Сабантуйсыз һәм телсез каламагаек

Сабантуйсыз һәм телсез каламагаек

САБАНТУЙСЫЗ ТАТАР ЯТИМ УЛ
Татарстанда авыл Сабантуйлары уздырылганнан соң, үзебезнең авыл җирлеге үзәге Ленино-Кокушкино (Питрәч районы) авылында Сабан туе үткәрелмәве турында ишеткәч, бик сәерсенгән идем. Соңыннан аңлашылганча, безнең авыл җирлеге үзәгендә генә түгел, ни сәбәпледер, быел Питрәч районы авылларының берсендә дә Сабантуйлары уздырылмый икән. 
Ни өчен нәкъ менә Питрәч районы авылларында гына Сабан туйлары үткәрелмәвенең сәбәбен авыл халкы үзе дә рәтләп белми. Бу турыда мәгълүмат чараларында да бер сүз дә булмады кебек. Бу районда яшәүче авыл халкын үги бала хәлендә калдырып, аларны кыерсыту була түгелме? Әллә инде алдагы елларда тагын берничә районда авыл Сабантуйлары уздырылмыйча, киләчәктә бу безне милли бәйрәмебездән мәхрүм итү өчен, мәкерлек белән шулай эшләнәме икән, дигән фикергә киләсең.
Шулай да Питрәч районы авылларының берсендә дә Сабантуйлары уздырылмавының сәбәбен беләсе килү мине генә түгел, авыл халкының үзен дә кызыксындыра торгандыр. Бу турыда җавап бирүче булмас микән, дип әйтүем.
Питрәч районында яңарак кына эшли башлаган район башлыгы үзенең эшчәнлеген андый күңелгә ятышсыз гамәлләр белән башлап җибәрмәгәндер бит инде? 
Башка районнарда да авыл Сабантуйларын уздырмыйча, район үзәкләрендә үткәрелгәннәре белән генә канәгатьләнеп калырга туры килмәгәе дигән шигем бар.
Башка бер халыкта да булмаган бу милли бәйрәмебез – Сабан туе күп гасырлардан бирле язгы сабан ашлыкларын чәчү эшләре тәмамланганнан соң уздырылып хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган милли хәзинәбез.
Русиянең төрле төбәкләрендә яши торган милләттәшләребезнең дә һәр елны үзләрендә Сабантуй уздырып торуларын беләбез. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең дә күбесе алардан калышмый. Әле аларның күбесе Татарстан ярдәме белән оештырыла һәм артистларыбыз катнашында уза. Читтәге милләттәшләребез белән элемтәдә торып, бу дөньяда үзебезнең барлыгыбызны да белдерү бит ул югыйсә.
Халык яраткан милли бәйрәмебез – Сабан туйларының озын гомерле булуын теләп калыйк әле.
САБАНТУЙ СУКА ТУЕ ТҮГЕЛ
«Сабан туе» сүзен русчага тәрҗемә итеп «праздник плуга» дип йөртә башладылар. Сабан туе сүзендә җир сукалый торган коралның бер катнашы да юк. «Плуг»ның татарчасы «сука» була торгандыр.
Авыл халкы белә, арыш белән көзге бодайны көздән чәчеп калдыралар. Язгы бодай, арпа, борчак, карабодай, тары кебек ашлыкларны яз көне чәчеп үстерәләр һәм алар «сабан» ашлыгы дип атала. Язгы сабан культуралары чәчелеп беткәч, көз көне мул уңыш җыеп алу насыйп булсын иде дигән теләк белән, бәйрәм итеп, Сабан туе уздыру йоласын ата-бабаларыбыздан калган мирас дип аңларга кирәктер.
Сабан туйларын оештыручы, алып баручылар, «Сабан туе» сүзенең мәгънәсен аңлап, «праздник плуга» дигән сүзне кулланмыйча гына алып барсыннар иде. Һәм дә инде радио, телевидениедә, газеталарда да мәгънәсезлек белән әйтелгән бу сүз туктатылсын. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә үткәрелә торган Сабантуйларны русчалы-татарчалы итеп алып бару тәртибе кертелде. Бу да миллилегебездән тайпылыш ясау булып тора.
Хәзерге Сабан туйлары элеккегеләреннән нык аерылып тора. Колхоз биргән тәкә – иң зур бүләк – Сабан туе батырына бирелә, икенче зур бүләккә яшь киленнәр бүләк иткән чигүле озын сөлге бирү йоласы бар иде бездә. Элек Сабан туйлары төрле авылларда төрле көннәрдә, үзләренә ничек җайлы булса, шулай үткәрелде.
Хәзерге Сабан туе программасында футбол, волейбол һәм башка төрле уеннар бар. Халыкара Миңгәр Сабантуена барсаң, анда ниләр генә күрмисең. Күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән көрәшчеләр белән беррәттән, чит төбәкләрдән Сабан туе карарга килүчеләр дә була иде. Анда биек таудан мотоциклларда очулар, пычракка күмелеп квадроциклларның ярышып чабышулары, төрле концерт программалары – нәрсә генә юк. Көрәш дип әйтерлеге булмаса да, хатын кызларны да көрәштереп, кем этеп екса, шул җиңүче саналып, зур-зур суыткычлар бирделәр.
Район һәм шәһәр Сабан туйларына чакырылган җырчы һәм җырлаучы артистларның берничә җыр җырлап киткән өчен миллион сумга кадәр акча сораулары турында «Безнең гәҗит» мәгълүматы бар иде. Шулар арасында иң арзанлысы Айдар Галимовныкы кебек күренде. Ул үзенең 14 кешелек командасы белән сәгать ярым-ике сәгать чыгыш ясаган өчен 300 мең сумга риза булган.
Һәрбер район үзәкләрендә, авылларда, мәктәпләрдә үзләренең концерт бригадалары бар бит инде. Ул миллионнарны читтән килгәннәргә өләшкәнче, җыр-биюгә сәләтле мәктәп балаларының күңелен күрсәләр, ул балалар тагын да кызыксынып, миллилегебезне саклап калуга үзләреннән өлеш кертерләр иде.
Сабан туе озын гомерле булып, миллилегебезне саклап калуда үз өлешен кертсен иде дигән теләктә калам.
ТЕЛСЕЗ МИЛЛӘТ БУЛА АЛАМЫ?
2017нче елдан башлап, Татарстанда чыгарыла торган гәҗитләрдә тел, миллилек, милли гореф-гадәтләрне саклап калуга багышлап язылган мәкаләләрнең иге-чиге юк. Язмыйча түзеп торырлык та түгел шул. Бу галәмәтне биш гасырга якын вакыт элек, дәүләтебезне югалткан көннәрдән башлап, патшалар тарафыннан башланып киткән эшнең дәвамы дип карарга кирәктер. 
2017нче елның 29нчы ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри рәвештә укытуга каршылык күрсәтергә мәҗбүр ителеп, тавыш бирәләр. Үзәк газеталарда, бу хурлыклы вакыйганы яклауга шатланып, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын югарыдан килгән басым астында мәҗбүр итү турында түгел, депутатларның бертавыштан шундый законны үзләре кабул итүләре турында язып чыктылар. Дәүләт Советында законнар кабул ителгәндә халык фикере, бигрәк тә аның миллилегенә багышланганнары, халкының теләге исәпкә алынмый һәм депутатлар, җитәкчеләр миллилекне кыерсытуга багышланган законнар кабул итәргә мәҗбүр ителү аркасында, үзләре дә халык алдында уңайсыз хәлдә калалар. Конституциядә язылганны һәм миллилекне санга сукмыйча закон кабул итү очраклары үзенең сәерлеге белән гадәти хәлгә әйләндерелде. 
Шул ук вакытта татар телен саклап калу һәм үстерү нияте белән, дигән булып, телне саклап калу вәкаләте бирелмәгән, эшкә ашмастай стратегия дигәннәре дә, комиссияләр дә төзелде. Телне саклап калу һәм үстерү кирәкле гамәл булгач, телне бетерүгә багышланган хурлыклы законны кабул итү нәрсәгә кирәк булды икән? Әгәр инде чынлап та милли телләрнең сакланып калуы кирәк икән, телләрне бетерүгә багышлап кабул ителгән законның үзен юкка чыгарып, мәктәпләрдә элеккеге уку системасын кайтаруга багышланган закон кабул ителсә, бер проблема да калмас иде бит, югыйсә. Телне саклап калуның юлы бер – бары тик мәктәп икәне аңлашылмаслык әйбер түгел. «Безнең гәҗит»нең 51нче санында (27 декабрь, 2020 ел) хөрмәтле галимебез, академик Рүзәл әфәнде Юсупов Наил Шәрифуллинның «телебез турында борчылып язучылар һәм сөйләүчеләр бар, ләкин бу хәлнең сәбәпләрен ачык итеп аңлатып, бу афәттән котылу юлларын әйтеп бирүче күренми диярлек» дигән сүзләрен искә алып язган. Бу афәттән котылу юлы да шул мәктәп. Сәбәбен дә беләбез, бу турыда элеккеге кебек астыртын рәвештә түгел, яшереп тә тормыйча, ачыктан-ачык итеп илдә бер генә тел, ясалма рәвештә бер генә милләт калдыру сәясәте алып барылганы билгеле бит инде. Бу бик мәкерле, илдәге тынычлыкны бетереп, милләтләр арасында ызгыш чыгарыр өчен эшләнә торган гамәл кебек күренә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелеп, шушы көннәргә кадәр бабамнар тарафыннан сакланып килгән анам телемнән баш тарта алмаслар бит инде. Бу зур гаугалы гамәлләр булды, булып ята. Югарыда искә алынган Рүзәл әфәнде Юсуповның гына да бу турыда төрле газеталарда бастырылган мәкаләләре үзләре бер калын роман язарлык булгандыр. Ә инде әти-әниләр, балалар ана телендә укудан теләмичә генә баш тарталар икән, алар моңа мәҗбүр ителгән. БДИны рус телендә генә тапшыру каралган булу аның сәбәбе, берничек тә ана телен яратмаудан түгел. 
Рүзәл әфәнде Юсупов үз мәкаләсендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның указы белән, милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче премьер-министрның урынбасары билгеләп куелса, бу эшкә иң кулай кеше – зур тәҗрибәле, милләтпәрвәр Марат Әхмәтов билгеләнсә, җитди белгечләрдән торган идеология комиссиясе төзеп, шуның ярдәмендә махсус программа буенча халыкта милли рух тәрбияләү эшен оештырсын иде, дигән теләген белдергән иде. Марат әфәнде әле дә шушы эшләр белән шөгыльләнә түгелме соң инде? Шул ук вакытта, милли рух, горурлык, патриотлык тәрбияләү өчен мөмкинлекләр бар, чаралар күп төрле, дигән Рүзәл әфәнде. Тигез хокуклылык булмаган җирдә патриотлык тәрбияләп булырмы икән? Андый мөмкинлекләр булгач, катлы-катлы комиссияләр төзеп маташуның кирәге бармы икән? Комиссия мәктәп түгел бит ул. Телсез милләт булып калмас өчен, мәктәпләрдә элеккеге еллардагы кебек укыту системасын кайтару кирәклеге турында кабатлап әйтергә туры килә. Комиссиягә андый вәкаләтнең бирелмәгәнен күреп торабыз. Андый проблемаларны чишә алырдай бер генә кеше бар бездә. Ул – Русия Президентны Владимир Путин. Безнең җитәкчеләр, депутатлар, Рүзәл әфәнде Юсупов кебек зур дәрәҗәдәге шәхесләр тагын бер мәртәбә аның үзенә мөрәҗәгать итеп карасалар, файдасы булмасмы икән, дип уйландыра. Ул үзе дә, Татарстанны яратам, дигән булып, Рәисебезне мактап, триллион сумга якын акчаның үзәккә күчерелгәнен белеп тора. Шундый булдыклы халык, коллар хәлендә калдырылып, хокукы чикләнгән милләт булып яшәргә тиеш түгел. 
Безнең дә үз җиребездә телсез милләт булып түгел, тулы хокуклы милләт булып яшәргә хакыбыз бар. Русия Конституциясендә барлык милләтләрнең тигез хокуклы булулары турында язылган. Конституция ул – Төп Закон, аның үтәлеше һәркем өчен мәҗбүри. Конституциядә язылган хокукларны үтәргә ирек бирмәүчеләр үзләре җаваплы булалар түгелме?
Татарстан Аксакаллар шурасы әгъзасы Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии