- 26.02.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мәгълүматына караганда, 2002 белән 2010нчы еллар арасында ана телендә сөйләшә белгән татарларның саны бер миллионга кимегән. Бу тенденция соңгы биш елда да шулай дәвам иткән. Белгечләр әйтүенчә, барысына да безнең илдәге мәгариф системасы гаепле.
21нче февраль – Халыкара туган тел көнендә бу проблема хакында икеләтә борчылу белән уйлана башлыйсың. Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге дә әнә шушы көн уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырды. Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм бигрәк тә киләчәге турында сөйләштеләр анда. Чара Милли-мәдәни үзәкнең идән астындагы, кеше күзенә чалынмый торган бер кысан гына залында оештырылган иде. Хәер, милли хәрәкәт активистлары өчен бу хәл гадәти кебек күренгәндер – йә идән астына, йә кеше йөрми торган аулак урындагы скверга куалар бит аларны гел. Оештыручылар әйтүенчә, алар депутатларга да чакыру җибәргән булган, тик залда берсе дә күренмәде. Турыдан-туры тел сагында торырга тиешле язучылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә юк иде.
«ТАТАРСТАН МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ ХОКУКЫ ЮК»
Язманың башында ук гаепне мәгариф системасына сылтап куйдык, тик тагын да төгәлрәк итеп, БДИ гаепле, дип әйтик әле. БДИ гамәлгә кертелгәнче дә туган телләрен онытучылар булган, әлбәттә. Тик бердәм имтихан бу процессны тагын да тизләтте кебек. Әле имтихан тәҗрибә рәвешендә генә барганда аның татарча вариантын эшләп караганнар иде. Район мәгариф бүлекләре үзләре татарча БДИдан баш тартты. Бердәм булгач бердәм булсын, без генә мөгез чыгармыйк, янәсе! Татарча имтиханның мәшәкате күбрәк буласы иде – чынлыкта шунысыннан курыктылар. Шулай итеп, чеп-чи татар мәктәбен тәмамлаучылар да йомгаклау имтиханын урысча тапшыра башлады. Билгеле инде, ата-аналар уйга калды: имтихан нәтиҗәсеннән башка вузга кереп булмый, ә имтихан бит – урыс телендә! Баласын татар классыннан, хәтта татар мәктәбеннән алып, урысча укытыла торганына күчерү шаукымы башланды. Урысча укысалар, имтиханны да яхшырак бирерләр, дип уйлады ата-аналар. Аңа карап кына максималь йөз баллдан да югары сикерә, татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьтәшләрен әллә никадәргә уза алмадылар, ә менә туган телләрен бик шәпләп кенә оныта башладылар.
Хәзер чеп-чи татар районы саналган Актаныш, Сабада да авылларда урысча укыйлар. Бу хәлдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгын гаепләмәкче булабыз без. Чынлыкта, мәктәптә укыту телен министрлык билгеләми. Уку йортын гамәлгә куючы билгели. Районнарда ул – район башлыгы. Шуннан кими бару дәрәҗәсендә китә инде: мәгариф бүлеге җитәкчесе, директор, укытучылар. Ата-аналар бердәм булып, ник безнең балаларны татарча укытмыйсыз, татар авылында яшибез ләбаса, дип баш күтәрсә, бәлки, укыту телен үзгәртмәсләр дә иде. Тик алай күтәрелеп чыккан ата-аналар бармы соң? Булса, күрсәтегез әле, кулларын кысарбыз!
Мәктәптә туган телне укытуны бетереп, урыс телен арттыру концепциясе бик күп бәхәсләрдән соң тынып торды әле. Тик милли мәгариф тирәсендә башка проблемалар да юк түгел. Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин шуларның берсен телгә алды: «Татарстан хөкүмәте дә, Мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдәге укыту программасына тәэсир итә алмый. Алар барысы да Мәскәү тарафыннан расланган программалар һәм дәреслекләр нигезендә генә укыта ала. Узган ел Татарстанда Рособрнадзор тикшерүе булды. Татар теле дәреслекләре бүген Русия исемлегенә кертелеп бетмәгән, аларны мәктәпләрдә кулланырга ярамый, дигән карарны җиткерделәр. Безнең министрлык әлегә кадәр: «Алар дәреслек түгел, укытучылар өчен кулланма гына», – дип, вакытлыча мәктәптә саклап килгән иде, хәзер менә безгә дә кисәтү ясалды. Ул дәреслекләрне Русия исемлегенә кертү буенча эш алып барыла. Башлангыч классларныкы кертелде. Бу гади эш түгел. Һәр дәреслеккә рецензия язарга кирәк: Русия Фәннәр һәм педагогика академияләреннән һәм бер иҗтимагый оешмадан. Шуның өстенә әле электрон дәреслек тә булырга тиеш. Мәсәлән, 1-4нче классларның дәреслегенә рецензия алу өчен 700 мең сум акча түләргә кирәк. Электрон дәреслек төзү тагын да кыйбатрак. Ә Татарстанда татар теле дәреслекләре өч төрле: татар һәм урыс төркемендә укучыларга, татар мәктәпләренә. Җәмгысы 2 млн сум була. Бу акчаны нәшрият түләргә тиеш. Нәшриятның андый акчасы юк, димәк, каян да булса табып бирергә кирәк».
Октябрь революциясеннән соң, совет хөкүмәтенең иң беренче декретларыннан берсе түләүсез мәҗбүри туган телдә белем бирү турында булган. 1937нче елда туган тел дигән сүзе төшеп кала, уку телен сайлау мөмкинлеге бирелә. Марат әфәнде әйтүенчә, бөтен дөньяда туган телне белү иң зур белем компетенциясе санала. Гади генә итеп әйткәндә, туган телен белмәгән кешегә белем турында документ бирелми. Хәзер Татарстанда Сингапурча укыту кереп килә. Аларның укыту алымын үтереп мактыйлар инде. Тик бер принцибын гына әйтми калдыралар: Сингапурда туган телеңнән имтихан бирмәсәң, урта, югары классларга күчә, вузга керә алмыйсың.
Марат Лотфуллинның «Татарстан министрлыгының бернинди хокукы да юк», – дигән чыгышыннан соң залда сорау тууы гаҗәп тә түгел: «Алайса нәрсәгә соң ул министрлык?». Җавабы: «Мәгариф министрлыгының туган телдә укытудан кала да функцияләре бар. Ул Мәскәү законнарын үтәтә торган башкарма орган гына».
МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТНЫ «КҮМҮ» ТУРЫНДА
Хәзер татар телле урта мәктәп проблемасын күтәрсәк, әле ун ел элек кенә дә безнең үз милли университетыбыз бар иде. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс ага Сафиуллин ничек итеп татар университеты идеясенең күмелеп калуы турында искә алды. «1994нче елның 20нче июлендә Югары Совет сессиясендә милли университет булдыру тәкъдиме белән чыктым. Ике көн бәхәсләшкәннән соң ул идеяне үткәрдек. Исемләп тавыш бирү нәтиҗәсендә, минимумнан өч кенә тавыш артык булып үтте ул. Татар университеты булсын, дигәнне яклап, 34 урыс депутаты тавыш бирде, булмасын дип, 35 татар депутаты каршы чыкты. Алар арасында Зилә Вәлиева, Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. бар иде. Мөхәммәт абый Сабиров бу эшне башлап йөрде, оештыру комитеты булдырды. Ә 1995нче елда ул эшеннән алынгач, идея сүнә башлады. Шулай да «Идел-йорт» депутат төркеме таләбе белән, оештыру комитеты яңадан җыелды. КДУ ректоры Юрий Коноплев татар университетын үз уку йортлары базасында булдырырга, бераз көч җыйгач, аерып чыгарырга тәкъдим иткән иде. Тик татар гуманитар институтын ташландык балалар бакчасы бинасына урнаштырдылар». Шундый бинага урнаштыру ук җитәкчелекнең әлеге университетка нинди мөнәсәбәттә булуын күрсәтә инде.
Ә 2005нче елда безнең җитәкчеләр ул вакыттагы Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога, Татар-Америка төбәк институтын (ТАРИ) һәм бердәнбер татар гуманитар институтын бетерүне сорап, үтенеч юллый. Мәскәү каршы киләмени инде?! ТАРИ һәм ТДГИны педагогика университетына кушып, ТДГПУ ясап куялар. Хәзер инде анысы да юк – КФУ «йотты».
Утырышта «телне сакларга, халыкның коллык сыйфатын бетерергә, нәрсә эшли алуыбыз турында фикер алышырга» кебек «милләтне коткару идеяләре» яңгырады. Фәнни-гамәли конференция дип игълан ителсә дә, чараның фәнни өлеше әллә булмады, әллә кызу бәхәсләр арасыннан мин генә аерып ала алмадым.
Утырыш азагында карар чыгарылды: кичекмәстән татар милли университетын оештыру эшен башларга. Галим-голамә, җәмәгать эшлеклеләреннән торган эшче төркем дә булдырылды. Милли югары уку йорты булдыру идеясе бик хуп, әлбәттә, өстәвенә, аның инде әзер планы, концепциясе дә бар бит. Тик үзебез, балаларыбыз бакчадан ук телне онытып бара, дип чаң сугабыз, үзебез югары уку йортына үреләбез – ул университетка кем керер соң? Әллә концепцияне тагын «татарныкы, ләкин башка телдә белем бирә торган» дип үзгәртергә туры килерме? Андый принцип буенча эшли торган бакча-мәктәпләребез дә җитәрлек бит инде.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии