Питрәчтә инвалидлар гаиләсен карарга социаль хезмәткәр табалмыйлар

Питрәчтә инвалидлар гаиләсен карарга социаль хезмәткәр табалмыйлар

Питрәч районының Татар Казысы авылыннан 76 яшьлек Миңҗамал апа Хәсәнова үзенең зар-борчуын безгә язып җибәрергә булган. «Үзем язам, үзем елыйм. Киңәшегез кирәк. Ирем күптән үлде. Икенче төркем инвалид улым белән бергә яшәп яткан көнем. Ул 46 яшендә, психик яктан тайпылышлары булу өстенә, шикәр чиреннән дә интегә. Үземә дә ике ел элек инсульт булды. Безнең бер кешебез дә юк. Терлек тә асрамыйбыз, хәтта тавыгыбыз да юк – көчебездән килми. Пенсия акчаларына гына яшибез. Өй тирәсендәге эш аннан башка да җитә. Тик аларны эшләргә хәлебездән килми. Ярдәм итәргә социаль хезмәткәр дә юк. Безгә нишләргә? Мин үлеп китсәм, инвалид улым ялгыз кала. Аны кем карар? Безгә социаль хезмәткәр тиешме?» – дигән ул.

«КИЕМ СҮТӘ БЕЛӘ, БӘРӘҢГЕ ӘРЧИ БЕЛМИ»

…Татар Казысында урамдагы кешеләр хат язучыбызның авыл читендәрәк урнашкан, әллә ни зур булмаган агач йортта яшәгәнен күрсәттеләр.

Каршы алучы булмауга аптырап, түргә уздым. Миңҗамал апа без кергәндә, хәлсезләнеп, урын өстендә ята иде: «Кан басымым уйный, соңгы арада еш чирли башладым әле», – дип, аңлата үзе. Шулай булса да, игътибар итәм: йортында чисталык һәм тәртип, юылмаган табак-савыт та, идәндә чүп әсәре дә күренми.

– Үлә-бетә, көч-хәл белән суыртып чыгам инде идәннәрне, балам. Хәзер күп эшне шулай интегеп эшләргә калды. Сәламәтлек юк бит. Мунча ягарга кирәк булса да, үрмәләп диярлек чыгам, әз-әзләп утын ташып, ягып җибәрәм дә, тагын ничекләр генә чыгып өстәрмен инде, дип кайгырып йөрим.

Миңҗамал апа сөйләгәннәрне бер читтә тезләре өстенә кулын куеп, урта яшьләрдәге ир-ат тыңлап утыра. Бер сүз дә дәшми, тыңлый гына. Дүрт саны да төгәл булуына игътибар итеп, Миңҗамал апага сорау бирәм: «Ә улыгыз булыша алмыймы соң?»

– Зөфәр улымның карап торганда бөтен җире бар кебек, ләкин башының эче юк. Яшелне дә, акны да аермый, хәтта бауны бер очын икенчесенә якын китереп, бәйләп куя да белми. Психиатрда исәптә тора ул, тумыштан авыру. Берәүгә дә сукмый, берәүне дә җәберләми, ләкин бер гадәте бар: киендереп чыгарып җибәрәсең – киеменең җөйләрен сүтеп, сәдәфләрен йолкып кайтып керә. Кайчысыз, пычаксыз кулы белән генә сүтә шуларны. Менә бу кәчтүмен карагыз әле, ничек итеп кулы белән ерткалап бетергән. Нәрсә кисә дә шушылай итеп бетерә. Тагын бер гадәте бар: өстәлдә яткан гәҗитләрне, бәдрәф кәгазьләрен кайчы алып тураклый. «Улым, – дим, – балам, нигә турыйсың ул кәгазьне?» – минәйтәм. «Шушыны кискәләгәч, рәхәт булып китә бит», – ди.

Кием сүтү эшләрен оста башкарса да, башкага кулы ятмый Зөфәр абыйның. Әйтик, көнкүрештә гадәти генә тоелган әйберләрне дә, мәсәлән: шырпы сызып газ кабызу, чәйнеккә су тутыру, бәрәңге әрчүләрне башкара алмый ул. Өйрәтмәгән түгел, өйрәтеп караган Миңҗамал апа улын. Әмма ир өчен бу башкарып чыгалмастай катлаулы эш.

– Булырдай булса, 46 яшенә җиткәндә шырпы сызарга өйрәтеп утырасы юк ул, шырпысын да үзе сызар иде, тәмәкесен дә тартырга өйрәнер иде. Булмый. Бала кебек кенә ул. Авылдашлар бик ярата аны, кешегә зыяны тимәгәч, кибеткә барган чагында да хәерләр биреп җибәрәләр. Улымның инвалид булуы миннән дә булгандыр инде. Элек кешечә генә эшли белмәдек бит без. Зур корсагым белән амбар алдында, кайда кирәк – шунда эшләдем. Суым китте, больницага барып җиткәндә суым калмаса да, җиңел таптым үзе. Әмма бер әйбергә игътибар иттем: башкаларның биләүдә яткан балаларын чишеп җибәрәләр – ул «чәчрәп китә», ә минеке чишсәң дә, биләүгә төрсәң дә тик ята. Үсә башлагач, башта гел утырып кына торды, соңыннан табибларга алып баргач, чирле икәнен белдек. Имчеләргә дә алып барып караган идем дә – файдасы гына булмады.

Әле җитмәсә, берничә ел элек Зөфәр абыйда шикәр чире тапканнар. «Нишләп гел хәлем юк соң, әни?» – дип зарлангач, табибларга күрсәткәннәр аны. «Кандагы шикәре, ким дигәндә, 11 күрсәткеченә кадәр җитә, – дип сөйли Миңҗамал апа. – Ә кайбер көннәрдә 25кә кадәр үк күтәрелә. Ичмасам, үзем сәламәт булсам иде», – дип уфтана әңгәмәдәшем. Ике ел элек кибеттән кайтып барган чагында җирдә акча таба ул. Шуны иелеп алырга теләгәч, тәне куырылып килгән кебек була. Кайтып җитү белән урын өстенә егыла, күршеләре ашыгыч ярдәм чакырткач, шәфкать туташы баш миенә кан сауган, дип аңлата. Миңҗамал апа үзе больницада булган вакытта улына күршеләре күз-колак булып торган. Әнисенең өйдә булмавын күреп, бик борчылган ул. «Капка төбенә чыгып утырып, каравыллар кычкырып елаган», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Менә шуңа күрә дә, үзе белән берәр хәл була калса, улы ялгызы калмасын иде, мин больницага гына китсәм дә, чәй кайнатып та эчә алмаячак бит, дип борчыла ул. Кыскасы, бер өйдә ике инвалид ялгызы яши. Дөрес, айга бер, кайда бер тагын берәү кунак булып китә икән биредә – анысы Миңҗамал апаның кече улы.

СӘЛАМӘТ УЛЫ ЯРДӘМ ИТМИ

– Мин бәхетсезнең язмышына шулай язылган булгандыр инде… Тагын бер балам бар минем. Күз карасыдай саклап үстердем, ул армиягә киткәч, туган көне белән котларга дип, ике мәртәбә янына гына бардым! Татар Казысыннан баласын күрү өчен армиягә барган ана бер мин генә. Улым начар кеше булып үсмәде: эчеп борчымады, сугышмады. Бер начарлык эшләмәде, аны кеше дә яратты. Тик нишләптер бозык хатын кулына килеп капты. Хәзер генә бер баш тавыгым да, бер төп бәрәңгем дә юк минем, ә элек ихата тутырып мал-туар асрадык. Шушы балам атларны, үгезләрне, кечкенә бозауга кадәр алып чыгып кәҗә бәясенә сатты да, теге хатын белән Питрәчкә күченеп китте. Миннән рөхсәт сорау юк, берни әйтмичә чыкты да сатты, чыкты да сатты… Милициягә бармадым инде, үз балаң бит, аның өстеннән ничек әләклисең ди! Яшәсеннәр, бәхетле булсыннар, дидем, әмма җаным елады. Озак яшәмәделәр. Малайның терлек саткан акчасы беткәч, ташлаштылар. Улым кабат миңа шалтырата: «Әни, мин кайтыйм әле?» – ди. «Кайт», – дидем. Ана йөрәге бит – кичерә барысын да. Кайтып кергән иде – аяк киемнәре дә тишелеп беткән. «И балам, салкын тисә, аякны сатып алып булмый ул, нишләп тишек ботинка белән йөрисең?» – дим. Кызганып, акчалар бирдем. Ул минем белән бер сүз дә сөйләшмәде, пешергән ризыгымны ашамады, гафу үтенмәде. Бераз яшәгәннән соң, чыгып китте дә югалды. Казанда урам себерүче булып эшкә кергән икән, диделәр. Яхшы эшли, телевизордан да күрсәттеләр, ләкин кайтмый. Казан – безгә бакча башы гына. Ә ул ике ел буе яныма кайтып, хәл дә белмәде. Шалтыраткач, телефонын да алмый. Әле күптән түгел генә кайтып китте менә. Аннан әллә ни ярдәм өмет итә алырлык түгел шул, кызым…

Миңҗамал апаның бу авылда башка туганнары да бар анысы, тик ул: «Без аларга кирәк түгел, алар турында сүз дә кузгалтмыйк», – дип, кырт кисә. Аның бөтен өмете, ярдәм көткән кешесе – берәр социаль хезмәткәр. Әмма ул юк. Минҗамал апа үзе бу хакта менә ниләр сөйли: авылдагы ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрне караучы бер ханым бар. Заманында, ярдәм сорап, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, Миңҗамал апаны карау өчен дип, шул ук ханымны беркетмәкче булганнар. Әмма танышыбыз моңа каршы. «Ул үзе дә авыру кеше, 45әр көн буе больницада ята. Ул дәваланган вакытта без нишләргә тиеш?» – ди. Шул ук вакытта, бу хезмәткәрнең авылда карап тәрбияләп тора торган 6 кешесе бар икән инде. Җиденчегә – Миңҗамал апаларга киләсе. Әллә өстәмә мәшәкатьләрне алып барырга батырчылык итмичә, әллә карчыкның ризасызлыгы аркасында, бу йортка килүдән баш тарткан ул.

– Безгә айга бер мәртәбә тузаннарны сөртеп, бер тапкыр идәннәрне юып чыгаручы булса, шул җиткән югыйсә. Сарайдагы бәрәңгеләрне караштырырга кирәк инде. Улымны юындырышырга. Аннан соң, кибет белән генә яшибез бит. Бөтен нәрсәне шуннан алабыз, үзебез үстермибез, асрамыйбыз. Аяк асты коры булганда ярый – Зөфәр улым барып кайта. Ә аяк асты юешләнгәч, пычрангач, бара алмый ул анда. Азык-төлек алып кайтучы да кирәк. Алга таба нишләргә, белгән юк…

ТАБЫЛГАНЫН ДА «КУГАЧ»…

Бу мәсьәлә буенча беренче чиратта Татар Казысы җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин белән сөйләштек. Ул да белә Хәсәновлар гаиләсендәге проблемаларны. Әмма аны хәл итү юлларын гына табып булмый, дип аңлата.

– Мохтаҗын мохтаҗ ул, әмма авылдагы социаль хезмәткәрне җибәрмәкче булгач, үзе каршы килде бит. Дөресен әйткәндә, баштан ук өенә кертеп тә карамады ул аны. «Минем бу социаль хезмәткәргә ышанычым юк», – дип әйттеме шунда… Бу мәсьәлә буенча районның социаль яклау үзәгенә берничә мәртәбә барганым бар инде. Бер хезмәткәргә 6 гына кешене карарга ярый, без аның «подопечный»лары санын арттыра алмыйбыз, диләр. Бөтенләй үк ярдәмсез калдырмабыз инде. Миңҗамал апага мәктәптән балалар килеп тә өй җыештырып киткәннәре бар. Кирәк булса, тагын мәктәпкә мөрәҗәгать итәрбез – булышырлар. Айга бер мәртәбә булса, идән юып, өй җыештырып килү авыр түгел инде, – дип сөйләде ул.

Питрәч районы социаль яклау үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Флера ханым Туркунова да нинди мәсьәлә буенча сөйләшергә килүебезне ярты сүздән аңлады. Миңҗамал әбине карардай кеше Татар Казысында бар, ди ул, тик нигәдер, кемне тәрбия итәчәкләрен белүгә, баш тарталар икән.

– Әбигә социаль хезмәткәр эзләп, авылларына киттек. Ике кешене таптык. «Миңҗамал әбине карарга кирәк», – дип әйтәбез дә, гафу итегез, дип баш тарталар. Әби кирәгеннән артык күп сөйләшкәнгә күрәдер, дип аңлыйм. Авылда бер социаль хезмәткәребез бар, әмма норма буенча аңа алты кешедән артыкны бирә алмыйбыз. Әбинең инвалид малае бар. Ул аны, бер кая да чыгып йөри алмый, дип сөйли. Әмма чынлыкта ул малай кибетләргә барып йөри. Эзләмибез түгел, эзлибез. Төрле чаралар уйлап карадык. Башка авылда яшәүче бер хатын да тапкан идем, ул айга бер мәртәбә килеп, әбинең өйләрен җыештырып, мунчалар кертергә риза булды. Ләкин Миңҗамал апа риза түгел. Ул аңа көн саен килергә куша. Менә шундый кеше инде. Әби телгә бик оста, гәҗитләргә яза, шигырьләр яза, бик әйбәт, минем аның турында начар сүз әйтәсем килми, әмма кирәкме, кирәк түгелме – бөтен нәрсәне төпченә торган кеше. Гаиләдә команда биреп яшәргә күнеккән, шуны башкаларда да сынап карарга тели. Авыл җирлеге башлыгы да ипиләр алып кайтып карады инде аңа – ярап булмый ул әбигә, дөресен генә әйткәндә.

Флера ханым Туркунова әйтүенчә, район үзәгендә алай ук булмаса да, авыл җирлекләренең кайберләрендә социаль хезмәткәрләргә кытлык бар. Авыл халкының күпчелеге кемнеңдер өенә барып, өй җыештырып, мунча ягып биргәнче, терлек асрап, эремчек-каймак сатып көн күрүне отышлырак дип таба. Әйе, социаль хезмәткәргә дә түләнә акча, әмма каймак сатудан кергән чаклы түгел инде. Менә мәсәлән:

бер тапкыр идән юу – 148 сум 74 тиен;

ашарга пешерү – 198 сум;

кибеткә бару – 148 сум 74 тиен;

суга бару – 123 сум 95 тиен;

мичкә ягу – 175 сум 54 тиен.

Боларның бөтенесен берьюлы эшләп, ярты көннән артык бил бөгеп кайтсаң да, барлы-юклы 800 сум акча эшлисең дигән сүз. Әле шуңа өстәп, эш арасында карчыкларның күңелен күрү өчен психолог ролен дә үтисең була. Социаль хезмәткәрнең эше җиңел булса, бөтен кеше шунда эшләр иде шул. Дөрес, бу сумманы һәр очракта да дәүләт түләми. Кайбер пенсионерларга үз кесәсеннән чыгарып салырга туры килә. Әйтик, киләсе елда гыйнвар аенда яшәү минимумы 10 мең 543 сум дип билгеләнәчәк. Әгәр дә ярдәмгә мохтаҗ булган пенсионер яки инвалидның пенсиясе, керемнәре бу суммадан артыграк булса – социаль хезмәткәрнең башкарган эшләре өчен ул үзе түләячәк. Әгәр дә керемнәр бу суммадан кимрәк булса, хезмәткәргә акчаны дәүләт түли. Билгеле бер стандартлар бар. Мәсәлән, ашарга пешерүне социаль хезмәткәр аена 12 тапкыр, ризык алып кайтуны – 8 тапкыр, медицина ярдәме күрсәтүне – 3 тапкыр, идән юуны ике тапкыр башкарырга тиеш. Әгәр дә шушы стандартлардан артыгракны таләп итәсең икән, «бесплатник» булсаң да, өстәмә эшләр өчен үзең түлисе. Мәсәлән, сине мунчада социаль хезмәткәр аена ике тапкыр юындырырга тиеш. Бу аның бурычы. Әгәр дә атна саен мунча керттерүләрен теләсәң, калганнары өчен үзең түлисе.

Татар Казысында яшәүче Миңҗамал апа, үз кесәсеннән акча түләргә риза түгел. Яшәү минимумыннан кимрәк булмаса да, керемнәренең чыгымнарына караганда азрак булуы белән аңлата ул моны. «Без аңа ничек кенә аңлатсак та, аңламый», – ди Питрәч районы социаль яклау үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Флера ханым Туркунова.

Миңҗамал апага бу очракта килешеп эш итәргә, кемне җибәрсәләр, шуңа риза булырга кала. Артык сайлану мөмкинлеге авыл җирендә болай да юк, булганыннан колак какмаска кирәк. Питрәчтә сезне карау өчен социаль хезмәткәр эзләүләрен әле дә дәвам итәләр. Табыла калган очракта, баш тартыр алдыннан кат-кат уйларга гына онытмагыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Питрәч – Казан

Комментарии