«Тормыш китабы»нда яңа бүлек – 6 ай колония

«Тормыш китабы»нда яңа бүлек – 6 ай колония

«Тукта, яңгыр», «Чакыр гына мине», «Тормыш китабы» кебек җырларны белмәүчеләр сирәктер. Хитка әверелгән әлеге җырларны башкаручы, популяр автор Ринат Рәхмәтуллин 6 ай гомерен колониядә үткәрәчәк. Сәбәбе дә гади: исерек килеш машина руле артына утырып, Буада юл һәлакәте оештырган ул.
Ринат Рәхмәтуллинның беренче тапкыр гына «авариягә» эләгүе түгел бу. Үзенең исәпләүләре буенча, соңгысы аның 30нчы авариясе икән. Хәер, бу хакта Ринат Рәхмәтуллин беркайчан да яшермәде. 19нчы юл һәлакәте 2020нче елның 24нче февралендә Самарага барганда булган иде. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә дә сөйләде. Юлда бозлавык була, җырчы борылышта рульне бора, ә тәгәрмәчләр тыңламый, шулай итеп борыласы урында машина туры китә һәм 15 метр ераклыкка оча. Бәхеткә, Ринат Рәхмәтуллинның бөтен җире канга буялган булса да, машинадан чыгарга көче табыла. Машина туктатырга дип юлга чыга, ләкин трасса булмагач, транспорт еш йөрми. Җырчыга якын-тирә авылдан килеп чыккан егет белән кыз булыша. Нәтиҗәдә, аның сул кулы ике җирдән сына, кабыргалары имгәнә, аяклары авырта, баш мие селкенә. Бии алмаса да, концертлар куюын дәвам итә ул бу чакта.
Хәзер исә Ринат әфәнде концерт куя алмаячак, чөнки 6 ай тоткынлыкта. Эш шунда ки, ул үзенең туган ягы – Буада кичке сәгать унбердә кызыл төстәге «Лексус» автомобилен йөрткәндә, идарәсен югалтып, юл билгесенә килеп бәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктаткач, ул исереклек халәтенә медицина тикшерүен узудан баш тарта. Аны Русия Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе буенча хөкем итәләр (автомобиль, трамвай яки башка механик транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү). Тик артистның әле шул ук маддә буенча гамәлдән чыгарылмаган хөкем карары була. Элегрәк Чебоксарның Ленин район суды исерек килеш автомобильдә йөргәне өчен 180 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм иткән булган. Бу аның хәлен тагын да катлауландыра. Нәтиҗәдә, аны 6 айга ирегеннән һәм 3,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.
Ринат Рәхмәтуллин судта сөйләве буенча, ул, гадәттә, машинага шоферсыз утырмаган, ләкин бу юлы автосервиска үзе барып җитәргә уйлый, ике стакан сыра эчә һәм бәхетсезлеккә очрый. 
Бу хәлләрдән соң, социаль челтәрләрдә Ринат Рәхмәтуллин турында сүз куерту очраклары күбәйде. Кемдер аны аңларга тырышса, икенчеләре эт итеп сүкте. Аның коллегалары да искәрмә түгел. Җырчы Вадим Захаров исә колониягә, Ринат Рәхмәтуллин янына барып ук кайтучылар рәтеннән.
– Без Ринат абый белән ничә еллардан бирле дустанә мөнәсәбәттә. Солянка концертларында бергә катнаша идек. Ул мине – үзе үткәргән, мин аны үзем үткәргән бәйрәмнәргә чакыра идем. Мондый очракларда кешене хурларга, яманларга ярамый. Без, шәхсән, артыннан сөйләп, үзе янында ялтырап йөри торган кешеләр түгел. «От тюрьмы не зарекайся», – диләрме әле. Бу – безнең барыбыз белән дә булырга мөмкин. Барысы да Хак Тәгалә кулында. Язмыштан да узып булмый. Шуңа күрә андый кешене сөйләп йөрергә кирәкми. Аңа булышырга, ярдәм итәргә кирәк. Әле кичә укып утырдым. Элек үзе белән бергә эшләгәннәр дә Ринат абыйны яманлап, сүгеп язып чыкканнар. Ничек инде ул ничә еллар бергә эшләгән кеше турында шулай сөйләргә була? «Без аңа күпме әйттек», – дигәннәр. Әйтәсең инде, без дә әйттек... Алай ярамый... Без кичә Ринат абый янына барып кайттык, әйберләр алып бардык. Хәле әйбәт, кәефе дә начар түгел. Иҗат кешесе, әлбәттә, хисле була. Интернетта таралганына эче пошкан инде. «Кеше сөйләр дә онытыр», – дип тынычландырдык. Болай үзе төшенкелеккә бирелми. «Синтезаторны китерттем, яңа җырлар иҗат итәчәкмен. Әле мин ду китереп эшләячәкмен», – диде. Ринат абыйның үзен яраткан, концертларына йөргән тамашачысы бар, алар аны бервакытта да ташламаячак, – дигән Вадим Захаров «Интертат»ка биргән шәрехләмәсендә.
Ә менә элек Ринат Рәхмәтуллин белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримов: «Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», – диде дә, китте. Икенче көнне шалтыратсам – лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», – дип сөйләгән булган «Шәһри Чаллы» газетасына.
Бер вакыйга да тиктомалдан булмый. Сынаулар да уйланыр өчен бирелә. Әлеге вакыйгадан да тиешле кешеләр сабак алыр дип өметләнәсе килә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии