Селкенеп кенә утырмыйк!

Селкенеп кенә утырмыйк!

Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Х.Г. Иштирәковка Ачык хат
Хөрмәтле Хәбир Газизович!
Сезгә ачык хат белән Саба районы пенсионеры Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы мөрәҗәгать итә. Республиканың иң зур, миллионга якын ветеранын колачлаган җәмәгать оешмасы җитәкчесе булуыгыз һәм әйтер сүзем булу сәбәпле. Сез инде 13 ел гражданнар җәмгыятенең иң мөһим, зур өлешен хакимият белән бәйләп торасыз. Пенсионерларда күп еллар дәвамында биниһая тәҗрибә һәм белем туплануын, дәүләтне кызурак темплар белән үстерү теләге барын истә тотып әйтәм; зур җаваплылык йөкләнгән Сезгә. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Шөкер, әгәр үкенечле хәл – пенсия яшен арттыруны, күрше илләрнең шактыенда күбрәк пенсия бирелүен онытып торсак, соңгы елларда дәүләт тарафыннан хәйран эшләр башкарыла дияргә була. Социаль яклау оешмалары тулы куәтенә эшли. Пенсия акчасы даими килеп тора, караучысы булмаган өлкән яшьтәгеләргә һәм картлар йортларына игътибар артты. Һәр оешмада инвалидлар өчен керү-чыгу юллары уңайлы итеп үзгәртелде. Районнарда ял итү урыннары, парклар, спорт ярышлары, аның белән шөгыльләнү мөмкинлекләре, бассейннар гөрләп эшләп тора һ.б. Соң шулай булгач, ни кирәк сиңа, дияргә ашыкмагыз. Ә без, пенсионерлар, хөкүмәтнең бу кайгыртучанлыгына ни белән җавап бирәбез? Алда әйтелгән потенциалны илебез үсешенә сарыф итү мөмкинлекләре тиешенчә тудырылганмы бездә? Монда «Балкыш» фестивале, хорлар оештыру, оныкларны тәрбияләүдә катнашу гына аз, минемчә. Кайберәүләр СВОга да ярдәм итәбез, дисәләр дә, барыбер аз. Бәлки, югарыга таба бик матур отчетлар, фотолар, видеолар да җибәреләдер. Шулай булуы бик мөмкин. Чөнки КПСС чорыннан калган гадәт – эшне купайтып күрсәтү, «стенага борчак ату» һәм җитәкчеләргә төчеләнү гадәте безнең каныбызга сеңгән. Хакимиятнең кулы җитми торган яки теләп тә булдыра алмый торган проблемаларны чишүгә ветераннар оешмаларын җәлеп итү кирәклеге күптән шәйләнә. Красноярск краеннан Русия Герое Евгений Шендрикның «Президент һәм губернаторлар нинди генә яхшы булсалар да, җәмәгать оешмаларыннан башка халыкны тәрбияли алмыйлар», дигәне истә калган. 
Инде хәтерләмисездер, Хәбир Газизович, 2012нче елда Саба Ветераннар советының отчет-сайлау конференциясендә катнашканыгызны. Анда үземнең чыгышымда: «Устав кушканча, барлык авылларда һәм эре предприятиеләр каршында башлангыч ветераннар оешмалары төзергә кирәк», – дигән идем. «Ветераннар советлары җитәкчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, хезмәт коллективларында, шул җирлектәге тормыш эчендә кайнасыннар, буыннар чылбыры нык булсын, әмма хакимият арбасының бишенче тәгәрмәченә әверелмәсеннәр!» – дип тә өстәдем. «Өлкәннәр чүплеккә чыгарып ташланган, нигъмәткә тулышкан чемодан хәлендә калмасын!» – дидем. Сез дә үз чыгышыгызда әлеге тәкъдимнәремне уңай бәяләдегез. Тик ул вакыттагы район башлыгының урынбасары гына «эшне катлауландыру гына булмас микән?» дигән шиген белдереп күңелне төшерде. Шул уңайдан үз фикерләремне тагын да ныграк нигезләп, язма рәвештә аның кулына илтеп тапшырган идем. Файдасы гына булмады.
Тормыш проблемаларны тудырып кына тора. Әгәр аларны үз вакытында чишеп бармасаң, фонтан кебек бәреп чыгып, тагын да зуррак бәлаләргә сәбәпче була. Мисал өчен демографик кризисны алыйк. Дәүләт тарафыннан бу юнәлештә бик күп акчалар сарыф ителсә дә, зур проблемага әйләнде. Соңга калып тормыш кору, буйдаклык, никахны теркәми генә яшәү, ирсез бала үстерү, аерылышу, балаларын, мөлкәтне бүлешә алмау, сабыйлар аз туу, яшьләр үлеме, ата-аналарның балаларын татарча укытудан ваз кичүләре һәм башкалар. Без өлкән буын өчен болар башка сыймаслык хәлләр. Менә кайда башлангыч ветераннар оешмаларына җирле җитәкчеләр белән җиң сызганып эшли торган мәйдан. Һәр хезмәт коллективында һәм авылларда үзенең хезмәт юлы һәм үрнәк гаиләсе белән хөрмәт казанган пенсионерлар бар. Иң мөһиме: әйтелгән проблемаларга карата эч пошу, бу юнәлештә эшләргә теләкләре бар. Аларны оештырырга, күз уңында тотарга, кирәк булса ярдәм итәргә һәм җәмәгать эшенә өйрәтергә генә кирәк. Югары оешмалар чишә алмый урындагы проблемаларны. Аларның тамырлары булган башлангыч оешмалар гына чишәргә мөмкин. Ә тамыры булмаган агач җимеш тә бирми, җил чыкса авып та куя. Өстегезгә никадәр авыр йөк алганыгызны күзаллап, мин сезне, Хәбир Газизович, кызганып та куям. Тукайча әйтсәк, яшегез дә сөбханалла. Сез бит беләсез, көчең җитеп, эшең нәтиҗәле булса гына аннан дәрт һәм ләззәт алып була. Мин үзем шулай уйлыйм, бәлки, ялгышамдыр. 
Хастаханә юлында тилмереп йөрүче өлкәннәрне, юк кына гаеп өчен суд җаваплылыгына тартылучыларны да яклый алыр иде ул оешмалар. Ә бит пенсиягә чыккан югары белемле укытучылар, табиблар, юристлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр авылларда һәм район үзәкләрендә бик күп. Аларны үз профессияләре буенча түләүсез консультант итеп тә файдаланып булыр иде. Ветераннар илдә тотрыклылык кирәклеген аңлаучы, хакимнәр сүзенә битараф булмаган иң актив сайлаучылар да бит әле. Район Ветераннар советларын юридик зат итеп, рәисләрен авыллардагы башлангыч оешмаларга йөрү өчен автотранспорт белән тәэмин итә алсагыз, әйбәт булыр иде. Мәсәлән, ун меңгә якын пенсионеры булган безнең районда Фәнил Ильясов шундый мөмкинлекләр тудырылмаса, белмим, тора-бара үзе генә ничек эшли алыр? Кварталга бер мәртәбә булса да, пенсиягә чыгучыларны җыеп хөрмәт күрсәтү, алар белән әңгәмә корып, башлангыч оешмаларга беркетү практикага керсен иде. Яхшы активистларны кызыксындыру турында да уйланырга кирәк.
Миңа, акыл сатучы бу идеалист үзе ни кырган икән, дияргә ашыкмагыз. Беренчедән, акыл сатмыйм, тәкъдимнәремне генә җиткерәм. Язганнарымның, олы яшьтә булуым сәбәпле, «лебединая песня» булып калуы бик ихтимал. Шуңа күрә, күп еллар уйланып йөргәнемне әйтеп калыйм, файдасы булмасмы дип, Сезгә һәм киң җәмәгатьчелеккә оран салам мин. Икенчедән, ил гражданы буларак, кайбер хыяллары тормышка ашкан шәхес буларак, моңа мораль хокукым бар дип саныйм. Шунысы да мәгълүм булсын: мин республиканың атказанган ветеринария табибы. Яшьләргә тәҗрибә өчен татар телендә гади мал табибы тарафыннан язылган, Русиядә бердәнбер «Чал ветеринар кыйссалары» дигән 350 битле китап авторы мин. Инде ундүртенче ел һәр атнада уздырылучы Ветераннар советы каршында үзем оештырган «Өлкәннәр клубы»н җитәклим. Өстәвенә, эчтәлеге гражданнар җәмгыятен пропагандалауга юнәлгән «Җәмнихан балкышы» дигән повестым һәм «Карачкы вакыйгасы» дип аталган юмористик хикәям әдәби бәйгедә җиңгән кеше. Инде күп еллар язма матбугатта күләмле публицистик мәкаләләрем басылып килә. Аларның соңгы ике елдагы саны гына да иллегә җитте. Рәхмәт, хезмәтемне танып, 75 яшьлек юбилеем уңаеннан Мактау грамотасы җибәргән идегез. Форсаттан файдаланып, әлеге санга якынаюыгыз уңаеннан, мин дә Сезгә иң яхшы уй-теләкләремне ирештерәм. 
Хәбир Газизович, бәлки, хәтерлисездер, 70нче елларда бер анекдот чыккан иде. Имеш, Сталин, Хрущев һәм Брежнев поездга утырып ил буйлап сәяхәткә чыгалар. Бераз баргач тукталып кала болар. Рельсларны урлаганнар икән. Сталин тимерьюл начальнигын аттыргач, рельслар тиз табыла. Алга китәләр. Тагын шул ук хәл. Монысын Хрущев хәл итә – арттагы рельсларны сүтеп алга куйдыра да тагын кузгалалар. Бераз баргач янә тукталалар. Монысында Брежнев чираты. Ә ул: «Әйдәгез, иптәшләр, селкенеп утырыйк, барган кебек булсын», – ди. Бүгенге хәлебез шуңа охшап тора. Халыкның үзен ил белән идарә итүгә җәлеп итмәсәк, алга барып булмас, диючеләр бар. Хатымны йомгаклап әйтәм: әгәр аның вәкилләре – ветераннар оешмалары, торгынлыкта изаланучы профсоюз, сәяси партияләр һәм башка җәмәгать оешмалары хакимият белән җиң сызганып бердәм эшли алсалар, нәтиҗәсе яхшы булыр иде.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы

Комментарии