- 12.08.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Гаилә таркалып, әнисе белән калган очракта да, закон ата кешене баласы янына килүдән тыймый. Шуңа күрә Казан шәһәрендә яшәүче Радик Хәкимов, хатыныннан аерылгач та, кечкенә кызы Динә (исеме үзгәртелде) белән аралашып торган. Бервакыт сабыйны үзенә кунакка алып кайткан ул. Иртә белән ир кешегә әнисе куркыныч хәбәр җиткергән: «Баланың тәнендә кара көйгән урыннар бар». Соңрак Динә өлкәннәргә үзен кыйнаган кешенең үги әтисе булуын сөйләп шаккаттырган. Тик болар әле башы гына, алга таба бала яшәгән фатирда притон ясап, үги атаның анда «зәңгәр»ләр өчен үз хезмәтләрен күрсәтүе дә ачыкланган.
«МИН ҮЗГӘРЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙМ, ДИДЕ»
2007нче елның октябрендә Радик Хәкимов Регина исемле кызга өйләнгән. Киләчәкләрен кайгыртып, ир социаль ипотекага өч бүлмәле фатир алган, ике елдан соң кызлары Динә туган. Аякка ныклап басарга өлгерү белән, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр күзгә күренеп начарайган. Нибары алты ел гына бергә яшәп калган алар һәм аерылышырга булганнар.
– Бергә яшәгәндә хатыным бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәде. Барасы килгән җиренә барды, бөтен әйбер җитеш иде. Фатирыбыз бар, мин акча алып кайтам, ул эшләмәде. Яшь гаилә булсак та, берничә мәртәбә чит илдә ял итеп кайттык, аны нәрсәдәдер чикләдем дип әйтә алмыйм, әмма мине Регинаның күңел ачарга яратуы борчыды. Өйдә бала белән утырасы урында, төнге клубларны, рестораннарны якынрак күрде. Бала ачмы-тукмы, белми дә ул аны. Иртән кызыбызга ботка да пешереп бирми иде, мин пешерә идем. Бервакыт: «Яки син теләсә кайда йөрүеңне туктатасың, яки без аерылышабыз», – дидем. «Ничек бар мин – шулай ярат, мин үзгәрергә җыенмыйм», – дип җавап бирде. 2014нче елда аерылышырга булдык, – дип сөйли Радик Хәкимов.
Аерылышсалар да, ир белән хатын бер түбә астында яшәгән… өч бүлмәле фатирның төрле бүлмәләрендә. Регина үзен бик сәер тота башлаган – эшкә китәргә әзерләнгән ирне чыгармыйча тоткарлаган, әйбер белән сугып башын ярган хәтта. «Ул моны махсус эшләде – мине чыгырымнан чыгар да үзен кыйнар дип өметләнгәндер. Тик аңа тырнак белән дә чиерткәнем булмады, сугышырга килсә, этеп кенә җибәрә идем дә эшкә китә идем», – ди ир. Мондый җәнҗаллардан соң хатын, гадәттә, участок полициясе чакыртып, ир өстеннән гариза яза торган булган. Гаебе булмагач, иргә карата бернинди дә шелтә белдермәгәннәр.
Гаилә таркалганнан соң да бер фатирда яшәүнең дөрес гамәл булмавын аңлый әңгәмәдәшем, ләкин барыр урыны булмаган аның – зур яңа торакка ипотекага баскан мәлендә бер бүлмәле фатирын саткан булган ул. Аннары кредитын да үзе түләп тора бит – башка урында фатир яллау матди яктан мөмкин булмый аңа. Менә шулай элеккеге хатыны белән этле-мәчеле яшәгәндә, Регина баланы алып әнисенә күченеп китә. Бераз вакыттан соң хатынның бер иргә ияреп, Төркиягә китүе турында сүз ишетелә.
– Бала кайда, дип смслар яздым – җавап бирмәде. Үзе белән алып киткәнме ул аны, калдырганмы – билгесез. Аның әнисе кибеттә сатучы булып эшли иде. Бәлки кызымның кайдалыгын ул әйтер дигән өмет белән, эш урынына бардым. Кибеткә килеп керүгә, урындыклар өстендә йоклап яткан кызымны күрдем. Аңа ул вакытта дүрт кенә яшь иде әле. Йоклаган җиреннән бала гөрселдәп идәнгә егылып төште. Бу хәлләрне видеокамерага төшерергә өлгердем. Бер сүз дә әйтмичә, аны үзем белән алып киттем. Минем белән генә калгач, кызым үзен тәрбияләмәүләреннән зарланды. «Тешемне дә чистартмыйлар, гел кычкыралар», – диде. Оят булса да әйтим, баланың эчке киемнәре дә пычракка катып беткән иде, – ди Радик.
Әңгәмәдәшем кызы белән мөнәсәбәтләрнең җылы булуын сөйли. Бала аңа ышана, ярата, әтисе янында йоклый икән. «Кызым өчен берни кызганмыйм, ул минем иң якын кешем», – дип сөйли ата. Баланы тәрбияләргә иргә әнисе дә булышкан. Бер атнадан соң, җылы якка рәхәт тормыш эзләп киткән Регина, берни булмагандай, кире кайтып төшә һәм шундук кызын таптыра башлый.
ЯШЬ ЕГЕТ ТАПКАН
– Төн уртасында шалтыратып, «Динәне бир!» – диде. «Йоклый бит ул, уятыйммыни?» – дидем. Шуннан соң, «баланы урлады» дип, өстемнән полициягә гариза язган. Дүрт яшьлек сабыйны калдырып чит илгә киткәндә ник уйламады икән ул бу турыда, аптырыйм. Мин баланы урламадым, мин – аның атасы һәм аны тәрбияләүдә катнашырга тулы хакым бар! – ди Радик.
Менә шул көннән «Динә өчен сугыш» башланган. Бервакыт бакчага илткәннән соң, бала юкка чыккан – Радикка кызны элеккеге хатыны алып китүе турында гына әйткәннәр. Баланы эзләп «теща»ларына барган ата кешене кыйнап кайтарганнар. Бу турыда полициягә хәбәр иткәч, хәтта дәлил буларак видеоязма бирсә дә, ир яклау таба алмаган. «Дәлилләрегез җитешле түгел», – дип, бүлекчәдә моны тикшереп тә тормаганнар.
– Видеоязмада миңа таба атылып килгәннәре яздырылган, сукканнары, тавышлануыбыз да бар, тик сурәте кермәгән. Кыйналганда ничек төшереп торып булсын. Ә аудиоязма гына мондый эшләрдә дәлил була алмый икән, – ди әңгәмәдәшем. Шуннан соң кызы янына вакытлыча килеп йөрмәскә булган ир. – Күрәләтә кыйналырга һәм сугышырга теләгем юк иде, барысының да бераз тынычлануын һәм эшләрнең җайга салынуын көттем.
Бу хәлләрдән соң, бергә яшәгән фатирларына кайтасы килмичә, Радик әнисе янына күченеп китә. Берникадәр вакыт үткәч, ноябрь аенда, ир өч бүлмәле фатирына барып, ул-бу булмаганмы дип, тикшереп килергә булган. Ачып караса – ишек бикле, ә ачкычлар туры килми. Бактың исә Регина баланы кабат шушы фатирга алып кайткан да йозакларны алыштырып куйган икән. Шуңа күрә әңгәмәдәшем башка урында фатир ялларга мәҗбүр булган. Шул ук вакытта хатынына калган өч бүлмәле фатирның ипотекасын да түләп торган ул.
– Декабрь башларында янәдән эчем пошып, фатир тирәсеннән әйләнеп кайтырга булдым. Бәлки ишек ачыктыр дигән өмет белән, үзем яшәгән катка мендем. Гаҗәпләнүемә, ул чынлап та ачык иде. Фатирга узуга, элгечтә ир-ат киеме күреп алдым. Акрын гына эчкә үттем. Аш бүлмәсендә хатыным, бер егет белән кочаклашып, тәмәке тартып утыра иде. Өстәлләрендә исерткеч эчемлек тә бар. Бу вакытта төнге 12 иде. Шулвакыт Регина миңа кычкыра башлады: «Син монда беркем түгел, чыгып кит!» янәсе. «Мин үз фатирымда, ачкычларны китер, минем дә биредә яшәргә хакым бар!» – дидем. Нәтиҗәдә, янәшәсендәге ир мине буарга тотынды, соңрак, пычак алып, «Әгәр чыгып китмәсәң, үтерәм!» – дип янады. Күрәләтә пычак астына кереп булмый – чыгып китеп, полиция чакырттым.
Полиция чакыртуның файдасы була – үзенә ташланган ирнең кем булуын ачыклый әңгәмәдәшем. Беркайда да укымаган Рауф исемле 20 яшьлек бер егет була ул. Таҗикстаннан күченеп кайткан. Белеме булмаса да, майлы калҗа эләктерергә өлгергән үзе – Радикның ипотекага алган фатирына кереп урнашкан.
– Минем фатирым шул кадәр яхшы җиһазландырылган иде, өр-яңа ремонт ясаттым, барысы да хатынга һәм шушы егеткә калды. Йозакны алыштырганнар дигән идем бит – ачкычларны бирмәделәр. Шуңа күрә баланы үземә алып китеп торганда гына күрә идем, – ди ата кеше.
«БАЛАНЫ АЧ ТОТКАННАР»
Узган елның декабрь аенда Динәгә биш яшь тулган. Бу истәлекле дата уңаеннан, ата кеше кафеда бәйрәм оештырган һәм кызына яхшы гына телефон алып биргән: аның буенча сөйләшү генә түгел, интернетка керү мөмкинлеге дә бар. (Бу хакта юкка гына телгә алмадык, эшнең нәрсәдә булуы соңрак аңлашылыр. – А.З.) Әнә шулай телефоннан хәл белешеп торган бала белән ата. Март аенда исә Динәнең бакчадагы тәрбиячесе шалтыратып, баланың инде берничә атна күренмәве турында әйткән. «Әнисе телефонын алмый, бар да тәртиптәме?» – дип кызыксынган ул. Ир бу хәлләрдән соң баланың хәлен белеп кайтырга һәм аны үзенә кунакка алып китәргә уйлаган.
– Бала белән күрешергә барган саен, берәр хәл булып торды. Регина белән яшәгән теге егет берничә мәртәбә мине кыйнарга үрелде, кабатлап әйтергә оят булган сүгенү сүзләре белән, «Мин сине үтерәм», – дип янады, шуңа күрә беркайчан да бала янына ялгызым гына йөрмәскә тырыша идем. Ул көнне дә кызымны алырга әни белән бардык. Баланы Регина чыгарып бирде, шунда әни: «Алмаш киемнәре бармы, кайда алар?» – дип сорады. «Үзегез сатып алырсыз!» – дип җавап бирде элеккеге хатыным. «Сиңа улым ай саен 11 мең сум алимент түләп бара бит!» – дигән иде, «Ах әле сез шулаймы, китер баланы!» – дип, әнигә ташланды. «Нишләп әниемне эткәлисең?» – дип араларына кергәч, үкчәле аяк киеме белән типте һәм йөзләребезгә төкерде. Баланы алып тиз генә өйгә кайтып киттек. Икенче көнне әни, мине уятып: «Кичә кәефеңне төшерәсем килмәде, әмма бүген әйтәм, Динәнең тәнендә күгәргән урыннар һәм яралар бар!» – диде. «Нәрсә булды?» – дип, баладан сорап карыйм – сөйләми. Шуннан соң Наилә исемле танышымны чакыртып китердем дә кызым белән икесен генә калдырып чыгып киттем. Ул аңа барысын да сөйләп биргән, – ди Радик Хәкимов.
Наилә – Радикның танышы гына түгел, мәхкәмәдәге ышанычлы вәкиле дә. Бала белән шактый озак сөйләшкән ул. Дәлил буларак кулланыр өчен, нәни кызның сөйләгәннәрен видеога да төшереп барган. Дөресен әйтим, бу видеоны карагач, ишеткәннәремнән эсселе-суыклы булып утырдым. Ә ул арада Наилә аңлатма биреп барды:
– Таҗикстаннан кайткан Рауф исемле бу егет баланы айлар буена җәберләп яшәгән. Туган көненә әтисе Динәгә телефон бүләк иткән булган, тик балага аннан сөйләшергә рөхсәт итмәгәннәр. Рауф кызның аркасына алмалар ыргыткан, шул сәбәпле аркасы кара көеп чыккан иде. Бу ир Регинаны гел кыйнаган, ә бала, әнисен якларга теләп, араларына кергән. Шундый вакытларда үги ата кызны кулыннан сөйрәп атып бәрә торган булган. Динә шул кадәр куркып калган, «Рауф белән әни сугыша башлагач, мин шкафка кереп кача идем», – дип сөйли. Үги атасы аны һәрвакыт: «Син таза, әниең нинди матур, ә син нинди ямьсез!» – дип мыскыллаган. Баланы ачтан тилмерткәннәр. Ураза вакытында «Бөтен кеше ач торырга тиеш», – дип, шул биш яшьлек баланы ашатмаганнар. Шунысы кызганыч, Динәне кыйнаганын күрсә дә, Регина бу ирне фатирдан куып чыгармаган. Мин күршеләре белән дә сөйләштем, аларның үз куллары белән язган аңлатмалары бар. «Бала бер ел инде интегә – көн саен үксеп елый, көн саен аны кыйныйлар», – дип сөйлиләр. Аларның тавышлануы аркасында, аскы катта яшәүче авырлы хатын вакытыннан алда баласын тапкан, чөнки бервакыт Регина: «Баланы кыйнап үтерә!» – дип кычкырган булган, – дип аңлата Наилә Абдрахманова.
Шушы хәлләрдән соң Радик Хәкимов, кызын кыйнаулары турында гариза язып, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Кечкенә кыз полиция бүлекчәсендә дә Наилә апасына сөйләгәннәрне әйткән. Ничек итеп үзенә алма ыргытуларын, кулыннан сөйрәп йөртүләрен… Суд-мед экспертлар баланың тәнендәге кыйналган эзләрне дә караган. Берничә көннән Динәнең авызлары кыегая башлаган. Моның кыз күргән мәхшәрләр аркасында булуын чамалап, башта невропатологларга күренгәннәр.
– Аңа «невроз» дигән диагноз куйдылар һәм больницага яткыру өчен юллама бирделәр. Тик баланың бакчадагы документлары кирәк иде. Шуннан соң мин ел ярым буена Регинаның бала белән бөтенләй шөгыльләнмәвен, аның медицина полисы искергән булуын, күп кенә прививкалары ясатылмавын ачыкладым. Шулай ук балалар психологына бардык. Андагы белгечләр мондыйрак нәтиҗә язып бирде, – дип, Радик Хәкимов шул аңлатманы укып күрсәтте: «Балага карата көч кулланулар булганда, аның әнисе бернинди гамәлләр дә кылмаганга күрә, кызда «якын кешеләр зыян салса да ярый» дигән фикер формалаша башлаган. Бу киләчәктә аның сексуаль көч куллануга дучар булу куркынычын тудыра».
(Ахыры киләсе санда)
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии