Уен туктармы?

Уен туктармы?

Җәмәгатем: «Китапханәдән бер әйбәт китап алып кайт, телевизордан чүп-чар карап туйдым», – дигәч, Камил Кәримовның «Уен» дигән китабын алып кайтып бирдем. Үзем шактый еллар элек яратып укыган идем бу китапны. Бу язучыбыз бүгенге сәяси уеннар турында да язмас микән, дигән уй килде башыма. 

Кайсы яктан гына карасаң да, уенның тагын да хикмәтлерәкләре бара бит хәзер. Милләтебез өчен азагы ни белән тәмамланасы шәйләнмәгән хәтәр уен дәвам итә. Бу җөмләне укыгач кайберәүләр нәфрәтләнеп: »Татарстан үсештә, Русиянең йөзек кашына әверелде, хәтта дөньякүләм чаралар да бездә үтә. Һәр капка төбендә елкылдап икешәр-өчәр җиңел машина тора», – дип лаф орырлар. Дөрес, матди яктан караганда бәхәскә керерлек урын юк. Телевизордан күргәннәреңә куанып яшәүче булсаң, бигрәк тә. Әмма, әллә-ни күп санда булмаса да, анализ ясау сәләтен югалтмаган, милләт җанлы кыбырсыклар да бар бит әле. Төшенкелеккә бирелеп, нигә миңа шау-шулы чаралар, зиннәтле корылмалар, әгәр корбанга чалыначак тәкә булганда татар, дип яшәүчеләр. Сәбәбе дә бик саллы бит. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча халкыбыз 600 меңгә, татар теленнән ваз кичүчеләр 1 миллионга кимегәнен, бәлки, күпләр оныткандыр да инде. Ә менә мин онытмадым, чөнки милли аңым комачаулый. Телевизордан бертуктаусыз үзара мактанышып һәм фикерне читкә юнәлтеп, бу саннарны оныттырырга тырышучылар канымны кыздыра. Мең еллык тарихы, мәдәнияте, моңы, горурланырлык камил теле, атаклы шәхесләре булган халкың бетүгә дучар ителсен әле, ничек тыныч яшәмәк кирәк. Бу урында Ләбиб Леронның татар маңкортларына атап язылган «Сезгә дәшәм» дигән шигыре искә төште. Һәр татарның үзәгенә үтеп керерлек кискен сүзләр яңгырый анда. Бүгенге вәзгыятьтә көн саен телевизордан гимн шикелле кабатлап торырлык шигырь бит. Күпләр белә Гаяз Исхакыйның моннан йөз елдан артык элек үк инкыйразга баруыбызны кисәтеп куйганын. Дөнья үсешенә үрелеп үсмәсәк, үз милли һәм дини кысаларыбызга йомылып яшәсәк, бетәрбез дип фаразлаган ул. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып фикерләгәндә, Гаяз әзи ул заманда мәгарифне үзәкләштерү һәм прогресс шаукымы нәтиҗәсендә юкка чыгачагыбызны күз алдына китермәгәндер дияргә җөрьәт итәм мин. Сәбәбе төрле булса да, ахыргы нәтиҗәсе бер үк булачак. 

Гаҗәп бит, Совет чорында яртышар миллион халыклы Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре пәйда булды. Шуның өстенә Казанда һәм башка шәһәрләрдә яңа завод-фабрикалар төзелгәч, халыкның саны да артуга бара, икътисад та даими үсештә. Берүк вакытта читтән килеп урнашучы башка милләтләр хисабына татар халкын «сыекландыру» да дәвам итә. Һәр чатта авыз тутырып толерантлыгыбыз турында мактанабыз, ияләштек, инде катнаш никахлар артуы да табигый хәл кебек тоела. 

Яшьләрбез шәһәрләргә китү сәбәпле, авыл халкы елдан-ел кими. Монысын да, хәзерге заманда урбанизация табигый процесс, дип аклыйбыз. Ә шәһәрнең халыкларны бергә бутап, урыс милләте ясаучы урын икәнен белсәк тә, аларда татар мохиты булдыру уебызга да кереп карамый. 

Аллаһыбыз язган булса, беркөн килеп, телебез чын дәүләт теленә әверелеп, мәктәпләрдә укытылыр әле дип көтәргәме? Халыкның халык буларак бетү процессын акрынайту өчен бөтен мөмкинлекне җигеп эшләргә кирәк. Бу юнәлештә хакимият канаты астында шактый эш башкарылуын әйтеп үтмәү гаделлеккә хилафлык китерү булыр иде. Сүз Бөтендөнья Татар конгрессы, Марат Әхмәтов комиссиясе, ТНВ һәм «Хозур» каналындагы тапшырулар турында бара. Аларны бик аз сандагы яшьләр каравын, урыс теленә күчеп баручыларның аларга ихтыяҗы булмавын истә тотсак, эшләренең нәтиҗәсе түбән дияргә була. Ә ихтыяҗ тәрбияләү гаиләләрдә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә башлана. Менә кайларда яшеренгән бәла. 

Эстрада өлкәсенә игътибар бик нык артуын ассызыклап үтәргә кирәк. Халык, үзен саклау инстинкты уяныпмы, җыр ярдәмендә гомерен озайтырга теләп микән, егылып концертларга йөри. Артистларга, һич кызганмыйча, атказанган исемнәрен яудырып кына тора абзыйлар. Тик җәлилчеләр турында «Татарлар җырлап үлделәр», дигән җөмлә искә төшеп, күңел генә шомлана. Барыбер дә, фольклор тарафына шуышу булса да, дәвам итсен әле шулай. 

Әле әйтелгән җәмәгать оешмаларының эшенә тукталып шуны әйтәсе килә. Әле һаман да, безнең чабуыбыздан КПСС чоры психологиясе тотып тора. Бер яктан караганда, бу әйбәт. Җитәкчеләр милли эшләрне үз кулына алса, тиз уянырбыз. Икенче яктан, гел өстән күрсәтмә көтеп яшәү сәбәпле халык пассив халәттә яши, торгынлык кичерә. Ул заманда җәмәгать оешмалары партиянең ныклы күзәтчелеге һәм ярдәме астында эшләделәр. Ясалмалыклары күп булса да, актив кешеләрне, бигрәк тә коммунистларны һәм укытучыларны шул оешмалар аша халык белән эшләүгә җәлеп иттеләр. Бу эшкә тартылган кешеләр үзләренең белемен арттыру юнәлешендә эшләргә мәҗбүр булдылар. Шул рәвештә халык белән партия органнары һәм хакимият арасында бергәлек булдырылды. Ә мондый бергәлек илнең имин яшәеше өчен бик кирәк иде ул вакытта. Үземә дә, әле партия сафында булмасам да, мал табибы гына булсам да, кич белән кыш буе ике километрга йөреп, Миңгәр авылы коммунистларын «Диалектик материализм»нан укытырга туры килде. Әгәр бу эшкә тартылып, укып, дөньяви карашларымны киңәйтергә мәҗбүр ителмәгән булсам, мөгаен, сәясәттән ерак торучы битараф инсан булып калыр идем. 

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып әйтәм: халык белән турыдан-туры эшләргә тиешле башлангыч җәмәгать оешмаларын яшәү урыннарда булдыру иң мөһим эшләрнең берсе. Әгәр аларның актив әгъзалары ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, аңлату эше алып барсалар, баласын урыс телендә укытуны сорап гариза язучылар гомумән булмас иде, бәлки. Татар мохитеннән мәҗбүри йолкып алынып, урыс дәрьясына ташланган балаларның күбесе йөзеп чыга алмаячагы надан кешегә дә аңлаешлы. Аларның ике мәдәният арасында адашып, мәктәпкә нәфрәтле «полтара Иван»га әверелүләре бер дә гаҗәп түгел. Сүз аерым вундеркиндлар турында түгел, күпчелек балалар турында бара. Әллә өстәгеләр милләт өчен генә түгел, Русия өчен дә зарарлы «тәрбияне» аңларга теләмиме? Шунысы кызганыч: җәмәгать оешмаларын, КПСС чорындагы кебек, өстәл төеп эшләтүче юк бүген. Ә оешма җитәкчеләре өстән күрсәтмә көтәләр булыр. Чөнки диктатура шартларында барлыкка килгән «инициатива наказуема», «не высовывайся», «не тужи, коли за тебя думают вожди» дигән гыйбарәләр һәрберебезнең канына сеңгән. Шуңа күрә гражданнар җәмгыяте илебездә яралгы хәлендә кала бирә. Тормыш капитализмда тантана итә, яшәү рәвешебез әлеге сәбәпләр аркасында билгесезлек белән сугарылган. Үзебез либералларны сүгәбез, шул ук вакытта аларны үрчетәбез. Коллективизм рухы белән индивидуальлекнең каршылыкка керүен аңламыйбыз. 

Капитализм тулысынча аякка басты. Ә гражданнар җәмгыяте, инде әйткәнемчә, яралгы хәлендә җан асрый. Җәмәгатьчелек алдына максатлар куелып, кешеләрне берләштерү буенча эш башкарылмый. Нәтиҗәдә көндәшлеккә сәләтле кадрлар үсеп чыгарга, сәяси партияләр барлыкка килүгә җирлек тудырылмый. Шулай булгач, эшчеләрнең хокукларын якларга сәләтле профсоюз, пенсионерлар тормышын кайгыртучы Ветераннар Советлары һәм башкалары ныклап эшләп китә алмыйлар. Ә бит алар капиталистик илләрдә бар. Димәк, алардагы халыклар ул оешмаларның кирәклеген аңлый. Мәсәлән, Даниядә һәр кеше өч җәмәгать оешмасы эшендә катнаша, дип укыганым бар. Болай барса, халыкны тискәре сайланыш чорына кертеп, асыл сыйфатларын җуйдырмабызмы? Инде анда кереп китмәгән булсак... 

Җирле хакимият органнары да телне һәм милләтне саклау буенча эшләгез дигән күрсәтмәне өстән көтә булыр. Шуңадыр, икътисад үссә, спортта һәм культура өлкәсендә уңышлар булса, балалар БДИны яхшы бирсә, халык кыбырсымаса, шул җиткән дип уйлыйлар ахрысы. Гади кулланучы, иҗат эшеннән читләштерелгән гражданнар тәрбияләсәк, ялгышмабызмы? Беләсе иде, җәмгыятьнең яшәешен күз уңында тотарга тиешле, үз сафларында 130 мең әгъзасы булган Бердәм Русия партиясенең Татарстан оешмасы сайлаулар алдыннан активлашып алудан башка тагын ниләр эшли икән? Бөтендөнья Татар Конгрессы эше дә канәгатьләнерлек түгел дип уйларга нигез бар. Мәсәлән, Өлкәннәр клубы утырышында аның бездәге филиалының эшләмәве мәгълүм булды. 11 әгъзадан торган бу җәмәгать оешмасының утырышы ничә елга бер тапкыр да узмаган. Милләтебез язмышы турында фикерләшеп, бер карарга килү булмагач, нинди эш көтәргә була? Казанда оештырылган җәмәгать оешмасының район, авыл җирлекләрендә башлангыч оешмалары булмаса, яки булып та эшләмәсә, алардан ни мәгънә? Татар халкының бетә баруын күзәтеп торучылар булудан башка. Иң куркынычы шул: хакимият тарафыннан гына түгел, җәмәгать оешмалары тарафыннан да үзенә игътибар барын сизмәгән кеше үз эченә йомылып битарафка әверелә һәм тора-бара иҗади рухын җуя. Андый кешеләре күп булган халык белән милләтне саклап, илне даими рәвештә үстереп булырмы?

Бердәм Русия партиясенең 2016нчы елда узган 1нче Съездында «без развития гражданского общества невозможно активное, поступательное развитие страны» дип әйтелгән. Димәк, бурыч куелган, халыкка таянып, җиң сызганып эшлисе дә эшлисе... 

Габит ФӘРХЕТДИНОВ, 

Байлар Сабасы

Комментарии