы рәвешле хәрәкәт итсәләр, себер татарлары татар милләте эчендә калырмы икән – менә монысы проблема.

– Нәтиҗә ясап әйтсәк, шул ук себер татарларын, кырымтатарларын һәм безне бер тамырдан дип әйтү дөрес буламы соң инде?

– Татар дигән исемебез үзе үк безнең бер тамырдан булуыбызны күрсәтә инде. Кырымда да үзләрен татарлар дип түгел, ә «кырымлылар» дип атарга теләгән бер төркем булып алды. Тик Надир Бекиров исемле тарихчы аларга болай дип аңлатты: «Әгәр сез татар дигән атамагыздан баш тартасыз икән, бөтен тарихи мирасыгызны да югалтасыз». Чөнки бөтен чыганакларда алар «кырымтатарлар» дип язылган. Бу мәсьәлә башка күтәрелмәде.

Чынлыкта, Казан, Әстерхан, Касыйм, Себер, Кырым татары дию ул географик атама гына бит. Ә тәнебез шул бер үк – татар.

– Милләт анасы булган Сөембикә турында да сөйләшик әле. Ул – нугай морзасы кызы. Димәк, татарлар аны үзебезнеке дип әйтә аламы?

– Мин соңгы вакытта татарларның 20нче гасырдагы демографиясе темасы белән шөгыльләндем. Һәм 1926нчы елгы халык исәбен алу материалында бик кызык бер нәрсәгә юлыктым: Дагыстанда 4 меңгә якын татар бар, дип язылган. Ә татар телен туган теле дип атаучылар – 17 мең. Тикшереп карагач, бу 13 мең кешенең нугайлар булуы ачыкланды. Юктан гына килеп чыккан нәрсә түгел бу, чөнки нугайлар – шул ук Алтын Урда татарлары инде ул. Димәк, Сөембикә татар булмыйча кем булсын?!

– Узган ел Сөембикәнең тууына 500 ел булды, диелде. Ул ни дәрәҗәдә өйрәнелгән шәхес соң?

– Сөембикә турында мәгълүмат урыс чыганакларында күбрәк сакланган. Урыслар аңа багышлап берничә опера, трагедия, зур-зур поэмалар иҗат иткән. Ә татарлар 20нче йөз башында Һади Атласи язып чыкканнан соң гына Сөембикәне милләт анасы дәрәҗәсенә күтәргән.

Чынлыкта, без Сөембикә турында бик аз беләбез. Аның хәтта туган елы да төгәл мәгълүм түгел. Кайда үлгәнлеге һәм кабере дә билгесез. Касыйм шәһәрендә күмелгән, диләр, бәлки, шундадыр. Тарихи мәгълүмат аз булу сәбәпле, Сөембикә турында риваятьләр бик күп яши. Хәтта Казаннан ничек җибәрелүе турында урыс елъязмаларында тәфсилләп язылган булса да, Сөембикәне һаман да, Кремльдәге манарадан (Хан мәчете) сикереп үлгән, дип уйлаучылар бар.

– Мәскәү генетиклары тикшеренүенә кире кайтсак, әлеге хезмәтнең нәкъ менә хәзер тормышка ашырылуы сәяси вазгыятькә бәйле дип уйлыйсызмы?

– Кызганыч, бәйле шул. Генетик тикшеренү бик четерекле өлкәгә карый. Мәсәлән, Германиядә заманында шундый тикшеренү уздырып, арий расасын китереп чыгарганнар. Ә түбән раса саналган яһүдләр юкка чыгарылырга тиеш булып чыккан. Фәнни тикшеренү үзеннән-үзе начарлык тудырмый, тик аны сәяси юнәлештә борсаң, расизм туарга мөмкин. Шуңа күрә хәзер Европада мондый нәрсәгә бик тискәре карыйлар.

Елена Балановская җитәкчелегендәге тикшеренү төркеме, татарлар бер халык түгел, диде. Күптән түгел булган халык исәбен алу вакытында да күрдек: татарларны берничә өлешкә бүләргә тырыштылар. Безнең бер көчле милләт булып күренүебезне теләмиләр, күрәсең.

– Әңгәмәбез ахырында сезне күптән түгел булып узган юбилеегыз белән котлыйсы килә. 65 яшь тулгач, тормышыгызда нәрсә үзгәрде?

– 65 яшь тулыр-тулмас, институт дирекциясенә чакыртып алып, ярты ставкага калуым турында гаризага кул куйдырдылар. Шундый язылмаган кагыйдә бар тарих институтында: 65 яшең тулдымы – ярты ставкага. Шуннан: «Мин хәзер кем соң?» – дип уйлана башладым. Үзем кебекләрне атау өчен «ялгыз дала бүресе» дигән төшенчәне әйләнешкә кертергә җыенам. Ул дәрәҗәгә җиткәннән соң, тирә-яктагыларның фикеренә артык игътибар итмичә яшәргә, кайбер нәрсәләрне ачыграк итеп әйтергә мөмкин. Шуңа күрә киләчәктә ачыласы нәрсәләр бар әле.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии